Обновлено: 11.03.2023
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
6 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
Тема: “Кечкенә Апуш” романын н ан өзекләр уку, анализ.
1) романнан өзекләрне уку барышында балаларның татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам итү;
2) фикерләү дәрәҗәсен үстерү;
3) шагыйрьнең иҗатына, туган телгә кызыксыну, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы:
П. Белемн әрн е тигезләү.
(Фонохрестоматия буенча тыңлау. Җавап)
— Дога нәрсә ул? Ул безне нәрсәгә өйрәтә? (Фикер алышу).
— Дөрес. Г.Тукай аның кирәклеген искә рткән, өйрәткән. С.Кудашның шушы юллары шагыйрьнең безгә бик күп нәрсәләр калдыруы турында сөйли.
«Телсез идек — Тукай безне телле итте,
— Нәрсә турында бу юллар?
Туган җирең — Идел буе,
һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Шушындый матур киңәшләр биргән, туган телне яратырга, сакларга өндәгән Тукаебызның тормыштагы, мәдрәсәләрдәге беренче адымнары турында сөйләгәндә, ул үзен ничек күрсәтте, дибез?
(Тырыш, уңган, гадел, ярдәмчел)
III . Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
1. Тукай — мәңге безнең йөрәкләрдә.
Рольләргә бүлеп уку.
Габдулла, учитель, Газизә, автор.
— Укытучы Әхмәтша ни өчен Габдулланы өенә чакыра? Кайсы хәлфәләр исендә сакланыр, ни өчен? Габдулла нинди хисләр белән килә? Ә сез?
— Текст буенча эш. Нинди искергән сүзләр бар? (Хәлфә, сабак, мәдрәсә — ләкин активлаша)
— Текстны өйрәнүне тәмамладык. Хәзер өйрәнгән өзекләрне искә төшерәбез.
Мәдрәсәгә килә -> таныша -> борчыла -> Шәпеш үзен мактатасы килде ->ошамады -> Сираҗи аны аңлый -> сөенә -> Әхмәтша өйрәтә -> теләгенә ирешә (өйрәнә!)
Шулай итеп , Кечкенә Апушыбыз зур Тукай булачак ! (Бу проблема булыр!)
— Шушы проблеманы чишүдә нинди сурәтләү алымнарыннан файдаланылды?
(метафора, фразеологик әйтемнәр — бу әсәрнең теле була) (Төркемнәрдә эш)
Әсәрнең идеясе: Бу әсәр белән Әхмәт Фәйзи укучысына нәрсә әйтергә теләде икән? (Эх, барлык кызлар, малайлар да, Габдулла кебек тырышып укысалар, хезмәт яратсалар, гадел булсалар иде, тик ятим булмасыннар).
— Әйе, Ә.Фәйзи әйтмешли, Г.Тукайның тырышлыгы бушка китми, ул халкыбызның сөекле шагыйренә әйләнә.
Г.Тукай шигырьләрен сөйләү. В/язмадан фрагмент карау.
— 27 ел гына яшәгән, ләкин безгә бай мирас калдырган шагыйрьнең туган ягы инешле, урманлы Казан арты — Кушлавыч авылы.
IV . Рефлексия.
1. Нинди уку мәсьәләсе куйган идек?
2. Ни өчен дәрес шулай исемләнде?
(Китаплары күп, тәрҗемә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, музей, шигырь бәйрәмнәре).
Габдулла ТукайИмя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами. Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию. Творчество Тукая многогранно: он поэт и публицист, литературный критик и общественный деятель. Для развития татарской поэзии и в целом культуры он сделал также много, как Пушкин для русской поэзии и культуры. Габдулла Тукай родился в апреле 1886 года в деревне Кушлавыч бывшей Казанской губернии. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. В Уральске прошли детство и юность поэта. Здесь он поступил в медресе, в этом городе начал писать стихи. В этом уральском городке молодой Тукай познакомился с творчеством великих русских поэтов — Пушкина и Лермонтова. Их стихи покорили сердце начинающего поэта. Работая в типографии корректором и экспедитором, Габдулла Тукай не мог мириться с той эксплуатацией, которая здесь царила. За десять рублей в месяц от него требовали, казалось, невозможного. В таком же положении жили наборщики и другие рабочие. Однажды Тукай высказал рабочим, что надо защищать свои права и не бояться хозяина. Хозяин типографии заметил, что молодой корректор подбивает рабочих к недовольству, но принимать крутых мер не стал, так как боялся едких стихов Тукая, который уже печатался в газетах. Он только побольше загрузил работой вольнодумца. Но Тукай всегда был верен тому, что наметил. Он решил дать бой хозяину, и стал готовить рабочих типографии к выступлению с требованием увеличить зарплату. Видя, что юноша тверд характером, хозяин решил разделаться с Тукаем и уволил его из типографии. Перед молодым Тукаем встал вопрос, куда пойти? К этому времени он уже был известным поэтом. Его талантом восторгались многие, владельцы казанских и других газет приглашали поэта к себе на работу. Среди них была и оренбургская газета миллионера-золотопромышленника Рамеева «Вакыт» («Время»). И хотя Тукай знал, что Рамеев поэт и что у него есть неплохие стихи, он все же не пошел к нему. Его мечтой стала Казань, где более бурно, нежели в Оренбурге или Уфе, кипела жизнь. И он устремился в Казань. Тукай любил свой народ и, пожалуй, из татарских писателей прошлого никто не сумел с такой глубиной и художественной силой выразить дух народности, как сделал это он. Тукай горячо, самозабвенно любил Казань. С этим городом у него связано все лучшее в жизни. Но вместе с тем в Казани он пережил и много горьких минут. Поэт говорит, что татарский народ найдет счастье только в единстве с русским народом, на земле отцов. Тукай гневно отвергает идею, которую старались протащить сбежавшие в Турцию Г. Р. Ибрагимов и Ю. Акчура. Не с Турцией, а с народами России найдем мы счастье, пишет Тукай. С народом России мы песни певали, Есть общее в нашем быту и морали. Вовеки нельзя нашу дружбу разбить, Нанизаны мы на единую нить. За период жизни Тукая в Казани нет, пожалуй, ни одного его поэтического сборника, на который не налагался бы арест. Дружба Тукая с Ф. Амирханом, Г. Камалом, Г. Кулахметовым и большевиком Хусаином Ямашевым способствовала формированию идейных взглядов поэта. Он с большой теплотой пишет о первом татарском большевике X. Ямашеве.
Казань, в которой поэт прожил свои последние годы, была мила Тукаю, он посвятил ей немало прекрасных строк. Поэт называет ее «светозарной», городом науки и искусства. Когда здоровье Тукая ухудшилось, поэту советовали поехать лечиться на юг, но у него не было на это средств. Друзья собрали ему немного денег и отправили лечиться в деревню.
По татарскому : что такое инша перевести на русский?
По татарскому : что такое инша перевести на русский.
Бирелген сузлерден жомлелер тозеп языгыз ия?
Бирелген сузлерден жомлелер тозеп языгыз ия.
Кышкы матурлык турында инша?
Кышкы матурлык турында инша.
Татарча языгыз 1) июнь — самый прекрасный летний месяц 2) куда не смотри, всюду цветы 3) июль — самый жаркий летний месяц 4) в июле созревают фрукты, овощи 5 ) август — самый богатый летний месяц?
Татарча языгыз 1) июнь — самый прекрасный летний месяц 2) куда не смотри, всюду цветы 3) июль — самый жаркий летний месяц 4) в июле созревают фрукты, овощи 5 ) август — самый богатый летний месяц.
Кыш турында сочинение татарча?
Кыш турында сочинение татарча.
Помогите пожалуйста по татарскому языку инша чын кеше нинди була?
Помогите пожалуйста по татарскому языку инша чын кеше нинди була.
Куп ноктолорноктолор урынына айырымланган осталмалыктарзы узегеб табып языгыз?
Куп ноктолорноктолор урынына айырымланган осталмалыктарзы узегеб табып языгыз.
Ятимлек турында хикая татарча?
Ятимлек турында хикая татарча.
Беренче сентябрь бэйрэме турында языгыз?
Беренче сентябрь бэйрэме турында языгыз.
Вы открыли страницу вопроса Бэлэкэй апуш инша татарча языгыз, рэхмэтлек булам?. Он относится к категории Другие предметы. Уровень сложности вопроса – для учащихся 5 — 9 классов. Удобный и простой интерфейс сайта поможет найти максимально исчерпывающие ответы по интересующей теме. Чтобы получить наиболее развернутый ответ, можно просмотреть другие, похожие вопросы в категории Другие предметы, воспользовавшись поисковой системой, или ознакомиться с ответами других пользователей. Для расширения границ поиска создайте новый вопрос, используя ключевые слова. Введите его в строку, нажав кнопку вверху.
Нет, если ты будешь ехать по прямой, то ты не наберёшь такую скорость, а если с горы то да.
Войлок, сатин, атласная ткань, с добавлением красителей бязь есть).
Про дружбу : Ищи друзей, а враги сами найдутся. С кем поведешься, от того и наберешься. Дружба — дружбой, а служба службой. Каковы дружки, таковы им и пирожки. Дружба от недружбы близко живет. Про маму : Родных много, а мать роднее всего. Нет м..
Мышцы ног условно делятся на четыре основных группы : ягодицы, передняя группа бедра, задняя группа бедра и мышцы голени.
I’m with my family in my free time I go for an evening stroll. Together we go in for sports. We play in games. We invite our grandmother and grandfather. We love to sing. We go to the pool (museums, theaters). We pour flowers. We do house clea..
Потому что они выполняют разнообразные функции : всасывания, выделения, восприятия раздражения, секреции.
Манную крупу просушить и перебрать, гречневую — перебрать и промыть, пшенную — перебрать и промыть.
Купи бумагу А3 начерти свою школу с верху допустим 1й этаж и 2й кабинеты + коридоры потом пряч в каждом кабенете призы не большие но при одном условии когда они выполнят задания и в выбери кабенет в котором будет главный приз но с очень сложным задан..
© 2000-2022. При полном или частичном использовании материалов ссылка обязательна. 16+
Сайт защищён технологией reCAPTCHA, к которой применяются Политика конфиденциальности и Условия использования от Google.
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.
Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.
Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.
Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!
“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”
Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок — “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.
Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.
Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.
Читайте также:
- Сочинение на тему население россии
- Сочинение рассуждение метафора сокращает речь избегая всевозможных
- Памятник дмитрию донскому в коломне сочинение
- Сквозные темы в петербургских повестях гоголя сочинение
- Радость одиноких дум бунин сочинение
Татарстан
Республикасы
Мамадыш муниципаль
районы
Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү
учреждениесе
“Түбән Сон урта
гомуми белем мәктәбе”
Тукай турында
иншалар бәйгесенә
Г. Камал
…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул
җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан
мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан
яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Әгәр дә дөньяда бик
аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,
һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш,
ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы
Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан
халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да
юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал
куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт
Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау
асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.
Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары
туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр
күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның
26(14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә.
Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган
Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы
авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә
шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.
Дөньяда
бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип
дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.
Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар»
дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:
рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да,
Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең
атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты
күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним
дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр
дә төрткәннәр…» Оядан
ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга.
Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта
сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен
нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Казан
арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң
әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән
Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының
иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары,
уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык
биргән.
Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы
турында болай яза:
Җөмләтән
изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың,
авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр
фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,
Барча,
барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм
көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы
яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
(сарикъ — карак)
Тукай барып урнашкан
нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов… Ә Уральск
шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе
Тукайны «Мотыйгыя»гә урнаштыра. Мондагы
тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле
була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы
Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан
белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына
эчә»…
Белемгә сусаган Тукай
параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп,
төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа
әдәбияты дөньясына чума.
1905
ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Революция
биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын
типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул
типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу
типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар
йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән
чыгыш ясый.
Уральск — шагыйрьнең
журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк
аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла.
Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде
монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә
анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы,
ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь,
мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда,
Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән
Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган
«Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.
Һәм
1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып
Тукай килеп керә. Еллар, еллар… Чыпта белән капланган чанада Уральскига
кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист,
канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик
булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә.
1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына,
Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере
башлана.
XX гасыр татар әдәбиятында Г. Тукай зур урын тота. Ул -демократик татар әдәбиятына
нигез салучыларның берсе. Патша самодержавиесе чорында хезмәт ияләренең ачлык-ялангачлык
һәм хокуксызлыкта яшәүләре турында җырлады ул һәм халыкны якты тормышка өндәде.
Шагыйрь кыска гына гомерендә дә татар поэзиясенең классик әсәрләрен тудырды.
Поэзиянең эчтәлеген тирәнәйтте, формаларын баетты. Тукай татар әдәби поэтик
телен үстерүдә дә чын новатор булды. Үзенең иҗаты белән халык шагыйре исемен
яулап алды.
Г. Тукайның әдәби мирасы бик бай. Революциягә кадәр аның әсәрләре аерым китап
булып татар телендә 55 тапкыр 110 мең данә тираж белән басылган.
Бөек
Октябрь социалистик революциясеннән соң, ягъни 1917 елдан 1965 елга кадәр, Г.
Тукай әсәрләре татар телендә 87 тапкыр 707 мең данә, рус телендә 27 тапкыр 343
мең данә, башка халыклар телләрендә 15 тапкыр 82 мең данә — барлыгы 129 тапкыр
1 миллион 132 мең данә тираж белән басылып чыкты.
Габдулла Тукай — халыклар шагыйре ул.
«Габдулла Тукай безнең дә шагыйребез», — ди үзбәк шагыйре Гафур Голәм.
Г. Тукай безнең көннәрдә дә халык телендә һәм халык йөрәгендә.
Аның образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин
«Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын
яздылар һәм бу балетлар халык күңеленә кереп өлгерде.
Ф. Яруллинның «Шүрәле»
балеты Мәскәү, Ленинград, Киев, Саратов, Свердловск, Новосибирск, Горький,
Казан һәм башка шәһәрләрнең сәхнәләрендә, Англия, Болгария,
Чехословакия, Албания кебек чит ил театрларында зур уңыш белән барды.
Габдулла Тукай…. Бармы
икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның
моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен
яттан белмәгән бала…? Юктыр.
Дөньядан китеп барганда
Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан,
шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр
калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда
булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка
өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади,
аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла
Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның
әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен
укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар
халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты
беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!
Һәр татарның
йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана,
кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
«Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул
бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш республикалар
шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз…
Габдулла Тукай кебек искиткеч талантлар җитештергән татар
халкына дан!» — ди Азербайҗан шагыйре Сөләйман Рөстәм.
Әдәбият — 6 нчы сыйныф
“Кечкенә Апуш ничек зур Тукай булды?” исемле сочинение язу өчен план
I. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы.
II. Габдулланың Җаек шәһәрендәге тормышы.
1. Туганнары белән очрашуы.
2. Габдулланың мәдрәсәдә беренче көне.
III. Габдулланың бөек Тукай булып китүенә йогынты ясаган кешеләр.
1. Ни өчен Габдулла Шәпеш хәлфәне яратмый?
2. Нинди сыйфатлары өчен Сираҗи хәлфәне хөрмәт итә?
3. Әхмәтша хәлфәгә ни өчен гомере буе рәхмәтле?
IV. Г.Тукай һәрвакыт безнең белән.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2013-01-29 16:30:20 ангелина: сочинение нужно.
2012-11-26 19:57:18 ДИАНА: ШАП
2012-11-11 16:17:22 Радис: Готовый сочинение нужен.
«Кечкенә Апуш» рәсеме
ИЛДУС ДИНДАРОВ
Гади генә илаһи бер мизгел:
Авыл өе… Тәрәз… Яран гөл…
Киң сәкедә Апуш, кашык тоткан;
Коштабакта катык, бәрәңге.
Мөлдерәмә кара күзләр нигә
Бәгырьләрне өзә бу хәтле?!
Мәктәпләрдә элек укыттылар:
«Ятим… мескен… Ә сез – бәхетле».
Өйрәттеләр тагы: ул нарасый
Фәкыйрьлектән мәэюс*** карый, дип;
(…Ул карашның асыл мәгънәсен,
Еллар үткәч, күпләр аңлый бит).
Без «бәхетле» – Тукай варислары –
Өс-баш бөтен хәзер, тамак тук.
«Бөек»ләрне күккә чөергәндә,
Туган телгә генә кадер юк.
Нәни Апуш әйтә төсле бүген,
Жәлләп, әрнеп безне күзли дә:
«Ана теленнән дә аерсалар,
Чын ятимлек шушы, үзе лә!»
2012-11-10 09:52:40 Раиля: рэхмэт бусы очен дэ!
2012-11-09 11:56:38 линур: сочинение кирәк.
2012-11-02 14:36:45 эндже: сочинение языгыз эле.
Сайтның максаты сезгә әзер сочинение язып утыруда түгел, ә аны язарга өйрәтүдә, Энҗе. Монда сез беркайчан да әзер сочинение таба алмаякчаксыз.
2012-10-27 20:56:40 макс: кечкенэ апуш
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
НА РАЙОННЫЙ ТУР XXIРЕСПУБЛИКАНСКОГО ФЕСТИВАЛЯ ДЕТСКОЙ, ЮНОШЕСКОЙ И МОЛОДЕЖНОЙ ПРЕССЫ«ЗОЛОТОЕ ПЕРО»
Габдулла Тукай – яраткан шагыйрем
(«Лучшая журналисткая работа” на татарском языке, посвящённая к 130-летию Габдуллы Тукая)
Работу выполнила: ученица 2а класса
МБОУ «Бетькинская средняя обще-
образовательная школа»
Ибрагимова Камиля Айратовна
Руководитель: учитель начальных классов
Мутагирова Гулия Наилевна
2016 год.
Кечкенә генә булсам да, әнием укытучы булып эшләгәнгә күрәме, гел Габдулла Тукай турында ишетергә туры килде. Шулай итеп, Габдулла Тукайның бөек шагыйрь икәнен мин күптәннән беләм.
Габдулла Тукай…. Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр…
Тукай… Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Безнең мәктәптә һәр ел бу бөек шагыйрьне искә алалар,төрле чаралар үткәрәләр. Без аның “Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормышы белән таныштык. Аның » Шүрәле» поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Без укытучы апа белән аның “Су анасы”, “Шурәле”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштердек. Бик күп әсәрләренә рәсемнәр ясадык.
Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!Мин Габдулла Тукай иҗатын бик яратып укыйм. Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.Иҗади эшемне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Татар теле – бөек Тукай теле
Туган телем – милли җырларым.
Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын.
Мәдәният һәм сәнгать
Бәләкәй Апуш артыннан, зур Тукайга ияреп…
Быел татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан республикабызда бик күп иҗади бәйгеләр, чаралар, конкурслар, фестивальләр үткәрелде.
16 нчы декабрь көнне Г. Тукайның туган ягы — Арчада Габдулла Тукай елына йомгак ясауга багышланган «Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!» исеме астында иҗат фестивале булып узды….
Быел татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан республикабызда бик күп иҗади бәйгеләр, чаралар, конкурслар, фестивальләр үткәрелде.
16 нчы декабрь көнне Г. Тукайның туган ягы — Арчада Габдулла Тукай елына йомгак ясауга багышланган «Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!» исеме астында иҗат фестивале булып узды. Бирегә ел буена төрле конкурс — бәйгеләрдә җиңү яулаган иң актив укучылар һәм укытучылар, «Габдулла Тукай — публицист» республикакүләм иҗади конкурсның җиңүчеләре чакырылган иде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Мәгариф» журналы, «Мәгърифәт» газетасы белән берлектә үткәрелгән «Габдулла Тукай — публицист» иҗади эшләр бәйгесендә җиңү яулаган укучылар арасында безнең район укучылары да бар. Зирекле лицееның 11 сыйныф укучысы Илмир Вәлиев «Тукай — публицист», «Тукай — журналист» номинацияләрендә 3 дәрәҗә диплом белән (җитәкчесе Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зарипова), Әдәмсә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Рифат (җитәкчесе Әдәмсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Хәлилова) «Тукай — яраткан шагыйребез» номинациясендә 2 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Фестивальдә катнашучылар өчен бик күңелле программа оештырылган иде. Иң элек укучылар Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музее»нда булдылар, бүләкләү тантанасы исә Арча мәдәният йортында уздырылды. Фестиваль бию коллективларының, җыр ансамбльләренең концерт номерлары һәм Г. Тукайның шигырьләре белән үрелеп барды.
Тукай елы ахырына якынлашса да, Тукайның исеме һәрвакыт, һәркөнне безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Аның даны киләчәктә дә илебез буйлап еракларга таралыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Шешминская новь»
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.
Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.
Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,
нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.
Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.
Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.
Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр
мәдәният
Тукай исән, җыры күңелләрдә!
Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.
Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйләгән һәм «Бишек җыры»н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә…
Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.
Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйләгән һәм «Бишек җыры»н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә «Туган тел», «Бала белән Күбәләк» җырларын җырлый идек. Ә хәзер мәктәптә без аның иҗатын тирәнтен өйрәнәбез: Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романыннан өзекләр укып, тормыш юлы белән танышабыз, әсәрләренә анализ ясыйбыз. Сабый чагыбыздан ук янәшәбездә яшәсә дә, Тукай — чиксез дөнья, ә иҗаты — бетмәс-төкәнмәс хәзинә икән. Безнең яшьтә ул ятим бер бала булган. Үз көче, үз тырышлыгы белән халкыбызның яраткан шагыйре булып дөньяга танылган. Габдулла Тукай кечкенәдән безне озата бара, үзенең әсәрләре аша безгә акыллы, зирәк киңәшләрен бирә: зурларны хөрмәт итәргә, табигатьне сакларга, хезмәт сөяргә, телебезне яратырга өйрәтә.
Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. 26 нчы апрельдә Шигърият бәйрәмендә яңгыраячак үлмәс әсәрләре шагыйрьнең үзенә үк дан җырлый, хәзерге заман иҗатчыларын яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырып тора. Быел да әдәбиятта һәм сәнгатьтә ирешкән казанышлары өчен кайбер иҗат кешеләре Г.Тукай исемендәге премия белән бүләкләнәчәк.
Бары тик 27 ел гына яшәсә дә, Тукай безнең белән һәрчак янәшә. Аның исеме — мәңгелек. Урамнарга исемен биреп данлый халык үзенең сөекле улын. Туган авылымдагы бер урам Г.Тукай исеме белән атала, башкалабызда халык иң күп йөри торган урамнарның берсе дә аның исемен йөртә. Габдулла Тукайның әсәрләре бүген дә сәхнәләрдән төшми: аның «Туган тел», «Туган авыл», «Әллүки», «Бәйрәм бүген» җырларын җырчыларыбыз бик яратып җырлыйлар. Без аннан үрнәк алып яшибез, аның белән горурланабыз.
Габдулла Тукай — халкыбызның горурлыгы, мәңге сүнмәс якты йолдызы. Гасырларны үтеп безгә килгән, һәйкәл булып басып безне күзәтә. Ул исән, исеме — телләребездә, җырлары, шигырьләре һәм әкиятләре — күңелләребездә.
Шәйхетдинова Ландыш, Габишево урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
Лаишевский район
Тукай
Габишево