Сочинение исемдэ калганнар габдулла тукай эсэре турында

Мемуар һәм автобиографик жанр дөнья әдәбиятының мөһим бер өлешен тәшкил итә. Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре — татар әдәбиятында автобиографик жанрга караган беренче үрнәкләрдән. Ул 1909 елда дөнья күрә. Олуг шагыйребезнең иҗатын теге яисә бу юнәлештә өйрәнгән һәр әдәбият галиме, тәнкыйтьче аның истәлекләренә мөрәҗәгать итә, алардагы фикерләргә таяна. Аерым алганда, И.Нуруллин, Г.Халит, Р.Башкуров һ.б.ларның Г.Тукайга багышланган хезмәтләрендә «Исемдә калганнар» әсәре төрле яклап игътибар үзәгенә алына. Галимнәр шагыйрьнең тормыш баскычлары турында сүз йөрткәндә, әсәрләрдән өзекләр китерәләр, бәя бирәләр.
Кагыйдә буларак, автобиографик әсәрләр олы гомер юлы үткән язучы тарафыннан иҗат ителә. 23 яшьлек Тукайны, үткәнгә әйләнеп карап, гомер агышын күздән кичерергә нәрсә этәрә соң? Бу хакта «Исемдә калганнар» мөкаддимәсендә әдип үзе болай дип яза: «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирүгә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне «кыскача гына рәвештә бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте».
Автобиографик әсәрнең тагын бер үзенчәлеге — аның сөйләм агышының ике «мин» исеменнән алып барылуы. Авторның үткәне исеменнән яшь «мин» сөйли, бүгенге язучының фикерләрен башка «мин» барлый. Шул рәвешле, әдип үткән гомерен хәтерендә яңартып, аны бүгенге белән бәйләнештә бербөтен итеп сурәтләргә омтыла. Әсәрнең мөкаддимәсендә олы шагыйрь яшь Апушның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачагы турында язачагын искәртә. Алдан ул әсәрне ике өлешкә бүлеп язарга ниятли, әмма, белүебезчә, икенче кисәк гамәлгә ашырылмый кала.
Истәлек характерындагы әсәрләргә хас булганча, «Исемдә калганнар»ның беренче бүлегендә Тукай үзенең нәсел шәҗәрәсенә игътибар итүне кирәк таба, әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы Мөхәммәтгалим, аларның Кушлавычка килүләре, шулай ук әнисе Мәмдүдә, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт турында сөйләп үтә. Моннан соң яшь Апушның чиктән тыш авыр гомер агышы әсәрдә кырыс чынбарлыкны сурәтләгән манзаралар аша моңсу нота белән тасвирлана. Ире үлгәч, Мәмдүдә апа күрше авыл мулласына кияүгә чыга һәм улын Шәрифә карчыкка биреп калдыра. Тукай бу чорны хәтерләмәсә дә, авылдагы карчык, хатыннар сөйләвеннән чыгып, әбинең үзенә карата һичбер шәфкать күрсәтмәгәнен ачынып искә ала. Шул ук вакытта ул әбигә карата күңелдә ачу сакламавын, киресенчә, аны бәхилләвен: «Алла аңа рәхмәт әйтсен», — дип тәмамлый. Әнисенең үлеменнән соң башыннан кичкән мохтаҗлыкларны, ятимлек газапларын олы «миннең» тәэсирле сөйләме аша күңелгә үткәрә. Шулар арасында Зиннәтулла бабасы йортында «алты күгәрчен арасында бер чәүкә» булуы, Ташаяк базарында уенчыкларга кызыгып кайтуы, Сәгъди абзый йортында үзен үксез бала итеп тоюы һ.б. ассызыклана.
Балачак хатирәләреннән күңелендә сакланган кайбер шатлыклы, күңелле вакыйгалар да әсәрдә игътибардан читтә калмый. Шундыйлардан Саснага килгәч, үги әтисенең малайны чәй янында кәрәзле бал яккан ак күмәч белән сыйлавы, Зиннәтулла бабасы йортында Саҗидә апасының аны, башкалардан яшереп, иркәләве— сөюе, Кырлайдагы әтисенең аны үз баласыдай якын күрүе, андагы Сабан туе бәйрәмнәре һ.б ны олы Тукай балачагының кыска гомерле бәхетле хатирәләре итеп сурәтли. Билгеле, әлеге санаулы шатлыклы мизгелләр аның күргән газап-михнәтләре янәшәсендә гаять сүрән тоелалар. Моннан шагыйрь күрсәткән ямьсез тормышның кызыгы килеп чыга да инде. Кеше бу фани дөньяда никадәр күбрәк сыналса, шулкадәр сизгеррәк була, һәр кечкенә шатлыкны олы бәхет итеп кабул итә.
Автобиографик әсәрдә Тукай үзе яшәгән мохитны, аны тәрбияләгән җәмгыятьне, кешеләрне тасвирлап яза, бәя бирә, анализлый.
Зиннәтулла бабасының җан салкынлыгы белән тулы төрмәне хәтерләткән өендә Саҗидә апасы малайга «ап-ак фәрештә булып» күренә. Ә үги әбисе өчен ул — артык кашык. Кырлайга китәр алдыннан әбисенең үзен озатырга чыгуын Тукай: «Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк»,— дип бәяли. Казандагы әнисе Газизәнең армый-талмый байларга кәләпүш эшләп утыруына соклануын белдерә, Ташаяк базарыннан аңа уенчык алып бирмәгәненә үпкәләми. Кырлайдагы әтисе Сәгъди абзый белән тату яшәгәнлекләрен ассызыклап үтә: «Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде»,— ди шагыйрь. Ә Зөһрә тәтәй-әнисе малайны якын итеп кадерләми. Үз балалары үлгәч, Габдуллага карата төрткеле—чәнечкеле сүзләр яудыра: «Менә, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан китәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр — шул инде ул». (Бу турыда Тукайның замандашы, аның белән Кырлайда ук танышкан Ахун Сабирҗанов та әйтеп үтә: «Сәгъди абзый Габдуллага йомшак, ә хатыны Зөһрә тәтәй корырак иде»).
Әсәр «Исемдә калганнар» дип исемләнсә дә, язучы «исендә калмаган» кайбер детальләрне үзәккә ала. Җөмләдән, Шәрифә карчык турында ул ишеткәннәренә таянып яза. Әсәр башында «булган» дип язса, ахырга таба «булды» формасын куллана.
Тукайның кечкенәдән үк укуга, белемгә омтылышын замандашлары да билгеләп үтә. С.Мөхәммәтшин дигән сабакташы аның Кырлайда укыганда бөтен шәкертләрне үзенең зирәклеге белән таң калдыруы турында яза. Әсәрдә олы әдип үзендә бу сыйфатларның булуына сөенүен белдерә. Бертуктаусыз гыйлем өстәвен ассызыклый:
«Ишетмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым»,— ди.
Мәдрәсәләрдәге кырыс тәртипләргә кире мөнәсәбәт малайда Камалетдин хәзрәтнең шәкертләрен бер сәбәпсезгә эт урынына кыйнаганын күргәннән соң туа. Шулай итеп, әсәрдә яшь мин теле белән олы Тукай иҗтимагый мәсьәләләргә дә тукталып үтә.
Автобиографик әсәр документаль нигезгә корыла, бу исә аның тормышчанлыгын арттыра, ышандыру көчен билгели. Олуг әдибебез Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре, беренче нәүбәттә, язучының тормыш юлын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торса, икенчедән, татар әдәбиятында автобиографик жанрга нисбәтле тәүге әсәрләренең берсе булуы белән зур әһәмияткә ия.

Әдәбият:

1.    Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты. — Казан, 1958.—119 бит.
2.    Нуруллин И. Габдулла Тукай. — Казан, 1979. — 302 бит.
3.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда, IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 351 бит.
4.    Тукай  турында  замандашлары.   Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 294 бит.
5.    Халит Г. Тукай үткән юл. (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында очерк). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. — 228 бит.

 

 
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)


Обновлено: 11.03.2023

Габдулла ТукайИмя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами. Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию. Творчество Тукая многогранно: он поэт и публицист, литературный критик и общественный деятель. Для развития татарской поэзии и в целом культуры он сделал также много, как Пушкин для русской поэзии и культуры. Габдулла Тукай родился в апреле 1886 года в деревне Кушлавыч бывшей Казанской губернии. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. Оставшись рано сиротой, Габдулла первое время жил у дедушки, который в 1889 году отправил мальчика в Казань. В 1895 году девятилетний Габдулла приехал в Уральск к двоюродной сестре. В Уральске прошли детство и юность поэта. Здесь он поступил в медресе, в этом городе начал писать стихи. В этом уральском городке молодой Тукай познакомился с творчеством великих русских поэтов — Пушкина и Лермонтова. Их стихи покорили сердце начинающего поэта. Работая в типографии корректором и экспедитором, Габдулла Тукай не мог мириться с той эксплуатацией, которая здесь царила. За десять рублей в месяц от него требовали, казалось, невозможного. В таком же положении жили наборщики и другие рабочие. Однажды Тукай высказал рабочим, что надо защищать свои права и не бояться хозяина. Хозяин типографии заметил, что молодой корректор подбивает рабочих к недовольству, но принимать крутых мер не стал, так как боялся едких стихов Тукая, который уже печатался в газетах. Он только побольше загрузил работой вольнодумца. Но Тукай всегда был верен тому, что наметил. Он решил дать бой хозяину, и стал готовить рабочих типографии к выступлению с требованием увеличить зарплату. Видя, что юноша тверд характером, хозяин решил разделаться с Тукаем и уволил его из типографии. Перед молодым Тукаем встал вопрос, куда пойти? К этому времени он уже был известным поэтом. Его талантом восторгались многие, владельцы казанских и других газет приглашали поэта к себе на работу. Среди них была и оренбургская газета миллионера-золотопромышленника Рамеева «Вакыт» («Время»). И хотя Тукай знал, что Рамеев поэт и что у него есть неплохие стихи, он все же не пошел к нему. Его мечтой стала Казань, где более бурно, нежели в Оренбурге или Уфе, кипела жизнь. И он устремился в Казань. Тукай любил свой народ и, пожалуй, из татарских писателей прошлого никто не сумел с такой глубиной и художественной силой выразить дух народности, как сделал это он. Тукай горячо, самозабвенно любил Казань. С этим городом у него связано все лучшее в жизни. Но вместе с тем в Казани он пережил и много горьких минут. Поэт говорит, что татарский народ найдет счастье только в единстве с русским народом, на земле отцов. Тукай гневно отвергает идею, которую старались протащить сбежавшие в Турцию Г. Р. Ибрагимов и Ю. Акчура. Не с Турцией, а с народами России найдем мы счастье, пишет Тукай. С народом России мы песни певали, Есть общее в нашем быту и морали. Вовеки нельзя нашу дружбу разбить, Нанизаны мы на единую нить. За период жизни Тукая в Казани нет, пожалуй, ни одного его поэтического сборника, на который не налагался бы арест. Дружба Тукая с Ф. Амирханом, Г. Камалом, Г. Кулахметовым и большевиком Хусаином Ямашевым способствовала формированию идейных взглядов поэта. Он с большой теплотой пишет о первом татарском большевике X. Ямашеве.
Казань, в которой поэт прожил свои последние годы, была мила Тукаю, он посвятил ей немало прекрасных строк. Поэт называет ее «светозарной», городом науки и искусства. Когда здоровье Тукая ухудшилось, поэту советовали поехать лечиться на юг, но у него не было на это средств. Друзья собрали ему немного денег и отправили лечиться в деревню.

Биография Тукая- одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни — от весны 1886 года до весны 1913 года — успел спеть свою песню так, что она уже никогда не смолкала. Творчество Тукая — это высокий образец той идейно-художественной высоты, которую достигла татарская классическая литература.

Содержимое разработки

Габдулла Тукай “ Исемд ә калганнар ” ( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)

Габдулла Тукай

Исемд ә калганнар

( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)

 Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза . Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза .

Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.

 Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында (х ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә

Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә

элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында

ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән

Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә

“ . минем туганыма биш ай заман үткәч , атам аз гына вакыт авырып үлгән.” “ . анам Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан.”

“ . минем туганыма биш ай заман үткәч ,

атам аз гына вакыт авырып үлгән.”

“ . анам Сасна исемле авылның

мулласына кияүгә чыккан.”

“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган” “ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”

“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган”

“ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”

“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз- дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”

“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз-

дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”

“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”

“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”

“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)

“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)

“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ- ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”

“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ-

ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”

“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.” М.Казаков рәсеме “ . менә берзаман тирә - ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.” Байназар Әлменов рәсеме

“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.”

“ . менә берзаман тирә —

ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.”

Байназар Әлменов рәсеме

“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”. “ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ- лүм иттеләр.”

“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”.

“ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ-

“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый” Рәссам Л.Фәттахов эше “ . менә бераздан Сабан туе җитте.” “ . аз булса да йорт хезмәт- ләренә дә ярый башладым.”

“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый”

Рәссам Л.Фәттахов эше

“ . менә бераздан Сабан туе җитте.”

“ . аз булса да йорт хезмәт-

ләренә дә ярый башладым.”

“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”

“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”

“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.” Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.

“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.”

Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.

Мэчетле районы МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе

МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе

-75%

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Районный конкурс сочинений ,

посвященный Дню Республики Башкортостан и Году российского кино

/На татарском языке/

Тукай безне ң к үң елл ә рд ә

Халилова Назиля , обучающаяся 7 класса

МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова

учитель татарского языка.

201 6 -201 7 учебный год

Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.

Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.

– Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шү­рәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җан­лана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мульт­фильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мульт­фильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.

Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эш­лән­гән 30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). — Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.

Ишеттем мин кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй.

Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.

Мин үзем дә авыл кызы бит. Бабам таң алдыннан искиткеч көйле тавыш белән укыган Коръән аятьләренең моңы күңелемә сеңеп калган.

Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.

Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул — Тукай. Тукай мәңге безнең күңелләребездә.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.

Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.

Татар бәхете өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”

Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.

Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.

Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.

Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.

Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.

Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!

Габдулла Тукай. Исемд? калганнар

Тукай Aбдулла. В пяти томах. Том второй. (на татарском языке)

  • формат tif
  • размер 13.49 МБ
  • добавлен 02 июля 2011 г.

1985 г. Шигырьл?р. Поэмалар. (1909-1913). ?ырлар д?фт?ре. Тукайныкы булуы ихтимал шигырьл?р. В этот том вошли стихи и поэмы последних лет жизни поэта. а также его переводы на татарский язык произведений русской литературы, здесь же созданные им слова песен на народные мелодии.rn

Тукай Абдулла, 1 том, 1955г

  • формат tif
  • размер 13.38 МБ
  • добавлен 19 июня 2011 г.

Издание 1955 года, наверное, самая лучшая редакция. В 1-ом томе стихи начального периода творчества поэта, прожившего в этом мире 27 лет. О Тукае лучше всего сказал итальянский поэт Джерманетто: Тукай не умер: жив народ, За сменой смена поколений; И в каждом голос твой живет, И прозвучит в веках твой гений. Книга на татарском языке.rn

Тукай Абдулла. В пяти томах. Том первый. 1985 (на татарском языке)

  • формат tif
  • размер 15.32 МБ
  • добавлен 01 июля 2011 г.

1985 г. Фронтовик шагыйрь Сибгат Х?ким д? шул ук хакыйкатьне раслый: Польшада Гадел Кутуй кабере. ? Кенигсберг янында Фатих К?рим ??лак булган. Германияне? уз?генд? Муса Ж?лил. Бу солдат-шагыйрьл?р ?лемг? барганда, батырлык эшл?г?нд?, аларны? артында Тукай ?зе басып торган. Тукай Германияд? д? безне? бел?н берг? булды. Бай тарихлы татар культурасы турында с?з чыкканда, ул — уртада. Культураларны? ?зара б?йл?неше турында с?з барганда, ул я?адан ка.

Тукай Абдулла. В пяти томах. Том пятый. (на татарском языке)

  • формат tif
  • размер 26.18 МБ
  • добавлен 04 июля 2011 г.

1986 г. Ист?лекл?р. Юлъязмалар. Хатлар. М?с?лл?р ??м балалар ?чен хик?ял?р. (1902 – 1913) 5 нче том структурасы жанр ягыннан т?рле прозаик ?с?рл?рне (хатлар, м?с?лл?р, ист?лекл?р, юлъязмалар) ??м б?тен томнарга караган белешм?-к?рс?ткечл?рне эчен? ала.rn

Тукай Абдулла. В пяти томах. Том третий. (на татарском языке)

  • формат tif
  • размер 19.44 МБ
  • добавлен 03 июля 2011 г.

1985 г. Проза. Публицистика. (1904 – 1906). Книга одного из основоположников современного татарского мировоззрения. В этот том вошли очерки, рассказы, фельетоны и первые литературные опыты в прозе.rn

Тукай Абдулла. В пяти томах. Том четвертый. (на татарском языке)

  • формат tif
  • размер 16.06 МБ
  • добавлен 03 июля 2011 г.

1985 г. Проза. Публицистика. (1907 – 1913). Да?илар гомере гасырлар бел?н ген? ис?пл?н?. Халкыбызны? б?ек шагыйре Абдулла Тукайны? да д?ньяга килуена 100 ел тулды. Бу чор эченд? аны? туган халкы ??м Ватаны тормышында, тарихында искиткеч х?лл?р, узг?решл?р булды. Тукай ш?хесе ?зе аларны? ??мм?сен? ша?ит булмаса да, ?мма аны? и?аты ??м шунда г??д?л?нг?н якты с?р?те, каты тарихи сынауларны кичеп, онытылмый-югалмый, безне? к?нн?рг? килеп иреште. Бу и.

Тукай Габдулла. К?ж? бел?н сарык ?кияте

  • формат pdf
  • размер 13.14 МБ
  • добавлен 13 июля 2011 г.

Казань, Татарское книжное издательство. 1991 г. «Сказка о козе и баране» на татарском языке. Для детей дошкольного возраста. Очень хорошее качество сканирования. Много картинок, как нравится детям. 17 стр.

Читайте также:

      

  • Этнические группы в россии сочинение
  •   

  • Сочинение на тему научить нельзя научиться можно
  •   

  • Урок сочинение описание памятника культуры 8 класс
  •   

  • Сочинение по тексту солоухина как художник создает пейзажную картину
  •   

  • Любовь матери безгранична сочинение

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша)

Азмы какканны
вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде
сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Г. Тукай.
«Дошманнар».

Габдулла Тукай
«Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан
кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша,
ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны
ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча
яза.

Габдулла 5 айлык
чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә
әнисез дә кала.

Шуңа үзен белә
башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү,
ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм
усал карашлар белән исендә калган.

…Өчиледәге
хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык,
икенчедән, «артык кашык», «килмешәк»
сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә
әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам
зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының
үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы»
белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза
шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең
авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда:
«Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип
кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер
кеше чыгып, мине ямщиктан алган».

Бу вакытта нәни
Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле
ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер,
шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар
да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән
биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның
үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган
күзләре белән мыж килеп торучы халыкны,
җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз
әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә…

Габдулланы һөнәрче
Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага
алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан,
монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен
була. Күпмедер ата-ана назын да татыган.
Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның
күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз
саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән
Ташаяк базарына барып, андагы уенчык
базарларына кызыгып вә самокатларда
шатланып-шатланып агач атларга атланган
малайларны карап, көнләшеп тора идем»,
− дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла,
шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән
бергә, бистә ярлыларының тормышын да
үз күзләре белән күреп, акны карадан
аера башлый.

Габдулланың
«кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап
торганнан соң, аның әти-әниләре икесе
дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала
кем кулына кала, ичмасам, авылына
кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә
озаталар.

«Асрарга
бала бирәм, кем ала?» дип, базарда
«сатылуын» бала күңеле оныта алмаса
да, Казан Габдулла күңелендә матур
истәлек калдырган.

Бирем. М. Казаковның
«Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз
карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның
күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә
нинди тәэсир калдырды?

М. Казаковның
«Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага
дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның,
нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып
карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш
белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән,
олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә
ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр
табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки,
үзеңне дә шул бала янында итеп сизә
башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе,
назлыйсы килә…

Алдында − катык,
ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач
кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның
игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл
җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк,
чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш.
Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә
ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган,
шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып
кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр,
бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән
сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен
күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән
ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла?
Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек
вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына
куелган кайнар бәрәңгенең суынганын
сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул
хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста;
бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп
куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш
булуына карамастан, тәрәзә төбендә
гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән
төшкән яктылык Габдулланың йөзен
яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек,
фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның
бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр
бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның
җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә
озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның
таланты турында сөйли.

Бирем. Автобиография
язарга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

1

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Исәнләшү,  уңай психологик халәт тудыру.
  2. Мотивлаштыру.
  3. Актуальләштерү.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт булдыру.
  2. Мөнәҗәт тыңларга тәкъдим итү.
  3. М. Казаковның “Үксез бала” картинасын күрсәтү, әңгәмә үткәрү.

Укытучыны, иптәшләрен сәламләү.

Мөнәҗәт тыңлау.

М. Казаковның “Үксез бала” картинасын искә төшерү, сорауларга җавап бирү.

К: Уку эшчәнләген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Сорауларга җавап бирә белү, әңгәмәдә катнашу.

2

Теманы формалаштыру,  уку мәсьәләсен кую.

  1. Бирелгән мәгънәле кисәкләреннән сүзләр җыеп, теманы ачтыру: -нар, -дә, Ис, -ган, -ем, кал (“Исемдә калганнар”).  
  2. Сорауларга җавап бирү юлы белән дәреснең максатын әйттерү.

Карточкаларда язылган мәгънәле кисәкләрдән (-нар, -дә, Ис, -ган, -ем, кал) сүзләр җыеп, теманы ачу: “Исемдә калганнар”.

Дәреснең максатын формалаштыру.

Т: Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

К: Үз фикереңне  телдән җиткерү белү.

3

Уку мәсъәләсен өлешләп чишү.

  1. Һәр командага карточкаларда язылган сүзләрне төкемнәргә бүләргә тәкъдим итү: Кушлавыч, Мөхәммәтгариф, Газизә, Мөхәммәтвәли, Казан, Мәмдүдә, Кырлай, Сасна, Сәгъди абзый, Өчиле, Сәҗидә апа, Шәрифә карчык.
  1. Башта парларда эшләп, аннары Round Robin үткәреп, әсәрдән алынган өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп укырга тәкъдим итү:
  1. Мин монда, әнкәемнең җеназасын күтәреп, алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: “Әнкәемне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын. Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
  2. Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Беркөнне бабай үги әбиемнең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан бара торган бер ямщикка мине утыртып, озаткан.

Ямщик килеп җиткәч, (безнең авыл 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.

  1. Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле. Миңа әти булганы исемле булып, әни булганы исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде. Әти талчукта сату итә идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт, мине дә ияртеп баргалый иде. Мин байлар йорты эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен күреп, боларны оңмахта торалар кеби уйлый идем.

4)  Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаган. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…” – дип, теге мине …. китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, авылына җибәргәннәр. Мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

  1. Ватман кәгазендә кечкенә Тукайның “сәяхәт” схемасын төзергә тәкъдим итү.

 Татар теле дәресендә алган белемнәрне искә төшереп, ялгызлык исемнәрне төркемләү:  Кушлавыч, Казан, Кырлай, Сасна, Өчиле —  авыл, шәһәр  исемнәре;  Мөхәммәтгариф, Газизә, Мөхәммәтвәли, Мәмдүдә, Сәгъди абзый, Сәҗидә апа, Шәрифә карчык — кеше исемнәре.

Укучылар парларда эшлиләр, бер-берсен тикшерәләр, аннары Round Robin вакытында бирелгән өзекләрне, күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп сәнгатьле укыйлар:

  1. Мин монда, әнкәемнең җеназасын күтәреп, алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йәгереп чыгып: “Әнкәемне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын. Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
  2. Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Беркөнне бабай үги әбиемнең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч, (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: “Асрауга бала бирәм, кем ала?!” – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине, бер асрау бала итеп, өенә алып кайткан.

  1. Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле. Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде. Әти талчукта сату итә идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт, мине дә ияртеп баргалый иде. Мин байлар йорты эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен күреп, боларны оңмахта торалар кеби уйлый идем.
  2. Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаган. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…” – дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле авылына җибәргәннәр. Мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
  1. Командалап эшлиләр, ятим калган Тукайның “сәяхәт” схемасын зур ватман кәгазендә төзиләр (авыл исемнәрен язалар, алдан әзерләп килгән фотолар ябыштыралар).
  2. Һәр команда үз эшен яклый.

К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

Үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү.

Т: Г. Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында белү. Тукай нигезләрен истә калдыру.

Ш: Фикерләү сәләтен үстерү. Активлыкка өйрәнү.

Тукайны үстергән кешерне хөрмәт итү.

Өзекне сәнгатьле итеп уку.

Тукай музейларына бару теләге уяну..

Динамик пауза.

Микс Пэа Шэа үткәрә, сораулар бирә.

Хәрәкәтләнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

К: Сорауларга җавап бирә белү

4

Сте зе класс структурасын үткәреп,  Тукай әсәрләре исемнәрен язарга тәкъдим итә.

Башта 30 секунд эчендә әсәрләр исемнәрен язалар, аннары өстәп язалар.

К: Күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

Т: Тукай әсәрләрен белү.

5

Рефлексия, өй эше.

Сораулар бирә:

  1. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдең?
  2. Нәрсә кызык булды?
  3. Үзеңә нинди билге куяр идең?

Өй эше:

“Тукай Кырлайда” темасына:

я сочинение язарга, я рәсем яисә презентация ясарга

Һәр укучы бирелгән сорауларга җавап бирә, үз эшен бәяли.

К: Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү.

Бирелгән темага сочинение яза белү.

Т: Өстәмә белем чыганакларыннан Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат алу.

(Исемдә калганнар) Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә [авылында] Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеп кыйлырга [укып тәмам итәргә] гадәттә ничә сәнә [ел] кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакытта ук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер [дөнья куйган].

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам [исемле] карьянең [авылның] имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакыт сабавәтемне [сабый вакытымны] күргән карчык вә хатыннар мөрәббия [тәрбияче] карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләлдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен. (Исемдә калганнар)

Мин бу карчыкта торган мөддәттә [вакыт эчендә] анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үз янына, Саснага алдырырга атлар җибәргән.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә [минутларда] миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы [бер төрле аң ачылып киткәнме], нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр, вафат булган.

«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәе сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир [тәэсирле] булмаса, сирәк дәкыйкаләр [минутлар] генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.

Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне [хәтерләвемне] язамын.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге [авылындагы] анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.

Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.

Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.

Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.

Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә караганнар.

Мин әле хәзер истисна итдекем [аерым алып сөйләгәнем] Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.

Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу семьягә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрауга бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине, мөддәтсез [сроксыз] бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле.

Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.

Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

Мин байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

Бервакыт шулай байларга барганда, ишек алдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависне күреп, бигрәк сокландым.

Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.

Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин дә атланыр идем – акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

Аннан соң, җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә [Сөембикә манарасына] юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.

Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Шулай мәшәкатьләнә торгач, бездән җиде генә чакрым Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп, мине үзенә алып киткән.

Бу урыннан игътибарән [башлап] тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә иләх… [һәм башкалар] алмаштырам.

II (Исемдә калганнар)

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә йөгергәләп йөриләр иде.

Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.

Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.

Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы [тирә-яктагы] яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш, икенче яктан, тагы да рәхәтләндерәләр иде.

Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган [чыннан да], минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән [эндәшеп]: «Хатын! Бар, балага катык белә ипи китереп бир», – дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль [шунда ук] баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә [теләк белән] икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә бер заман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.

Алар һәркөн авылның бер башыннан бер башына йөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең, миңа сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.

Малайлар карап тордылар-тордылар да, таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.

Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашагында күрмәдекем) ике җиткән кызлар күрдем.

Боларның берсе – таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе – арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.

Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең; күреш», – дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.

Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.

Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган [чыннан да], монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.

Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

Алар әбәттән (көндезге аш) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш тә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар! (Исемдә калганнар)

Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» – дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле йөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» авырып кайтканын белдем.

Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.

Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма:

«Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» – дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам, каршымда әни тора иде.

Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел, – йокы тәмле булса да, сикереп тордым.

Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә:

– Менә, «үксез бала асрасаң, авызын-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызын-борының май итәр» – шул инде ул; мөгаен шуның шомлыгыннан булды инде бу» – дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.

Андин соң кайчакларда әнинең я кушкан йомышын тыңламасам, я җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.

Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде.

Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды.

Шунда әни:

– Мин үз угылымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, – дип, бик озак тарткалашты.

Ахырда әти:

– Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? – дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте.

III (Исемдә калганнар)

Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.

Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.

Бервакыт шулай аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин дә урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егладым да, соңра җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

Моны ни өчен яздың?» – диерләр.

Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым.)

Бара торгач бакча эшләре дә бетте.

Бер көнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.

Таң атта, кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.

Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.

Әни, иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.

Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җомыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.

Шул рәвешчә, «әлеп, пи, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарт» та тоттырдылар.

Бу «Иман шарт»ының иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарт» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.

Фәкать «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә [өстәмә] уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» – дигән сүзләрен ишеттем.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкърарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

IV (Исемдә калганнар)

Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып, карала башладылар.

Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан, минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.

Ул көнне чәй эчтемме, юкмы – анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.

Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл егетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.

Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без – яланаяклы малайлар исә аның артыннан бер дә калмыйча йөгерә идек.

Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды. Болынлыкта йөк-йөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.

Болар арасында егетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:

Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак перәннек
Кызыктыра кызларны.
(Исемдә калганнар)

Атлар да чабышты, малайлар да йөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, сабан туе да бетте.

Исемдә юк инде – бу сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки ул 3-4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби йөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы юатып, тирбәтеп утыра идем.

Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.

Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды; шөйлә ки [менә шулай], мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.

Җитмәсә, тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.

V (Исемдә калганнар)

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.

Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.

Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр – һәммәсе минем кулымнан киләләр иде.

Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.

Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, бер заман әтинең шәриге я дусты булганмы, нидәндер, миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде.

Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.

Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Миндә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.

Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылаган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга туры килде.

Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны [истәлекләрне] берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.

Саҗидә апай чахутка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында, «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.

Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.

Бервакыт көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.

Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» – диде.

Мин: «Ындырда», – дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», – дигәч, мин тиз генә ындырга йөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», – дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр; мөсафир белән күрештеләр.

Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына, нидәндер, мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.

Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» – дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», – диде.

Бу сүздән әти бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» – дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады:

«Мин – Кушлавыч кешесе. Бу бала – авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр [хәбәрсез] идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».

Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте:

«Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» – кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.

Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» – дип куйгалый иде.

Мөсафир Бәдретдин абзый:

«Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый, йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», – дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.

Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде, ахры, кеше баласы безгә булмас, алла сакласын, әллә ниләр күрермез», – дип, үкереп җылап та җибәрде.

Озакламый, җил басылганнан соңра бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.

Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп тә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.

Әти-әни, бичаралар, һәр икесе еглаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.

Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды да, бу авылдан чыгып киттек.

Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил [белмичә] калдылар.

Без юлга чыккач, күп тә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.

Юлда Өчиле карьясенә абайларга төштек. Анда чәй эчтек.

Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.

Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.

Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.

Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлия кеби нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.

Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык йөзле бер хатыны, Кәмалетдан исемле 14-15 яшьлек бер угылы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.

Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.

Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл [тәмам җитәрлек] диярлек иде.

Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.

Тагы Кәмалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.

Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым. (Исемдә калганнар)

Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса» китабы төшеп шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнеп вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни? – дип үземә сөаль бирә идем.

Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.

Кая барсам да, мине мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласынча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.

Мәсәлән, бер заман Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдикъ исемле, авылымызның шактый мөгътәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.

Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым.

Сәбәбен сорадылар. Мин шул вакыт «Бәдәвам»ның:

Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма… –

дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.

Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.

Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә мин дә буш ятмады. Кәмалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә барып, сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугры килә иде.

Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.

Кайчан да булса бервакыт бу хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.

Бер заман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.

Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә, үземнең иске киемнәремнән бүркемне, «бервакыт кайтып карармын» дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.

Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та, Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.

Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.

Шул вакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше йөгереп килә..

Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени? Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың», – дип, мине алып китте.

Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да еглады.

Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.

Бу ата-анамның, мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа бистәдә булып, хәзер Иске бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.

Ул кичне шунда кундым. Иртәнге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып юындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.

Ул мине нумиргә Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», – дип, нидәндер, кабул итмәдем.

Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.

Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле, Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.

Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз килеп, без торган нумир күршесенә төште.

Ул килеп, берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумиренә күчерде дә, үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.

Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә юатты-юатты да китеп барды. (Исемдә калганнар)

Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.

Бу – шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.

Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин өлкән кеше», – дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.

Алты-биш Сапыйның өстендә якасы вә җиңе камалы төлке тун булганга, «өлкән» кеше дип әллә шундый тун кигән кешегә әйтәләрме? – дип тә уйлый идем. Соңыннан, Җаекка килгәч, белдем ки, «өлкән» – олуг» дигән сүз икән.

Бәдри абзыйдан калган унике тиенгә тозлы балык – вобла һәм симәнкә алып ашадым.

Берничә көн торгач, Җаекка юнәлдек.

Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да, һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр. Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә иркенгә чыгаралар иде.

Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», – дип гозерләнсәм дә [ялынсам да], «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», – дип, мине чыгармыйлар иде.

Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык. Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.

Җаекта иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез», – диделәр.

Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.

Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу – апаең, күреш», – дигәч, моның илә күрештем.

Җизниләрнең өе бер ун сажин генә булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.

(Исемдә калганнар)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение история создания героя нашего времени
  • Сочинение исай калашников
  • Сочинение кавказский пленник чему учит этот рассказ
  • Сочинение история создания герой нашего времени по плану
  • Сочинение инша кыш

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии