Беренче адымнар…
— Айназ, спорт белән шөгыльләнеп китү тарихың белән таныштырсаң иде?
— Дөресен генә әйткәндә, спортны кечкенәдән яратмадым. Физкультура дәресләре минем өчен бер зур сынау иде. Нигәдер күңелем тартмады аңа. Өченче сыйныфта миңа икенче мәктәпкә күчәргә туры килде. Менә шунда үзгәрде дә инде спортка карашым. Монда укыту системасы да башка, укытучы да күпкә катырак, таләпчәнрәк иде. Әле дә бер нормативны бирер өчен ничек азапланганымны хәтерлим. Үземнең башкалардан шактый калышканымны күрепме, 7-8 нче сыйныфларда дәресләрдән соң мәктәп тренажерына йөри башладым.
— Ә көрәшкә мәхәббәт чын-чынлап кайчан кабынды соң?
— Элек Сабан туйларында данлыклы көрәш батырларына карап соклана идем. Аларны бөтенесе белә, хөрмәт итә, ярата. Минем дә алар урынында буласым килде. Көрәш белән шөгыльләнеп китүемнең тагын бер сәбәбе — 2008 елда Пекинда үткәрелгән Олимпия уеннары. Уеннарны телевизордан күзәткәндә беренче тапкыр ирекле көрәшнең нәрсә икәнен күрдем. Аларның хәрәкәтләренә, үз-үзләрен тотышына таң калдым. Менә шунда гашыйк булдым да инде көрәшкә. Мәктәптә ирекле көрәшне өйрәнергә теләүчеләрне җыябыз дигән игълан ишеткәч тә туп-туры шул секциягә язылырга чаптым.
Спорт тормышы шактый катлаулы икәненә шунда гына төшенә Айназ. Көнне төнгә ялгап тренировкалар үткәрү, нормативлар бирү… Спортзал һавасын сулап шулай берничә ел үтә дә китә. Баштарак көрәш серләре авыр бирелә. Ләкин табигате белән үзсүзле егетнең тиз генә бирешәсе килми. Абыйсына ияреп, инде көрәшче буларак шактый җитлеккән, тәҗрибә җыйган көрәшчеләр белән бергә шөгыльләнә башлый. Тора-бара Сабан туйларында, төрле ярышларда катнашып, лаеклы урыннарга ирешә ул.
Уеннан башланган тормыш
— Айназ, иң беренче көрәшеңне хәтерлисеңме?
— Дөресен генә әйткәндә, беренче көрәштә катнашуым дәрескә бармас өчен генә килеп чыкты. (Көлә.) Әле көрәшнең нәрсә икәнен дә аңламый идем. Мәйданга чыгар алдыннан буыннарны да җылытмадым. Җиңелдем инде, әлбәттә. Минем өчен иң оят булган чакларның берсе ул. Мин тумышым белән кире кеше. Шул вакытта үз-үземә шушы турнирны җиңәргә дигән сүз бирдем. Һәм җиңдем дә.
— Син җиңелә беләсеңме?
— Көрәштә җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Җиңелсәм дә, матур җиңелергә тырышам. Гадел көрәш белән.
— Көрәш буенча алган белемнәреңне тормышта кулланырга туры килгән очраклар бармы?
— Көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле урамда азрак сугыша башладым. Барлык энергия, канны кыздыручы адреналин спорт залында кала. Көрәш хисләрне контрольдә тотарга өйрәтә. Үз-үзеңне тыя башлыйсың.
— Сабан туйларында катнашуга ничек карыйсың?
— Барлык көрәшчеләр дә, башка төрле ярышларга караганда, Сабан туе ярышларын өстенрәк куя, минемчә. Анда синең бөтен туганнарың, әти-әниләрең, дусларың, алар алдында оятка каласы, җиңеләсе килми бит.
— Җәрәхәтләр алу очраклары булгаладымы?
— Ансыз булмый инде. Менә хәзер дә сул аягымның буыннары тартылган. Ләкин, җәрәхәт алам, дип, спорттан куркырга кирәкми. Һәрбер чыккан кул һәм аяк, кара янган, шешкән урыннар холкыңны гына ныгыта. Мәйданда авырлыкларга түзәргә өйрәнсәң, тормышта да түзәсең инде.
— Синең өчен көрәш нәрсә ул?
— Хәзерге вакытта ул минем бөтен тормышым. Спортка күбрәк вакыт сарыф итәсем килә. Буш вакытымда йөгерәм. Берничә тренажеркага йөрим.
— Спорт — тормышым, дисең, ә иң якын дустың белән бер мәйданга чыксаң, нишләр идең?
— Беләсеңме, көрәшчеләр арасында шундый сүз бар: «Мәйданда — көндәш, мәйдан артында — дус!» Бу — безнең төп кагыйдәбез. Тормышта нинди генә дуслар булсак та, без — көрәшчеләр. Көрәш мәйданында булган шунда кала. Ярышлардан соң син мине алып салдың, дип үпкә белдереп йөрмибез.
— Ирекле көрәш татар-башкорт көрәшеннән нәрсә белән аерыла?
— Ирекле көрәш татар-башкорт көрәшеннән матуррак, кызыклырак. Тикмәгә генә ул ирекле дип аталмаган инде. Монда татар-башкорт көрәшендә булмаган кагыйдәләр, алымнар бар. Форма бүтән, кулда сөлге юк, аякларны да кулланырга ярый.
— Көрәштә кумирларың бармы?
— Алай бирелеп бер кешене дә кумир итеп куймыйм. Ләкин кайбер көрәшчеләрнең техникалары, көрәш вакытында үз-үзләрен тотышлары белән кызыксынам.
— Киләчәккә планнар нинди?
— Көрәш белән шөгыльләнүемне дәвам итәсем килә. Туып үскән төбәгемә кайтып, анда ирекле көрәш секциясен ачу теләге дә бар.
Кыскача белешмә:
Тулы исеме — Айназ Алмаз улы Якупов
Туган елы — 22 март, 1994
Белеме — КФУ, тарих бүлеге
Тормыш девизы: тормыш ул — көрәш
АЛЕКСЕЕВСКИЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ЗУР ТИГӘНӘЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
“Җилкәннәр җилдә,
кеше тормышта сынала”
(Ф.Яруллин иҗатында батырлык темасы)
Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы Хаметшина З.М.
2012 ел
Эчтәлек
Кереш. “Нәрсә ул батырлык ?” ……………………………………………………… 4
Төп өлеш. “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”…………………… 5
Йомгаклау. “…Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә”…………………………………………….. 8
Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………… 9
Кереш. “Нәрсә ул батырлык?”
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны ала? Әлеге сорауга күпләр тәвәкәллек, кыюлык, югалып калмау, ихтыяр көче дип җавап бирерләр иде. Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек – электән үк хас. Алар дошманнарына, табигать стихияләренә каршы батырларча көрәш алып барганнар, курыкмыйча ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Ә күпләр сугышта кыю адым ясап, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, туган илне яклауны батырлык дип атыйлар.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу төшенчәгә:
Батырлык –
- Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
- Батырчылык, тәвәкәллек дип аңлатма бирелә. (4, 75 бит)
Республикабыз президентының киңәшчесе Минтимер Шәймиев:
“Батырлык ул – рухи матурлык… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән”, — дип билгеләп үтә. (3, 3 бит)
Димәк, батырлык төшенчәсе тирән мәгънәгә ия. Һәм ул без күнеккән сугыштагы батырлыклар белән генә чикләнми. В.А.Сухомлинский киресенчә: ”Иң авыры – күпьеллык, көндәлек батырлык”, — дип әйткән. ( 6 ) Әдәбиятыбызда да аның сүзләрен куәтләүче әсәрләр шактый. Мәсәлән, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, батырлык төшенчәсенә тулы, төгәл билгеләмә бирү өчен без үз алдыбызга түбәндәге максатны куйдык: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре мисалында батырлык төшенчәсен ачу.
Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:
- Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен өйрәнү;
- “Җилкәннәр җилдә сынала” повестына карата тәнкыйтьчеләрнең язмаларын өйрәнү;
- Батырлык турында мәкальләр, әйтемнәр, язучылар һәм акыл ияләренең фикерләрен туплау.
Кыюлык, тәвәкәллек, куркусызлык кебек сыйфатлар кешеләргә элек – электән юлдаш булган дидек. Бүгенге көндә батырлар күпме соң безнең арада? Юктыр дип әйтә алмыйбыз. Ләкин вакытлы матбугат хәбәрләрен, телевидение тапшыруларын анализласаң, тирәбездә яшәүчеләрне күзәтсәң, күп дип әйтү дә дөрес булмастыр. Чөнки тормышта дөрес юлны тапмый авырлыкларга түзә алмый җиңеллек эзләп эчүчелек, наркомания, җинаятчелек, талап баю һәм башка төрле тайгак сукмаклардан атлаучылар саны көннән – көн арта. Җәмгыятебез рухи яктан ярлылана, кешеләр үз эченә бикләнә, ярдәмләшү, әйләнә – тирәдәгеләргә ихтирам һәм игътибар, илең, халкың өчен хезмәт итү кебек төшенчәләр югала. Шуңа күрә бу хезмәтебезнең актуальлеге бәхәссез.
Иҗади эшебезне башкарганда төп таяныч буларак Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте, С.Г.Хәкимованың “Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы” исемле монографик басмасы, интернет сайтларындагы тел һәм әдәбият укытучыларының хезмәтләре кулланылды.
Төп өлеш. “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”.
Нәрсә ул батырлык?
Җавабын кем белә?
Шул сорау туды да
Яши күңелемдә.
Ил өчен яуларда
Бирүме гомереңне?
Тәвәккәл булумы,
Булумы түземле?
Курыкмый яшәүме
Җирдә бар хәтәрдән?
Кем белә: батырлык
Гыйбарәт нәрсәдән?
Батырлык! Кемнәр эшли ала аны? Кемнәр батыр исемен йөртергә лаек? Бу сорауны күпләр үз- үзенә биреп карагандыр. Г.Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләренә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек булган язучы Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә шулай ук әлеге сорауга җавап эзли:
“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.
Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.
Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау – шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама – тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы ай-яй озак тамасы бар!… Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар…” . ( 6 )
Әсәрнең бу өзеге аның эчтәлеген, төп мәгънәсен тулысынча ача. Төп герой Фәнияр ныклы рухы һәм ихтыяр көче аша яшәү мәгънәсен таба алучы, яшәүнең матурлыгын үзе генә күреп калмыйча, аны башкаларга да күрсәтә белүче кеше. Бу образ безне яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны — чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлегенә төшендерә. Ул физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уятырга, горурлык хисләре кузгатырга һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте тудырырга сәләтле. Чөнки Фәнияр авыр хәлдә калгач та, ничек тә җан саклау өчен генә яшәми, ә әхлакый сафлыкка, матурлыкка хыянәт итмичә, эчке көрәш аша тырышлык, сабырлык, олы җанлылык үрнәге күрсәтә.
Фәнияр үсмер чагыннан ук тәвәкәл, кыю, үз дигәнен эшләргә тырышуы белән аерылып тора. Мәсәлән, ишегалдында турник ясап хәлсезләнгәнче шөгыльләнә, тагын бер генә тапкыр дип елга аша кабат- кабат йөзә. Сөйгән кызы өчен “утка да, суга да керергә әзер” тора. Болар аның бер эшне дә ярты- йорты эшләмәвен, холкында яшәү хакына үз- үзеңне аямау ятуын күрсәтә.
Тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин да Фәниярның хәтта кимчелекләре дә тормышчанлыгын гына арттыра икәнен күреп: “Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, бирешмәве бездә ихтирам хисләре уята. Аны яратасың, аңа ышана башлыйсың”,- дип яза. (2, 116 бит)
Фәнияр рухи көче аша югары күтәрелә, физик көче югалса да, җанында яшеренеп яткан көче ачыла. Яшәүнең төп мәгънәсе авырудан котылу гына тугел икәнен, тәнең авыру булса да, күңелең сау сәламәт булырга кирәклеген аңлый.
Ләкин болар аңа җиңел генә бирелми. Ул борчулар, кимсетүләр, чарасызлыктан интегүләр аша ирешә батырлыкка. Мәсәлән, Фәүриянең поезддан төшеп калуын гына алыйк. Фәниярның тормышының мәгънәсе югалуга кадәр барып җитә вакыйга. ”Ә язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсезрәк кылана. Сабый баланың кулына уенчык тоттырып, сабый шул уенчыкка күнеккәч, ярата башлагач кына тартып алган шикелле, Фәниярның иң кадерле нәрсәсен йолкып ала. Җир өстенә бастырып, буразналар йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә — аякларын басмас итте, күкләргә күтәрелеп очу ләззәтен татытты да- зәңгәр күктән мәхрүм кылды. Сөю шәрәбен эчерде дә — сагыш диңгезенә ыргытты”, — дип яза бу турыда Ф.Яруллин. (2, 117 бит)
Шулай һәр уңышын көрәшеп таба Фәнияр. Тормышта, кешеләр арасында, җәмгыятьтә аның кебек зәгыйф кешегә үз урынын яулау бик кыен. Ә тормыш юлдашын табу тагын да авырырактыр. Чөнки язмышы гарипләр коляскасына бәйләнгән егеткә нинди кыз карасын. Гадәттә бу вакытлыча гына, физик кимчелекле кешене кызгану аркасында гына була. Үз язмышын гомерлеккә ярдәмгә мохтаҗ кеше белән бәйләү өчен дә батыр хатын- кыз кирәк. Шуңа күрә автор да:
“Фәниярга бер генә җиңүнең дә көрәшсез килгәне юк әле…Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык — мәхәббәт башкалар өчен вакыты җиткәч килергә тиешле нәрсә булса, Фәниярга яулап алынасы, көрәштә табыласы бәхет”, — дип яза. (2, 117 бит)
Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең батырлык турында сөйләвен тәнкыйтьчеләрнең аны Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты” әсәре белән тиңләп караулары да исбатлый. Язучының моңа җавап итеп: “…Фәниярның тормышы Корчагинныкыннан катлаулырак. Чөнки Фәнияр сыйнфый көрәштә түгел, үз-үзе белән көрәштә ачыла. Әле тарих булып өлгермәгән көндәлек тормышта меңтөрле авырлыклар, кимсетүләр аша узып, тормышта үз юлын таба” дип язуы В.А.Сухомлинскийның без алда әйтеп узган сүзләрен кабатлый кебек. (2, 119 бит) Чынлап та сугыш яки сыйнфый көрәш геройлары һәрвакыт дан — шөһрәттә, ә тыныч тормышта батырлыгыңны сирәк кешеләр генә бәяли яки гомумхалык ихтирамын яулаганчы ай-һай күп тырышырга кирәк.
Шуңа күрәдер дә М.Вәлиев үзенең “Батырлык” дигән язмасында: ”…бу әсәр кешенең физик һәм рухи батырлыгына багышланган бер героик симфония сыман. Зур каршылыклар, газаплар кичерү аша килгән җиңү әсәр ахырында олы тантана булып кабул ителә”, — дип яза. (2, 121 бит) Әйе, “үләргә теләп йокы дарулары эчкәндә, физик авыртулардан бәргәләнеп ятканда, шигырьләр язган өчен район хастаханәсеннән куылырга торганда, яшәүнең мәгънәсе югалып, кешеләргә кирәклеге беткәндә” рухи батырлыгы Фәниярны тормыш мәгънәсен югарыданрак эзләргә этәрә. “Аң төбендә яшеренеп яткан яшәү омтылышы үзен- үзе юк итәргә күтәргән кулларын кире төшерергә мәҗбүр итә”.(2, 121 бит)
Фәниярның аңы, күңел торышы намус, кешелеклелек, матурлыкка омтылу, вөҗданлылык кебек элек- электән милләтебезгә хас булган уңай сыйфатларга корылган. Аңа халкың гасырлар буе тудыра һәм ныгыта килгән матур гореф — гадәтләрне саклау, якыннарыңны, яраткан кешеңне олылау, мәхәббәткә изге итеп карау хас.
Шулай итеп Фәнияр батырмы соң? Нәрсә соң ул батырлык? Шундый авыр язмыш тырнагыннан ычкынырлык көч тапкан һәм иң кыен чакларда да дөньяга үч сакламаган, киресенчә халкы өчен бар көчен биреп иҗат иткән кеше гади кеше була алмыйдыр. “Аның эчендә, каты сиртмә кебек, яшерен көч ята. Тормыш ныграк баскан саен ул кысыла бара, ләкин аның каршылык күрсәтү, үзенең өстенә төшкән йөкне кире этү үзенчәлеге бар”.(2, 126 бит). Башкача әйтсәк Фәнияр рухи яктан көчле, кыю, тырыш, милләтпарвәр. Ф.Яруллин Фәниярның протатибы буларак бер шигырендә бу турыда болай дип яза:
“Бәхет өчен, шатлык өчен,
Көрәшеп яшим.
Көрәшеп тапкан бәхетне
Өләшеп яшим.” ( 6 )
Әйе, гомеренең һәр минуты, сәгате, көне көрәш аның. Ә көндә куркусыз көрәшкән кеше ничек батыр булмасын. “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”, — дип яза ул. (1, 194 бит)
Боларны Фәнияр тормышка ашыра. Язмыш каршында тезләнми, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга. Чын мәгънәсендә диңгездәге җилкән кебек, барлык каршылыкны җиңә. “Кыюларга гына буйсына диңгезләр” дип юкка гына җырламыйлардыр.
Йомгаклау. “…Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә”.
Батырлык бик тирән мәгънәле, күпкырлы төшенчә. Аны эшләү өчен сугыш һәм көрәш кырына чыгу мәҗбүри түгел. Безнең җәмгыятьтә намуслы, кешелекле, рухи яктан бай, мәрхәмәтле һәм башка шундый сыйфатларыңны саклап яши алсаң, ул да батырлык булыр иде.
“Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә”,- дип яза Ф.Яруллин һәм үз тормышы белән үз сүзләрен исбат итә.
( 6 ) “Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик повесте безне кыю, тәвәккәл, нык рухлы, көчле ихтыярлы булырга өйрәтә. Язмыш безне һәркөнне сыный. Авырлыклар да бирә, төрле “татлы” капкыннарда чыгарып куя юлыбызга. Безгә сабыр, намусыбызга тугры, тырыш булырга кирәк. Яшәүдән ямь, тормыштан тәм табып яшәргә. Мул, матур дөньябызның кадерен белергә кирәк. Үзең турында гына түгел, әйләнә – тирәбездәге якын кешеләребез турында да онытырга ярамый. Халык мәкале: “Аунатсалар да пычракта, алтын кала шул хакта” ди. Нинди генә авырлыклар, сынаулар, үкенү, икеләнүләр аша узсак та, чын кеше булып кала белсәк иде. Тормышның зур сынауларын лаеклы узган Фәнис абый үзенең “Тугрылык” шигырендә:
“Яшәгән һәр көнең,
Эшләгән һәр эшең
Сузылыр якты бер нур булып:
Сайлаган юлыңа
Гомерең буена
Күңелдә сакласаң тугрылык”, — дип белми генә язмагандыр. (2, 27 бит)
Кулланылган әдәбият
- Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”: Повестьлар. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1986.
- С.Г.Хәкимова “Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы”. –Казан, “Идел-Пресс”, 2007.
- “Батырлар китабы” – “Книга героев”, Татарстан китап нәшрияты, 2000.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
- Татар халык иҗаты. Мәкальләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.
- www.rusedu.ru/detail
- http://pedsovet.su/load/
Икмәк – тормыш нигезе
Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.
Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?
Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары…
Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.
Икмәк нәрсә?
Язын – тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, чиксез шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
Н.Дәүли
Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.
Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә: «Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек. Бу фәкать кәферләрнең уйдырмалары гына..» («Сад»: 27). Мәсәлән, черкиләрнең юкка чыгулары белән генә дә кайбер кошларның, күлдәге бакаларның юкка чыгуларына сәбәп булачак.
Ләкин бер бик мөһим нәрсә хакында кеше гафләттә, ваемсызлыкта кала — ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм — бу сораулар белән башын катырасы килми. Тормыш хайваннарныкы кебек, тамак тук, өс бөтен, тагы нәрсә кирәк. Фикерләү кирәк, кеше фикерләве белән хайваннардан өстен булып тора да инде. Әйе, кайберәүләр фикерли, томышның максатын эзли һәм нәтиҗәдә һәр берсе үзенчә җавап бирә.
Якыннарым, балаларым өчен яшим, мәхәббәт, бәхетле булу өчен, үз-үземне үстерү, уңышка ирешу (самореализация) өчен, кешеләрнең исендә калу өчен, хакимияткә ирешү, күбрәк байлык туплар өчен, гадел җәмгыять төзү өчен яшим. Яшәү мәгънәсе тәннең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауда, ди, кайберәүләр. Ә күпчелек кешеләр тормышның мәгънәсе хакында баш катырмыйлар. Алар өчен тормыш ашау-эчү, күңел ачу, ләззәтләнүдән гыйбарәт. Мондый очракта кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла соң? Аллаһ әйтә: «…алар ләззәтләнәләр һәм ашыйлар, хайваннар ашаган кебек…» («Мөхәммәт»: 12).
Алда әйтелгәнчә, кеше үз максатына: байлыкка, хакимияткә, бәхеткә, мәхәббәткә ирешсә дә, үлем белән бөтен ирешкәне юкка чыгачак. Әгәр дә кешенең бөтен ирешкәннәре, байлыгы, дәрәҗәсе үлем белән юкка чыга икән, болар берсе дә тормышның мәгънәләре була алмыйлар, болар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Алда әйтелгәннәр алар тормыш максаты түгел, ә безнең күңелләребезне шушы дөньяга нык итеп бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.
Бу тормыш шуннан гыйбарәт: эшләдең, шуңа нәрсәдер сатып алдың, кулланып карадың, ләззәт алдың. Яки эшләдең, акча алдың, ай буе шул акчаны ашау-эчүгә, киемгә һәм башка нәрсәләргә тотып бетерәсең, тагы эшкә барасың. Менә бу тормыш кеше үлгәнче кабатланачак. Яки мәктәпне тәмамлагач кеше берәр уку йортына керә; максат — профессия алып яхшы, акчалы эшкә урнашу. Ничек кенә карасаң да, мондый тормыш ашар өчен яшәүгә әйләнеп кала.
Уйлап карыйк, әгәр дә без эшләгән өчен хезмәт хакы алгач, бу акча белән шатланганнан соң аны кире тартып алалар икән, эшләүдән мәгънә бармы? Бервакыт 22 яшьлек американ егете Виктор Франкл исемле психологка шундый хат яза: «Минем гыйльми дәрәҗәм бар, яхшы машинам бар, матди яктан беркемгә дә бәйле түгел, үземнең хыялларымны чынга ашырырга бөтен мөмкинлекләрем бар. Ләкин бер сорау гына мине борчый — боларда нинди мәгънә бар соң?»
Экзистенциализм
Экзистенциализм — философиядәге бер юнәлеш. Ул кешенең асылын һәм аның яшәвенең мәгънәсен тикшерә. Күпчелек атеистик фикердә торучы экзистенциалистларның фикеренчә, кешенең тормышы күңелсез нәтиҗәгә ия. Кеше авырлык белән туа, күз яшьләре белән үсә, үзенең көннәрен куркуда үткәрә, тиргә батып эшли, күптөрле кайгылар, борчулар кичерә, ахырдан үлем белән очраша, кайсысына ул иң баштан ук дучар ителгән иде инде.
— Мәсәлән, франция фәлсәфәсече Жан-Поль Сартр (1905-1580) әйткән: «Әгәр дә без үләргә тиеш икән, безнең тормышыбызның бер мәгънәсе дә булмаячак, һәрбер нәрсә сәбәпсез бар булган, көчсезлектә дәвам итә һәм очраклы рәвештә үлеп китә… Безнең монда тууыбыз абсурд һәм үлемебез дә абсурд.»
— 19 гасырның немец философы Артур Шопенгауэр фикеренчә, кешенең тормышы даими рәвештә үлем һәм авырлыклар белән көрәшүдер. Бер авырлыктан котылганнан соң, икенчеләре килә, ә инде тормыш хаҗәтләрен кайгырту аны туйдыра башлый. Кеше бу мәгънәсезлектән фәкать иллюзияләр һәм үзенә бер шөгыль уйлап чыгару белән генә котыла.
— Ф. Ницше әйтүенчә, кеше юклыктан килде һәм үзенең цивилизациясе һәм планетасы белән юклыкка китәчәк.
— Алберт Камю (1913-1960) әйтүенчә, күп кешеләр үзләренең вак хәсрәтләре һәм шатлыклары белән тормышка бер мәгънә дә бирмичә яши бирәләр. Ә инде тормышка ниндидер мәгънә бирергә тырышучылар көч түгәләр, тырышалар, алга чабалар. Ләкин ахыр чиктә иртәме, соңмы аларны үлем көтә. Мәгънәсез яшәүчеләр дә, тормышка мәгънә бирергә тырышучылар да үләчәкләр. Шуңа кеше тормышы — абсурд.
— Рус философы С.Л. Франк фикеренчә, тормышның бер максаты да юктыр, шуңа күрә тормышның максаты хакында сорауны кую дөрес түгел. Без яшәр өчен эшлибез,ә яшибез эшләр өчен. Менә шушы тәгәрмәч эчендә кеше тиен кебек әйләнә.
— Мәскәүдә, революция чорларында,- дип яза Марциновский, — мин революционерлардан сорадым: «Кеше ни өчен яши?» — дип. Алар миңа: «Көрәшү өчен»,-дип җавап бирделәр. Мин: «Ә ни өчен көрәшергә?» Алар: «Яшәр өчен».
— Рус язучысы А.П.Чехов әйтүенчә, кеше үзенең тормышын төрле көндәлек вак мәшәкатьләр белән, төрле эшләр белән мәшгуль булып, җәмгыятьтә ниндидер урын тотам дип яшәгән була. Һәм бервакыт ул салкын тиргә батып төнлә белән уянып китә. Ни булды? Зур хәсрәт булды — тормыш узып китте. Бу тормыш булмады да, чөнки аның мәгънәсе юк иде.
Хәзерге вакытта психологлар кешеләрдә төрле психик чирләрнең таралуына игътибар иттеләр. Алар барысы да кешеләрнең яшәү мәгънәсен югалтудан килеп чыга, диләр. Нәтиҗәдә депрессия, невроз,кеше эчкечелеккә сабыша, наркотиклар кадый башлый. Һәм ни кызганыч бу чирләр еш кына карьерада һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән һәм бай кешеләрне дә чирләтә. Шуңа күрә карьерада зур уңышларга ирешү һәм байлык кешегә күңел тынычлыгын бирә алмый, диләр психологлар.
Бу дөнья уен гына
Аллаһ әйтә: «Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына…» («әл-Әнгам»:32)
Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Нинди генә уен булмасын, шахмат, теннис, футбол, компьютер уеннары, шуларны уйнаганда ул бөтен дөньясын оныта, эшен, гаиләсен, бурычларын, ягъни азартка керә. Җиңсә — шатлана, куана, җиңелсә — борчыла, кайгыра.
Кайбер кешеләр компьютер уеннарын шул кадәр онытылып уйныйлар, хәтта аңын югалткач, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән очракларны да ишетеп беләбез. Ерак китәсе дә юк, безнең районда бер футбол фанаты Россия командасы җиңелгәч, хәле авыраеп шифаханәгә алып киткән очрак та булды. Дөнья да шул ук нәрсә.
«Байлык һәм балаларыгызны арттырышуыгыз сезне алдады, хактан ерагайтты. Хәтта сез үлеп каберләргә кергәнче» («әт-Тәкәсүр»: 1-2). Шушымы инде тормыш мәгънәсе? Бөтен нәрсә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: «Син аларга дөнья томышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер — берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр…» («әл-Кәһф»:45)
Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш булыр дип шатланалар, ләкин корылык башланып, бөтен үскәннәр кибеп саламга әйләнә. Кеше дә ирешкән уңышларын үлүе белән югалта.
Дөнья томышына тагы бер яхшы мисал китерергә була. Бу дөнья төш кебек. Без төшне чынбарлык итеп күрәбез. Без анда шатланабыз, куркабыз, борчылабыз, нәрсәгәдер ирешәбез, хыяллар чынга аша, яраткан кеше белән очрашабыз, нәрсәдер табабыз һәм башкалар. Ә инде уянып китсәк боларның барысы да юкка чыга. Мәсәлән, мин үзем дә бервакыт төшемдә акчалар тапканымны күрдем, шатлана-шатлана бөтен кесәләремә тутырдым. Ә инде уянып китсәм, бөтен тапкан акчаларым, шатлыгым юкка чыккан, кайда акчаларым, кая киткән алар? Бу дөнья тормышы да шул ук төш инде.
Психоанализга нигез салучы З. Фрейд әйтүенчә, әгәр дә кеше тормышның мәгънәсе белән кызыксына башлый икән, димәк, ул авыру кеше. Юк, бу сорауны авыру кеше түгел, ә фикерләүче, аңлы кеше бирә.
Безнең табигатьтә булган һәрнәрсә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, кояш яктырта, аның җылысы һәм яктысы белән үсемлекләр үсә, тереклек яши. Шушы кояш эссесе белән җирдән парлар күтәрелә, җил ул болытларны куа, һәм барлык тереклеккә кирәк булган яңгыр ява. Үлән үсә, аны куян ашый, куянны бүре ашый. Куяннар саны кимесә, бүреләр дә кими. Агач үсә, аңа кортлар ияләшә, ул кортларны кошлар ашый. Әгәр дә черкиләр генә юкка чыксалар да, бик күп кошлар, бакалар, күлләрдәге балыклар да юкка чыгачак. Ягъни табигатьтән нинди генә үсемлек, бөҗәк, хайван юкка чыкса да, бу табигатькә зыянга гына булачак. Ләкин кеше дигән зат кына тулысы белән җирдән юкка чыкса, табигатькә бер зыян да булмаячак, киресенчә, табигатькә бу файдага гына булачак. Димәк, кеше бу табигать белән бәйле түгел, ул табигатьне үз файдасына куллана гына, аны пычрата, бозыклык тарата. Кеше бу җир өстендә табигатьне үз файдасына сыгу өчен генә яшимени?
Тормышның мәгънәсе бар
Аллаһ әйтә: «Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз» («Мөлек»: 15). Менә шушы аять белән сорауга җавап әкренләп ачыклана башлады.
Максат Аллаһ каршына кайту, ә җирдә булган нигъмәтләр шушы максатка баручы кешегә хезмәт итә. Шушыңа да бер мисал китерергә була.
Мәсәлән, бер оешманың директоры үзенең бер вәкилен икенче шәһәргә бер эш белән командировкага җибәрә. Бу кешегә кунакхурын алынган, ашау бушка һәм тагы кесә чыгымнары өчен акча да бирелә. Бу хезмәткәр шушы шәһәргә килү белән үзенә йөкләнгән вазыйфаны оныта, рәхәтләнеп кунакханәдә яанәдә ши, бушка ашый, кесә акчаларын да күңел ачуларга тотып бетерә. Кайткач, директор аның эше хакында сорагач, ул кунакханә уңайлы икән, тәмле ашатулар, шәһәрнең матурлыгы, күңел ачулары хакында сөйли башлый. Директор аның бу хатирәләреннән риза булырмы? Бу вәкил үзенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәргә тиеш иде, ә аңа бирелгән кунакханә һәм кесә чыгымнары өчен акча,- болар барысы да вәкилнең томышын уңайлы булсын өчен эшләнелгән иде. Дөнья тормышы да Аллаһка кайтырга әзерләнү өчен, дөнья матурлыгы да кешегә бу вазыйфаны үтәгәндә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен бирелгән.
Аллаһ әйтә: «Сез уйлыйсызмы, Без сезне бушка, уйнап кына бар иттек тә, һәм соңыннан сез Безнең яныбызга әйләнеп кайтмассыз?»-дип («әл-Муъминун»: 115). Аллаһ уйнап бар итми шул, ул безгә хас булган кимчелекләрдән ерактыр. Шулай ук: «Кеше үзен игътибарсыз калдырылыр дип уйлыймы?». Безнең максат, яшәүнең мәгънәсе — Аллаһка кайтырга әзерләнү. Ә аның өчен без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Аллаһ Коръәндә җәннәттә булган нигъмәтләрне сыйфатлаганнан соң әйтте: «…ләкин Аллаһның ризалыгына ирешү монан да зуррактыр. Менә будыр бөек уңышка ирешү» (әт-Тәүбә: 72). Менә шушы уңышка, ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде һәм анда әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият»: 56).
Менә шушыдыр томышыбызның мәгънәсе, менә шушы уңышка ирешү өчен без яшибез. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче — мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле.
Әлхәмду Лилләһ, Аллаһ безне ислам диненә китереп, иманлы итеп тормыш мәгънәсен бирде. Безнең тормыш ашау-эчүгә, күңел ачуга гына кайтып калмый. Безнең бөек максатыбыз бар — ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, бу җирдә Аның урынбасарлары булып яшәү.
Кеше бу дөньяда алда әйтелгән максатларга ирешергә омтыла, ләкин исламда алар барысы да бар. Без үзебезнең якыннарыбызның хакларын үтәргә, аларга ярдәм итеп яшәргә бурычлыбыз. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә да каршы килми. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакълеккә, сәламәт тормышка чакыра. Ислам эчендә кеше бөтен хыял-теләкләренә дә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен — Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.
Фото: http://www.islamdag.ru/news/8228
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Җәмгыять
Милләтебезнең йөзек кашы -татар көрәше.
Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга…
Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде.Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.
Бер генә бәйрәм дә көрәшсез узмый. Мәктәпләрдә көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре барлыкка килә. Малайларыбыз, егетләребез көрәшергә өйрәнеп үсә. Яшь буын сау-сәламәт, таза булып үссен өчен барысын да эшләргә тырышыла.. Ул гына да түгел, Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә татарча көрәш торган саен ныграк популярлаша бара. Татарстан буенча, Россия күләмендә чемпионатлар уздырыла. Ул чемпионатларда йөзләгән, меңләгән көрәшчеләр катнаша
Ә менә безнең районда көрәшкә нинди игътибар бирелә икән?Бездә нинди көрәш бәйгеләре уза?
Аллага шөкер,күкрәк киереп горурлана алабыз.Республика күләм югарылыкта уздырылучы Бәрәзә Хафиз призы бәйгесе белән бер рәттән районыбызда инде 10 тапкыр узучы тагын бер үзенчәлекле бәйге ул.
«Мәңгәр» авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы»Татар -башкорт көрәш бәйгесе» 2004 елдан бирле оештырылып килә.Алдагы 2004-2005 елларда бу бәйге Олы Мәңгәр урта мәктәбе күләмендә генә оештырылса,соңгыннан бу турнирга башта Әтнә районы мәктәпләренең яшь көрәшчеләре ,ә 2008-2009 елдан күрше Арча, Биектау районнары һәм чиктәш Мари Эл Республикасы көрәшчеләре дә бик теләп катнаша башлый.
Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән ,оештыру осталыгы булган ,балаларны чын күңелдән яраткан ,аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт.Олы Мәңгәр авылы малайларының һәм яшүсмерләренең бу өлкәдә бәхетләре бар:мәктәпләрендә Әтнә Укучылар йортының «Көрәш» түгәрәге ачыла .Түгәрәкне үзе дә көрәшкә гашыйк,һәр ел авыл һәм район сабантуйларында бил алышып батыр калган Хакимуллин Фәнил абыйлары җитәкли башлый.Соңгыннан тренерлык эшен Фәнил абыйлары үз шәкерте Хисматуллин Илназга тапшыра.Уңышлары белән дә лаеклы мактанырлык -Олы Мәңгәр урта мәктәбенең көрәш командасы 2006,2007,2008 еллардагы көрәш ярышларында 1 урынны,2009 елда 2 урынны яулаган.
Быел «Мәңгәр»авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы «Татар-башкорт көрәш бәйгесе»үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.Әлбәттә,түгәрәкнең эшли башлаган көненнән башлап,»Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Шәрипов Айдар Габделбәр улы белән тыгыз элемтә урнаша.Алдынгы карашлы,бүгенге иксадый шартларны,авылның проблемаларын якыннан белүче җитәкче буларак,Айдар Габделбәрович мәктәп тормышы белән дә даими танышып кызыксынып тора.Ә спортның бүгенге көндә яшьләрне бергә туплаучы,аларның ихтыяр көчен,тырышлыгын формалаштыручы иң үтемле чара икәнен аңлап,көрәш бәйгесен уздыруны үз контроленә ала. Бәйгенең беренче көненнән башлап,»Мәңгәр» авыл хуҗалыгы кооперативы -«Татар -башкорт көрәш бәйгесе»нең төп спонсоры.
Юбилей бәйгесе быел 27 апрель көнне зурлап янәдән Олы Мәңгәр урта мәктәбенең спорт залында уздырылды.Бәйгенең оештыручылары-Әтнә районы яшьләр эшләре бүлеге,район мәгариф бүлеге,спорт мәктәбе,Әтнә Укучылар йорты.Бәйгене тиешле югарылыкта уздыру өчен Олы Мәңгәр урта мәктәбе коллективы да зур көч куйган.Көрәш бәйрәменә барлыгы 109 яшь көрәшче җыелды.Спорт зал Әтнә,Арча,Биектау районарыннан һәм Мари Эл Республикасыннан килгән яшь көрәшчеләр,аларның җанатарлары,әти-әниләренең көрәш рухы белән сугарылып,шау килеп торды.
Республика күләм бәйгеләрнең матур традициясен дәвам итеп, «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы кооперативы призына оештырылучы»Татар -башкорт көрәш бәйгесе»
командалар парады белән башланып китте.Командалар составында өлкәннәр белән бер рәттә атлаучы кечкенә көрәшчеләрнең йөзләрен күрсәгез иде сез!Менә бит һәр төбәктә дә лаеклы алмаш үсеп килә.Бәйге ачу тантанасында чыгыш ясаучылар яшь көрәшчеләргә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклауга рәхмәт белдереп,көрәш мәйданында зур уңышлар теләделәр.
Юбилей уңаеннан Район яшьләр эшләре бүлеге көрәш- спорт төрен пропагандалауга зур өлеш керткән җитәкчеләрне, тренерларны, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте,
Олы Мәңгәр урта мәктәбе коллективына зур теннис өстәле бүләк ителде.Россия һәм Татарстан гимннары яңгырап,Татарстан флагы күтәрелгәч,ике мәйданчыкта ярыш башланып китте.Бәйге ике группада оештырылып,1группада 10 авырлык категориясендә иң кечкенә көрәшчеләребез һәм 18 яшькә кадәр яшүсмерләр көч сынашса,2 группада инде исемнәре республикакүләм бәйгеләрдә яңгыраган19-23 яшьлек егетләребез көрәш мәйданына чыкты.
Келәмгә чыгып,кулларына сөлге алгач,орчык хәтле генә малайларның күзләре ут чәчә башлый,нәни генә аяклары кәләмгә ныгытып терәлә,көндәшенә юл куймас өчен ул барлык тырышлыгын эшкә җигә.Кечкенә генә мари малаеның егылып бәрелгәч тә,күзеннән аккан яшькә дә карамыйча көрәшүен дәвам итүен ничек аңлатып булыр икән?Ә инде зур бәйгеләрдә чыныгу алган егетләрнең көндәшен баш аркылы оста алым белән чөеп аркага салуы соклану һәм ихтирам уята.
Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз , егетләребез киләчәктә текә үрләрне яулаганда,юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмичә ,күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.
Халкыбыз күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтүче, , җанга җылы бирүче милли бәйрәмебез якынлаша. . Алда яшь баһадирларны чирәмнән яшел келәм түшәлгән авыл, район Сабантуйлары көтә.Яшь көрәшчеләребезгә чыдамлык,җиңүгә омтылуда үҗәтлек,тырышлык һәм зур уңышлар телик!
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Танылган спорт журналисты, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, көрәш хөкемдары Атлас Гафиятовның көрәш турында тагын бер китабы дөнья күрде. Чираттагы иҗат җимеше «Тормыш — үзе көрәш» дип атала.
Әлеге китап көрәш дөньясында билгеле шәхес — Россиянең атказанган тренеры, халыкара категорияле хөкемдар, Казан шәһәренең мактаулы гражданины Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган көрәшче егетләр хакында. Китапның беренче өлешендә остаз турында язмалар урын алган. Аннан инде институтта төрле елларда белем алып, көрәш дөньясында танылу алган батырлар хакында сүз бара. Китап Әсгать Шәйхетдиновның иң талантлы шәкертләреннән берсе — СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы Рәшит Сәмигуллинның матди ярдәме белән чыгарылган.
Гость:
Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек. Мин {Cвой класс}нчы А сыйныфында укыйм. Яртакан фәннәрем рус теле белән биология. Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар кайчан бик таләпчән яки усал булсалар да, без беләбез, укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү. Безнең сыйныф җитәкчесе игелекле һәм яхшы кеше. Ул һәрбер укучысын тыңлый һәм аңлый белә. Ул биология укытучысы. Безнең бүлмәдә хәтта табигать почмагы да бар. Монда ике ташбака, балыклар яши. Безгә җәнлекләребез һәм гөлләребез турында кайгыртырга бик ошый. Классыбызны без гел чисталыкта һәм тәртиптә тотырга тырышабыз. Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без монда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйныйбыз, ә кышларын саф һава сулап чаңгыда шуабыз. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк безнең. Тик соңгы кыңгырау якынлашканнан якынлаша. Шуңа күрә дә күңелдә моңсурак. Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез. Хушлашканда да безгә бик кыен булыр инде. Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам һәм соңыннан да сагынып яшәрмен кебек.