Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.
Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә: «Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек. Бу фәкать кәферләрнең уйдырмалары гына..» («Сад»: 27). Мәсәлән, черкиләрнең юкка чыгулары белән генә дә кайбер кошларның, күлдәге бакаларның юкка чыгуларына сәбәп булачак.
Ләкин бер бик мөһим нәрсә хакында кеше гафләттә, ваемсызлыкта кала — ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм — бу сораулар белән башын катырасы килми. Тормыш хайваннарныкы кебек, тамак тук, өс бөтен, тагы нәрсә кирәк. Фикерләү кирәк, кеше фикерләве белән хайваннардан өстен булып тора да инде. Әйе, кайберәүләр фикерли, томышның максатын эзли һәм нәтиҗәдә һәр берсе үзенчә җавап бирә.
Якыннарым, балаларым өчен яшим, мәхәббәт, бәхетле булу өчен, үз-үземне үстерү, уңышка ирешу (самореализация) өчен, кешеләрнең исендә калу өчен, хакимияткә ирешү, күбрәк байлык туплар өчен, гадел җәмгыять төзү өчен яшим. Яшәү мәгънәсе тәннең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауда, ди, кайберәүләр. Ә күпчелек кешеләр тормышның мәгънәсе хакында баш катырмыйлар. Алар өчен тормыш ашау-эчү, күңел ачу, ләззәтләнүдән гыйбарәт. Мондый очракта кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла соң? Аллаһ әйтә: «…алар ләззәтләнәләр һәм ашыйлар, хайваннар ашаган кебек…» («Мөхәммәт»: 12).
Алда әйтелгәнчә, кеше үз максатына: байлыкка, хакимияткә, бәхеткә, мәхәббәткә ирешсә дә, үлем белән бөтен ирешкәне юкка чыгачак. Әгәр дә кешенең бөтен ирешкәннәре, байлыгы, дәрәҗәсе үлем белән юкка чыга икән, болар берсе дә тормышның мәгънәләре була алмыйлар, болар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Алда әйтелгәннәр алар тормыш максаты түгел, ә безнең күңелләребезне шушы дөньяга нык итеп бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.
Бу тормыш шуннан гыйбарәт: эшләдең, шуңа нәрсәдер сатып алдың, кулланып карадың, ләззәт алдың. Яки эшләдең, акча алдың, ай буе шул акчаны ашау-эчүгә, киемгә һәм башка нәрсәләргә тотып бетерәсең, тагы эшкә барасың. Менә бу тормыш кеше үлгәнче кабатланачак. Яки мәктәпне тәмамлагач кеше берәр уку йортына керә; максат — профессия алып яхшы, акчалы эшкә урнашу. Ничек кенә карасаң да, мондый тормыш ашар өчен яшәүгә әйләнеп кала.
Уйлап карыйк, әгәр дә без эшләгән өчен хезмәт хакы алгач, бу акча белән шатланганнан соң аны кире тартып алалар икән, эшләүдән мәгънә бармы? Бервакыт 22 яшьлек американ егете Виктор Франкл исемле психологка шундый хат яза: «Минем гыйльми дәрәҗәм бар, яхшы машинам бар, матди яктан беркемгә дә бәйле түгел, үземнең хыялларымны чынга ашырырга бөтен мөмкинлекләрем бар. Ләкин бер сорау гына мине борчый — боларда нинди мәгънә бар соң?»
Экзистенциализм
Экзистенциализм — философиядәге бер юнәлеш. Ул кешенең асылын һәм аның яшәвенең мәгънәсен тикшерә. Күпчелек атеистик фикердә торучы экзистенциалистларның фикеренчә, кешенең тормышы күңелсез нәтиҗәгә ия. Кеше авырлык белән туа, күз яшьләре белән үсә, үзенең көннәрен куркуда үткәрә, тиргә батып эшли, күптөрле кайгылар, борчулар кичерә, ахырдан үлем белән очраша, кайсысына ул иң баштан ук дучар ителгән иде инде.
— Мәсәлән, франция фәлсәфәсече Жан-Поль Сартр (1905-1580) әйткән: «Әгәр дә без үләргә тиеш икән, безнең тормышыбызның бер мәгънәсе дә булмаячак, һәрбер нәрсә сәбәпсез бар булган, көчсезлектә дәвам итә һәм очраклы рәвештә үлеп китә… Безнең монда тууыбыз абсурд һәм үлемебез дә абсурд.»
— 19 гасырның немец философы Артур Шопенгауэр фикеренчә, кешенең тормышы даими рәвештә үлем һәм авырлыклар белән көрәшүдер. Бер авырлыктан котылганнан соң, икенчеләре килә, ә инде тормыш хаҗәтләрен кайгырту аны туйдыра башлый. Кеше бу мәгънәсезлектән фәкать иллюзияләр һәм үзенә бер шөгыль уйлап чыгару белән генә котыла.
— Ф. Ницше әйтүенчә, кеше юклыктан килде һәм үзенең цивилизациясе һәм планетасы белән юклыкка китәчәк.
— Алберт Камю (1913-1960) әйтүенчә, күп кешеләр үзләренең вак хәсрәтләре һәм шатлыклары белән тормышка бер мәгънә дә бирмичә яши бирәләр. Ә инде тормышка ниндидер мәгънә бирергә тырышучылар көч түгәләр, тырышалар, алга чабалар. Ләкин ахыр чиктә иртәме, соңмы аларны үлем көтә. Мәгънәсез яшәүчеләр дә, тормышка мәгънә бирергә тырышучылар да үләчәкләр. Шуңа кеше тормышы — абсурд.
— Рус философы С.Л. Франк фикеренчә, тормышның бер максаты да юктыр, шуңа күрә тормышның максаты хакында сорауны кую дөрес түгел. Без яшәр өчен эшлибез,ә яшибез эшләр өчен. Менә шушы тәгәрмәч эчендә кеше тиен кебек әйләнә.
— Мәскәүдә, революция чорларында,- дип яза Марциновский, — мин революционерлардан сорадым: «Кеше ни өчен яши?» — дип. Алар миңа: «Көрәшү өчен»,-дип җавап бирделәр. Мин: «Ә ни өчен көрәшергә?» Алар: «Яшәр өчен».
— Рус язучысы А.П.Чехов әйтүенчә, кеше үзенең тормышын төрле көндәлек вак мәшәкатьләр белән, төрле эшләр белән мәшгуль булып, җәмгыятьтә ниндидер урын тотам дип яшәгән була. Һәм бервакыт ул салкын тиргә батып төнлә белән уянып китә. Ни булды? Зур хәсрәт булды — тормыш узып китте. Бу тормыш булмады да, чөнки аның мәгънәсе юк иде.
Хәзерге вакытта психологлар кешеләрдә төрле психик чирләрнең таралуына игътибар иттеләр. Алар барысы да кешеләрнең яшәү мәгънәсен югалтудан килеп чыга, диләр. Нәтиҗәдә депрессия, невроз,кеше эчкечелеккә сабыша, наркотиклар кадый башлый. Һәм ни кызганыч бу чирләр еш кына карьерада һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән һәм бай кешеләрне дә чирләтә. Шуңа күрә карьерада зур уңышларга ирешү һәм байлык кешегә күңел тынычлыгын бирә алмый, диләр психологлар.
Бу дөнья уен гына
Аллаһ әйтә: «Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына…» («әл-Әнгам»:32)
Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Нинди генә уен булмасын, шахмат, теннис, футбол, компьютер уеннары, шуларны уйнаганда ул бөтен дөньясын оныта, эшен, гаиләсен, бурычларын, ягъни азартка керә. Җиңсә — шатлана, куана, җиңелсә — борчыла, кайгыра.
Кайбер кешеләр компьютер уеннарын шул кадәр онытылып уйныйлар, хәтта аңын югалткач, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән очракларны да ишетеп беләбез. Ерак китәсе дә юк, безнең районда бер футбол фанаты Россия командасы җиңелгәч, хәле авыраеп шифаханәгә алып киткән очрак та булды. Дөнья да шул ук нәрсә.
«Байлык һәм балаларыгызны арттырышуыгыз сезне алдады, хактан ерагайтты. Хәтта сез үлеп каберләргә кергәнче» («әт-Тәкәсүр»: 1-2). Шушымы инде тормыш мәгънәсе? Бөтен нәрсә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: «Син аларга дөнья томышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер — берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр…» («әл-Кәһф»:45)
Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш булыр дип шатланалар, ләкин корылык башланып, бөтен үскәннәр кибеп саламга әйләнә. Кеше дә ирешкән уңышларын үлүе белән югалта.
Дөнья томышына тагы бер яхшы мисал китерергә була. Бу дөнья төш кебек. Без төшне чынбарлык итеп күрәбез. Без анда шатланабыз, куркабыз, борчылабыз, нәрсәгәдер ирешәбез, хыяллар чынга аша, яраткан кеше белән очрашабыз, нәрсәдер табабыз һәм башкалар. Ә инде уянып китсәк боларның барысы да юкка чыга. Мәсәлән, мин үзем дә бервакыт төшемдә акчалар тапканымны күрдем, шатлана-шатлана бөтен кесәләремә тутырдым. Ә инде уянып китсәм, бөтен тапкан акчаларым, шатлыгым юкка чыккан, кайда акчаларым, кая киткән алар? Бу дөнья тормышы да шул ук төш инде.
Психоанализга нигез салучы З. Фрейд әйтүенчә, әгәр дә кеше тормышның мәгънәсе белән кызыксына башлый икән, димәк, ул авыру кеше. Юк, бу сорауны авыру кеше түгел, ә фикерләүче, аңлы кеше бирә.
Безнең табигатьтә булган һәрнәрсә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, кояш яктырта, аның җылысы һәм яктысы белән үсемлекләр үсә, тереклек яши. Шушы кояш эссесе белән җирдән парлар күтәрелә, җил ул болытларны куа, һәм барлык тереклеккә кирәк булган яңгыр ява. Үлән үсә, аны куян ашый, куянны бүре ашый. Куяннар саны кимесә, бүреләр дә кими. Агач үсә, аңа кортлар ияләшә, ул кортларны кошлар ашый. Әгәр дә черкиләр генә юкка чыксалар да, бик күп кошлар, бакалар, күлләрдәге балыклар да юкка чыгачак. Ягъни табигатьтән нинди генә үсемлек, бөҗәк, хайван юкка чыкса да, бу табигатькә зыянга гына булачак. Ләкин кеше дигән зат кына тулысы белән җирдән юкка чыкса, табигатькә бер зыян да булмаячак, киресенчә, табигатькә бу файдага гына булачак. Димәк, кеше бу табигать белән бәйле түгел, ул табигатьне үз файдасына куллана гына, аны пычрата, бозыклык тарата. Кеше бу җир өстендә табигатьне үз файдасына сыгу өчен генә яшимени?
Тормышның мәгънәсе бар
Аллаһ әйтә: «Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз» («Мөлек»: 15). Менә шушы аять белән сорауга җавап әкренләп ачыклана башлады.
Максат Аллаһ каршына кайту, ә җирдә булган нигъмәтләр шушы максатка баручы кешегә хезмәт итә. Шушыңа да бер мисал китерергә була.
Мәсәлән, бер оешманың директоры үзенең бер вәкилен икенче шәһәргә бер эш белән командировкага җибәрә. Бу кешегә кунакхурын алынган, ашау бушка һәм тагы кесә чыгымнары өчен акча да бирелә. Бу хезмәткәр шушы шәһәргә килү белән үзенә йөкләнгән вазыйфаны оныта, рәхәтләнеп кунакханәдә яанәдә ши, бушка ашый, кесә акчаларын да күңел ачуларга тотып бетерә. Кайткач, директор аның эше хакында сорагач, ул кунакханә уңайлы икән, тәмле ашатулар, шәһәрнең матурлыгы, күңел ачулары хакында сөйли башлый. Директор аның бу хатирәләреннән риза булырмы? Бу вәкил үзенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәргә тиеш иде, ә аңа бирелгән кунакханә һәм кесә чыгымнары өчен акча,- болар барысы да вәкилнең томышын уңайлы булсын өчен эшләнелгән иде. Дөнья тормышы да Аллаһка кайтырга әзерләнү өчен, дөнья матурлыгы да кешегә бу вазыйфаны үтәгәндә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен бирелгән.
Аллаһ әйтә: «Сез уйлыйсызмы, Без сезне бушка, уйнап кына бар иттек тә, һәм соңыннан сез Безнең яныбызга әйләнеп кайтмассыз?»-дип («әл-Муъминун»: 115). Аллаһ уйнап бар итми шул, ул безгә хас булган кимчелекләрдән ерактыр. Шулай ук: «Кеше үзен игътибарсыз калдырылыр дип уйлыймы?». Безнең максат, яшәүнең мәгънәсе — Аллаһка кайтырга әзерләнү. Ә аның өчен без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Аллаһ Коръәндә җәннәттә булган нигъмәтләрне сыйфатлаганнан соң әйтте: «…ләкин Аллаһның ризалыгына ирешү монан да зуррактыр. Менә будыр бөек уңышка ирешү» (әт-Тәүбә: 72). Менә шушы уңышка, ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде һәм анда әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият»: 56).
Менә шушыдыр томышыбызның мәгънәсе, менә шушы уңышка ирешү өчен без яшибез. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче — мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле.
Әлхәмду Лилләһ, Аллаһ безне ислам диненә китереп, иманлы итеп тормыш мәгънәсен бирде. Безнең тормыш ашау-эчүгә, күңел ачуга гына кайтып калмый. Безнең бөек максатыбыз бар — ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, бу җирдә Аның урынбасарлары булып яшәү.
Кеше бу дөньяда алда әйтелгән максатларга ирешергә омтыла, ләкин исламда алар барысы да бар. Без үзебезнең якыннарыбызның хакларын үтәргә, аларга ярдәм итеп яшәргә бурычлыбыз. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә да каршы килми. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакълеккә, сәламәт тормышка чакыра. Ислам эчендә кеше бөтен хыял-теләкләренә дә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен — Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.
Фото: http://www.islamdag.ru/news/8228
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Икмәк – тормыш нигезе
Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.
Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?
Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары…
Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.
Икмәк нәрсә?
Язын – тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, чиксез шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
Н.Дәүли
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.
Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:
— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.
Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.
Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.
Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.
http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html
фото http://playcast.ru
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Татарча сочинение “Белем − якты нур”
Сочинение на татарском языке на тему “Белем − якты нур”Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. “Белемсез − берне, белемле меңне егар”, “Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, “Белемнән зур хәзинә юк” ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Белем − якты нур” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…
Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.
Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә
җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел ул гаилә. Яхшы гаилә
– саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм
әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаиләкеше
өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаиләаерым кешенең эше генә түгел, ул
дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә
турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар
учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау
сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле
гаилә кору өчен әтиәнинең барыннан да элек берберсенә булган
мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, берберсен аңлаулары, әдәпле
булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.
Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк
булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык
мәсьәләләрне хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә
ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием
мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы?
Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да,
хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да …
Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу.
Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып,
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.
… Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм
итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык
җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем әнием иң матуры, иң яхшысы”.
Шулай кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң
матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.
Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын
түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел,
чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген,
әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын
күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис
тойгыларымны, уйхәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт
мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем,
укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным
фәрманым белән ышанган идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар,
чөнки мин гадәти тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны
биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, диде. Мин бит әниемә: “Мин дүртлегә
тырышып укырмын”, дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә
кайтасы да килмәде. Әнием мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И
балам мин сине көтәкөтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да
яратам”, диде. “Намус белән генә тырыш”, дип өстәде. “Өчлегә дә бит
тырышырга кирәк, өчле дә бит билге…”
Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең
кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып
тоелды.
Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә
гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы белән бәйле.
Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда:
“Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”
Аналарның күз яшьләре түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен
дөньяда тынычлык кирәк.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында
Яшьле күзләр карашында катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
27.01.2010 Җәмгыять
ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ НИДӘ?
Күбебез яшәү мәгънәсе турында уйланмый калмагандыр. Әмма берәүнең дә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алганы юк. Чыннан да, нигә без монда, бу ыгы-зыгы, кичерешләр, газаплар, шатлык һәм кайгылар – алҗытып-ялыктырып бетерүче хисләр нәрсәгә?
Кеше, әлеге мәңгелек сорауга җавап эзләп, кайвакытта, Гомәр Хәйям шикелле, төшенкелек халәтенә дә килә:
Галәм өчен, әйтче, адәм,
син кем генә?
Синең яшәү барлы-юклы
төтен генә.
Нигә килдем?
Нигә китәм?
Максат нидә?
Юк, җавап юк бу
сорауга һичбер кайда…
Биредә мин Америка ачарга җыенмыйм, бары тик уй-фикерләремне генә уртаклашырга телим. Шунысын да искәртү урынлы булыр – һәркемгә яшәү мәгънәсен үзенә билгеләргә туры килә. Максатларны түгел, нәкъ менә мәгънәсен ачыкларга. Ә максатлар үзгәреп тора. Аларның кайсына ирешергә дә мөмкин, әмма яшәү мәгънәсе бөтен гомер аша уза һәм тормыш агышындагы максатлар да аңа буйсынырга тиеш.
Һәркемнең – үзенеке
Башта яшәү мәгънәсе турындагы иң киң таралган фикерләрне карап үтик.
Балаларда. Аларны еш кына тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Менә кемнәр хакына яшәргә була. Алар нәселне дәвам итә, тормыш тәҗрибәбезне саклый, әти-әнисенә чиксез шатлык китерә һәм, ниһаять, кайгыртулары белән гомеребезнең соңгы көннәрен бизи. Үзең тугансың икән, башкаларга да туарга булыш. Тереклекне саклап калуның төп принцибы шул. Ул кешеләрдән башка барлык тереклек ияләренә дә карый. Ә кеше бер-берсен юк итүнең яңадан-яңа юлларын эзли, алдагы буыннардан яхшырак булу, башкаларга бары тик игелек кенә кылып, камилләшү турында уйламый. Нигезе – нәфес һәм көнчелек. Шулай булгач, балалар яшәү мәгънәсенең асылы түгел булып чыгамы?
Бәлки акча яки хакимияттер? Югыйсә алар гына кешене ирекле итә, акча безнең чиксез хаҗәтләребезне үти, ә хакимият беркайчан да «өскә» карамаска мөмкинлек бирә. Тик хакимият гаять зур җаваплылык та йөкли һәм «урын»ны саклап калу өчен күп көч куярга туры килә. Өстәвенә зур акчаларга, хакимияткә ия булучылар икейөзлелек, көнчелек, ялагайлануга корылган ялган ихтирам белән уратып алынган. Әйләнә-тирәдәгеләрнең күбесе сине ихластан яратучылар түгел, ә синнән куркучылар һәм күңелләреннән сине күралмаучылар.
Алайса, мәхәббәттер. Ул кеше сәләтле булган иң якты һәм саф хис, барлык шагыйрьләр мәдхия укыган даими һәм сәбәпсез шатлык чыганагы. Чыннан да, гомер буе сөеп һәм сөелеп, барлык шатлык һәм кайгыларны уртаклашып яшәүдән, кешенең бөтен кимчелекләрен белә торып, аны кичерү һәм бернигә карамый яратудан, әлеге хиснең ныгый баруыннан һәм тирән картлыкка ирешеп, ахыр чиктә бер көнне үлүдән дә яхшырак нәрсә була аламы икән?! Әмма бер көнне, өстәвенә, ярату да ике яклы булмаса? Мәхәббәт газапларны шатлыкка караганда күбрәк тә китерә бит. Шулай булгач, бу хисне яшәү мәгънәсе итеп буламы?
Тагын альтруистлык кала. Саф күңелле, кылган яхшылыгына нәрсәдер өмет итмәүче, тормышның максатын башкалар хакына яшәүдә күргән игелек иясе. Ул – кешелекнең идеалыдыр, мөгаен. Тик уйлап карагыз әле, сезнең тормышыгыз нәрсәгә әйләнәчәк, нинди мәхрүмлекләр күрергә, игелекле гамәлләрегез өчен нәрсәләргә түзәргә туры киләчәк! Кешеләр яхшыга тиз ияләшәләр дип дөрес әйтмиләр, алар аңа мизгел эчендә күнегәләр һәм сезне җүләргә яки беркатлыга санап, муеныгызга атланачаклар. Дөрес, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүчеләр дә бар анысы, тик алар бик сирәк. Гадәттә, игелек бик тиз онытыла, начарлыкны гына гомер буе хәтерлиләр. Шунысы да бар: күп очракта безгә начарлыкны кайчандыр үзебез игелек кылган кешеләр эшлиләр.
Мәгънәсез тормыш
Әгәр кешенең кыланышларында һәм эш-гамәлләрендә мәгънә булмаса, бу үзеннән-үзе аның тормыш сыйфатында чагылыш таба. Мәгънәсез яшәү – кеше язмышын үз кулына алырга мөмкинлек бирүче эчке этәргечтән башка гомер итә дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул көчсезгә әйләнә, таяныр нигезне югалта һәм теләсә нинди тормыш ситуациясе, теләсә кайсы проблема аны тигезлектән (чыгырдан) чыгара. Мондый кеше белән җиңел идарә итеп була һәм ул шәхес булудан туктый, аның үзенчәлеге, сәләте, таланты һәм мөмкинлекләре зыян күрә. Ул йомшак характерлыларны эчкерле максатларында һәм мәнфәгатьләрендә файдаланучыларның җиңел табышына, корбанына әйләнә.
Сораулар җаваплардан күбрәк…
Нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга тиеш. Әмма бу нигезләмә артында бертөрле җавап алынмаган күп сораулар тора. Кеше тормышына аерым мәгънә салырга, билгеле бер максатлар куярга, аларга ирешүгә омтылырга тиеш. Әмма ул теләсә нинди максат яки омтылыш була аламы соң? Алга куелган теләсә кайсы бурычны «яшәү мәгънәсе» дип атарга мөмкинме? Яшәү мәгънәсе «яхшы» яки «начар» була аламы? Ул тормыш тәҗрибәсе белән киләме, әллә «читтән» бирелә торган нәрсәме? Яшәү мәгънәсен формалаштыруга чор, дөньяны танып белү һәм кеше инанган дин нинди йогынты ясый? Монда аның белеме, таланты һәм сәләте нинди роль уйный?
Сораулар мөмкин булган җаваплардан күбрәк. Яшәү мәгънәсенә ирешү өчен кешенең башкарган эш-гамәлләре аның өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәсәлән, берәү бакчасында кое казыды һәм аның файдасын үзе генә күрә башлады ди. Аның бу гамәле мәгънәгә ия булырмы соң? Юк, әлбәттә. Ә менә коены капка төбендә казыса, андагы суны күршеләре дә файдалана алыр иде. Беренче очракта ул шәхси файда алуга кайтып калса, икенчесендә йөрәк кушуы буенча – игелек кылу максатында эшләнде. Шулай итеп бер үк гамәл, нинди максат куюга карап, ике төрле яңгыраш ала икән. Беренчесендә, теге карун һаман үзен генә кайгырта, дип сүксәләр, икенчесендә рәхмәт укыйлар. Ә файданы гамәл кылучы да, башкалар да күрә. Димәк, яшәү мәгънәсе игелек кылуда, һәр кылган эш-гамәлеңә нинди мәгънә салуда икән. Мондый эш-гамәлләр күбрәк кылынган саен, яшәү дә мәгънәлерәк була бара. «Яшәү мәгънәсе нидә? Башкаларга хезмәт итүдә һәм яхшылык эшләүдә», – ди Аристотель.
Ислам дине тәгълиматы да кешеләргә игелек кылу аша рухи камилләшүгә өнди. Бары тик шулай гына Аллаһыга якынаеп була. Тик динне кәсепкә, ә дин әһелләрен кәсепчегә әйләндергән җәмгыятьтә яшәү мәгънәсе акча табуга, шәхси җитешлеккә, байлыкка омтылуга кайтып кала шул. Икейөзле җәмгыять, икейөзле сәясәт, икейөзле тормыш… Тарих сәхнәсендә трагифарс уйнала.