Солдатка хат татарча сочинение

Исәнме, илебез батыры!

         Сиңа үзенең хөрмәте белән 8 нче сыйныф укучысы Сиринә хат яза .         Бу хатымны мин үткәннәргә, Бөек Ватан сугышында  ятып калган  илебез  солдатына язам. Шушы хатым аша  Сезгә, тормышның ачысын күргән яшьләргә, үземнең соклануымны, чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә.

       Без ,тормышның байлыгына, рәхәтенә күнеккән яшьләр ,сугышның ни икәнен дә аңлап бетермибез. Инде дөньялар имин булып , сугышлар кабат булмасын , Ходаем.  

       Сугыш… Күпме сагыш тулы хәсрәт бу сүздә . Әлеге сүздән тәнгә суык йөгерә, тамакларга төер утыра, җан  әрни. Дөньяның астын- өскә  китергән  бу сүзне  кемнең генә кабат ишетәсе һәм аның ачысын тоясы килсен икән?!… Әлеге  афәт  дистәләрчә миллион кешене вакытыннан алда гүргә кертте. Миллионнарның күзенә кара кайгы пәрдәсе булып эленде.Дүрт ел дәвамында әби-бабаларыбыз күргән газаплы көннәр, шөкер, тарихта гына калды.Бу тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы. Сез  түздегез: ачысына да, ачлыгына да, югалтуларына да. Ничекләр түздегез сез бу вәхшилеккә? Араларыгызда   кайберләрегез  бездән әз генә олы булган  бит.

      Кадерле, солдат абый!  Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт! Мин сокланам һәм горурланам синең белән. Әйе ,син дә шушы матур, якты дөньяда яшәргә  тиеш идең! Балаларыңны, оныкларыңны  сөяргә , якыннарың белән бергә яшәргә хаклы идең!  Кызганыч, син үзеңнең гомереңне без рәхәт яшәсен өчен корбан иттең. Инде безгә дә сезнең буынга тап төшермичә, илебезнең батыр уллары-кызлары булып яшәргә язсын. Сез күргән сугыш афәте кабат булмасын .

    70 ел  илебез Җиңү көнен  илкүләм бәйрәм итә.Сугыш михнәтләрен кичергән өлкән буын бу көнне яшьле күзләре белән  сагышланып искә алса, без ,яшь буын, горурлык хисләре белән каршылыйбыз.  Иң мөһиме: сез безнең белән бергә, безнең күңелләребездә.Ирексездән күңелемә шигырь юллары килә:

   Сезнең буын кылган батырлыклар

   Күңелләрдә мәңге сакланыр.

  Онытылмас булып исемнәр дә
 Мәңгелеккә диеп ятланыр.

Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып,

Ил күгендә дөрләп балкыйсыз.

Күңелләрдә булган рәхмәт хисен

Дога  итеп сезгә юллыйбыз.

Олы ихтирам белән Син бүләк иткән тыныч , матур тормышта яшәүче оныгың Сиринә.

Купить монеты посвященные 70-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов

Җиңү солдатына ачык хат:

“Рәхмәт сиңа, солдат абый!”

                              Эшне башкарды:Балтач районы

                                                         Пыжмара төп  белем мәктәбенең

                                                       8 нче сыйныф укучысы    Гараева                                                                Сиринә Марат кызы,19нчы

                                                                   март 2001нче ел,14 яшь.

Эшнең җитәкчесе: Балтач районы

                                                         Пыжмара төп  белем мәктәбенең

                                                  татар теле укытучысы Зәкиева

                                        Әлфия Нурзада кызы.

                                        2015ел

Солдатка хат

Мин, 9нчы сыйныф укучысы Разалина Сафина, сезгә тынычлык хакына күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, безнең бәхетле балачагыбыз, зәңгәр тыныч күк йөзен hәм төнге күктә якты йолдызларны күреп сокланып hәм яратып яши алганыбыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать  итәм.

Солдатка хат

Солдатка хат

Исәнмесез, халык солдаты!

Аз сүзле,билгесез,  шат күңелле hәм җитди – Бөек Ватан сугышы солдатларына сәламләү хатымны юллыйм.

Мин, 9нчы сыйныф укучысы, сезгә тынычлык хакына күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, безнең бәхетле балачагыбыз, зәңгәр тыныч күк йөзен hәм төнге күктә якты йолдызларны күреп сокланып hәм яратып яши алганыбыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать  итәм.

Мең тугыз йөз кырык беренче елның  җәй башында, күптән көтелгән җиңү көне  бик ерак, дүрт ел диярлек, тагын мең дүрт йөз унсигез көн hәм төн бар иде. Авыр hәм пычрак  фронт юллары аша, барысын да диярлек югалтып, солдат, шушы  юллардан  үтәргә тиеш идең син. Сез аларны курку, авыр югалтулар, лаеклы hәм каhарманлык белән үтәрсез. Без шушы  юл турында барысын да диярлек беләбез. Бу юлны үткәндә, сез батырлыгыгызда бөек булырсыз, кешелекне фашизм кебек явызлыктан азат итү теләгегез көчле калыр. 1945нче елдагы җиңүче 1941нче елның солдатыннан аерылып торачак.

1941нче елгы халык солдаты! Сиңа бигрәк тә авыр иде. Юк, әлбәттә, барлык солдатларга да авыр, чөнки төрле вакытта алар үләргә, яраланырга hәм әсирлеккә эләгергә мөмкин. 1941нче елгы солдатка исә, башка хәлләрдән тыш, чигенергә дә туры килде, дошманга үз җирләрен бирергә, аларның кул астында туганнарын калдырырга туры килде. Аларга корал, азык-төлек  җитмәгән hәм хәрби объектлар арасындагы элемтәләр җитешмәгән, ләкин шуңа да карамастан, үз җирләренең hәр карышын саклаганнар, әйтерсең, ул соңгысы булган. Сез дошманга каршы коралсыз бардыгыз, артка да чигендегез, ләкин киләчәктә җиңәчәгегезгә ышандыгыз.  Үлә идегез, ләкин үлемегез белән аны якынайтуыгызгашик булмады… 1941нче  елгы солдатлар арасында безнең мәктәпне тәмамлаучылар hәм укытучылар да бар, аларның 40тан артыгы сугыш кырында калган hәм  исемнәре мәктәпнең “Хәтер китабына” алтын хәрефләр белән язылган. Алар хөрмәтенә безнең мәктәп музеенда мәңгелек ут яна. Гади итеп  әйткәндә, сезгә баш ию теләгебезнең ничек зур булуын әйтеп бетереп булмый.

1942,1943нче еллардагы  халык солдатлары! Сезгә дә авыр булды. Чөнки сез Бөек Ватан сугышының фаҗигале чорын, чолганыш, Брест крепосте hәм Киев, Минск, Смоленскларны югалтулар аша уздыгыз. Анда тормышның куркыныч картинасы кечкенә Таня Савичеваның көндәлегендә саран сүзләр белән бирелгән. Сез Мәскәү янындагы сугышны да үттегез, башкалабызны саклап, шактый зур территорияләрне азат иттегез. Әйе, сугышлар булды, җиңелүләр дә, җиңүләр дә булды, очрашулар hәм кайчакта мәгънәсез тоелган югалтулар да булды. Ләкин, минем уйлавымча, мәгънәсез үлем беркайчан да булмый.

Сорау алу вакытында дошманга үзенең исемен атамаган өчен фашистлар тарафыннан кыргыйларча җәфаланган Зоя Космодемьянская үрнәген  туган ягын саклауга алынган йөзләрчә ватандашыбыз кабатлый. Ћәм сез, полкташларыгызны җиргә тапшыргач, үзегез өчен дә, алар өчен дә яңадан үлем сугышына киттегез.

1943—1945нче еллардагы халык солдатлары! Мин тагын кабатлыйм,  сезгә аеруча авыр иде. Сугышта төп борылыш булды инде, хәзер инде сез тиздән җиңүгә тулысынча ышанасыз hәм сезнең тарафтан үз тормышыгызны саклап калу омтылышы логик яктан дөрес булыр иде, ләкин юк, сез барыгыз да, бер шиксез, үз тормышыгызны җиңү өчен бирәсез.

1945нче елның Җиңү язының халык солдаты! Син үз җирләреңне hәм башка халыкларның җирләрен азат иттең, Европа буйлап җиңүче булып атладың.

Мин  яшь пионер- геройларга, партизан—халык үч алучыларына, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград блокадникларына мөрәҗәгать иәсем килә. Алар, синең белән беррәттән, җиңү көнен якынайттылар hәм халык солдатлары дип аталырга лаеклы.

Миннән аз гына олырак булгансың.  Син уйнарга, велосипедта йөрергә hәм беренче тапкыр гашыйк булырга тиеш идең. Ә син Ватанны сакларга тиеш идең. Безнең әби — бабайларыбыз, аларның әти-әниләре, сугыш чорында тыныч яшәүчеләр буларак, җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдегез. Ћәр иртәдә барысы да—унҗиде яшьлек бригадир да, кичәге укучы да, биш-алты баласы белән хатын-кызлар да, барысы да ачлык турында онытып, басуга барганнар. Күпләрендә күз яшьләре, әмма » Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән  лозунгы барысын да хәл итте!

Ленинград блокадниклары! Зур җирдән аерылган олысы  да, кечесе дә җиңүгә бер минут та шикләнмәделәр, станок янында, урамнарда,  хәтта кечкенә генә икмәк  кисәгенә чиратларда үлделәр. Ћәм Дмитрий Шостаковичның үлемсез героик симфониясен дөньяга бүләк итә алдылар, корал җитештерделәр, революция символы булган шәhәребезне сакладылар hәм ышаныч, сабырлык, батырлык үрнәге булдылар.

Без, XX, XXI гасырларның яшь буыны, синең нәселләрең, халык солдаты! Халык солдатының варислары аның хәтеренә, каhарманлыгына  лаеклы булырга тиеш.  Минем яшьтәшләрем моның чыннан да шулай булуын берничә тапкыр исбатлады. Сезгә охшарга тырышып, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә hәм ниндидер файдалы эш эшләргә тырышып, минем яшьтәге үсмерләр 1940—1980нче елларда бөтен ил буйлап тимурчылар хәрәкәтен оештырдылар hәм актив үстерделәр. Сугыш hәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтү буенча рейдлар, хастаханәләрдә hәм приютларда концертлар булды. Менә, мәсәлән, безнең мәктәп музеенда сакланган Балтач урта мәктәбе көндәлегендә 1978нче елда дәүләткә 4 тоннадан артык металл ватыклары җыелып тапшырылган, дип теркәлгән. Ә 1979нчы  елда аннан да күбрәк—9 тонна hәм 850 килограмм. Әлеге вакытта да мондый традицияләр саклана hәм дәвам итә. Мәсәлән,  ветеран укытучылар Хәнифә Фазлыйәхмәтова (кызганычка каршы, ул инде мәрхүмә), Әхнәф  Мазhаровларга ярдәм,  шулай ук, инвалид балалар өчен реабилитация  үзәгендә концертларда,  каберлекләрне  тәрбияләүдә hәм “Сагышлы ана” мемориаль комплексы hәйкәлләре янында «Хәтер вахтасы» акциясендә hәм башка төрле чараларда актив катнашалар. Районның үзәк мәйданындагы бу комплекс Балтач җиренең 10700 кызы hәм уллары хөрмәтенә ясалган, шуларның яртысыннан  артыгы батырларча  hәлак була, югалган hәм нацистлар концлагерьларында җәфаланган. Шушы мемориаль ташларда аларның  исемнәре мәңгегә бастырылган.

Балтач җире Советлар Союзы Герое Улмәс  Шакиров hәм Габделхәй  Сәитовларны  үстерде. 3800дән артык солдат, сержантлар, офицерлар орденнар hәм медальләр белән бүләкләнделәр. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы алдыннан, безнең мәктәп укучылары Советлар Союзы Герое Улмәс  Шакиров  исемен  мәктәпкә бирү үтенече белән район Хакимиятенә мөрәҗәгать иттеләр. Уку, иҗади, спорт җиңүләре hәм казанышлары, җәмәгать эшләре белән алар мәктәпнең герой исемен йөртергә лаек булуын исбатладылар.

Бөек илдә, Русиядә тууыма мин бик шатмын: бөек халкым дөньяны hәрвакыт узурпаторлардан, XIX гасырда Наполеон Франциясеннән, XX гасырда фашистлар Германиясеннән коткарды. Бөек халкым үзенең каhарманнарын онытмый hәм аларның традицияләрен дәвам итә. Чәчәк атучы hәм  кояшлы Башкортстан Республикасында  яшәвемә hәм укуыма мин бик шат, анда без – “Мин, син, ул – тату гаилә”. Бөтен күңелем белән сине яратам, туган җирем— Балтачым!

Хатымның азагында, халык солдаты, синең  hәм үз исемемнән җир шарында яшәүче замандашларыма hәм яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәм: сугыш hәм хезмәт ветераннарына мәрхәмәтле булыгыз, сабыйлар hәм көчсезләр турында кайгыртыгыз, барысына да игелекле булыгыз. Шул чакта бар  дөньяда кайгы да, авыру да булмаячак… Кешеләргә бәхет китерегез hәм үзегез дә бәхетле булырсыз!

Хуш, халык солдаты!

Разалина САФИНА,

Иске Балтач 1нче урта

мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укучылары “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар

Алар хәзер Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче авылдашлары Иван Фадеевка хат язганнар.

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укучылары “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар

Исәнме, Иван! Сиңа бу хатны 8 нче сыйныф укучылары яза. Хәлең ничек? Хезмәт ничек бара? Сугыш ветераны Никитин Николай Алексеевич сөйләвен тыңлагач, без синең хезмәтеңнең нинди авыр булуын аңладык. Олылар әйткәнчә, армия малайлардан ир-ат тәрбияли. Хәзерге вакытта туган йорттан, гаиләдән, дуслардан һәм танышлардан ерак булуыңны беләбез. Бу кешеләр барысы да һәрвакыт синең белән. Ә әти-әниең, һичшиксез, синең белән бик горурланадыр. Без сиңа һәм хезмәттәшләреңә тыныч дөньяда яшәвебез өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Тыныч дөньяда яшәү – бомба шартлау тавышларын ишетмәү, үз балаларын югалткан әниләрнең елауларын күрмәү. Тыныч дөньяда яшәү, димәк сәяхәт итү, дуслар белән ял итү, яңа ачышлар ясау һәм Ватаныбыз үсешенә өлеш кертү дигән сүз. Моның белән без сезгә бурычлы. Син безнең өчен үрнәк булдың. Рәхмәт сиңа, Иван! Без сиңа ныклык, чыдамлык, батырлык телибез.
Бөтендөнья тынычлык бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмдә шулкадәр мәрхәмәтлелек һәм яктылык, чиста хисләр, аны әйтү генә дә — чын шатлык. Бәйрәм белән барыбызны да! Бөтен дөньяда тынычлык булсын.

Хат адресатка юлланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Солдатка хат

Билгесез солдат обелискы алдында торам. Күз алдымда йөзләгән фамилия, шушы юлларны укыйм. Бу кешеләрнең яу кырларында ятып калуын аңлаудан күңелгә авыр, ә бит алар якты киләчәк турында хыялланганнар кемнең дә булса туганы һәм якыны, әмма “сугыш” дигән куркыныч сүз бер мизгелдә барысын да юк иткән.

Билгесез солдат обелискы алдында торам. Күз алдымда йөзләгән фамилия, шушы юлларны укыйм. Бу кешеләрнең яу кырларында ятып калуын аңлаудан күңелгә авыр, ә бит алар якты киләчәк турында хыялланганнар кемнең дә булса туганы һәм якыны, әмма “сугыш” дигән куркыныч сүз бер мизгелдә барысын да юк иткән.

Дәһшәтле сугыш еллары торган саен бездән ераклаша бара, әмма без, бернигә карамастан, үз гомерләре бәрабәренә Җиңү көнен якынайткан кешеләр турында күңелдә истәлек саклыйбыз. Без, хәзерге буын, авыр елларда Туган илебезнең иреген саклап калган чал чәчле ветераннар алдында башыбызны иябез. Илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен, шуңа күрә бар халык бөек бәйрәм 9 Майда күңел күтәренкелеге белән демонстрацияләргә, парадларга чыга, ул еллар беркайчан да хәтеребездән җуелмаячагын күрсәтеп, Үлемсез полкта горурлык белән атлый. Бу бөтен Русия өчен бөек бәйрәм. Бу көнне илебезнең һәр почмагында тантаналы чаралар үтә. Балалар һәм зурлар Бөек Җиңү өчен башларын салганнарны хәтергә алалар. Бәйрәмнең төп кунаклары – ветераннар, без аларга горурлык белән карыйбыз, чөнки алар Бөек Ватан сугышы фронтларында җиңү яулаганнар. Без аларны данлыйбыз, чөнки аларның каһарманлыгыннан башка баш очыбызда тыныч күк йөзе, бәхетле балачак булмас иде. Күпме генә вакыт үтсә дә, без алыш кырларында башларын салган солдатларның истәлеген кадерләп саклаячакбыз һәм хәзер шундый алга киткән илдә яшәгәнебез өчен рәхмәтле булачакбыз.

Хәзерге яшьләр турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, без Туган илебезнең патриотлары булып калачакбыз һәм халкыбызның Бөек Җиңү хакына ниләр күргәнен онытмаячакбыз! Хәзерге яшьләр исеменнән безнең, менә-менә снаряд шартлар һәм күнегелгән тормышыбыз җимерелер дип курыкмыйча, урамнан тыныч йөри алуыбыз өчен, үзләре турында уйламыйча көрәшкән, курку белмәс кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Сезгә, үзе турында уйламаган, көчен кызганмаган, гомерләрегез бәрабәренә ирек яулаучыларга, мөрәҗәгать итәм.

Җиңү солдаты! 21 гасыр үсмерләре һәм кызлары исеменнән сиңа мөрәҗәгать итәм. Кояш чагу яктырткан, чыпчыклар шаян чыркылдашкан җылы июнь көнен күз алдыма китерәм. Аяз җәйге көнгә хозурланып мәйданнар һәм скверлар буйлап кешеләр йөри, бу тыныч тормышның юкка чыгачагын, баш очыннан дошман самолетлары очачагын һәм җиргә үлемечле снарядлар койганлыктан урамга чыгу мөмкин булмаячагын берни дә белдертми әле. Динамикалар аша музыка агыла, кайбер гашыйк парлар вальс әйләнә. Әмма кинәт… тынлык… аннан соң ниндидер аңлаешсыз гудоклар һәм шыбырдаулар, һәм Левитанның тавышы, йөрәк түренә үтеп кереп, фашист Германиясенең көтмәгәндә һөҗүм итүе турындагы куркыныч хәбәрне белдерә. Тавышсыз кинодагы кебек, беркем бер сүз әйтми. Ә динамик аша куркыныч сүзләр дәвам итә, һәр секунд саен моның чын булмавына, моның сезнең белән була алмавына өмет юкка чыга бара. Юк, кызганычка каршы, ачы хакыйкать, бу сугыш. Акрынлап мәйданнар, урамнар, скверлар, парклар бушый бара. Син дә барысын, гомуми бәладән читтә кала алмаячагыңны, Ватан сакчыларының беренче сафында булачагыңны яхшы аңлап өеңә кайтасың. Кайнар комсомол йөрәгең сиңа тылда, башкалар артына ышакланып калу мөмкинлеге бирмәячәк. Әмма бу турыда иртә ирсез калган, ялгызы сине аякка бастырган әниеңә ничек әйтәсең? Аның күзләренә ничек карарсың, бар бәлаләрдән курчалап калырга тырышып бердәнбер баласына чат ябышкан ананың кулларын үзеңнән ничек алырсың. Кичә генә сөюеңне белдергән кызга ничек әйтерсең. Юк, алар синең гомум бәладә аларны да якларга барачагыңны аңларга тиеш. Һәм менә син кулыңа повестка тотып сафта басып торасың, әниең акрын гына елый, йөргән кызың тыйнак кына итеп кулыңнан тоткан. Командирның: “Машиналарга!” дигән кырыс тавышы аяз көндә күк күкрәгәндәй яңгырый. Син кыюлана барасың һәм гомереңдә беренче тапкыр сөеклеңне үбәсең, шушы көйдереп алган үбү сине ач һәм салкын окопта җылытачагын, ә беренче җиңелүләрдән һәм чигенүләрдән төшенкелеккә бирелә башлагач, синең баштан сыйпаган әниең кулларының җылысын тоячагыңны ахыргача аңламыйсың. Кул алышларына барганда аларның йөзләре синең күз алдында булачак, аларның ягымлылык һәм хәстәрлек белән тулы хатлары түземлек бирәчәк. Ә дошман капитуляциясе турында игълан ителгән 9 Май иң бәхетле көн булачак. Күпме шатлык, кемдер пилоткасын өскә чөя һәм “Ура!” кычкыра, кемдер шинеле белән йөзен каплап елый, кемдер биергә төшә, һәрҗирдә шатлыклы тавышлар ишетелә.

Сез өегезгә керәсез, иң беренче итеп әниең стенага элгән фоторәсемеңне күрәсең. Үз баласының рәсеменә карап йокысыз төннәрдә аның күпме күз яше түккәнен күз алдына китерү мөмкин түгел. Кинәт ишек ачыла һәм яшь кыз йөгереп керә, ул оялып бусага янында туктап кала. Ычкындырудан куркып, син аны кысып кочаклыйсың. Һәм сез каһәрле сугышның тәмамлануын, бернигә карамастан синең, солдат, исән калуыңны ачык аңлап өчәүләп басып торасыз. Алда бәхетле озын еллар булачак, әмма бу көн синең хәтердә мәңгегә калачак.

Шушы тыныч көннәрдә мин сиңа, Җиңү солдаты, түзгәнең, сугыш авырлыкларына бирешмәгәнең, барысын да гомуми максат хакына эшләгәнең өчен рәхмәт әйтергә телим. Яшә әле, рух көчең кимемәсен, сәламәтлегең какшамасын, үзеңнең ягымлы елмаюың белән оныкларыңны һәм туруннарыңны шатландыр, Бөек Җиңү хакына илебез кичергән югалтулар турында сөйлә. Сез шул вакыйгаларның шаһиты, батырлык өчен йөрәкләребездәге рәхмәт беркайчан да сүрелмәячәк.

Диана КАМАЕВА, Бакалыдагы 2нче мәктәпне тәмамлаучы, Туймазы медицина колледжы студенты.

22 июнь – безнең ил өчен авыр кайгы алып килгән көннәрнең берсе. 1941 елның нәкъ шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Күпме гомерләрне вакытсыз алып китә ул! Күпме яшь егетне, туган нигезеннән аерып, сугыш ялкынына ташлый. Әлеге көнне Татарстанда да ел саен искә алалар. Җиңү өчен җаннарын кызганмаган әби-бабаларыбызны без онытырга тиеш түгел.

Сугышта катнашучылар белән туганнары арасын хатлар бәйләп торган. Бүген инде гади хатлар язу модада түгел. Тик әле бу хәзерге яшьләр ак кәгазь битенә үз хисләрен төшерә белми дигән сүз түгел! Әнә, «Байтик» лагеренда ял итүче егет-кызлар 90га якын хат язган! Нәкь шуның кадәр кеше «Солдатка хат» акциясендә катнашкан. Шул рәвешле, алар бабаларыбызга рәхмәт укый, аларга дан җырлый.

«Байтик» – беренчеләрдән булып, шушы акциягә кушылган лагерьларның берсе. Аның идеясе «Əни киңәшләре» дигән инициативалы ата-аналар берләшмәсеннән чыккан. Чара «Сәламәт киләчәк» һәм «Тарихи хәтер» федераль партия проектлары ярдәме белән уздырыла. «Конкурста 90га якын кеше катнашты. Киләсе сменаларда да бу чараны дәвам итәчәкбез», – диде «Байтик» компьютер лагере генераль директоры урынбасары Владимир Лукин.

«Солдатка хат» дип аталган конкурс ике номинациядә узган:

– 1945 елгы Бөек Җиңү солдатына хат

– Хәзер армиядә хезмәт итүче солдатка хат

Айгөл Шириева, «Əни киңәшләре» партия проекты җитәкчесе:

– Минем бабай да – сугышта катнашкан кеше. Сезнең хатларыгыз, алардагы кайнар йөрәкләрдән чыккан сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, егетләр-кызлар! Кемдер бу хатны дус кызы, кемдер әти-әниләре исеменнән язды. Сезнең шедеврларны укыганда, күзләрдән яшьләр килде.

21 июнь көнендә «Дзержинец» лагерендә дә конкурска нәтиҗә ясаячаклар. Җәй азагында да шушы юнәлештә зур чара уздырырга җыеналар. Татарстан Дәүләт Советы да мәктәпләргә бу юнәлештә патриотик программалар кертергә тели.

Конкурста катнашкан егет-кызлар арасында 23 кеше рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларга»Бердәм Россия» партиясе һәм «Байтик» лагереннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә дүрт кыз җиңүче дип табылды. Алар – Кәримә Шәмсетдинова, Полина Миронова, Динара Нәфыйкова һәм Юлия Далидан.

 

Кәримә Шәмсетдинова, Казанның Химия лицее укучысы:

– Шушы хатым аша мин хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүчеләргә хат яздым. Бу хатта мин солдатларга рәхмәтемне җиткердем. Татар телендә язган хатымда аларның хезмәте игелекле булуын, алар белән туганнары, дуслары горурлануын турында яздым. Минем туганнарым да армиядә хезмәт итте. Кызганыч, аларга хат язмадым. Ләкин шушы акциядә катнашкач, хат язасы килә башлады.

 

Полина Миронова, Нурлат шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы:

– Минемчә, бу конкурста мин, һичшиксез, катнашырга тиеш идем. Чөнки шушы хат аша без безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән солдатларга хәрмәтебезне күрсәтәбез. Аларга немец фашистларында әсирлектә дә булырга туры килгән. Зур рәхмәтемзне җиткерәсебез килә. Чөнки без хәзер тормышка шатланып, бәхетле яши алабыз. Киләчәгебез бары бездән генә тора. Безнең бабаларыбызның ватанпәрвәрлек хисе бик зур булган.

Полина хатының иң-иң яхшылар арасында булуы да очраклы түгел. Чөнки ул күңелне тетрәндерә торган сүзләр җиткергән. Тарих фәне кызның яраткан дәресе икән. Әле 6 сыйныфта гына уку сәбәпле, алар Россия тарихын өйрәнә генә башлаганнар. Ләкин шулай булса да Бөек Ватан сугышы турында күбрәк белү теләге инде күптәннән бар икән аның. Хәер, мәктәп программасына кадәр үк Полинаның Бөек Ватан сугышы тарихын үзлегеннән өйрән башлауга бер шигебез дә юк!

Шунысын да әйтик: 23 июнь көнне «Солдатка хат» конкурсы җиңүчеләрен Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында да бүләкләячәкләр.

Акция дәвамында 1945 елгы Бөек Җиңү солдатларына язылган хатлар Казандагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында урнаштырылачак. Ә хәзерге заман солдатларына аталганнары хәрби частьләргә җибәреләчәк. Киләчәктә армиядә хезмәт итүчеләр хатларны укыгач, укучыларга видеохәбәрләр салачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы  өчпочмаклы хатлар язганнар . Хатлар  ярдәмендә,  фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән. Хәзерге буын  өчпочмаклы хатларны күргәндә,  еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган  иң кыйммәтле әйбер булган. Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз Билгесез солдатка хат яздылар.  Алар сугышның җимергеч көч булуын аңладылар, бар дөньяда тынычлык булсын дигән теләктә калдылар.

Опубликовано 23 марта, 2020 — 14:15 пользователем Хамитова Гузель

Солдатка хат акциясе.

Солдатка хат акциясе.

Бик телэп солдатка хат акциясендэ катнаштым.Кунел жылымны биреп язылган хатым илебез тынычлыгы очен корэшкэн солдатларга коч бирсен иде.
Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

Тормышны, җирне ярату −

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк! Ин куандырганы мине грамота белэн булэклэделэр.Рэхмэт.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Содержание егэ по английскому языку 2022
  • Создать сочинение онлайн бесплатно
  • Солдата хат сочинение
  • Содержание брачного договора егэ обществознание
  • Создать сочинение миниатюру очумелов идет по базарной площади

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии