Тэрбияле бала сочинение

ТӘРБИЯЛЕ БАЛА

Ризаэддин Фәхреддин

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә.
Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булу да бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. «Атам һәм анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр», – дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар.
Тәрбияле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр. Тәрбияле балаларның нинди булганлыкларын сезгә шушы урында белдерәбез, укып аңларсыз һәм рәхәтләнеп, күңеллеләнеп тәрбияле балаларның гадәтләрен үзләштерерсез. Тәрбияле балаларның гадәтләре һәм холыклары менә шушылай булыр.
Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан зурлар белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас, соңга да калмас. Чөнки бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез, оятсыз, ялкау, диләр. Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытларда өстенә һәм аягына кияр; чөнки җылы урыннан торып салкын урынга басу зарарлыдыр, тәне кызу килеш суыкка баскан кеше авырыр. Моннан соң хаҗәтханәгә, ягъни бәдрәфкә барып килер һәм салкынрак су белән тәһарәт алыр, юыныр.
Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр, үз сөлгесенә сөртенер, һәм үз тарагы белән генә тарар. Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары, җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да, гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.
Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр. Әгәр дә үзенең көче җитмәслек эшләре булса, ул вакытта зурлардан үтенер.
Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып үзенең дәресләрен карап чыгар, дәресендә булган нәрсәләрне, аңлап, күңеленә салыр.
Балаларның зиһеннәрен ачар өчен кайсы чакта дәресләреннән сүз сорарлар. Тәрбияле балалар, сүз сораучыларны яратып, сораган сүзләрен яхшы аңлагач, җавабын да бирерләр. Әгәр дә яхшы аңлап җитмәсәләр, ул вакытта сүз сораучыдан икенче мәртәбә кайтарып сорарлар.
Балаларның тәрбиялесе мәктәпкә барганда бик билгеле булыр: тәрбияле бала, мәктәпкә барырга чыкканда әдәпле һәм инсафлы гына итеп, зур кешеләр шикелле үз юлында йөрер. Хөрмәтле кешеләр очраса, сәлам бирер. Тәрбияле балалар як-якка каранмас, кибет яки башка берәр кызыклы тамаша нәрсәләр янында юанмас. Җыелып сөйләшеп торучы кешеләр янында туктамас. Үтеп баручы этләргә таш яки агач атмас һәм өстереп берсен икенчесе белән сугыштырмас, җыелып торган сулар эченнән чыпырдатып йөрмәс. Күргән кешеләр: «Бу бала бик әдәпле икән», – дип яратып калырлар.
Мәктәпкә кергәннән соң, аяк киемен билгеле җиргә куеп, үз урынына утырыр һәм үз эшендә генә булыр.
Як-ягында булган балалар белән төртешкән һәм аларның китап яки язуларына караган, алар белән сөйләшеп утырган һәм вакытларын буш нәрсәләр белән үткәргән балаларны кешеләр бер дә яратмаслар. Шуның өчен тәрбияле балалар мондый эшләрдән бик сакланырлар. Мәктәптә балалар өчен уйнарга да бераз вакыт булыр. Шул чакта балалар, укытучыларның рөхсәтләре белән генә, тиешле нәрсәләр белән уйнарлар, уйнаган вакытларында да иптәшләрен елатмаслар, үзләре дә еламаслар.
Балаларның тәрбиялесе белән тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Чөнки уйнаган чакларында, балалар бик ирекле булырлар, зурлардан курку кебек нәрсәләр онытылыр.
Тәрбияле бала иптәшләренә каты һәм яман сүз әйтмәс һәм аларны һич тә кыйнамас. Тәрбиясез балалар каты сүз әйтеп яки кыйнап, үзен хурласалар да, аларны ата-анасына җиткермәскә тырышыр.
Тәрбияле баланың уены зарарсыз нәрсәләр белән булыр. Тәрбияле бала кара савыты, каләм кебек нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук шырпы, лампа, ут, пычак, без, кадак, урак, чалгы, пәке, мылтык кебек нәрсәләр, пыяла һәм таш савыт кисәкләре, тузан, туфрак һәм балчык белән һич уйнамас, бакчаларда булган агачларны сындырмас һәм гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп төшермәс.
Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас. Аларның әйберләрен каралтмас һәм үз әйберләрен дә пычратмас, керләндермәс, югалтмас. Бәлки бар нәрсәсен чиста, пакь итеп тәрбияләп тотар.
Тәрбияле бала мәктәптән кайтканда да әдәпле генә кайтыр. Кайтып кергәч тә, ата-анасы һәм башка олылар белән ике куллап күрешер, дәресләрен шатланып тыңлатыр. Ата һәм анасын рәхәтләндерер, куандырыр һәм алардан хәер-дога, рәхмәт алыр.
Тәрбияле баланың китап, кәгазь һәм каләм куя торган урыны билгеле булып, дәресеннән кайткач, шунда куяр һәм кирәк булганда үзе алыр. Чөнки: «Китапларым кайда, кәгазь һәм каләмнәрем кемдә?» – дип кычкырып эзләп йөрү, кешеләрдән сорап аптырату – гаеп эш.
Дәресләрен укып белгәннән соң, балаларның буш вакытлары да булыр. Бу вакытта, әгәр дә йорт эчендә йомыш һәм эшләр булса, зурлар кушканча эшләрләр. Әгәр дә йомыш һәм эш булмаса, бакча һәм ишегалларында рәхәтләнеп тик йөрерләр яки иптәшләре белән бик дус булып, күркәм холык белән генә уйнарлар. Әмма тәрбияле балалар бу вакытта урамга чыгып, урам балалары белән уйнамаслар. Чөнки урам балалары әдәпсез һәм тәрбиясез булалар. Аларга ияргән бала да тәрбиясез булыр, яман сүзләр ишетер.
Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүендә булыр. Мәсәлән, тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, һәрвакытта «туганым» дип кенә эндәшер, шулай ук үзеннән зурларга, бигрәк тә ата-анасына, укытучылары һәм остазларына, үзен тәрбияләүче тәрбиячеләргә, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтер. Аларның хәтерләрен бик саклар. Аларны бик яратыр һәм һәрвакытта алар теләгәнчә булырга тырышыр.
Тәрбияле бала ата-анасының күңелләрен калдырырлык нәрсәләрне һич эшләмәс. Ата һәм анасы: «Ул эшне мин яратмыйм», – дисәләр, тәрбияле бала ул эшне эшләү түгел, күңеленә дә китермәс. Йомышы булган чакта, торган җиреннән кычкырмыйча, яннарына барып, ачык итеп әйтер. Аларның кушкан йомышларын күңел белән башкарыр. Әгәр дә үзеннән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер. Йорт эчендә кунак булса, ата-аналары кушканча кунакка хезмәт һәм хөрмәт итәргә тырышыр, йорт эчендә кунак балалары булса, тәрбияле бала алар янында булыр. Аларның мәктәпләрен һәм дәресләрен сорашыр, алар белән шаулашмыйча, кычкырмыйча, бәлки туган шикелле уйнар һәм бергә йөрер.
Баланың тәрбияле булуы ашарга утырганда беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры итеп утырыр. Терсәкләре белән таянмас, ашарга бирүләрен көтәр һәм бүлеп бирсәләр, шуны ашар. Кирәк булса, тагын яхшы гына итеп сорар, кирәк булмаса, комсызланып бүлдереп, салдырып куймас. Аз гына кабып, яхшылап чәйнәп ашар. Зурларның сүзләрен тыңлар, ләкин үзлегеннән сүзгә катышмас.
Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыкка һәм үзенең киемнәренә түкмәс. Әгәр дә кешеләр белән бер табактан ашарга кирәк булса, ул вакытта кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына үрелмәс, акрын гына ашар. Мондый балаларны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр.
Тәрбияле бала, аш яныннан торгач, майлы кулы белән әйбер тотмас, кулын киемнәренә сөртмәс, бәлки яхшылап сабын белән юар. Авызын чайкар, зурлар бар вакытта, алар юынып бетергәнне көтәр, үзенә чират җиткәч юар.
Аш ашагач, тәрбияле бала зурлар янында утырмас һәм бик тиз дә йокламас, чөнки ашаганнан соң тиз йоклау файдалы түгелдер, бәлки бераз дәресләрен карар яки әдәпле генә уйнар.
Балаларның йокылары алданрак килә, шуның өчен аларга иртәрәк ятарга рөхсәт ителәдер. Ятарга рөхсәт бирелгәч тә, тәрбияле бала йокыга әзерләнер. Хаҗәтханәгә барып килер, көндезге киемнәрен салып, барысын да бик яхшы итеп төрер дә билгеле урынга куяр. Әгәр дә киемнәре арасында юеш һәм пычранганнары булса, аларны башка нәрсәләр арасына ташламас. Чөнки юеш һәм пычрак кием бергә куелса, башкалары да кадерсезләнер. Бәлки, кибәр өчен юешләрен элеп куяр һәм тузаннарын селкеп чистартыр. Соңыннан урынына ятар һәм шушы доганы укыр: «Йа, Раббым, ата һәм анамның күңелен хуш ит, укытучы­ларга һәм безне тәрбияләүчеләргә, яхшы мөселманнарга савап бир, минем зиһенемне ачык һәм үземне сәламәт кыл, һәм Үзең риза булырдай ышануда һәм гамәлдә ныклы ит!»
Бер баланың ата һәм анасы фәкыйрь булу гаеп түгел. Бу дөньяда Аллаһы Тәгалә кайсы кешеләрне бай һәм кайсы кешеләрне ярлы, фәкыйрь иткән, һәркем үзенең өлешен күреп уздырадыр.
Тәрбиясез баланың, ата һәм анасы никадәр бай яки мәртәбәле булсалар да, кешеләр каршында игътибары булмас, бәлки, бала тәрбиясез булса, ата һәм ананың хөрмәте китүгә сәбәп булыр. Тәрбияле баланың атасы һәм анасы, никадәр фәкыйрь булсалар да, кеше арасында кадерле булыр. Бәлки, моның сәбәбеннән ата һәм аналары да кеше арасына керерләр һәм хөрмәтле була башларлар.
Тәрбияле бала, ялгышлык белән тиешсез бер эш эшләгән булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз каравыннан ук белер, аңлар, шунда ук оялыр һәм кызарыр, әгәр дә берәрсе үзенә киңәш бирсә, аңа һич тә карышмас, каршы әйтмәс, бәлки киңәш бирүчегә: «Бу эшем тиешсез икәнен үзем дә белдем, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, әйткәнең өчен сиңа рәхмәт, синнән Аллаһы Тәгалә риза булсын!» – дип әйтер.
Тәрбиясез бала хаталарын аңлау түгел, әйткәндә дә белмәс, үзенең кимчелекләрен төзәтү исәбендә булмас, киңәш бирүчегә яман сүзләр белән җавап бирер.
Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр, шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур һәм гүзәл булса да, аны бер кеше дә яратмас, матурлыгы яки киеме белән генә игътибарга керә алмас. Тәрбияле бала никадәр зур үссә, шулкадәр игътибары үсәр һәм хөрмәте артыр. Дөньяда моннан да артык бәхет булмас. Тәрбиясез бала никадәр зур үссә, шулкадәр хөрмәте кимер һәм игътибар югалыр. Бәхетсезлеге көннән көн артыр.
Тәрбия һәм әдәп ир балалар өчен никадәр кирәк булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер. Шуның өчен тәрбияле кызлар, әдәпле һәм инсафлы булып, ошамаган гадәтләрдән бик сакланырлар. Кайсыбер кимчелекле гадәтләр, ирләрдә булганда бик зур күренмәсәләр дә, кыз балалар өчен бигрәк тә гаептер. Чөнки пакьлек, сафлык Һәм чисталык – кызлар өчен бик тиешле, кирәкле нәрсәдер. Үз өс-башларын кара­маган кызлар һәркем каршында тәрбиясез исәпләнерләр. Уен уйнау турысында кыз балаларның ир балалардан аермалары бар. Мәсәлән, сикерешеп уйнау, ир балалар өчен яхшы булса да, кыз балалар өчен беркадәр гаеп күреләдер.
Кыз балаларның үзләренә хас уеннары бар: курчак, йорт, бакчалар ясап уйнау, шулай ук аш-су әзерләү кебек уеннар. Әниләре үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре хәзерләп бирәләр. Булдыклы һәм эшчән, тәрбияле кызлар да үзләренең курчакларына күлмәкләр тегеп кидерәләр. Калфаклар куеп, шәлләр белән бөркәндереп бизәндерәләр.
Тәрбияле балалар оятсыз, әдәпсез сүзләрне һич тә сөйләмәсләр. Әмма кыз балалар оятсыз, әдәпсез сүзләрне үзләре сөйләү түгел, хәтта тәрбиясез балалардан ишетсәләр дә оялырлар һәм ишетмәс өчен бер читкә китәрләр.
Кайсы вакытта кыз балалар үзләренең аналарына ияреп кунакка һәм мәҗлесләргә баралар. Кыз баланың тәрбиялесе һәм тәрбиясезе шушында бик беленер. Тәрбияле кызларның аналары бу чакта рәхәтләнеп, шатланып торырлар. Әмма тәрбиясез кызларның аналары кызлары өчен оялырлар.
Зур кешеләрнең кайсыбер сүзләре балаларга ишеттермәскә тиешле буладыр. Шуның өчен мәҗлесләрдә тәрбияле кызлар һәрвакытта аналары янында утырмаслар, бәлки аналары ишарә иткәнне аңлап, бер читкә китеп утырырлар яки тышка чыгып уйнарлар. Әгәр дә кызыклы нәрсәләрне карап, гыйбрәт алып йөрсәләр, бигрәк күркәм булыр.
Тәрбияле кызлар мәҗлесләрдә аналарыннан күмәч, май, ит, бал, җимеш, чәкчәк, төш һәм башка нәрсәләрне һич тә сорамаслар. Чөнки болай сорау – гаеп эштер. Әгәр дә аналары үзләре бирсәләр, ул чакта рәхмәт әйтеп алырлар. Майлы нәрсәләр булса, үз киемнәренә дә, кеше киемнәренә дә сөртмичә, кулларын сабын белән юарлар.
Ир балалар белән уйнау, сүз әйтешү, йөгерешеп, куышып йөрү – кыз балалар өчен бик зур гаеп эш. Тәрбияле кызлар бу эштән бик сакланырлар. Тәрбияле балалар әдәп белән тәрбияне, олыларның сүзләреннән бигрәк аларның фигыльләреннән, эшләреннән өйрәнерләр, һәр хәлләрендә һәм һәр чакларында, әдәпле һәм зур кешеләрдән гыйбрәт алып, алар кебек булырга тырышырлар.
Тәрбияле балалар, яхшы белән яманны аеру хакында игътибарлы булырлар. Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бер бала, җиде-сигез елдан соң зур кеше булыр. Балачакта алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
Балалар! Бу язганнарым сезгә бер үгет-нәсыйхәт булып тора һәм минем үзлегемнән сөйләгән нәрсәләр – файдалы нәсыйхәтләрдер.
Әгәр дә бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез – файдасы да үзегезгә, кабул итмәсәгез зарары да үзегезгә булыр. Яхшы нәсыйхәтләрне кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр, ләкин эш үткәч, үкенүдә файда булмас.
Балалар! Дөньяның иң рәхәт көннәрендә сез моны хәтерләгез. Сабак вә дәресләрдә беркадәр мәшәкатьләр булса да, һич авырсынмагыз, бәлки яхшы укыгыз һәм тәрбияле булыгыз! Алдыгызда олы бәхет белән озын гомерле рәхәт сезне каршылап көтеп тора. Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. «Ни чәчсәң – шуны урырсың», – дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.

Татарча сочинение “Тәрбияле кеше|Тэрбияле кеше”

Сочинение на татарском языке на тему “Тәрбияле кеше”/”Тэрбияле кеше”Тәрбияле кеше. Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек “тәрбияле” сүзен “яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше” дип аңлата.
Әлбәттә, төрле чорларда, төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки “яхшы тәрбия”не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның яки борынгы шумерларның “яхшы тәрбия”се безнең заманда киресенчә начар гадәт булырга мөмкин бит.
Ләкин мин безнең заманда “яхшы тәрбия” һәм “яхшы әхлак” сүзләренең нәрсәләр аңлатканы турында уйландым һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдем.
Яхшы тәрбия алган кеше беркемгә дә, хәтта дус булмаган кешеләргә карата да дорфа булмый. Ул һәрвакыт, һәркем белән итагатьле һәм ягымлы була. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә бүтән кешене рәнҗетмәс. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең, башка кешеләр янында ул хәтта авыррак сүз дә кулланмас.
Әгәр кеше үз артыннан килгән хатын-кызга ишек ачса (Америкада андый кешене хатын-кызларның хокукын бозучы, ишек ача алмаслык хәлдә булуына ишарәләүче тупас бәндә дип әйтерләр иде), ир кеше беренче булып хатын-кыз белән исәнләшсә, аны тәрбияле дип санарга була. Ә авылда тәрбияле кеше очраган бөтен кеше белән исәнләшергә тиеш, шәһәрдә инде алай эшләп булмый.
Өстәл артында үзен тота белгән, ул кагыйдәләрне үтәгән кеше дә тәрбияле була. Ул үзен көнкүрештә дөрес һәм пөхтә тотарга, киемнәре чиста һәм пөхтә булырга, үзенең тышкы кыяфәтен гел күзәтеп торырга тиеш.
Тәрбияле кешедән күп нәрсәләр таләп ителә шул! Әгәр дә кеше бала чагында ук яхшы тәрбия алган булса, бу таләпләр алай ук авыр да түгел бит инде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Тэрбияле кеше” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр”

Менә бу портреттагы кешене  сез таныйсызмы? Кем икән ул?  

Бала: Бу- тарихчы, дин галиме, журналист, педагог  һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең портреты. 

Укытучы: Өй эше итеп сезгә  “Ризаэтдин  Фәхретдин. Фәнни-биографик җыентык” һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китапларын укып килергә кушылган иде. Сез бүгенге сыйныф сәгатенә  яхшы  әзерләнгәнсездер дип уйлыйм.  Сыйныф сәгатебез эшлекле үтәр дип ышанам.

-Укучылар!  Мин сезне  кызыклы сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебезне  Ризаэтдин Фәхретдиннең кыскача тормыш  һәм иҗаты юлы белән танышуга багышланган 1 нче тукталыштан башлыйк . Ул  “Бөек шәхеснең тәрҗемәи хәле” дип атала.

    Презентация безгщ аныбиографиясен өйрәнергә чрдәм итәр.

Кайбер укучыларга алган белемнәрен бер системага салу яки иң төп фикерләрне, мәгълүматны зиһеннәрендә калдыру авырырак бирелә, шуны исәпкә алып, хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылык, активлык кебек сәләтләрне үстерү максатыннан тест биремнәре тәкъдим ителә.

— Ә хәзер  интерактив китаптан алынаган  материалны  игътибар  белән карагыз әле.

Сезгә шушы материал буенча тест биремнәрен үтәргә кирәк булыр.

  ( видео материал күрсәтелә)

-Укучылар, “Тест илендә” дип аталган бүлеккә тукталабыз. Сезнең алдыгызда тест язылган кәгазь битләре ята. Караган материалга, укыган әсәрләрегезгә, ишеткәннәрегезгә таянып, тестка дөрес җаваплар табарга  тырышып карагыз. Җавапларыгызны гадәттәгечә билгеләгез.

(Бер укучы биремнәрне интерактив тактада башкара)

(Дөрес җаваплпр курсив хәрефләр белән басылган)

1. Ризаэтдин Фәхретдин кем ул?

а)  Дин белгече, математик, язучы;

б)  Мәгърифәтче, язучы, галим, нашир;

в)  Мәгърифәтче, сәяхәтче, галим;

г)  Нашир, сәяхәтче, галим.

2. Ризаэтдин Фәхретдин кайчан туган ?

а) 1886 елның 26 апрелендә;

б) 1859  елның  17 гыйнварендә;

в) 1901 елның  1гыйнврендә;

г)  1851 елның        8 мартында.

3. Ризаэтдин Фәхретдин кайда туган ?

а)  Чистай районы Яуширмә авылында ;

б)  Арча районы  Кушлавыч авылында ;

в)  Әтнә  районы Ябанчы авылында ;

г)  Әлмәт  районы Кичүчат авылында.

4. Ризаэтдин Фәхретдиннең беренче сабак алган кешесе

а)  Каюм  Насыйри ;

б)  Мотыйгулла  хәзрәт ;

в)  Әнисе  Мәһүбә  абыстай ;

г)  Исмәгыйль Гаспарский.

5. Ризаэтдин Фәхретдин  кайсы шәһәрдә белем ала?

а)  Казанда  Күл буе мәдрәсәсендә;

б) Чистай  шәһәре  мәдрәсәсендә;

в)  Уфада  “Галия” мәдрәсәсендә;

г)  Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә.

6. Ризаэтдин Фәхретдин  Казанга нинди максат белән килә?

а)  Газета чыгару максаты белән;

б)  Университетка керү өчен;

в)  Дәүләт Думасына сайланыр өчен;

г)  Шиһабетдин Мәрҗәнине күрер өчен.

7. Ризаэтдин Фәхретдин  ни өчен Уфага килә?

а)  Дәрдемәнд белән очрашу өчен ;

б)  Мәдрәсәгә укырга бара;

в)  Диния хәзрәтенә казый итеп сайлана;

г)  Китап бастырыр өчен.

Укучыларга үзбәя бирү максатыннан чыгып, җаваплар күрсәтелә.Бу төр эш укучыларның кызыксынуларын тагын да арттыра төшә һәм алар тормышта да үзләренең кылган эшләренә анализ ясарга өйрәнәләр.

-Ярый, хәзер инде җавапларыгызны такта яктыртылган җаваплар белән чагыштырып карагыз.

 (Видео  ачыла һәм укучыларга  җаваплар тәкъдим ителә, тактада эшләгән укучының җаваплары бәяләнә)

— Инде өченче бүлекә   килеп җиттек. Ул  Ризаээтдин  Фәхретдиннең  балаларга  киңәшләренә  багышланыр. Тукталыш  ”Тәрбияле бала “ дип  атала.

-Тактага  эленгән  слайдка игътибар итеп, эчтән генә шул сүзләрне укыгыз.

Слайд: “Алтыннан  бәһале, оҗмах  нигъмәтләреннән  кадерле  булган  нәрсә, тәрбияле  баладыр .”

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен  тәрбияле баланы алтыннан да кыйммәтрәк, иң тәмле ризыклардан да  татлырак, ди?

( — Тәрбияле бала  яхшы була. Тәрбияле балаларны бөтен кеше  ярата, ул яхшы укый, олыларның сүзен тыңлый…һ.б. Һәр сораудан соң укучыларның фикерләре  тыңланыла, аннан соң  интерактив  тактаның пәрдәсе  ачылып Р.Фәхретдин әсәреннән цитаталар яктыртыла)

        -Хәзер инде галимнең  үз  сүзләрен  укыгыз.

Слайд: “… Ата –ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер.”

— Сез шушы фикер белән килешәсезме? (Укучыларның  фикерләре)

-Укучылар, менә бу сорауга да җавап эзләп карагыз әле. Кешеләр тәрбияле  балага нинди  мөнәсәбәттә булалар?

(- Тәрбияле баланы яраталар, аны ачуланмыйлар… һ.б. )

Слайд: “…аны һәркем яратыр вә мактап сөйләрләр, нинди генә йомыш сораса да бирерләр…”

        -Ә сез ничек уйлыйсыз?

-Укучылар,  ә барлык  балалар  да тәрбияле була аламы?

(-Барлык балалар да тәрбияле  була  ала. — Юк, барлык  балалар да тәрбияле була алмый…  һ.б.)

— Шушы сорауга бәйле рәвештә олы шәхесебез менә нинди сүзләр язып калдырган:

Слайд: “…Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр… Атам һәм анам  шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар, дигән балаларның барчасы  да тәрбияле була белерләр ”

Еш кына рус мохитендә үскән балалар үзләренең фикерләрен ана телендә дөрес итеп әйтеп бирә алмыйлар. Укучыларның фикер йөртү, җөмләләрне дөрес төзү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан коммуникатив технологияне кулланырга була.

 -Я, әйтегез әле, сезнең тәрбияле бала буласыгыз  киләме?

( -Әйе, тәрбияле бала буласыбыз  килә, чөнки…)

-Ә ничек тәрбияле булырга? Сез тәрбияле бала булу серләрен беләсезме?

( -Мин тәрбияле бала булуның серләрен беләм.  -Ә мин тәрбиле бала булуның кайбер серләрен генә беләм.)

        -Әйдәгез, сөйләшүебезне  иртән йокыдан торудан башлыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, тәрбияле бала иртән олы кешеләрдән иртә торамы, әллә соң торамы?

( -Тәрбияле бала олылардан соң тора.  -Юк, тәрбияле бала олылар белән бергә тора…  һ.б. )

Кайбер укучыларга

-Ризаэтдин Фәхретдин бу турыда нәрсәләр  әйтеп калдырган микән? Әйдәгез әле аның сүзләрен укып карыйк.

Слайд: “…Тәрбияле балаларның гадәт һәм әхлаклары ошбу рәвештә булыр:

тәрбияле бала иртә йокысыннан олуг (зур) кешеләр белән бервакытта торыр. Алардан элек тормас,вә шунда ук соң да калмас.”

-Ә хәзер күз алдына китерегез әле. Мәсәлән, бер бала йокысыннан соң торган, ди. Сез ничек уйлыйсыз? Кешеләр аның турында  ничек уйларлар, нәрсә дип әйтерләр икән?

(  -Мондый бала турында кешеләр тәрбиясез, ялкау диярләр…  һ.б.)

-Ризаэтдин Фәхретдин мондый бала турында  менә нәрсәләр әйткән. Укып карагыз әле.

Слайд: “…Аның өчен бар кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага һөнәрсез, гарьсез (ояла белми), ялкау диярләр…”

-Тәрбияле бала йокысыннан торгач, иң беренче булып,  нәрсә эшләргә  тиеш?  ( -Тәрбияле бала башта  киенергә, аннан соң юынырга тиеш…)

-Әйе, иң беренче, ул аякларына оекбаш, өстенә җылы кием киенергә тиеш. Дөрес уйлыйсыз. Ризаэтдин Фәхретдин дә үз китабында тәрбияле бала  иң элек киенергә тиеш дигән.

Слайд:  “Йокысыннан торгач та, һава салкын вакытта өстенә камзул, казаки кебек берәр кием кияр. Шунда ук аягына да кияр…”

-Әйе, киенеп йөрсәк, сәламәт булырбыз. Сәламәтлекне саклау һәркемнең үз кулында. Укучылар, “Мәктәпкә соңга калам, ашыгам,”- дип, өстәл артына утырмыйча гына, тиз-тиз ашап киткән бала тәрбияле буламы? Сез ничек уйлыйсыз?

( -Юк, ашыкмыйча, өстәл артына утырып ашарга кирәк, чөнки…)

-Дөрес, укучылар. Ризаэтдин Фәхретдин дә нәкъ менә шулай уйлаган.

Слайд:  “  …үзенә  хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар, һичбер вакытта да аяк өстендә ашап йөрмәс…”

— Чәй эчкәннән соң, баланың мәктәпкә барганчы,  вакыты калды, ди. Шул вакытны бала ничек үткәрергә тиеш?  Ә сез ничек уздырасыз?

   (-Мин телевизор карыйм. Ә мин сумкадагы китап-дәфтәрләремне барлыйм. Ә мин дәресләрне карыйм: кагыйдәләрне кабатлыйм, сөйләп карыйм…)

          -Ризаэтдин Фәхретдин нәкъ менә шундый киңәш бирә. Үзегез укып карагыз әле.

Слайд: “Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы, тәрбияле бала бер читкә утырып, үзенең дәресләрен (сабакларын) карар. Сабагында булган нәрсәләрне аңлап, күңеленә салыр.”

2010 Окт 05

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур оайлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә. Тәрбияле бала әллә кайдан күренеп тора, чөнки аның сөйләгән сүзләре, эшләгән эшләре аның тәрбияле бала икәнлеген күрсәтеп торалар.

Тәрбияле балалар ни рәвештә булырга тиешләр соң?

Тәрбияле бала иң беренче шушы рәвештә булыр: ул иртән йокысыннан олы кешеләр белән бергә торыр. Алардан элек тә тормас, шулай ук соңга да калмас. Кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага ялкау, йокы чүлмәге диярләр. Йокысыннан торгач та ул хаҗәтханәгә барып килер һәм салкынчарак су белән тәһарәт алыр. Тәрбияле баланың үзенә аерым бит, кул сөртә торган сөлгесе,шулай ук тарагы булыр. Үзенең сөлгесенә генә сөртенер һәм үз тарагы белән генә чәчен тарар.

Тәрбияле бала үзенә әзерләнгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өсте ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә төшәр, һәм алар аяк белән тапталыр да гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс. Тәрбияле бала көндезге киемнәрен үзе урыныннан алып кияр, пычракларын үзе чистартыр. Әгәр үзенең генә көче җитмәслек эшләре булса, олыларга әйтер.

Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы бер читкә утырып, үзенең дәресләрен карар. Саба¬гын аңлап, күңеленә салыр. Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер. Тәрбиясез балалар кебек эт, мәчеләргә таш яки башка нәрсәләр атмас. Җыелып торган сулар эченнән чәчрәтеп йөрмәс, мәктәп балалары белән яман сүзләр әйтешеп, сүгенеп йөрмәс. Мәктәпкә кергәннән соң аяк киемен билгеле урынына куяр һәм үз эше белән мәшгуль булыр.

Мәктәптә балалар өчен ял итәргә һәм уйнарга да бераз вакыт була. Шул вакытта балалар укытучыларның рөхсәте белән уйнарлар, ял итәрләр. Ләкин тәрбияле балалар тиешсез нәрсәләр белән уйнамаслар. Уйнаган вакытларында иптәшләрен рәнҗетмәсләр.

Тәрбияле бала ручка-каләм, төрле буяулар кебек буяла торган нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук шырпы, пычак, без, кадак, урак, чалгы, пәке кебек нәрсәләр белән, пыяла һәм таш савыт кисәкләре, тузан-туфрак һәм балчык белән һичкайчан уйнамас. Бакчаларда булган агачларны сын¬дырмас, гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп ташламас. Тәрбияле бала иптәшләренең сумкаларын, китап, дәфтәрләрен актармас, ертмас. Аларның да һәм үзенең әйберләрен дә пычратмас, югалтмас.

Балаларның барлык эшләрен укытучылары һәрвакыт белеп, күзәтеп торалар. Шуның өчен тәрбияле бала үзенең иптәшләренең гаепләрен белсә дә, укытучыларга әйтмәс. Бәлки һәрвакытта үз эше белән генә шөгыльләнер, башкалар эшенә катышмас.

Мәктәптән кайтканда да әдәп белән генә кайтыр. Кайтып кергәч тә ата-анасы һәм башка туганнары белән исәнләшер, дәресләрен тыңлатыр, ата-анасын куандырыр һәм аларның хәер-дога һәм рәхмәтләрен алыр.

Тәрбияле баланың китап, дәфтәр һәм каләм куя торган билгеле урыны булыр, ул аларны дәрестән кайткач шунда куяр һәм кирәк булганда шуннан алыр. «Китапларым, каләмнәрем кайда?» — дип башкалардан кычкырып сорап йөрмәс.

Дәресләрен әзерләп бетергәннән соң бала¬ларның буш вакытлары да була. Шул вакытта, әгәр йорт эчендә хезмәт булса, зурлар кушканны эш¬ләрләр. Әгәр эш булмаса бакчаларда, ишек алларында иптәшләре яки дуслары белән уйнарлар.

Тәрбияле баланың яхшы холкы зурлар һәм кечкенәләр белән аралашуында күренә. Мәсәлән, ул үзеннән кечкенәләргә карата миһербанлы була, аларга һәрвакыт туганым, кардәшем дип кенә эндәшә, шулай ук үзеннән зурларга, ата-анасына, укытучы һәм остазларына, үзенең тәрбиячеләренә, һәм үзеннән олы яшьтәгеләрнең барчасына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтә, аларның хәтерләрен калдырмаска тырыша.

Тәрбияле бала, ата-анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс, ата-анасы «ул эшне мин яратмыйм» дисә, тәрбияле бала ул эшне эшләү түгел күңеленә дә китермәс. Йомыш булган чагында, торган җиреннән кычкырмый гына яннарына барып ачык кына итеп сорар. Аларның кушкан йомышларын теләп башкарыр. Әгәр үзен¬нән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер. Йорт эчендә кунак булса, ата-анасы куш¬канча кунакка хезмәт һәм хөрмәт күрсәтер. Йорт эчендә кунак балалары булса, алар белән бергә булыр, алар белән шауламый, кычкырышмый, бәлки бертуганнар кебек уйнар.

^Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленә. Ул зурлар күрсәткән урынга гына утырыр, терсәкләре белән таянмас, ашарга бирелгәнен сабырлык белән көтәр. Нәрсә бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса яхшы гына итеп сорар, кирәк булмаса комсызланып янә салдырмас. Аз-аз гына кабып, яхшы чәйнәп ашар. Олыларның сүзләренә үзлегеннән катышмас. Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас. Икмәк валчыкларын коймас. Ашны ашъяулыгына да, үзенең киемнәренә дә түкмәс.

ЩӘгәр кешеләр белән бер табактан ашарга туры килсә, ул вакытта кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына сузылмас, акрын гына ашар. Мондый балаларны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр.

Тәрбияле бала аш яныннан торгач майлы кулы белән бернәрсә дә тотмас, кулын киемнәренә дә сөртмәс. Бәлки яхшылап сабын белән юар,авызын чайкар. Олылар бар вакытта аларның юынып бетергәннәрен көтәр, үзенә чират җиткәч юар. Аш ашагач тәрбияле бала зурлар янында утырмас. Бәлки бераз үзенең дәресләрен карап утырыр.

Ятарга рөхсәт бирелгәч тәрбияле бала олыларга хәерле төн теләп, йокларга әзерләнер. Ха¬җәтханәгә барып килер. Көндезге киемнәрен салып, барысын да бик яхшы итеп төрер дә билгеле урынга куяр. Әгәр киемнәре арасында юеш һәм пычранганнары булса, аларын башка нәрсәләр ара¬сына ташламас. Чөнки юеш һәм пычрак киемнәр бергә куелса, башкалары да кадерсезләнер. Шуның өчен юешләрен кибәр өчен асып куяр, ә пычрак¬ларын селкеп яки юып чистартыр. Соңыннан урынына барып ятар.

Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белеп алыр. Әгәр берәрсе үзенә нәсыйхәт итсә, аңар һич тә каршы әйтмәс, бәлки нәсыйхәт итүчегә: «Бу эшем тиешсез икәнлеген үзем дә аңладым, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, рәхмәт сезгә! Сездән Аллаһ разый булсын!» — дияр. Тәрбиясез бала исә, үзенең хатасын аңламас, кимчелекләрен төзәтү түгел, хәтта үзенә нәсыйхәт бирүчегә каршы яман сүзләр белән җавап бирер.

Тәрбия, әдәп кебек кешеләргә сөекле күренгән нәрсә дөньяда юктыр. Шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күренгән нәрсә дә юктыр. Тәрбияле бала никадәр ямсез булса да, тәрбияле булганга күрә аны һәркем яратыр һәм хөрмәт итәр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур булса да, аны беркем дә яратмас, ул үзенең киеме яки матурлыгы белән генә кешеләрнең игътибарын яулый алмас. Тәрбияле баланың үскән саен игътибары һәм хөрмәте арта гына барыр, ә тәрбиясез бала никадәр зур үссә дә, кадер-хөрмәте булмас, бәхетсезлеге көннән-көн арта гына барыр.

Бу урынга кадәр язылганнар, ир һәм кыз балаларның барысы өчен дә иде. Әмма кыз балалар¬ның үзләренә генә аерым әдәпләре дә бар. Хәзер шуларга күчәбез:

Тәрбияле һәм әдәпле булу ир балалар өчен никадәр тиеш булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиеш. Чөнки кайбер кимчелекләр ир балаларда булганда бик зур күренмәсә дә, кыз балаларда бик зур гаепкә саналыр. Мәсәлән, кием-салым керле һәм ертык булу, ир балалар өчен дә гаеп эш булса да, кыз балалар өчен бигрәк тә гаеп эш булыр. Шу¬ның өчен пакьлек, чисталык кызларга бигрәк тә тиеш нәрсә. Үзенең өс-башын яхшы карамаган кыз баланы һәркем тәрбиясез дияр.

Уен уйнау турысында да кыз балаларның ир балалардан аермалары бик зур. Мәсәлән, туп уеннары ир балалар өчен яхшы булса да, кыз балалар өчен бик яхшы түгел.

Кыз балаларның үзләренә хас булган уеннары: курчак, йорт, бакчалар ясап уйнау, шунда ук аш-су хәзерләү кебек уеннардыр. Аналар үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре бирерләр дә, кызлар үзләренең курчакларына күл¬мәкләр, калфаклар тегеп кидерерләр.

Тәрбияле малайлар оятсыз, әдәпсез сүзләрне сөйләмәсләр; әмма кыз балалар андый сүзләрне бигрәк тә сөйләмәсләр. Үзләре сөйләү түгел, тәрбиясез балалардан төрле яман сүз ишетсәләр дә, оялырлар һәм ишетмәс өчен бер читкә китәрләр.

Кайвакытта кыз балалар үзләренең аналар,.. на ияреп кунакка, мәҗлесләргә баралар. Кыз бала ларның тәрбиялесе һәм тәрбиясезе шунда беленә. Тәрбияле кызларның аналары балалары өчен шатланып торырлар, әмма тәрбиясез кызлар башкалар алдында аналарының йөзләрен кызартырлар.

Тәрбияле кызлар мәҗлесләрдә аналарыннан күмәч, май, ит, бал, җимеш, төш һәм башка нәрсәләрне һич сорап йөдәтмәсләр, чөнки болай сорау гаеп эштер. Әгәр аналары үзләре бирсә, ул вакытта рәхмәт әйтеп алырлар. Майлы нәрсәләр булса, үз киемнәренә дә, кеше киемнәренә дә сөртмәсләр, бәлки су, сабын белән юарлар. Ир балалар белән уйнау, сүз әйтешү, йөгерешеп, куышып йөрү кыз балалар өчен килешми. Тәрбияле кызлар бу эштән бик сакланырлар.

Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аера белү хакында бик игътибарлы булырлар, яхшы холык һәм яхшы эшләрне белеп аны үзләренә га¬дәт итәрләр, ә яман холык белән яман эштән ерак булырлар. Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бала җиде-сигез елдан соң зур кеше була. Бала чагында алган тәрбия чәче агарганчы аның үзе белән бергә була. Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.

Газиз балалар! Әгәр бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез файдасы үзегезгә булыр. Кабул итмәсәгез, зарары да үзегезгә булыр. Яхшы нәсыйхәтләрне кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр. Әмма эш үткәч үкенүдә файда булмас. Әгәр әдәп, әхлак орлыкларын бүген ихлас мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җи¬мешләрен үзегез үк җыеп алырсыз. Халкыбыз: «Ни чәчсәң шуны урырсың», — дип бик дөрес әйтә.

Мәкалә Ризаэддин бине Фәхретдин, Госман Исхакый әсәрләренә нигезләнеп эшләнде.

Акбаш төп мәктәбе

Лекция

«Тәрбияле бала – ил терәге».

Тәрбия эше буенча директор урынбасары

Кильдебаева Самига Самиковна

2013 нче ел.

Лекция «Тәрбияле бала – ил терәге».

Һәр ата-ана үз баласын бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Халык фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?

Соңгы вакытта телевидение, радио, газета – журналлар илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, көчләү, талау, кешене кыйнау, имгәтү һ.б. куптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Ә менә алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кыз, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел, наркомания, токсикомания һәм кеше әхлаксызлыгының чиге булган фәхишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире килеп чыкты, Россия төрмәләре тоткыннар белән шыплап тутырылган. Бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерә.

Әхлак. Нәрсә соң ул, аны ничек аңларга? (нравственность). Әхлак тумыштан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес тип табылган норма. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне (җайга салучы кагыйдәләр) тәртипле итә.

Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы, матур киемнәр генә җитми, рухи сәламәтлек яки эчке матурлык та кирәк. Икенче төрле әйткәндә, кешедә ике авыру булырга мөмкин: физик һәм рухи. Физик авыруны гади күз белән яки приборлар белән врачлар күрә ала һәм аны дәвалый. Ә менә рухи авыру безнең сөйләгән сүзләребездә, ясаган хәрәкәтләребездә күренә. Гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хайләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар – рухи авыруның реаль чагылышы.

Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта, тегеннән дә моннан түгел, гаиләдә ала. Укучылардагы әхлак сыйфатлар әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала. Әйтик, бала шулкадәр оста итеп алдалый, кайбер очракларда укытучылар моңа ышаналар. Яки укучы үзсүзле, ялкау, шапшак һәм башка тискәре сыйфатларга ия. Әгәр ул баланың әти-әнисенә игътибар итсәң, ул сыйфатларны аларның берсеннән табасың. Шуның өчен халык «Атасына карап – улын, анасына карап кызын коч» дигән. Без һәрберебез ата-ана, шуның өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана.

Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына да түгел, аларга каршы тора ала. Ата-аналар балаларының кемнәр белән дус булуларына игътибарларын юнәлтергә тиеш, чөнки кагыйдә булурак, начар дус иптәшен начар юлга өстериячәк. Балагызда тискәре үзгәрешләр сизәсез икән, аның класс җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез, бу очракта укытучы сезнең дустыгыз һәм ярдәмчегез икәнен онытмагыз. Яшьрәк чакны баланы әле тәрбияләве бик үк кыен кебек түгел, ләкин ул үсә барган саен бу эш авырая. Ата-ана бала миннән киендерелгән, исән-сау мәктәпкә озатылган, ә калганы мәктәпнең эше дип тынычланып калса, киләчәктә тәрбия эше шәптән булмаячак. Гаиләдә бала игътибар үзәгендә, ә мәктәптә балаларга бер төрле таләп куела, шул таләпләрне үтәү сорала. Кайбер укучылар мәктәп таләпләренә буйсынырга теләмиләр. Ата-аналар баланың тәртипсезлеген мәктәпкә аударып куярга телиләр. «Нәрсә карый мәктәп?, «Укытучы кайда булган?», «Укытучы эшләп җитмидип эшнең бөтен авырлыгын мәктәп һәм укытучыга йөкләп кенә котылмакчылар.

Гаиләләрдә балалар өчен төрле таләпләр, төрле гаиләләр бар, олы яшьтәге ата-аналар бар. Ләкин нинди булуга карамастан, әти-әни булгансың икән, синең төп бурычың – тәрбияле бала үстерү. Хәзер без гаҗәеп катлаулы заманда яшибез. Көндәлек мәшәкатьләр белән тәүлекнең үткәнен сизми дә калабыз, ризык һәм кирәк әйберләр артыннан йөгереп, бала тәрбияләүгә вакытыбыз юк. Бәлки әйтерсез, «Безнең балабыз ач түгел, ялангач түгел, безнең акчабыз җиткелек, өйдә безгә булышалар, өйдә сүздән чыкмыйлар һ.б.» Ә менә өйдән чыгып киткәч, балагыз үзен ничек тота, нәрсәләр белән кызыксына, беләсезме соң? Ә бит тәрбиядән тыш әле нәселдән килгән геннар да көчле булырга мөмкин. Нәселдән килгән сыйфатларга бала гаепле түгел, аны дөрес юлга юнәлтү өчен мәктәп һәм гаиләнең бердәм тәрбия өлкәсендә эшләве кирәк.

Безнең мәктәп һәм гаиләләр өчен нинди бердәм тәрбия чаралары булдыру кирәк булыр дип уйлыйсыз? Шул сорауга җаваплар уйлап торыгыз.

Ә мин лекциямне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без барыбыз да балаларыбызның киләчәктә бәхетле булуын телибез. «Бала гаиләсе эчендә рәхәт күрмәсә, гаилә тышында да рәхәт күрмәс, бәхетле булмас» дигән әйтемне онытмасак иде. Гаиләләребезне тату, бәхетле, тәрбияле итми торып, без балаларыбызны бәхетле итә алмаячакбыз. Ә моның өчен эшне иң элек әти — әни үзен тәрбияләүдән башласа иде.

Бала сездә булган матур сыйфатларны үзенә күчереп алсын. Мәсәлән:

әти-әни туганнары белән тату яши;

әти-әни кешеләр турында начарлыклар сөйләми;

олыны хөрмәт итә;

күршеләр белән тату яши;

әти-әнинең үзара татулыгы нык;

— әти-әни начар гадәтләргә ия түгел һ.б. кебек матур сыйфатлар балаларга үрнәк булып торсын.

Хөрмәтле әти-әниләр, әгәр балагызга дөрес тәрбия бирә аласыз икән, тәрбияле бала сезгә олыгайган көннәрегездә шатлык, бәхет, тынычлык китерәчәк, тәрбияле бала синең нәселеңне дәвам итүче, тәрбияле бала – ил терәге.

Ризаитдин бин Фахретдин

                       Тәрбиәле бала

   Алтындан баһалы, ожмах ниғмәттәренән ҡәҙерле булған нәмә-тәрбиәле балалыр. Ата үә әсә өсөн тәрбиәле бала дәрәжәһендә олуғ байлыҡ һис булмаҫ. Тәрбиәле бала донъяла йәнгә үә әхирәттә йөҙгә аҡлыҡ килтерер. Тәрбиәле бала донъя байлығына ла бирелмәҫ,үә бер мәмләкәт батшалығы менән дә алмаштырылмаҫ; уны һәр кем яратыр үә маҡтап һөйләр, ниндәй йомош һораһа ла, бирерҙәр. Тәрбиәһеҙ баланы бер кеше лә яратмаҫ, йомош бирмәҫтәр, бәлки хурларҙар үә кәмһетерҙәр. Тәбиәле бала бөтмәҫ үә төкәнмәҫ хазина булһа ла, тәрбиәле булмаҡ та бик еңелдер. Тәрбиәле бала булырға һәр баланың ҡулынан килер, көсө етер. ,,Атам-әсәм шатланһын, кешеләр миңә рәхмәт әйтеп, мине яратһындар һәм мине үрнәк итеп һөйләһендәр,”-тигән балаларҙың барыһы ла тәрбиәле бала була алырҙар. Тәрбиәле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эштәре тәрбиәһен күрһәтеп, белдереп торор. Тәрбиәле балаларҙың ни рәүешле булғандарын ошо урында һеҙгә белдерәбеҙ, уҡып аңларһығыҙ һәм рәхәтләнеп, үә күңелләнеп, тәрбиәле балаларҙың ғәҙәттәре менән ғәҙәтләнерһегеҙ. Тәрбиәле балаларҙың ғәҙәт үә холоҡтары ошо рәүештә булыр:

   Тәрбиәле бала иртә йоҡоһонан оло кешеләр менән бер ваҡытта торор. Уларҙан элек тормаҫ, һуңға ла ҡалмаҫ. Сөнки бар кешеләр тороп бөткәндән һуң йоҡлап ятҡан балаға һөнәрһеҙ, ғәрһеҙ, оятһыҙ, ялҡау тиерҙәр. Йоҡоһонан торғас та, һауа һалҡын ваҡытта, өҫтөнә камзул (күлмәк), казаки кеүек берәй йылы кейем кейер, шулай уҡ аяғына ла кейер. Сөнки йылы урындан тороп, һалҡын урынға баҫмаҡ-зарарлылыр, тәне ҡыҙыуҙай һыуыҡта өшөгән кеше ауырыр. Бынан һуң хәжәтханаға барып килер үә һалҡыныраҡ һыу менән тәһәрәт алыр.
   Тәрбиәле баланың бит-ҡул һөртә торған таҫтамалы, баш тарағы үҙенә башҡа айырым булыр. Тәрбиәле бала үҙенә әҙерләп бирелгән сәйҙе ултырып эсер, икмәкте ҡәҙерләп кенә ашар. Аяҡ өҫтөндә ашап йөрөгән кешенең икмәк валсыҡтары ергә төшөп, аяҡ менән тапалыр ҙа,яҙыҡ булыр. Шуның өсөн тәрбиәле бала һис ваҡытта аяҡ өҫтөндә ашап йөрөмәҫ.
   Тәрбиәле бала үҙ эшен үҙе эшләр. Көндөҙлөк кейемдәрен урынынан алып, бысраҡтары күренһә, үҙе таҙартыр. Әгәр ҙә үҙенең көсө етмәҫлек эштәре булһа, ул ваҡытта өлкәндәрҙән үтенер. Сәйҙән һуң, ваҡыт булһа, мәктәпкә барғансы, тәрбиәле бала бер ситкә ултырып, үҙенең сабаҡтарын ҡарар, сабағында булған нәмәләрҙе аңлап күңеленә һалыр.
   Балаларҙың зиһендәрен асыр өсөн ҡайһы саҡта дәрестә һүҙ һорарҙар. Тәрбиәле балалар һүҙ һораусыны яратып, һораған һүҙҙәрен аңлап етмәһәләр, ул ваҡытта һораусынан икенсе мәртәбә ҡайтарып һорарҙар.
Балаларҙың тәрбиәлеһе мәктәпкә барғанда бик билгеле булыр; тәрбиәле бала мәктәпкә барырға сыҡҡанда, әҙәп үә инсаф менән, оло кешеләр кеүек, үҙ юлынан йөрөр. Хөрмәтле кешеләр осраһа, сәләм бирер, әгәр ҙә ата үә әсәнең ҡәрҙәш үә дуҫтары осраһа, ҡулдарын тотоп үбеп китер. Тәрбиәһеҙ балалар кеүек яҡ-яҡҡа ҡаранмаҫ, кибет үә башҡа берәй ҡыҙыҡлы тамаша янына юлланмаҫ. Йәйелеп һөйләшеп тороусы кешеләр янында туҡтамаҫ, үтеп барыусы эттәргә таш йәки ағас атмаҫ һәм һөҫтөрөп, берһен икенсеһе менән һуғыштырмаҫ, йыйылған һыуҙар эсенән сәсрәтеп йөрөмәҫ.
   Үҙе кеүек мәктәп балалары менән яман һүҙҙәр әйтешеп, ошаҡлашып йөрөмөҫ. Күргән кешеләр: ,,Был бала бик әҙәпле икән”, — тип яратып ҡалырҙар. Мәктәпкә кергәндән һуң аяҡ кейемен билгеле ергә ҡуйып, үҙ урынына ултырыр ҙа үҙ эшендә генә булыр.
   Яҡ-яғында булған балалар менән төртөшкән үә уларҙың китап үә яҙыуҙарына ҡараған һәм улар менән һөйләшеп ултырған һәм ваҡытын буш нәмәләр менән үткәргән балаларҙы кешеләр бер ҙә яратмаҫ. Шуның өсөн тәрбиәле балалар бындай эштәрҙән һаҡланырҙар. Мәктәптә балалар өсөн рәхәтләнеп уйнарға бер аҙ ваҡыт булыр. Ошо саҡта мөғәллимдәрҙең рөхсәте менән балалар уйнарҙар, рәхәтләнерҙәр. Ләкин тәрбиәле балалар тейешһеҙ нәмәләр менән уйнамаҫтар, уйнаған ваҡытта иптәштәрен илатмаҫтар, үҙҙәре лә иламаҫтар.
   Балаларҙың тәрбиәлеһе менән тәрбиәһеҙе уйнаған ваҡытта бик асыҡ беленер. Сөнки уйнаған саҡта балалар бик ирекле булалар, ҙурҙарҙан ҡурҡыуҙы оноталар.
   Тәрбиәле бала иптәштәренә ҡаты үә яман һүҙ әйтмәҫ һәм уларҙы һис тә ҡыйнамаҫ. Әгәр ҙә тәрбиәһеҙ балалар ҡаты һүҙ әйтеп йәки ҡыйнап үҙен хурлаһалар ҙа, уны ата-әсәһенә еткермәҫкә тырышыр. Уйнаған ваҡытта ишеткән әҙәпһеҙ һүҙҙәрҙе кешегә һөйләмәҫ.
   Тәрбиәле баланың уйыны ла зарарһыҙ нәмәләр менән булыр. Тәбиәле бала ҡара һауыты, ҡәләм кеүек нәмәләр менән уйнамаҫ. Әммә шырпы, шәм, лампа, ут бысаҡ, беҙ, ҡаҙаҡ, ураҡ, салғы, бәке, мылтыҡ кеүек нәмәләр менән шулай уҡ быяла һәм таш һауыт киҫәктәре менән, туҙан үә тупраҡ һәм балсыҡ менән һис уйнамаҫ, баҡсаларҙа булған ағастарҙы һындырмаҫ үә гөлдәрҙе йолҡмаҫ, сәскәләрҙе өҙөп төшөрмөҫ.
   Тәрбиәле бала иптәштәренең ҡәләмдәрен, китаптарын аҡтармаҫ, йыртмаҫ. Уларҙың нәмәләрен һәм үҙ әйберҙәрен бысратмаҫ, юғалтмаҫ. Бәлки бар нәмәһен пак итеп тәрбиәләп, ҡарап тотор. Бер баланың өҫтөнә кейгән күлдәге ғәҙәттән артыҡ ҡаралған, керләнгән йәки йыртылған, өҙөлгән, үә ҡулдары бысраҡ, аяҡ кейеме тишелгән, уҡый торған китаптарының биттәре ҡаралып бөткән булһа, ул бала шөбһәһеҙ, тәрбиәһеҙҙер.
   Баланың йөмлә хәлдәрен үә эштәрен уҡытыусылар һәр ваҡыт белеп үә күҙәтеп торорҙар. Шуның өсөн тәрбиәле бала үҙенең иптәштәренең ғәйептәрен белһә лә, мөғәлимдәргә әйтмәҫ, бәлки тәрбиәле бала һәр ваҡыт үҙ эше менән генә булыр. Башҡалар эшенә ҡатнашмаҫ.
   Тәрбиәле бала мәктәптән ҡайтҡан-да әҙәп менән генә ҡайтыр. Ҡайтып кергәс тә, ата-әсәһенең үә башҡа ололарҙың ҡулдарын үбеп күрешер, дәрестәрен шатланып тыңлатыр. Ата үә әсәһен рәхәтләндерер үә уларҙан хәйер-доға үә рәхмәт алыр.
   Тәрбиәле баланың китап, үә ҡәләм ҡуя торған урыны билгеле булып, дәрестән ҡайтҡас, шунда ҡуйыр һәм кәрәк булғанда үҙе алыр. Сөнки: ,,Китаптарым ҡайҙа? Ҡағыҙ үә ҡәләмдәрем кемдә?”- тип ҡысҡырып үә эҙләп йөрөмәҫ. Дәрестәрен уҡып белгәндән һуң, балаларҙың буш ваҡыттары ла булыр. Был ваҡытта әгәр ҙә йорт эсендә йомош үә хеҙмәттәре булһа, ҙурҙар ҡушҡан рәүештә эшләр. Әгәр ҙә йомош үә эш булмаһа, баҡса үә ишек алдында рәхәтләнеп йөрөр йәки иптәштәре менән дуҫ булып, күркәм холоҡ менән генә уйнар. Әммә тәрбиәле балалар был ваҡытта урамға сығып, урам балалары менән уйнамаҫтар. Сөнки урам балалары әҙәпһеҙ үә тәртипһеҙ булалар. Уларға эйәргән бала яман һүҙҙәр ишетер(!)
   Тәрбиәле баланың яҡшы һөнәре ҙурҙар үә кескәйҙәр менән тереклек итеүҙәрендә булыр. Мәҫәлән, тәрбиәле бала үҙенән кесерәктәргә бик шәфҡәтле булыр, уларҙы ҡыҙғаныр, һәр ваҡыт ,,туғаным” тип кенә һөйләр, шулай уҡ үҙенән ҙурҙарға, бигерәк тә ата-әсәһенә, мөғәлимдәргә һәр ваҡытта хөрмәт күрһәтер. Уларҙың хәтерҙәрен бик һаҡлар. Уларҙы бик яратыр үә һәр ваҡыт улар теләгәнсә булырға тырышыр.
   Тәрбиәле бала ата үә әсәһенең күңелдәрен ҡалдырырлыҡ нәмәләрҙе һис эшләмәҫ. Ата үә әсәһе: ,,Ул эште мин яратмайым”, — тиһәләр, тәрбиәле бала, ул эште эшләмәк түгел, күңеленә лә килтермәҫ. Йомошо булған саҡта торған еренән ҡысҡырмай, яндарына барып асыҡ итеп әйтер. Уларҙың ҡушҡан йомоштарын күңелләнеп башҡарыр. Әгәр ҙә үҙенән берәй нәмә һораһалар, асыҡ йөҙ менән яуап бирер. Йорт эсендә ҡунаҡ булһа, ата үә әсәләре ҡушыуына күрә, ҡунаҡҡа хеҙмәт үә хөрмәт итергә тырышыр. Йорт эсендә балалары булһа, тәрбиәле бала улар янында булыр. Уларҙың мәктәбен һәм дәрестәрен һорашыр, улар менән шауламай, ҡысҡырышмай, бәлки бер туған кеүек уйнар үә бергә йөрөр. Баланың тәрбиәле булыуы ашарға ултырғанда беленер. Тәрбиәле бала ҙурҙар күрһәткән урынға ғына ултырыр. Терһәктәре менән таянмаҫ, ашарға биреүҙәрен көтөр үә бүлеп бирһәләр, шуны ашар; кәрәк булһа даһи яҡшы ғына итеп һорар, кәрәк булмаһа, ҡомһоҙланып бүлдереп ҡуймаҫ. Аҙ-аҙ ғына ҡабып, яҡшы сәйнәп ашар. Ололарҙың һүҙҙәрен тыңлар, ләкин үҙе һүҙгә ҡатнашмаҫ. Тәрбиәле бала ашағанда һис ашыҡмаҫ, икмәк валсыҡтарын ситкә төшөрмәҫ, ашты ашъяулыҡҡа үә үҙенең кейеменә түкмәҫ. Әгәр ҙә кешеләр менән бер табаҡтан ашарға кәрәк булһа, ул ваҡытта ҡулын үҙ алдына ғына һуҙыр, кеше алдына ебәрмәҫ, аҡрын ғына ашар. Бындай балаларҙы һәр кем яратып үә маҡтап һөйләр.
   Тәрбиәле бала аш янынан торғас, майлы ҡулы менән әйбер тотмаҫ, ҡулын кейемдәренә һөртмәҫ, бәлки яҡшылап һабын менән йыуыр. Ауыҙын сайҡар, ололар бар ваҡытта, улар йыуынып, бушаныуҙарын көтөр, үҙенә нәүбәт еткәс йыуыр.
   Аш ашағас, тәрбиәле бала ҙурҙар янында ултырмаҫ һәм бик тиҙ ҙә йоҡламаҫ, сөнки ашағандан һуң тиҙ йоҡлау файҙалы түгел, бәлки бер аҙ дәрестәрен ҡарар йәки әҙәпле генә уйнар.
   Балаларҙың йоҡолары алданыраҡ килә, шуның өсөн уларға иртәрәк ятырға рөхсәт биреләлер. Ятырға рөхсәт бирелгәс, тәрбиәле бала ололарҙың ҡулдарын үбеп, йоҡоға әҙерләнер. Һәм хәжәтханаға барып килер, көндөҙгө кейемдәрен һалып, барыһын да бик яҡшы итеп төрөр ҙә, билгеле урынға ҡуйыр. Әгәр ҙә кейемдәре араһында еүеш йә бысранғандары булһа, уларҙы башҡа кейемдәр араһына ташламаҫ. Сөнки еүеш үә бысраҡ кейемдәр бергә ҡуйылһа, башҡалары ла ҡәҙерһеҙләнер. Бәлки кибер өсөн еүештәрен аҫып ҡуйыр үә туҙандарын һелкеп алыр. Һуңыраҡ урынына ятыр үә ошо доғаны уҡыр: ,,Йә Рабби, ата үә әсәмдең күңелен хуш ит, мөғәллимдәргә үә беҙҙе тәрбиә итеүсе мосолмандарға сауап бир, минең зиһенемде асыҡ, үә үҙемде сәләмәт ҡыл, үә үҙең риза булырҙай иғтиҡад үә ғәмәлдә мине сабит (ныҡ) ит!”
   Бер баланың ата үә әсәһе фәҡир булмаҡ ғәйеп түгел, был донъяла Аллаһ Тәғәлә ҡайһы кешеләрҙе бай үә ҡайһы кешеләрҙе фәҡир иткән. Һәр кем үҙенең өлөшөн күреп уҙғаралыр.
   Тәрбиәһеҙ баланың ата үә әсәһе ни ҡәҙәр бай йәки мәртәбәле булһалар ҙа, кешеләр ҡаршыһында иғтибары булмаҫ, бәлки бала тәрбиәһеҙ булһа, ата үә әсәнең хөрмәте китеүгә сәбәп булыр. Тәрбиәле баланың атаһы үә әсәһе ни ҡәҙәр фәҡир булһалар ҙа, кеше араһында ҡәҙерле булырҙар. Бәлки бының сәбәбен ата үә әсәләре һәм кеше араһына керерҙәр үә хөрмәтле була башларҙар.
   Тәрбиәле бала яңғылыш тейешһеҙ бер эш ҡылған булһа, уның ярамағанлығын кешеләрҙең күҙ ҡарауынан уҡ белер, аңлар, шул сәғәт оялыр үә ҡыҙарыр; әгәр ҙә берәйһе үҙенә нәсихәт итһә, уға һис ҡаршы әйтмәҫ, бәлки нәсихәт итеүсегә: ,,Был эшем тейешһеҙ икән, үҙем дә белдем, быны икенсе ҡат ҡылмам, әйткәнең өсөн һиңә рәхмәт, һинән Аллаһ Тәғәлә риза булһын!”-тийәр.
   Тәрбиәһеҙ бала хаталарын аңламаҡ түгел, әйткәндә лә белмәҫ, үҙенең кәмселектәрен төҙәтеүҙә булмаҫ, нәсихәт итеүсегә яман һүҙҙәр менән яуап бирер.
   Тәрбиә үә әҙәп хәтлем кешеләрҙе һөйөклө күрһәткән нәмә донъяла юҡтыр, шулай уҡ тәрбиәһеҙлек, әҙәпһеҙлек кеүек дошман күрһәткән нәмә лә юҡтыр. Тәрбиәле бала, ни ҡәҙәр йәмһеҙ булһа ла, тәрбиәһе арҡаһында уны һәр кем яратыр үә иғтибар ҡылыр. Әммә тәрбиәһеҙ бала ни ҡәҙәр матур үә гүзәл булһа ла, уны бер кеше лә яратмаҫ, матурлығы йәки кейеме менән генә иғтибарға керә алмаҫ. Тәрбиәле бала, ни ҡәҙәр ҙур үҫһә, шул ҡәҙәр иғтибары үҫер үә хөрмәте артыр. Донъяла бынан артыҡ бәхет булмаҫ. Тәрбиәһеҙ бала ни ҡәҙәр ҙур үҫһә, шул ҡәҙәр хөрмәте кәмер үә иғтибары юғалыр. Бәхетһеҙлеге көндән-көн артыр.
   Тәрбиә үә әҙәп, ҡыҙ балалар өсөн бигерәк тә тейештер. Шуның өсөн тәрбиәле ҡыҙҙар әҙәпле үә инсафлы булып, оҡшамаған ғәҙәттәрҙән бик һаҡланыр. Бәғзе бер кәмселек ғәҙәттәр ирҙәрҙә булғанда бик ғәйеп күренмәһәләр ҙә, ҡыҙ балаларҙа бик оло ғәйеп һаналыр. Мәҫәлән, кейем-һалым керле үә ҡара һәм йыртыҡ булмаҡ ирҙәр өсөн дә ғәйеп булһа ла, ҡыҙ балалар өсөн бигерәк тә ғәйептер. Сөнки паклыҡ, таҙалыҡ ҡыҙҙар өсөн бик тейеш нәмәлер. Үҙ өҫтәрен яҡшы ҡарамаған ҡыҙҙар һәр кем ҡаршыһында тәрбиәһеҙ хисап ителерҙәр. Уйын уйнамаҡ тураһында ҡыҙ балаларҙың ир балаларҙан айырмалары бар. Мәҫәлән, һикерешеп уйнау ир балалар өсөн яҡшы булһа ла, ҡыҙ балалар өсөн бер ни ҡәҙәр ғәйеп күренәлер.
   Ҡыҙ балаларҙың үҙҙәренә муафиҡ уйындары: ҡурсаҡ, йорт, баҡсалар яһап уйнамаҡ, шулай уҡ аш-һыу әҙерләү кеүек уйындарҙыр. Әсәләр үҙҙәренең ҡыҙҙарына энә, еп һәм ситса киҫәктәре бирерҙәр. Йөрәкле һәм эшсән, тәрбиәле ҡыҙҙар үҙҙәренең ҡурсаҡтарына күлдәктәр тегеп кейҙерерҙәр. Ҡалпаҡтар ҡуйып, шәлдәр менән бөркәндереп, биҙәндерерҙәр.
   Тәрбиәле балалар оятһыҙ, әҙәпһеҙ һүҙҙәрҙе һис тә һөйләмәҫтәр. Әммә ҡыҙ балалар оятһыҙ, әҙәпһеҙ һүҙҙәрҙе үҙҙәре һөйләмәк түгел, хатта тәрбиәһеҙ балаларҙан ишетһәләр, оялырҙар үә ишетмәҫ өсөн ситкә китерҙәр.
   Ҡайһы ваҡытта ҡыҙ балалар үҙҙәренең әсәләренә эйәреп ҡунаҡҡа үә мәжлескә барырҙар, ҡыҙ баланың тәрбиәлеһе үә тәрбиәһеҙе ошонда беленер. Тәрбиәле ҡыҙҙарҙың әсәләре был ваҡытта рәхәтләнеп, шатланып торорҙар, әммә тәрбиәһеҙ ҡыҙҙарҙың әсәләре ҡыҙҙары өсөн оялырҙар.
   Оло кешеләрҙең ҡайһы бер һүҙҙәрен балаларға ишеттермәҫкә кәрәк. Шуның өсөн мәжлестә тәрбиәле ҡыҙҙар һәр ваҡыт әсәләре янында ултырмаҫтар, бәлки әсәләре ишарат иткәнде аңлап, ситкә китеп ултырырҙар, йәки тышҡа сығып уйнарҙар. Әгәр ҙә ҡыҙыҡлы нәмәләрҙе ҡарап, ғибрәт алып йөрөһәләр бигерәк тә күркәм булыр.
   Тәрбиәле ҡыҙҙар мәжлестә әсәләренән күмәс, май, ит, бал, емеш үә башҡа нәмәләрҙе һис тә һорамаҫтар. Сөнки былай һорамаҡ ғәйептер. Әгәр ҙә әсәләре үҙҙәре бирһәләр, ул саҡта рәхмәт әйтеп алырҙар. Майлы нәмәләр булһа, үҙ кейемдәренә һөртмәй, һабын менән йыуырҙар.
   Ир балалар менән уйнамаҡ, һүҙ әйтешмәк, йүгерешеп, ҡыуышып йөрмәк, ҡыҙ балалар өсөн бик ғәйептер. Тәрбиәле ҡыҙҙар был эштән һаҡланырҙар. Тәрбиәле балалар, әҙәп менән тәрбиәне ололарҙың һүҙҙәренән бигерәк уларҙың фиғелдәренән өйрәнерҙәр. Һәр хәлдә, һәр саҡта, әҙәпле үә ҙур кешеләрҙән ғибрәт алып, улар рәүешле булырға тырышырҙар.
   Тәрбиәле балалар яҡшы менән яманды айырыу хаҡында бик иғтибарлы булырҙар. Яҡшы холоҡ үә яҡшы эштәрҙе белеп, уны үҙҙәренә ғәҙәт итерҙәр.
   Яман холоҡ менән яман эште белеп, унан йыраҡ булырҙар. Сөнки бөгөн һигеҙ-ун йәшендә булған бер бала ете-һигеҙ йылдан һуң ҙур кеше булыр. Бала саҡта алған тәрбиә сәс ағарғансы бергә булыр. Бала саҡта алынған тәрбиәне һуңынан бөтә донъя халҡы үҙгәртә алмаҫ.
   Балалар! Был яҙғандарым һеҙгә бер нәсихәттер, һәм минең үҙемдән һөйләнгән нәмә булмай, бәлки бик ғәзиз заттар ауыҙҙарынан алынған ғибрәтле вәғәз үә файҙалы нәсихәттәрҙер. Әгәр ҙә был нәсихәттәрҙе ҡабул итһәгеҙ, файҙаһы үҙегеҙгә, ҡабул итмәһәгеҙ, зарары үҙегеҙгә булыр. Яҡшы нәсихәттәрҙе ҡабул итмәгән балалар, һуңынан үкенерҙәр, ләкин эш үткәс, үкенеүҙән файҙа булмаҫ.
   Балалар! Донъяның иң рәхәт көндәрендә һеҙ быны хәтерләгеҙ. Сабаҡ үә дәрестәрҙә бер аҙ мәшәҡәттәр булһа ла, һис ауырһынмағыҙ, бәлки яҡшы уҡығыҙ үә тәрбиәле булығыҙ. Алдығыҙҙа оло сәғәҙәт менән рәхәт үә бәхет, һеҙҙе ҡаршылап көтәлер. Ғилем үә тәрбиә орлоҡтарын ихлас үә мөхәббәт менән сәсһәгеҙ, киләсәктә файҙаланыу емештәрен дә үҙегеҙ йыйырһығыҙ. ,,Ни сәсһәң, шуны урырһың”, — тип дөрөҫ әйткән бабаларыбыҙ.
                                  Ризаитдин бине Фәхретдин “Дәғүәт нәшриәте”.
                                  Баҫтырыу өсөн яуаплы: Ильшат Хафизи
                  Тәржемәсеһе үә компьютерҙа йыйыусыһы: Раушания Хакими

Сыйныф сәгате

Тема: «Тәрбияле бала- бәхетле бала»

Максат:

— Р. Фәхретдиннең тормыш юлы, хезмәтләре белән танышуны дәвам итү;

— үгет — нәсыйхәтләре аша укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда әхлак, әдәп, шәфкать, изгелек, итәгатьлелек, намус, сафлык, пакълек, гаделлек, яхшылык һәм башка бик күп сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Тактада язу:

«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» Р. Фәхретдин.

Укытучы:

— нинди акыллы сүзләр әйтеп калдырган Ризаэтдин Фәхретдин. Кем соң ул?

1 укучы:

Риза Фәхетдиннең туган җире — Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылы. Ризаэтдин 1859 елның 4 гыйнварында Фәхретдин имам гаиләсендә туа. Риза кече яшьтән үк зиһене, кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. 5 яше тулар — тулмас укырга — язарга өйрәнә. Чистай мәдрәсәсендә белем алгач, укуын Лениногорск районы Чыршылы авылында дәвам итә. Монда ул 20 ел яши. Бу вакытта ул әдәби, тарихи һәм фәнни — педагогик хезмәтләр яза башлый. Шунда укытучы булып эшли. 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә вафат була.

Укытучы:

Риза Фәхретдин тормышы һәм иҗаты белән тулырак танышу өчен хәзер без сүзне китапханә җитәкчесе — безнең яраткан Фаягөл апабызга бирәбез. Ул безне Риза Фәхретдиннең хезмәтләре, аның турында язылган китаплар, газета — журналлардагы мәкальләр белән таныштырыр. (китапханәче чыгышы, күргәзмә өстендә эш)

Укытучы:

Безнең бүгенге сыйныф сәгатенең темасы «Тәрбияле бала — бәхетле бала».

— нинди була соң ул тәрбияле бала?

«Тәрбияле бала — дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратып һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә».

Риза Фәхретдин.

Без сезнең белән берничә нәсыйхәтне өйрәндек инде. Соңгы нәсыйхәт — «Мәктәп әдәпләре» иде. Ягез, шуларны искә төшереп үтик әле. (чылбыр тәртибендә балалар укыйлар)

  1. Иртәнге аштан соң пөхтә тиеп киенеп мәктәпкә барыгыз.

  2. Мәктәп юлында уйнамагыз, тәрбиясез балалар белән сөйләшмәгез.

  3. Мәктәпкә кергәч, өс киемнәрегезне тәртип белән элеп куегыз, укытучы һәм иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез.

  4. Дәрес башланыр вакыт җитсә, әдәп белән генә урыныгызга барып утырыгыз.

  5. Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз.

  6. Укытучы сүз биргәч, аяк өсте басып җавап бирегез, иптәшләрегезнең сүзен бүлмәгез.

  7. Укытучы укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яхшы итеп үтәгез.

Физминутка

Ялдан соң кечкенә генә сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелә:

Ишекне бик каты шакып бер бала килеп керә. Керә — керешкә үк «О-о-о! Нинди тәмле исләр чыккан! Нишләп шулай иртә килеп утырдыгыз? Мина урын да калмаган!» дип йөгерә — йөгерә, этә — төртә буш урынга килеп утыра. Өс һәм баш киемнәрен урындыгына салып шулар өстенә аягын бөкләп менеп утыра, кычкырып сөйли. Сумкасын өстәл уртасына ата. Исенә төшеп кулындагы бүләген илтеп бирә.

Шул урында укытучы әлеге укучыны туктата:

— Тукта әле, Риналь, без карап — карап торабыз да, аптырап куябыз. Кунак әдәпләрен бер дә белмисең ахрысы син. Ягез, балалар, Ринальга ярдәм итик әле. Кунак үзен ничек тотарга тиеш?

Укучыларның җаваплары (көтелгән җаваплар):

— килеп кергәч, тыныч тавыш белән исәнләшергә кирәк;

— йорт хуҗасының хәлен, сәламәтлеген сорарга кирәк;

— өс киемнәрен элеп куярга;

— кулларны юып, әдәпле генә итеп курсәтелгән урынга барып утырырга;

— килгән кунаклар белән тыныч кына әңгәмә корырга;

— бүләк алып килгән булса, матур гына итеп бүләкне тапшырырга.

Укытучы:

— дөрес, бик яхшы фикерләр әйттегез. Ә Риза Фәхретдин үзенең «Кунак әдәбе»ндә менә нәрсәләр дигән:

1. Баланың тәрбияле икәне кунакка килгәч бик беленер. Тәрбияле бала барчасына сәлам биреп, зурлар күрсәткән урында туры гына утырыр.

2. Торган җиреннән кычкырмыйча, әйтәсе сүзен яннарына барып әйтер, берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер.

3. Үзен бик итәгатьле тотар, чакырылган җиргә соңга калып бармас, соңга калган очракта гафу үтенер.

4. Йорт эчендә кунак балалары булса, тәрбияле бала алар белән бергә булыр. Аларның мәктәпләрен һәм дәресләрен сорашыр, алар белән шауламый, кычкырышмыйча, бәлки бертуган шикелле уйнар.

5. Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыгына яки үзенең киемнәренә түкмәс.

6. Тәрбияле бала аш яныннан торгач, майлы кулы белән бернәрсә дә тотмас, кулны киемнәренә сөртмәс, бәлки яхшылап, сабын белән юар.

7. Тәрбияле балалар кунакта аналарыннан өстәл өстеннән ризык алып бирергә сорамаслар. Әгәр дә аналары үзләре алып бирсәләр, ул чагында рәхмәт әйтеп алырлар.

Укытучы:

— бу кагыйдәләрнең күбесен сез үзегез дә белә идегез. Ә хәзер, әйдәгез уйнап алыйк.

ФИНК — РАЙТ — РАУНД РОБИН

(Think — Write — Round Robin)

Сорау:

Сез кунак әдәпләреннән кайсы кагыйдәләрне истә калдырдыгыз?

  1. ФИНК (уйлагыз — подумайте)

  2. РАЙТ (язып куегыз — запишите)

  3. РАУНД РОБИН (фикер алышу — обсуждение)

Фикер алышудан соң берәр өстәл артында утыручылар җавапларын кычкырып әйтәләр, калганнары тыңлый.

Укытучы:

— бик яхшы. Ә хәзер Риза Фәхретдин нәсыйхәтләренең берсе — кунак әдәпләрен мин сезгә таратам, сез конвертларыгызга салып куегыз. Өйгә кайткач тагын бер кат кабатлагыз, әти — әниләрегезгә сөйләп күрсәтегез.

Укытучы:

— «Тәрбияле дә, белемле дә, кешелекле дә булсын ул» дигән Риза Фәхретдин бала турында. Дәресебезне йомгаклап без сезгә бик матур шигырь укып китәрбез. (5 укучы шигырьне яттан сөйлиләр).

Кеше булыйм дисәң.

Нинди мирас кала бездән

Дәвам итсен өчен,

Килер буын без башлаган

Юлдан китсен өчен.

Кыл яхшылык кешеләргә —

Кеше булыйм, дисәң,

Авыр булыр, өсләренә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак — караны

Начар юлда йөрмә,

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый курмә.

Шатландыр син ярдәм кылып

Ялгыз бер әбине

Үскәнем дип, син матур дип

Юат бер нәнине.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле,

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Укытучының йомгаклау сүзләре:

— Укучылар, «Игелек орлыклары чәчегез,

Бәхет игеннәре игәрсез»,- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Ягъни «Ни чәчсәң, шуны урырсың»,- дигәннәр бабаларыбыз. Сезнең һәрбер эшләгән эшегезгә, үз — үзегезне тотышыгызга карап «Бу бала бик әдәпле икән»,- диярлек булсын.

Ә хәзер минем кулымдагы конвертка карагыз әле. Беләсегез киләме анда нәрсә яшерелгән? Әлбәттә килә. Ләкин без аны киләсе сыйныф сәгатендә генә ача алабыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Р.Ш. Шаһиев «Ризаэдддин Фәхреддин тормыш юлы иҗади мирасы.» Казан, 2005

  2. Мәшһүр мәгърифәтче — галим, педагог Ризаэддин мирасын укыту — тәрбия процессында файдалану. Казан, 2007

  3. Р.Ш. Шаһиев «Ризаэддинең иҗади мирасы». Казан, 2007

  4. Р.К. Галләмова «Башлангыч сыйныфлар өчен классташ тыш уку программасы һәм дәрес әшкәртмәләре» Казан, 2008

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Тьютор егэ математика
  • Тьютор егэ биология
  • Ть это окончание или суффикс в егэ
  • Тыщпищук сдает экзамен
  • Тысячи различных цветов наполняли воздух оранжереи своими ароматами егэ вариант ответы

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии