Туфан миннуллин сочинение татарча

 Эчтәлек

I. Кереш

II.Төп өлеш

1.Драматургның шәхси тормышы.

2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы.

3.Ил язмышы-язучы язмышы.

III.Йомгаклау

IV.Кулланылган әдәбият

V.Кушымта

I.Кереш

Әдәбиятның  һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак  әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның  роле  бәяләп  бетерә  алмаслык  зур. Без бер генә минутка үзебезне  Тукайсыз итеп күз алдына  китереп карыйк. Яки  бөек Салих Сәйдәшевсез? Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки  Җәлилсез?! Тагын бер генә минутка үзебезне «Шүрәле»сез, «Зәңгәр шәл»сез, «Моабит дәфтәр»сез итеп  уйлап карыйк. Шушы  бер минут эчендә дә без үзебезнең  ни кадәрле ярлы икәнлегебезне  чамалап өлгерер идек. Илебездә булсын, чит җирләрдә булсын, танышканда үзебезнең  исемнәрдән элек без Тукай, Җәлил исемнәрен атыйбыз, халкыбызның героик үткәне  белән, матур бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз.Шушы горурлык хисе дә безгә сәнгать аша , әдәбият аша сеңә.

Бер генә минутка үзебезне, бүгенге татар театрын, драматургиябезне Туфан Миңнуллинсыз күз алдына китереп  карыйк әле?! Шул минут эчендә дә без үзебезнең шактый фәкыйрь икәнлегебезне, бик күп уйлардан ,   шатлыклардан , сөенечләрдән  мәхрүм  икәнлегебезне бәяләп өлгерер идек!

Туфан…

Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы сүзне язып куйдым да туктап калдым.Бу сүз мине куркыта, бу сүздә ниндидер шом да, гарасат та олылык һәм олпатлык та бар. Ә инде исемгә  әверелгән  сүзнең мәгънәсе  тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш…

Үз нәсел-нәсәбенең киләчәге хакында чынлап уйламаган кеше баласына очраклы исем кушмый торгандыр.Әти-әнисе тупырдап торган бу улларына туа-туышка ук олы  һәм катлаулы тормыш юрагандыр, шуңа күрә татарда  сирәк очрый торган гаҗәеп мәгънәле  Туфан исеме сайлангандыр…

Бу исем янына нинди дә булса чагыштыру сүзе кую  кыен.Туфан исеменең гайрәте дә, кодрәте дә,хикмәте дә , зурлыгы да үзендә!

Туфан Миңнуллин турында язарга утыргач, мин, гомеремдә беренче тапкыр диңгез күргән  авыл баласы  сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым.Чөнки язучының аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең  аерым-аерым дулкыннарын гына  күргәнмен икән.Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда, гүя  беренче  мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым,мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым. Туфан  Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат  Ил  агасы, милләт язмышы өчен кайгырып , ил борчуы белән борчылып  яшәүче һәм иҗат итүче  олуг зат,фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:

1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.

2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.

3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлары:

1.Туфан Миңнуллиң иҗаты турында материалларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мөмкин кадәр гамәли куллану.

2.Матур әдәбият әсәрләренә (конкрет алганда Туфан Миңнуллин иҗатына) якынаю өчен Туфан Миңнуллинның “Илгизәр+Вера”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Нигез ташлары” һ.б. әсәрләрен уку һәм видеоязмада карау.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. Бигрәк тә язучының 65,70 һәм 75 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган матбугат материалларыннан файдаландым. Республикада чыга торган “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Юлдаш”, “Акчарлак” газеталарыннан һәм “Идел”, “Казан утлары”, “Сәхнә”, “Мәйдан”, “Гаилә учагы” журналларыннан материаллар алдым.        Шулай ук Азат Әхмәдуллин, Әлфинур Нәҗипова Зиннәтуллина, Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Марсель  Галиев, Зиннур Хөсниярның Т.Миңнуллин турында язган очерк, мәкаләләре һәм шигырьләрен кулландым.

Туфан Миңнуллинның пьесаларын, очеркларын, истәлекләрен һәм замандашлары  аның турында язган истәлекләрен, фикерләрен кат-кат укып язучының бөек таланты каршында баш идем.

Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллин үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге өчен борчылып, үз әсәрләрендә күрсәтә алды. Икенчедән, язучы кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген искәртә.Өченчедән, Т.Миңнуллин милләтнең бөтенлеген саклау-бүген безнең төп бурычларыбызның берсе икәнлеген аңлата, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлый, милләтебез язмышына битараф булмаска өнди.

        II.Төп өлеш

1.Драматургның шәхси тормышы.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә.Улында әдәби зәвык тәрбияләүдә, татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, мәхәббәтне уятуда әтисенең тәэсире зур була.Чыгышы белән ул — Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган  мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли. Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була,аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт колхоз рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан күренекле шагыйрь Туфан исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.

Әнисе Халисә апа җиде ир уртасында бер кыз бала булып үсә, шуңа күрә нык характерлы, тәвәккәл,төчеләнүне белмәгән, әз генә кимсетүгә дә  түзә  алмый торган горур,тынгысыз кеше була.”…Әгәр дә мин язучы дигән исемне йөртәм икән, ул сәләт миңа шигъри җанлы, йомшак күңелле әтидән бирелгән; әгәр дә мине җәмәгать эшлеклесе дип атыйлар икән, анысы тормышта тырмашып яшәгән, тынгысыз җанлы әниемнән”-дип яза Туфан Миңнуллин.

Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык,Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый.Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен бастыра.

Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т.Миңнуллинны Казан университетына алып килә.Әмма сугыштан соңгы авыр еллар,гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта,төрле эшләрдә эшли.1956 елда университетка кабат керә, ләкин озакламый Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Училищеның 1961 елгы чыгарылышы яшьләре белән бергә,Т.Миңнуллин да  Казанга кайта.1964 елга кадәр Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган “язучылык җене” аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, “Чаян” журналында, Казан телевидениясендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм “уклы-камчылы” фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.

            Театр училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары  телевидение һәм “Чаян”да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр.Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә.Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу- төп сәбәпчеләрдән берсе.Т.Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау,көн сорауларына,заман агышына сизгерлек хас.Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.Авыр сугыш чоры баласы буларак, Туфан агага  сыер җигеп , анысы да булмаганда , кул белән тартып иске сука белән җир сукалауны да, чабагач белән ашлык сугуны да күреп һәм үзе кичереп,”уфалла” арбасына җигелеп урманнан утын да ташып үсәргә туры килә. Боларның һәммәсе яшь Туфан күңелендә җуелмас эз калдыра.Ул тормышны танып-белергә, олы була белергә,яшәү өчен көрәшергә өйрәнә.

Туфан Миңнуллинның гаиләсе зур түгел. Аның тормыш иптәше –Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Исханова. Алар 1961 нче елның 25нче декабрендә уртак тормышларын башлап җибәрәләр, бик тату һәм нык гаилә төзиләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә таянып яшәүләренә дә тиздән  50 ел була. Нәҗибә Исханова драматургның барлык пьесаларында да төп рольләрне башкара. Актриса буларак та, иҗат кешесе буларак та Нәҗибә Исханова үз профессиясен фанатикларча яратты, аңа турылыклы булды, аңа аз гына да хыянәт итмәде. Аларның Әлфия исемле бер кызлары, ике оныклары (Диләрә һәм Данияр) бар. Туфан Миңнуллин хәленнән килгән кадәр оныкларында татар әдәбиятына, тарихына, бөек шәхесләргә зур ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырыша.

   1968елдан башлап Т.Миңнуллин профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

   Әгәр дә татар драматургиясенең соңгы дүрт  дистә ел эчендәге үсешен агып яткан елга белән тиңләп карасак, аның агыш үзәнен  Туфан  Миңнуллин иҗаты  тәшкил итә дип билгеләргә мөмкин булыр иде.Узган гасырның соңгы чирегеннән башлап соңгы көннәргә кадәрге драматургларыбыз исемлеген аның белән  башлап  китү кабул ителде инде.Татар сәхнәсен  яңадан-яңа үзенчәлекле пьесалар, яңадан-яңа  кабатланмас характерларга ия булган образлар белән баетып , ул милли уен сәнгатен  тота. Ягъни театрыбызны  темалар яңалыгы, сәнгатьчә чаралар байлыгы  ягыннан  алга үстерә. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте,әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә.

Туфан Миңнуллин турында  Марсель Сәлимҗанов болай дигән иде: “Кама  Тамагының бәрәкәтле җире үз вакытында Туфанны безгә бүләк итмәсә, татар театры бәхетсез хәлдә калыр иде. Аның драматургиясе башкаларныкыннан аерылып тора, ул тормышны белеп яза. Аның һәрбер әсәре – үзе бер шигърият. Ул-Тинчурин, Исәнбәтләр салган юлны дәвам иттерүче. Ул-цензура балтасының хәтәр чорында да хикмәтле  фикерләр әйтә алган кыю әдип.Театрны үстерүгә Туфан гамәли өлеш кертте. Ничә дистә еллар буена ул халкыбызны елатты да , уйлатты да , юатты да , уятты да”. Әйе, Туфан Миңнуллин — бүгенге театрга яңа рух өстәде.Ул иҗат иткән образларның кайберләрен генә искә төшерү дә җитә. Драматург  Г.Тукай, М.Җәлил кебек халыкка билгеле шәхесләр янәшәсенә  Пугачев полковнигы  Канкай улы Бәхтиярне, Әлдермештән Әлмәндәрне сәхнәгә чыгарды.

2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы.

                                                  Уңга,сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

          Юлда манигъ күрсәм, тибәм һәм аударам;

          Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

          Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

                         Г.Тукай

Туфан Миңнуллин иҗаты турында нәрсә дә булса язарга дип кулга каләм алсаң, үзеннән -үзе  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары  искә төшә.Икесе ике чорда яшәп иҗат итүчеләр , берсе-халык шагыйре, икенчесе-драматург, прозаик…  Ләкин алай гына да түгел икән. Икесенең дә тормыш юллары ил һәм халык язмышында бик болгавыр заманга туры килә.Ил тормышының тотрыксыз чорында милләтнең чын уллары , асыл затлары уңга-сулга аумый , курыкмыйча үз сүзен  әйтә алудан, йокымсырап  ятучыларны  уята белүдән күп нәрсә тора.

Үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны  Туфан Миңнуллин алдан күрә һәм сәхнәгә чыгара белде. Шундый проблемаларның берсе – аны һәрвакыт борчып-бимазалап торганы, ул-халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге. Гомумән дә,безнең язучыларның күпчелеге милләтебез язмышына борчылмый калмаган һәм ул бүген дә шулай.Моның сәбәбе дә ачык , билгеле. 1952  елда мөстәкыйльлеген югалткан халык, бетәргә хөкем ителгән  саналып,эзәрлекләнә, сыегая, вагая, милли асылын җуя бара. Нинди генә акыл иясе моңа битараф калсын?!Г аяз Исхакыйны гына алыйк. Иҗатын иҗтимагый тормыш корылышы , сыйнфый  тигезсезлек мәсьәләләрен үзәккә куеп башлаган (“Тартышу”, “Алдым-бирдем”әсәрләрендә ) автор тора — бара беренче урынга милләтебез язмышын чыгара. Без моны “Зөләйха”, “Мөгаллимә”,” Олуг Мөхәммәд” әсәрләрендә ачык күрәбез.Туфан Миңнуллин да иҗатында шул юнәлештә хәрәкәт итә.Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-фигыльләр аның беренче  әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә.Мәсәлән, Нигез ташлары” комедиясендә ата һәм балаларның карашлар төрлелегеннән формалашкан  конфликт туган нигезгә мөнәсәбәт, заман, җәмгыятьнең яшь буынга тәэсире , буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрнең өзелү алдында торуы кебек проблемаларны күтәрә.Төп образ Гарифуллага нәсел, үткәннәрнең кадерле  символы булган өй –яшь буын- аның балалары өчен бөтенләй ят төшенчә; алар туган җирдән читләшкән , нигез кадерен тоймаучы , милли тойгылары җуелган  геройлар буларак ачыла.Әсәр тукымасында өй, Гарифулла һәм Гөлҗиһан, ә йортның нигезе исә картның балалары итеп кабул ителә. Шуңа бәйләнештә Гарифулла карт сүзләре төп идея буларак яңгырый:”Әгәренки син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын.Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп  төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.Менә мин дә әтиеңне , абыйларыңны шуның өчен ачуланам.Алар нык,таза булса,минем нәселнең гомере озын булачак, аңладыңмы инде…Буең озын булса да акылың  яшь  шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар, диген!” Өйнең күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә җиткереп сүрәтләнүе аның тагын ике –иҗтимагый һәм милли эчтәлектә шәрехләнә алу мөмкинлеген дә  тудыра. Беренчедән,ул ярымдемократик үзгәрешләр тәэсирендә яңа тормыш төзергә омтылуга мөнәсәбәт, аның “нигезенә” ишарә кебек укыла (Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.), икенче яктан милли эчтәлек тә сиземләнә (Алар нык,таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак).Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал-мөлкәт аның өчен ят күренеш.

Бу пьеса, әйтерсең лә, Туфан Миңнуллинның кырык еллык иҗатының нигез ташлары булып тора.Чөнки бүгенге заманда үтә дә кискен төс алган күренешләр –милләт, тел язмышының аянычлылыгы, кешеләрдәге әхлаклылык-әхлаксызлылык сыйфатлары кинәт кенә туган әйберләр түгел.Аларның яралгылары күптән барлыкка килгәннәр.Моңа вакытында игътибар гына итүче булмаган.Әгәр Гарифулла абзый кебекләр буынының һәр вәкиле үзеннән туган балаларына моны тиешенчә аңлатып, төшендереп торган булса, бәлки, бүгенге яшәеш бу кадәр үк аянычлы төс алмас та иде.

Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньяга карашыннан , тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана.Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап ,халкыбызның милли йөзен , гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның Әниләр һәм бәбиләр(1984) драмасында ачык күрсәтелә.Драмада  әдәбиятның мәңгелек  темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа.Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар- аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур  икәнлеген аңларга ярдәм итә.Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ- Дилемма. Баш табибның “иманыгыз бармы сезнең?”, “бишек җырын беләсезме?” дигән сорауларына яңа гына баладан котылган  яшь хатынның “мин ул сүзне аңламыйм”, безгә аны өйрәтмәделәр”  дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам , ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә.  Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде.Бу күренешнең  ни дәрәҗәдә куркыныч  булуын , кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.

Драманың төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга.Бишек җыры-милли гадәт-йолаларның  гомумкешелек   кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра.Ике неомифик Ананың шартлы образлары , бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар,рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына . яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый. “Бишек җырын онытмаган милләт кенә яшәячәк” ди безгә әсәр.”Әгәр дә без бишек җырларын онытып барабыз икән , балаларыбызга ни өйрәтербез соң?Аларны моннан мәхрүм итмибезме соң? Каты күңелле  хатын-кызлардан рухи гарипләр туып , ул балалар рәхимсез,миһербансыз булып үсмиләрме?Әгәр алар күбәйсә , кешелек җәмгыяте нишләр?-дип сорый драматург үзе.Шундый күп сорауларга җавап эзләргә  тырыштым мин бу драмада”(Миңнуллин Туфан.Татарның бер баласы.-Казан:Рухият,2003.-229б).Әлбәттә, язучы бу әсәре белән киләчәккә куркыныч янамасын өчен безне гореф-гадәтләребезне онытмаска, гаилә корганда  игътибарлы һәм җитди булырга, тәрбия-әхлак төшенчәләрен онытмаска, туган телебезне, динебезне сакларга өнди.

Үзгәртеп корулар чорына килеп кергәч, Туфан Миңнуллин кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сүрәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын  тасвирлауда яңа баскычка  күтәрелде.

  Милләтебезнең эреп югалуына алып барачак төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән,ул халык үзе бетә”,-дип язган ул.Мәсәлән,”Зөләйха” исемле драмасы белән ул көчләп чукындыруга каршы чыккан.”Ул әле өйләнмәгән  иде” дип аталган повестенда да, иске татар тормышында рухи канәгатьлек тапмаган яшь егетнең акрынлап үз милләтеннән читләшүен, марҗа “тырнагы”на  эләгүен  сыкранып сүрәтләде.

 Туфан Миңнуллин бу фикерне  дәвам итә, алай гына да түгел, тирәнәйтә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә.

 Тарихтан билгеле инде: русның күренекле шәхесләре арасында  күбесе татар шәҗәрәсеннән килә, татар канына барып тоташа (Кутузов, Карамзин, Юсуповлар һ.б. бик күпләр). Наполеонмы (Пушкин да диләр) әйткән, имеш: кайсы гына урысны әйбәтләп кыргычлап юма, татарга барып чыгасың… Әле соңгы гасырларга кадәр рус дворяннары үз нәселләрендә татар каны агу белән  горурлана – кәпрәя торган булганнар, диләр.Димәк, бүгенге бөек милләтләрдән саналганнарның берсен формалаштыруда  һәм үстерүдә татар зур роль уйнаган.

 Әгәр дә урыс татарны катнаштырган никахлары белән канәгатьләнә һәм горурлана алса, без, “кече милләт” вәкилләре,моны әйтә алмыйбыз.Ни өчен? Моңа ачык җавапны Т.Миңнуллинның үзгәртеп корулар чорындагы иң көчле әсәрләреннән берсе  булган Илгизәр +Вера”(1992) пьесасында табарга мөмкин.

Элек-электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсьәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф-гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган  борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр  һич тә хупланмаган. Бу фикернең дөреслеге пьесада ачык дәлилләнә. Мәсәлән, олы буын кешеләре –урыс милләтеннән булган Алексей да, татар милләтеннән булган Нурхәмәт тә  Вера белән Илгизәрнең бергә гаилә корырга җыенуларын курку катыш ышанычсызлык белән көтәләр. Бу авылда өч йөз ел буена татар һәм рус милләте бик дус гомер иткән. Бергә эшләгәннәр, күңел ачканнар, кыз-егетләре аулакта бер-беренә мәхәббәт сүзләре пышылдашканнар. Ләкин эш шуннан ары узмаган. Чөнки катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгәннәр борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары  һәр ике  халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар . Нәтиҗәдә ике милләт баласы бергә кушыла, ләкин төптән уйлап корылмаган  гаилә таркала.

Пьесадагы төп фикер  тагын да зуррак, автор тагын да  тирәнрәк казый, фикерен үстереп ул мантыйкый нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә — әлегәчә бер генә сәнгатькяр һәм язучы тарафыннан да әйтелмәгән , әдәбиятыбызда яңа сүз. Катнаш никах нык һәм тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына гына булып чыга. Бигрәк тә сан ягыннан  зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала,-ул аны үз файдасына суыра бара.Татар милләте белән дә нәкъ менә шул хәл. Әйләнә–тирәбездә руслар. Башка өлкә һәм республикаларда яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз  җөмһүриятебездә үк ярты халык –“олы милләт” вәкилләре. Һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы үзенчәлекле персонаж- Ислам әйткән сүзләр чын хәлебезне дөрес бәяли :”Без рус белән кушыла алмыйбыз,-ди ул.-Урыс белән янәшә генә яши алабыз.Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы?Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме?Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша,белдеңме?”                                Исламның соңгы сүзләре артык кискен яңгырый, әмма дөрес.Аның әйткән сүзләре яшьләрнең беренче балалары тууга раслана: Вера улына беркем белән  киңәшләшмичә Иван исемен куштыра.

Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәсәне , хәтта  һәркемнең  үз шәхси  эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән, үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кануннарына һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм алга таба үсә ала. Мөстәкыйльлек  өчен алып барылган катлаулы көрәштән халкыбызның фидакарь уллары һәм кызлары әле дә читләшмәгән хәзерге көннәрдә милләт язмышы өчен борчылу һәм уйлану темасы һаман да актуальлеген саклый.

Татар театры тарихында аерым урын алып торган , тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы , халыкчан комедияләрнең берсе , әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга, режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын, тирән акылын, гүзәл гореф-гадәтләрен , намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.

Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән  тормыш ыгы-зыгысына кушылып , буыннан- буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында  онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган , сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләрне җылы , матур тасвирлап , өлкән буын белән яшьләр , элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве , киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак , кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли . Яшьләрне аңлый белүе , характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле , кирәкле картка әйләндерә.Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.

3.Ил язмышы- язучы язмышы.

Т.Миңнуллин иҗатында халкыбызның милли өметләре, хисләре, бай образлар дөньясы искиткеч тирән һәм тулы чагылды. Чынбарлыкны  сурәтләүдә һәрвакыт тарихи дөреслеккә омтылган иманлы милли әдип ул Т.Миңнуллин. Ил язмышы, халык язмышы хакында сүз барганда ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана.”Туктагыз әле, агайне, алай түгел, болай бит ул”,-дип , күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала.Т.Миңнуллин-язучы буларак кына түгел, гомумән, кеше буларак  та кызыклы , үзенчәлекле шәхес.  Көр тавышлы , ачык чырайлы, һәрчак оптимист, шаян һәм тапкыр, урынына карап җитди һәм кырыс, таләпчән  бу кеше гел игътибар үзәгендә, абруйлы.Аңа фикер үткерлеге, җорлык, мәсьәләнең асылын тиз тотып ала белү, һәр очрак өчен тормышчан фактлар, халыкчан мәзәкләр, гыйбрәтле хәлләр һәм  урынлы гыйбәрәләр китерә белү  хас, шулар аны кызыклы әңгәмәдәш тә, акыллы җитәкче дә ясый.Аның Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләве, заманында СССР Югары Советына да депутат булып сайлануы, инде менә унбиш елдан артык Дәүләт Советы депутаты булуы да шул хакта сөйли. Законнар кабул иткәндә , Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның.Сессия барган вакытта ук ул үзенә ошамаган законны берничә минутта сүтеп ташлый, үз фикерен тавышка куйдырта һәм еш кына яклаучыларын да таба.Туфан аганың күңел сизгерлеге , язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.

Дәүләт Советында халык гаме белән борчылучы , милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Туфан Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп торабыз. 2002 елда Татарстан Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итә.Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләтттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен ,гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң,ул, ниһаять 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда:”Татарстан Республикасы  Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә”,-дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу.Соңрак “Россия арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды, һәм ул федераль закон белән расланды.Бер караганда , язучының төп эше- иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш кебек. Ләкин бүген Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучы-депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне , милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр генә сүз әйтер иде икән?!

Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес. Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау,әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану-үзе бер могҗизадыр! Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Т.Миңнуллин турында болай ди: “Туфан Миңнуллин — гаҗәеп талант иясе.Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора…” Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аераласы  килми, тагын тагын шул образлар белән очрашасы килә.

Алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкалләре авторы Туфан Миңнуллин Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булды, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнде. Үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын-хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт,буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды. Ул еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

Туфан Миңнуллиннын таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итүендә,үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы була алуында!

III Йомгаклау.

Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; милләт язмышы өчен көрәшүче милләтпәрвәр язучыны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую иде.

Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы-бөек драматургы Туфан Миңнуллин турында билгелекүләм материал тупланды.Аның уйлата да, елата да, көлдерә дә торган сәхнә әсәрләрен хәзерге һәм киләчәк буын балалары да яратып укыячакларына, сәхнәдә яратып караячакларына иманым камил. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Көч-дәртегез һәрчак ташып торсын, залларыгыз һәрчак тулы булсын, Туфан ага!           

             Зиннур Хөснияр

Туфан абыйга

Арды дөнья,алҗыды,

Керфеген йокы басты.

Кемдер,әнә, учак якты,

Сарык суеп,казан асты.

Йокы басты керфеген,

Аш уздырып үткәрмәкче,

Милләтемнең өчесен.

Купты туфан,әй,кузгалды-

Күңелләрдә,йөрәктә.

Йоклаганны уятырга

Туфан кубу кирәк тә!

Ниһаят,кайтып җитте

Канкай улы Бахтияр.

Уян,халкым,йоклама,

Әлмәндәр карт ни дияр!

Шәкүр агай әйбәт карак,

Күңеле белән Алып.

Башкалар да күзен ачты,

Әлмәндәрдән оялып.

Купты Туфан,сүзен әйтте,

Күңелләргә,йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә!

IV Файдаланылган әдәбият

1.Әхмәдуллин А.Г. Күңелләрне уятыр: Казан:Мәгариф ,2007.-223б.

2.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,1 том.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2002.-528б.

3.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,10 том.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2002.-447б.

1т.:пьесалар.-528б.

2т.:пьесалар.-464б.

3т.:пьесалар.-447б.

4т.:пьесалар.-415б.

5т.:пьесалар  һәм скетчлар.Балалар өчен пьесалар.-399б.

6т.:повесть,хикәяләр.-480б.

7т.: көндәлекләр (1980-1991).-448б.

8т.: көндәлекләр (1992-1998).-479б.

9т.: көндәлекләр (1999-2002).-447б.

10т.: әңгәмәләр,мәкаләләр.-447б.

4.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2008.-479б.

5.“Дуслар җыелган җирдә” Туфан Миңнуллин турында замандашлары Казан:Идел журналы китапханәсе 1995.-159б.

6.Татар драматурглары:биобиблиографик белешмәлек.Төз.Ф.Ганиева,Р.Яруллина, А.Саттарова;Татар.кит.нәшр.,2007.-271б.

7.Татарның бер баласы.Казан:Рухият, 2003.-408б.

8.Утырып уйлар уйладым:көндәлекләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1997.-383б.;2001.-351б.;2003.-408б.

9 .Миңнуллин Т. Китәр юлың еракмы? Пьесалар. Казан, Татар.кит.нәшр.,1978.-376б.

10.Сафина Н. Йөрәгемне Туфан чакты. Мәдәни җомга.-2000.-30 июнь

11.Мәйдан.-2002.-№1.-208б.

12.Мәйдан.-2005.-№8.-16.-176б.

13.Казан утлары.2005.-№9.-192б.

14.Сәхнә.2005.-№4.-24б.

15.Юлдаш.1996.-№2(91).

16.Ачык дәрес.2004.-№12.-декабрь.

17.Идел.2010.-№8.-80б.

18.Миңнуллин Т. Иң кадерле мизгелләр Мәгърифәт.2005.-20 август.

19.Гаилә учагы.2008.-№9.-48б.

Миңнуллин Туфан Абдулла улы – күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган.

1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.  Туган ягында хисапчы, бухгалтер булып эшли, чирәм җирләрдә эшләп кайта. 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә.

Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Т.Миңнуллин — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Туфан Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Татар гаиләсе” бөтенроссия иҗтимагый фондының беренче президенты булды һәм вафатына кадәр шунда эшләде.

1984 елда беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли.Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.

Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

Туфан Миңнуллинга 1974 елда «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге премия, 1979 елда — Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы өчен), шулай ук 1979 елда — «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле мелодрамасы өчен Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе тапшырыла. 1984 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы халык язучысы исеме бирелә.

Туфан Миңнуллин Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины булды.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда вафат булды.

1935 елның 25 августы, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы – 2012 елның 2 мае, Казан.

М.С.Щепкин исемендәге театр училищесен (Мәскәү, 1961), М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1977) тәмамлый. Уку елларында рус һәм Европа театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән якыннан таныша.

Минзәлә драма театрында (1961–1962), Татар академия театрында (1962–1963) актер, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында өлкән мөхәррир (1963–1964), «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр (1964–1968).

1984–1989 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе, 1994 елдан татар ПЕН-үзәге президенты.

1985–1990 елларда Т.Миңнуллин ТАССР Югары Совет депутаты, 1989–1992 елларда СССР халык депутаты, 1995 елдан ТР халык депутаты.

Ленин бүләге һәм СССР Дәүләт бүләге буенча комитет әгъзасы (1990–1992), Азия һәм Африка илләре тынычлык комитеты әгъзасы (1985–1992).

Беренче әдәби тәҗрибәләре – бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, шаян хикәяләр.

Т.Миңнуллинны драматург итеп таныткан пьесалары: иҗади яшьләр тормышыннан алып язылган «Миләүшәнең туган көне» драмасы (1968 елда сәхнәгә куела) һәм гаиләдәге әхлак проблемаларын үз эченә алган «Нигез ташлары» комедиясе (1968 елда сәхнәгә куела).

Язучы, драматургиянең төрле жанрларында актив иҗат итеп, күбесе Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Чуаш, Мари республикаларының театр сәхнәләрендә уйналган уңышлы әсәрләр яза, кайберләре республика һәм үзәк телевидение аша күп тапкырлар күрсәтелә, театр өлкәсенә караган үзәк журналларда басылып чыга.

Т.Миңнуллинның драматургиясе жанрлар, жанр формалары төрлелеге, халыкчан образлы, җор телдә язылган диалогларның җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл булуы белән җәлеп итә.

Пьесаларының күбесендә хәзерге заманның катлаулы проблемалары чагылыш таба. Т.Миңнуллин драматургиясендәге стиль һәм идея юнәлешләренең берсе – шәхес формалашуга багышланган пьесалар: «Китәр юлың еракмы?» (1975 елда куела), «Адәм баласына ял кирәк» (1980 елда куела), «Монда тудык, монда үстек» (1982 елда куела).

Бу юнәлеш бигрәк тә «Миләүшәнең туган көне» (1968 елда куела), «Дуслар җыелган җирдә» (1976 елда куела), «Хушыгыз!» (2000 елда куела) трилогиясендә гәүдәләнеш таба. Бу драмаларда тулы буын татар иҗади интеллигенциясенең катлаулы язмышы күзәтелә, җәмгыятьнең кеше алдында җаваплылыгы проблемасы күтәрелә.

Икенче бер юнәлеш пьесаларында инде шәхес буларак формалашкан персонажлар үзәккә алына. «Ир-егетләр» (1971 елда куела), «Үзебез сайлаган язмыш» (1973 елда куела), «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977 елда куела), «Әниләр һәм бәбиләр» (1983 елда куела) пьесаларының геройлары тормышта үз кыйбласын тапкан, тормыш авырлыкларына каршы торырлык, максатчан шәхесләр.

Идея-эчтәлек ягыннан аеруча игътибарга лаек әсәре – «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 елда куела) фәлсәфи комедиясе. Монда кешенең рухи көченең тамырлары ачып күрсәтелә, яшәүнең үлемнән көчлерәк булуына басым ясала.

Тагын бер юнәлешне тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган пьесалар тәшкил итә. «Ат карагы» (1972) драмасының прототибы – хакимият тарафыннан тудырылган һәртөрле ирексезләүләргә каршы чыгыш ясап, шәхси азатлыгын яклаучы тарихи шәхес; «Моңлы бер җыр» (1981 елда сәхнәгә куела) романтик трагедиясенең геройлары – М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре; «Без китәбез, сез каласыз» (1986 елда куела) драмасының төп герое – халык шагыйре Г.Тукай; «Агыла да болыт агыла» (2001 елда куела) пьесасыныкы – шагыйрь Х.Туфан; «Канкай угылы Бәхтияр» (1974 елда куела) драмасыныкы – Е.Пугачев көрәштәшләренең берсе.

1990 елларда Т.Миңнуллинның драматургиясе яңа темалар һәм образлар белән баетыла. «Вөҗдан газабы» (1987 елда куела) пьесасында автор җәмгыять төзелеше алмашынуның кеше аңында нинди үзгәрешләргә китерүен күрсәтә; «Илгизәр + Вера» (1994 елда куела) драмасы катнаш никахлар мәcьәләсенә карый; «Шәҗәрә» (1998 елда куела) пьесасы буыннар күчеше проблемаларын чагылдыра.

Т.Миңнуллин татар халкының язмышы, тел, мәдәният мәсьәләләренә еш мөрәҗәгать итә. Илдә барган үзгәрешләрнең асылына төшенергә, ничә гасырлар яшәп килгән халык традицияләренең, рухи байлыгыбызның югала бару сәбәпләрен ачарга тырыша.

«Сөяркә» (2001 елда куела) драмасында мәхәббәт һәм бурыч кебек әхлак проблемалары үзәккә алына. «Эзләдем, бәгърем, сине» (2001 елда куела), «Шулай булды шул» (2003 елда куела), «Алты кызга бер кияү» (2006 елда куела) пьесаларының геройлары – яшәү мәгънәсен эзләүче персонажлар.

Т.Миңнуллин шулай ук Г.Камал, К.Тинчурин традицияләрен дәвам итүче үзенчәлекле комедиограф та. Комедияләре форма төрлелеге белән аерылып тора: «Әлдермештән Әлмәндәр» – характерлар комедиясе булса, «Яшьлегем – җүләрлегем» (1978 елда куела) һәм «Йөрәк маем» (1997 елда куела) – вакыйгалар комедиясе, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972 елда куела) – водевиль, «Бәйләнчек» (1982 елда куела) һәм «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» (1992 елда куела) – сатирик комедияләр, «Гармун белән скрипкә» (1987 елда куела) һәм «Гөргөри кияүләре» (1995 елда куела) – музыкаль комедияләр.

Балалар өчен 20 ләп пьеса, шул исәптән Акбай турында 7 пьеса иҗат итеп («Авыл эте Акбай», «Акбай нигә күңелсез?» һәм башкалар), язучы балалар драматургиясенә дә өлешен кертә.

Т.Миңнуллин – җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Ул «Дуслык хакына» (1965), «Чишмә җыры» (1968; рус теленә тәрҗемәдә «Милые мои», 1979) хикәя җыентыклары, тормыш вакыйгалары турында фәлсәфи уйланулар белән баетылган «Утырып уйлар уйладым» (1–3 китап, 1997–2005), «Татарның бер баласы» (2003) көндәлек язмалары авторы.

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1974), ТАССРның Г.Тукай исемендәге (1979), РСФСРның К.Станиславский исемендәге (1979) Дәүләт бүләкләре лауреаты.

«Почет билгесе», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында Т.Миңнуллин музее эшли.

Ир-егетләр: пьесалар. Казан, 1974.

Монда тудык, монда үстек: пьесалар. Казан, 1985.

Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. Казан, 1996.

Робагыйлар. Казан, 1999.

Сайланма әсәрләр: 10 томда. Казан, 2002.

Әхмәдуллин А. Халыкчан характерларга омтылганда // Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.

Әхмәдуллин А. Үзе сайлаган язмыш // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан, 1993.

Молчанов Ю. Драматург и режиссёр // Дружба народов. 1983. № 11.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин

метки: Миннуллин, Бэбилэр, Татарск, Энилэр, Халык, Халыкны, Габдулла, Беренче

ТУФАН МИҢНУЛЛИН ДРАМАТУРГИЯСЕ: ЗАМАН ҺӘМ ШӘХЕС

ДРАМАЛАРЫНДА МИЛЛИ МӘС

ҺӘМ ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ

Язды. Гайнуллин Тауфикъ Тәлгать улы,

Татарстан Республикасы Апас муниципал

ГБМБУ “Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Галим Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, кешенең затлылыгына сәбәп – нәсел-нәсәбә. Туфан ага Миңнуллиндагы сыйфатларның чагылышы да аның нәсел шәҗәрәсенә бәйледер. Чыгышы белән Казан кешесе булган әтисе заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Унынчы елларда алар укыган мәктәпкә Габдулла Тукайның килүе татар әдәбиятын яраткан яшүсмер егеткә нык тәэсир итә. Озак еллар узгач та, ул бу очрашуны кат-кат исенә төшереп балаларына сөйли. Пороховой заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин инкыйлаб елларында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авыла килеп эләгә. Ул монда беренче булып радио кертә, беркадәр колхоз рәисе булып эшли. Шуның өстенә иҗат эше белән шөгыльләнә: шигырьләр яза, әкиятләр чыгара. Ә инде 1935 елның 25 августында өченче малае тугач, аңа шул елларның күренекле шагыйре Туфан хөрмәтенә исем бирә. Шулай итеп Туфан Миңнуллинда татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, мәхәббәтне әтисе уята.

Мәктәп еллеры… Мәктәптә һәм авылда стена газеталары чыгаруда актив катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен урнаштыра. Сугыш еллары… Теләгәнеңне тиз генә тормышка ашырып булмый торган чорлар… 1956 елда Казан дәүләт университетына керә. Озак та үтми Мәскәүгә театр институтына укырга китә. Һәм ул монда чын-чынлап әдәби иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Ләкин язганнарын бастырырга ашыкмый. Аларны “Насыйбулла боткасы” дип аталган кулдан тегеп эшләнгән китапларга урнаштыра.

1961 елда Щепкин исемендәге театр институтын тәмамлап, Казанга кайта, 1964 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына артист булып урнаша. Ләкин ул монда озак эшләми. Аннары “Чаян” журналы, Казан телевидениесе. Әдәби иҗат, җәмәгать эшчәнлеге.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Туфан Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана. Иҗатының башлангыч чорында драматург үзен нигездә авыл темасын яктыртучы автор дип игълан иткән, үзенең бер чыгышында эшчеләр тормышыннан ерак торуын нигезләргә дә тырышкан иде. Тарихи темага да ул тиз генә мөрәҗәгать итмәде. Эстетик идеалы ачыклана һәм сәнгатьчә осталыгы үсә төшкәч, ул тематик бертөрлелектән арынды. Нәтиҗәдә Т.Миңнуллин драматургиясе образлар системасы ягыннан да, жанрлар һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә байый. Хәзер ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи-романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Сәнгатьчә эшләнеше буенча алар арасында саф реалистик стильгә караганнары да, шартлы-фантастика элементлары белән баетылганнары да бар.

4 стр., 1886 слов

По татарскому языку «Хасан Туфан» на татарском » Мы с АГНИ

… тагын да, Бу балаңның төсе булып сиңа Үзең биргән җырлар калырлар… (“Урал эскизлары”) Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик … Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрс … “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни …

Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе — аның заман проблемаларына аерата сизгер булуы. Агымдагы чынбарлыкны аның бүген чишүне сорый торган мәсьәләләрне чын сәнгать югарылыгында хәл итү, замандаш образын, аның тарихи ролен үзенчәлекле гәүдәләндерү кебек гаять авыр һәм катлаулы бурычларны үтәүдә Т. Миңнуллин иҗаты татар әдәбиятының алгы сафына чыкты һәм бүген дә алда тора.

Драматургның материалы тормышның төрле өлкәләреннән алынган, яңа фикерләр күтәргән пьесалары идея ягыннан мөһим, еш кына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүчән. Идея эчтәлеге һәм художество үзенчәлеге буенча Т. Миңнуллин пьесаларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Алар художник талантының көчен, иҗат эшчәнлегенең колачын күрсәткән, аның эзләнүләренең үзенчәлекләрен чагылдырган юнәлешләрне тәшкил итәләр.

Туфан Миңнуллин драматургиясенең эчтәлеген баеткан, торган саен көчлерәк яңгыраш ала барган тагын да бер юнәлешне аның милләт язмышын үзәктә тоткан әсәрләре тәшкил итә. Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-билгеләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә. Дөрес, алар замана кануннары чикләрендә, ягъни тупасландырылган, бозылган социалистик идеология кысаларында эш йөртәләр, формалашалар, әмма анда да чын кешелек сыйфатларын расларга тырышалар. Бу мирасның нигезендә яткан әхлак принциплары ул геройларны бизи, бай рухлы итә, яшәеш чыганакларын ачыклый.

Соңгы елларда драматург кеше язмышын җәмгыять вә милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сурәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлауда яңа баскычка күтәрелде.

«Әниләр һәм бәбиләр» (1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә — яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, «ана» дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә унбер бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручан образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, тәрәккыятен тәэмин иткән гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

… туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р _зара дус яшил‰р. Татарстан матур ш‰k‰рл‰рг‰, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел … коялар, гомерл‰рен бир‰л‰р.Ч™нки алар бел‰л‰р: Ватанны дошманга сатсаS, син … кызыксыну, туган Gирне белерг‰, ™йр‰нерг‰ тырышу. Туган телд‰ матур итеп с™йл‰ш‰ белерг‰, туган … м‰с‰л‰н, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Г‰б‰ши, …

Драманың бу төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры метафорик образ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул милли гадәт-йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Үткәндәге ике Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, казакъ, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый: «Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшәячәк», ди әсәр.

Милләтебезнең эреп югалуында төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», — дип язган иде ул. Һәм «Зөләйха» драмасы белән көчләп чукындыруга каршы чыкты. «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда иске татар тормышыннан канәгать булмаган кешенең акрынлап үз милләтеңнән ваз кичүен сыкранып тасвирлады.

Т.Миңнуллин бу фикер сызыгын дәвам итә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Моны ул ачык итеп «Илгизәр плюс Вера» (1992) пьесасында чагылдыра.

Ярату, мәхәббәт — бөек хис. Җан ияләреннән бары тик кешегә генә бирелгән ул. Мәхәббәт иҗтимагый тигезсезлек чикләрен, яшь аерымлыгын, хәтта дин башкалыкларын да үтеп чыгарга мөмкин. Ләкин кешегә хистән тыш акыл да бирелгән икән инде, аңа кайвакытта акылга өстенлекне бирә белү дә хас булырга тиеш.

…Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән тәмамлана. Ләкин ул тотрыксыз булып чыга. Яшьләрнең үзләренә дә, бигрәк тә аларның әти-әниләренә, хәтта авылдашларына да шатлык урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә.

Бер уйлаганда, күңелсез хәлләрнең килеп чыгуына бу никахны булдыруга җан тырышкан әни кеше Дания һәм яшь пар гына да гаепле түгел. Заманасы шулайга бара. Әнә яшьләр бар булган акчаларына Мәскәүдән магнитофон күтәреп кайтканнар. Алар да милли хис җуелган. Авылдан шәһәргә күчеп китү төп теләккә әйләнгән. Ата-ана сүзенә колак салу юк, алар алдында үзеңне бурычлы санау юк… Иң аянычы шунда, заман агышы гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен тәшкил иткән кагыйдәләрне боза. Ә бит шуларның күбесе милләтне милләт итеп саклап тора.

Мәсәлән, бу авылда ничәмә гасырлар бергә дус яшәп тә татарлардан да, рустан да катнаш туй ясаучы булмаган. Бабайлар, әйтерсең лә, сүз берләшкәннәр, алар күңелләре белән, рухлары белән, төпле акыллары белән мондый эшнең ахыры барыбер хәерле булып чыкмасын тойганнар, белгәннәр. Катнаш никахның кирәкмәгән юнәлеш алу мөмкинлеген ил агасы Нурәхмәт карт ачык итеп әйтеп бирә: «Ир белән хатын кем ул? Сез әйтәсез дә, муж и жена — одна сатана, дип, одна сатанага әйләнгәнче алар башта аерым-аерым сатана бит әле. Башта һәрберсе үз ягын каера. Кайвакыт каера-каера каерып ук чыгаралар. Башта юктан гына тавыш чыга да ызгышка да әйләнә. Кызып китеп бер-берсенең начар якларын санап бетергәч, нәсел-нәсәпләргә барып китәләр. Кайчак ахмак ир белән юньсез хатынның җүләрлеге аркасында чыккан ызгыш туган-тумачаларына күчә. Китә талаш, китә сугыш».

3 стр., 1354 слов

Ерт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре

… ньяга таныта. Шулай итеп, автор безне китапларны сөяргә,белемле булырга чакыра. ГИА-сочинение 1. Текст … дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байны … ре шул матурлыкка зыян да салалар бит: агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар. Моңа дәлил булып, … млә мисалында расларга мөмкин. Р. Миңнуллин яшь буынны китап укырга чакыра. Китапның кеше …

Бу фикерне үстереп, драматург логик нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә — әлегәчә бер генә язучы тарафыннан да әйтелмәгән, димәк, әдәбиятыбыз өчен яңа сүз. Катнаш гаилә нык, тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына хезмәт итә. Бигрәк тә сан ягыннан зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала, — ул аны үз файдасына суыра бара. Татар милләте белән дә шул ук хәл. Әйләнә-тирәдә руслар. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз җөмһүриятебездә үк ярты халык — «олы милләт» вәкилләре, һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы тагын бер үзенчәлекле персонаж — Ислам әйткән сүзләр чын хәлне дөрес чагылдыра: «Без урыс белән кушыла алмыйбыз, — ди ул. — Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме?!»

Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәр нәрсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кагыйдәләренә һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм үсә ала.

«Шәҗәрә» драмасында (1998) татар милләтенең элеккеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамында формалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп, зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Аңарчы да таркалуга йөз тоткан бу токымны совет идеологлары җәмгыятьнең паразит өлеше дип игълан итте, аны тәмам юкка чыгуга, эзе югалуга китергән шартларга куйды. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең 7 вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла. Монда 70 еллык совет тәртипләре вакытында шәхес буларак таркалган, әмма асыл рухына тугры калганнар да, нәсел чыгышыннан ваз кичеп урыслашканнар да, фән дөньясында уңышка ирешкәннәр дә бар. Советтан соңгы «яңарыш» елларындагы яшәеш рәвешен, аның төрле якларын чагылдырган күренешләр һәм «каһарманнар» шулай ук ышандырырлык итеп күрсәтелгән. Пьесага беркадәр фрагментарлык хас, — ул автор тарафыннан махсус шулай эшләнгән. Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» исемле комедиясендәге алымнар ярдәмендә. Анда читтән килгән Себер бае аерым-аерым мөстәкыйль күренешләр тәшкил иткән шәһәр тормышын күзәтә. «Шәҗәрә»дә дә шуңар охшаш: авыл егете белән шәһәр кызы төрле язмышлы морзалар токымнары тормышы белән танышалар. Бер караганда, кабатлау да бар кебек. Әмма мәгънә-эчтәлек ягыннан бу — инде бер табылган драма формасыннан уңышлы файдалану үрнәге.

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

… өнәсәбәтен үзгәртер өчен, ул халыклар безне белергә тиешләр. Ә бер-береңне белмичә торып, ихтирам итеп булмый. Ә инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен … әхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара — татарларны …

Туфан Миңнуллин комедия жанрына һәрчак игътибарлы. Моны аның соңгы әсәрләре дә раслый. 90 еллар башында язылган «Гөргөри кияүләре» һәм «Йөрәк маем» комедияләре бу юнәлештә яңалык алып килделәр. Татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган вакытларда языла ул әсәрләр, һәм шул кавемнәрнең һәммәсе дә бер халыкның үзенчәлекле, әмма аерылмас өлеше итеп раслана. Аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, ахыр чиктә халыкның бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.

Милләт язмышын драматург, башлап, халыкның рухи көчен үстерү, моның өчен аның әхлакый-этик йөзен ачыклап, җитешмәгән якларны алга сөрү белән бәйләп карый. Авторның соңгы әсәрләреннән «Кулъяулык», «Җен алыштырган», «Шүрәле — җанкисәгем», «Сөяркә» пьесалары асылда шуңарга багышланган. Мәсәлән, «Сөяркә» драмасында кешенең рухи дөньясы, Аллаһе тәгалә һәм кешеләр алдында вөҗдан сафлыгын саклау һәм шәхси рәхәтлеккә омтылудан туган көчләр арасындагы бәрелеш үзәккә куелган. Шулай итеп, драматургиядә бу традицион бәрелеш-каршылыкта өченче һәм бөек көч булган Хак Тәгалә дә исәпкә алына башлады. (Югыйсә, әле 80 елларда да бу конфликтта бары башкалар алдындагы, ил каршындагы бурыч һәм шәхси мәнфәгатьләр генә катнаша иде).

Ә бит безнең Ходаебыз алдында да кире каккысыз бурычыбыз, җаваплылыбыгыз бар. Бу мөһим конфликтны сәнгатьчә хәл итә башлауда да Т.Миңнуллин беренчеләрдән берсе булды.

Шунысы характерлы, драманың үзәк геройлары Хәбир һәм Әнисә алдында торган катлаулы сорауга — мондый ярату хисе белән гөнаһлымы мин? дигәнгә әсәр дәвамында ачык җавап бирелми. Гаилә — изге, һәркем бу җәһәттән Аллаһ каршында җаваплы дип карасаң, әйе, гөнаһлы, дигән җавап сорала. Ә инде акыллы һәм тәҗрибәле ир белән ихлас һәм саф рухлы хатынның никахсыз яратышуы… Кайсы дөрес? Әсәр шул сорауны тамашачы алдына куюы белән үк сәнгати бурычын үти. Иң мөһиме, үзеңнең һәр адымыңны Илаһи кагыйдәләр белән үлчәү кирәк, дип куюы белән…

Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, хезмәте өчен орденнар һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗаты татар әдәбияты тарихында кабатланмас күренеш булып тора. Милли драматургиянең күркәм традицияләрен дәвам итеп, автор сәхнә әдәбиятын яңадан-яңа идея-эстетик казанышлар белән баета. Туфан Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятының, милләтнең сәнгатьчә фикерләвенең алдынгы сафында бара.

Әдәбият исемлеге

1. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. – 544 б. Әхмәдуллин А.Г.

2. Әхмәдуллин А.Г. Офыклар киңәйгәндә / А.Г. Әхмәдуллин – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002-239Б.

5 стр., 2095 слов

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, статья (10 класс)

… өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре … Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтергә ,лирика … кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкен … әнәбез. Шагыйрьнең иҗатына эпиграф итеп, мин “Үтеп барышлый” шигыреннән шушы …

3. Вилкеев Җ. Милли үзаң / Җ Вилкеев // Мәгариф-2004-№1-62Б.

4. Зарипов Р. Пегас кашына микән?:Дискуссия: Безнең заман герое / Р.Зарипов // Казан Утлары-2004-№9-155-158Б.

5. Миңнуллин Т. Бетте көч,сынды кылыч… СССР халык депутаты истәлекләре / Т. Миңнуллин-Казан Утлары-2000-№11 — 106 Б.

6. Миңнуллин Т. Эшен коеп куя иде…Парча / Т. Миңнуллин // Мәгърифәт-2007-24 ноябрь-5Б.

Миңнуллин Туфан Габдулла улы – драматург, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы өчен 1979 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.



Туфан Миңнуллин
(1935–2012)

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миннуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан сон, башта туган төбәгендәге Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында — хисапчы, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә китеп, Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була. 1964-1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм «Чаян» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.
Т.Миңнуллин әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак драматургия жанрының олырак формаларында да көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторньң «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т.Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларын Туфан Миңнуллинның драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. Форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагын да тирәнәйтә төшеп, драматург тормыш чынбарлыгын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларны сәнгатьчә хәл итү, замандашларының, туган халкының рухи дөньясын, уй-хисләрен, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле катлаулы темаларын кыю рәвештә сәхнәгә менгерә. Бүгенге көндә ул — татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның төп үсеш тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы драматург буларак билгеле. Аның оста каләме белән илледән артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият-пьесалар иҗат ителгән. 1963-1999 еллар арасында бер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала. Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксыну уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдән төшмичә, кайта-кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессионал театрлары репертуарында да Т.Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора. Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә «Әлдермештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы, музыкалы-биюле «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Бурятия, Калмыкия, Дагъстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Омск, Воронеж, Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казана.
Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы, иң беренче нәүбәттә аларда сурәтләнгән вакыйгаларның, драматик коллизияләрнең, кеше характерларының тормышчан чынлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүчән сикәлтәле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып тора торган әхлакый, иҗтимагый проблемаларны, көнкүрештәге мөһим яңалыкларны оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Күпчелек әсәрләрендә автор олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгьнәсе, аның җәмгыять һәм үз шәхесе алдындагы гражданлык бурычы һәм җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиренә, туган теленә, туган халкына, аның милли мәнфәгатьләренә тугрылыгы, үткәненә ихтирамы һәм киләчәк язмышына ышанычы турында сүз алып бара. Болар өстенә Т.Миңнуллин драматургиясе жанр, форма төрлелеге, пьесаларының халыкчан образлы, җор телдә язылуы, диалогларының тормыштагыча җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл, сәхнәгә кую өчен уңай булуы белән дә җәлеп итә. Язучы үз әсәрләрендә кеше характерының реалистик бөтенлегенә, табигыйлегенә ирешү өчен традицион сәхнә кануннарыннан, тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана, әйтәсе сүзен-фикерен тамашачыга үтемлерәк җиткерү өчен еш кына шартлы алымнарга да мөрәҗәгать итә.
Т.Миңнуллин — татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбайның яңа маҗаралары», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?», «Бик бүлтәймә, Бультерьер» исемле бөтен бер серия әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары, шул исәптән Татар дәүләт академия театры репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар.
Т.Миңнуллин — җор телле хикәяче, туры сүзле публицист һәм тәнкыйтьче дә. Аның җәмгыятьтә, кешеләр тормышында булып тора торган төрле хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны бәян иткән һәм «Кызыл тышлы дәфтәр»дән яки «Утырып уйлар уйладым» дигән гомуми баш астында матбугат битләрендә, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» газетасында даими басыла килгән көндәлек язмалары һәм сатирик «Минһаҗ маҗаралары» хикәяте серияләре укучылар арасында аеруча зур популярлык казана, Т.Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссеры М.Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Ш.Биктимеров белән берлектә, 1979 елда Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Татар театр сәнгатен үстерүдәге аеруча хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның һәм 1984 елда «Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе», 2005 елда «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1984 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Т.Миңнуллин «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исемгә лаек була һәм шул ук елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден белән бүләкләнә.
Җәмәгать эшлеклесе буларак, Т.Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. 1984-1989 елларда Т.Миңнуллин Татарстан Югары Советы депутаты һәм 1989-1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли. 1995 елдан 2012 елгача ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Т.Миңнуллин — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Драматург 2012 елның 2 маенда вафат булды. Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнде.

Төп басма китаплары

Дуслык хакына: юмористик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. — 53 б. — 8000 д.
Бәхетле кияү: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 136 б. — 2000 д.
Ир-егетләр: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 250 б. — 10000 д.
Китәр юлың еракмы: пьесалар / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 374 б. — 10000 д.
Өмет: повесть, хикәяләр, юморескалар, уйланулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 256 б.— 15000 д.
Без китәбез, сез каласыз: пьесалар. -— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 352 б. — 5000 д.
Ай булмаса, йолдыз бар: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 408 б. — 5000 д.
Минһаҗ маҗаралары. — Казан: Матбугат йорты, 1998. — 208 б. — 5000 д.
Авыл эте Акбай: балалар өчен пьесалар. — Казан: Мәгариф, 1999. — 352 б. — 2000 д.
Сайланма әсәрләр: 10 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
1 т.: пьесалар. — 528 б. — 4000 д.
2 т.: пьесалар. — 464 б. — 4000 д.
3 т.: пьесалар. — 447 б. — 4000 д.
4 т.: пьесалар. — 415 б. — 4000 д.
5 т.: пьесалар һәм скетчлар. Балалар өчен пьесалар. — 399 б. — 4000 д.
6 т.: повесть, хикәяләр. — 480 б. — 4000 д.
7 т.: көндәлекләр (1980-1991). — 448 б. — 4000 д.
8 т.: көндәлекләр (1992-1998). — 479 б. — 4000 д.
9 т.: көндәлекләр (1999-2002). — 447 б. — 4000 д.
10 т.: әңгәмәләр, мәкаләләр. — 447 б. — 3000 д.
Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 383 б. — 5000 д.;  2001. — 351 б. — 3000 д.; 2005. — 367 б. — 2000 д.
Татарның бер баласы. Казан: Рухият, 2003. — 408 б. — 2000 д.
Әлдермештән Әлмәндәр: фәлсәфи комедия. — Казан: Мәгариф, 2005. — 191 б. — 2000 д. (Инглиз, татар, рус телләрендә.)

***

Белая ворона (Альмандар из Альдермеша): комедия-притча / пер. с татар. — М.: ВААП, 1976. — 58 с. — 250 экз.
Судьбы, избранные нами: пьеса / пер. с татар. — М.: ВААП, 1976. — 70 с. — 300 экз.
Милые мои: рассказы / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. — 208 с. — 25000 экз.
У совести вариантов нет: пьесы / пер. с татар. — М.:Сов. писатель, 1985. — 360 с. — 9000 экз.

Иҗаты турында

Мөхәммәдиев Р. Тормыш дәвам итә // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 181-197 б.
…Яктылыкка, нурга илтә // Казан утлары. — 1985. — № 9. — 145—153 б.
Хәбибуллин М. Яшьнәп кенә калмады // Мирас.— 1995. — №9. — 38–40 б.
Нуруллин И. Кеше һәм драматург//Мирас.— 1995.— №10. — 53–55 б.
Дуслар җыелган җирдә: Т.Миңнуллин турында замандашлары. — Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1995. — 160 б.
Миңнуллин Р. Бәләкәй чагын сагынучы олы язучы // Р.Миннуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. — Казан: Матбугат йорты, 1998. — 189-190 б.
Хаҗиева М. Утырып уйлар уйладым // Казан утлары. — 2000. — № 4. — 173-176 б.
Сафина Н. Йөрәгемне Туфан чакты // Мәдәни җомга. — 2000. — 30 июнь.
Ханзафаров Н. Драмаларда — күңел дөньябыз // Мәдәни җомга. — 2002. — 15 март.
Ихсанова Н. Давыллы ташкын сыман // Татар иле. — 2005. — № 32-33.
Миңнуллин Т. «Үземә-үзем хуҗа булсам — шул җиткән» // Шәһри Казан. — 2005. — 19 авг.
Галиев М. Туфан булып кара син! // Мәдәни җомга. — 2005. — 19 авг.
Миңнуллин Т. Иң кадерле мизгелләр // Мәгърифәт. — 2005. — 20 авг.
Низамов И. Осталыкны тоемлау // Мәдәни җомга. — 2005. — 2 сент.
«Таяныч ул — халык…» // Казан утлары. — 2005. — № 9. — 76 — 88 б.
Журналның Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2005. — №8.— 16–176 б.

* * *

Мустафин Р. Факел внутренней свободы // Татарстан. — 1997. — № 5. — С. 6-7.
Аглиуллин Т. Взгляд без обиды // Казань. — 1998. — № 3. — С. 18-20.

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


(1935 — 2012)
    Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында
игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган
мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли.

    Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе
Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт колхоз рәисе булып эшләгән. Габдулла
агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.

    Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы
Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.

    Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т. Миңнуллинны Казан университетына алып килә. Әмма сугыштан соңгы
авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында төрле урыннарда хисапчы
хезмәтен башкара. Казанда бухгалтерларны әзерләү курсларында укый, соңыннан комсомол юлламасы белән Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып
эшли.

    1956 елда университетка кабат килә, ләкин укый башлагач Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара. Шулай
итеп, 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры
килә. Дөрес, ул язганнарын бастырырга ашыкмый, «Насыйбулла боткасы» дигән һәм башка шундый, кулдан тегеп эшләнгән «китаплар чыгару» белән чикләнә. Шулай да инде киләчәк өчен шактый «мая» туплана;
мәсәлән, «Азат» исемле соңыннан аерым китап булып басылып чыккан әкият-пьесасы шул елларда ук язылган. Щепкин исемендәге театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы яшьләре (бүгенге танылган сәхнә
осталары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова һ.б.) белән бергә, Т. Миңнуллин да Казанга кайта.

    Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977
елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

    Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган «язучылык җене» аңар уен
сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, «Чаян» журналында, Казан телевидениесендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм
«уклы-камчылы» фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.

    Шулай итеп, беренче карашка, Т. Миңнуллин — әдәбият һәм театр мохите тәрбияләп үстергән талант. Театр
училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм «Чаян»да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр. Ул сәхнә сәнгате
серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә. Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы
өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу — төп сәбәпчеләрдән берсе. Т. Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агышына сизгерлек хас. Боларын исә иҗат
кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.

    Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Аны соңгы юлга озату
мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

                                              
Иҗаты

    Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән
килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

   Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә
башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында —
«Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле
яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

    70-нче елларда Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының
үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган
иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына
һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз
пьесасының «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы
бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем —
җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә»
(1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була.

Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы
тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә
тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый
сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

    Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның
сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль
театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан
исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз
бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Утырып уйлар уйлар өчен ,

Үскән икән буйларым .

Г.Р.Кәбирова , Яшел Үзән районы Ачасыр төп белем бирү мәктәбе

( Туфан ага Миңнуллин турында уйланулар )

Күп төрле жанрларда бердәй осталык белән иҗат итеп , гаять бай мирас калдырган бөек әдибебез Туфан Миңнуллинны шәхес буларак аңлар өчен, аның “ Утырып уйлар уйладым “дигән баш астында чыгып килгән көндәлекләр тупланмаларын укырга кирәк . Алар күп сандагы аерым – аерым хикәятләрдән тора . Аларның тематикасы тормышның үзе кебек үк күпкырлы ,чуар ,катлаулы . Бер дә арттырмыйча , бер дә киметмичә ,автор үзе күргәннәрен ,үзе кичергәннәрен ничек бар шулай итеп язып барган .

Тупланмаларны “әти “ һәм “әни” дигән хикәятләр ачып җибәрә . Бу – табигый, чөнки аларда классик дәрәҗәгә күтәрелгән язучы уйлануларының башлангычы ,төп нигезе ачык күренә . Бөтен татар халкы өчен гыйбрәтле башлангыч бу .Әтисе Казанда эшче гаиләсендә туа . Иделдә бурлак булып та йөри . Заманына күрә әйбәт кенә белем ала . Дөнья куа торгач , Кама Тамагындагы авылга килеп төпләнә . Уллары Туфан 1935 нче елда дөньяга килә . Аңа бу исемне әтисе куша , чөнки шагыйрь Туфанны үлеп ярата торган була , үзе дә соңгы көннәренә чаклы шигырьләр яза .Габдулла абый гомере буе гадел хезмәт белән яши . Намуслы зат буларак , үз хакын беркайчан да дауламый , барына да риза булып яши . Ялынырга , соранырга аңа горурлыгы ирек бирми . Әнисе ,ир балалар арасында үскәнгә , ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге белән яши .

“Печәнне ул оста парикмахерлар сокланырлык итеп чаба иде , атны ул җиксә, иң йолкыш ат та тәртә арасында көяз булып күренә иде “. “ Ул әдәби, фәнни китаплар укып , философик категорияләр белән фикер йөртми иде . Философиясе бик гади аның : “Ил алдында хур булма , кеше көлдермә , яманатың дөньяга чыкмасын “ ,- аның безне тәрбияләүдәге төп принциплары шул булды . Аның өчен яхшылык эшләү гап – гади ,табигый бер нәрсә иде “. Ул үзенең ире үлемен кабул итә : “Бәхетең булган икән , миннән алда үлдең . Мин алдан үлсәм , йөрер идең кая барып бәрелергә белмичә “ дигән сүзләрендә үлеп ярата белүнең нәрсә икәнлеге яшеренгән .

“ПәҺлеван “ дигән хикәяттә бу язучының үзендә әти – әнисеннән күчкән холык сыйфатларын күрәбез . Дөньяның бөек язучылары Драйзер , Горький, Лондон шикелле , Туфан да үзенең олы бәхетенә авыр хезмәт аша ирешә . “Без Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесена килгән егетләр, барыбыз да акчасызлар идек “ , — дип яза ул . Бу хәлдән чыгу өчен ,Туфан эш эзләргә тотына . Ул үҗәтлек белән үзенең максатына ирешә . ВЛКСМ ның Мәскәү шәһәр комитетына барып керә , үзенең фикерләрен гаять үтемле итеп ярып сала һәм секретарьның ихтирамын яулап ала : “Үтенеч языгыз , без акчалата ярдәм күрсәтербез . Арзанрак пальто , костюм , аяк киеме алырга җитәр ,- ди секретарь . Туфан үзе үтенеч язудан баш тарта : “ Мин гарип – гораба түгел , акчаны эшләп таба алам “ ,- ди . Хәер итеп бирелгән акчадан баш тартучы бу егет секретарьга бик ошый . Ул Туфанны иң авыр эшкә – ит комбинатына йөк ташучы итеп урнаштыра , авыр йөкләрне күтәреп йөртү гаять авыр була . Хәлдән тая . Үзеннән көләләр . Ләкин Туфан гарьлегенә чыдаша алмыйча эчтән еласа да , башланган эшне ташламый . Үҗәтлек белән дәвам итә һәм бу эштә дә иң намуслы кеше булып чыга .

Әйе , Туфан гомере буе утырып уйлаган хәлдә яши . Уйлары ил турында , кеше турында . Күпме зур эшләрне үз җаваплылыгына алган ул . “Бурыч түләү “ хикәятендә мондый юллар бар : “Йокларга яткач та мин үзем белән үзем шактый вакыт бәхәсләшеп ятам . Кануннар колы булган кеше яхшылык эшли алмый , чөнки куркак була “

Халкыбыз Туфанны гел депутат итеп сайлады . Туфан халыкның барлык гозерләрен иң югары мөнбәрдән ирештерде . Күңеленә кереп кадалган бер гозер турында “Хат “ дигән хикәятендә бик ачынып яза . Бу әле 1989 нчы елда, ягъни ул СССР Верховный Советы депутаты булып торган чакта . Мескен бер карчыктан килгән хатны Туфан безне изгән котсыз системага гаепләү акты дип саный .

Туфанның Һәр әсәре ил турында йөрәгенең бөтен күзәнәкләре белән тирән уйланулар нәтиҗәсендә туган . Шуңа күрә дә ул әсәрләрен бик тиз язып ташлаган . Атаклы “Әлдермештән Әлмәндәр “ен унике көндә ак кәгазьгә төшереп куйган . Драматург болай яза : “Әсәрне беренче тапкыр ниндидер уңай белән Мәскәүгә килгән язучыларга укыдым .Ошаттылар . Фикер алышуда кызыклы киңәшләр дә бирделәр . Татарстан Мәдәният министрының урынбасары , мәсәлән ,Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итәргә кирәк дигән киңәш тә бирде . Нәчәльство сүзенә буйсынып, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итсәм , үлемсез Әлмәндәрне үз кулым белән үтергән була идем .

“ Әлмәндәрнең прототиплары тормыш эчендә кайнаган ,Туфанны сокландырган гап – гади авыл картлары : әнисенең өлкән абыйсы “ Яшь бабай “. “Яшәүнең тәмен белеп , кызык итеп яшәде яшь бабай .Картая белми , дип әйтәләр иде аның турында . Туксанга аз гына җитмичә дөнья куйды яшь бабай . Картая белмәүчеләрдән тагын бер бабайны күздә тоттым мин “Әлдермештән Әлмәндәрне “ язганда . Гыйльми бабай иде ул . Туксаннан узды шикелле . Җыен юк барын сөйләп кеше көлдерүче әкәмәтрәк кеше иде инде . Аның юк – бар сүзләрен бөтенебез дә рәхәтләнеп тыңлый идек ,чөнки ул сөйләгәннәрнең төбендә мәгънә ята иде . Мәхмүт бабай бар иде тагын , Минһаҗ бабай …

“ Әлдермеш , Әлмәндәр –борынгы татар авылларының исеме . Алар тирән символик мәгънәгә ия . Гомумиләштереп әйткәндә , Әлмәндәрнең үлемсезлеге – милләтебезнең үлемсезлеге ул .

“Утырып уйлар уйлар өчен ,

Үскән икән буйларым “ ,

дигән җырны халкыбыз бер юаныч итеп җырлый . Уйлар Туфанның төп уйларын качыра . Туфан җиңелә белергә дә өйрәнә . “Җиңелергә өйрәнү җиңүгә илтә , һәрбер җиңү – ул инде яшәү “- ди . “Төнге уйлар “ Туфанда афоризмнар тулып ята : “ Уйлаган саен уй туа ,уй туган саен сораулар арта “, “Эчкән кеше кеше түгел ул ,ә күләгә генә .Ә күләгә эш эшли белми “.

“Күңелдәге эзләр “хикәятендә Туфанның бөтен ярсуларының хикмәтен ачып күрсәтүче малай эпизод бар . Туфанның 6 нчы класста укыган чагы . Класс җитәкчесе Мөршидә апа аны район үзәгенә шигырь сөйләү өчен олимпиадага алып барырга вәгъдә итә . Ләкин көне җиткәч , Туфанны калдырганнарын белмәгән . Йомгаклау концерты турында малай өйлә авышкач кына белә . “Һәм кышның салкын көнендә ,әнигә ,әтигә дә әйтеп тормыйча , бер кат юка ыштан кигән килеш ,мамыгы оешып беткән бишмәт белән , шарф – фәләнне әйткән дә юк инде , район үзәгенә чыгып йөгердем. Унбиш чакрым . Җылый – җылый йөгердем . Клубка ничек барып кергәнемне хәтерләмим инде . Мөршидә апаның мине күргәч ахылдавы һәм безнең авыл егетләрен ачуланганы гына истә калды . Концерт узды .Мин сәхнәдә йөгереп йөри – йөри “ Ятим тай “дигән озын шигырьне сөйләдем .

Концерттан соң фатирларга урнаштырдылар . Мөршидә апа мине үзеннән калдырмады . Без кунарга тиеш фатир салкын иде . Мөршидә апа үзенең пальтосын ябынып ятты , мине куенына алды . Шунда җылынып йокладым. Һич онытылмас вакыйга .Укытучы апалар , бигрәк тә аларның чибәрләре, рәхимлеләре безнең өчен фәрештә иделәр . Бәлки ,шуңадыр да минем язмышым миңа рәхимле иде “.

Азнакай якларында кечкенә бер авылда йоклап яткан 3 нче класс укучысы Нәҗибә Ихсанова нәкъ менә Туфанның насыйп яры булгандыр .

“Ватан каян башлана ? “ хикәятендә Туфан ,Татарстаннан китеп , Лондон театрында хезмәт иткән мәшһүр биюче Рудольф Нуриевның аянычлы язмышы турында уйланып , шундый нәтиҗә ясый :

“Әгәр дә Нуриевның күңелендә Казан яки Уфа яшәсә ,рухи таянычы ,үзенең халкы булса , ул Ватанына кайтып егылыр иде дә ,җирләгез мине монда , ата – бабаларым җиренә . Салыгыз бер балет мәктәбе ,кушыгыз ул мәктәпкә минем исемне , дисә , аның исеме озаграк сакланыр иде дә , татар балалары ул салдырган йортта бөек татардан үрнәк алып , аның данын тагын да күтәрерләр иде “.

“ Нәсел “ хикәятендә үз нәселеңне биш бармагың кебек белү , аның белән горурлану турында языла . Югала барганга бик борчыла . Нәсел белән горурлану үз – үзеңне тәрбияләүнең иң камил формасы дип саный . Туфан милләтебездә борынгыдан килгән әдиплелекне саклап калу өчен гомере буе көрәште . “Миннән теләсә ничек көлсеннәр , надан ,аңгыра ,томана дисеннәр ,әмма мин театр сәхнәсендә үзебезнең “ Галиябану “, “ Зәңгәр шәл” ләребезне Ауропада язылган бер генә пьесага да алыштырмыйм “ ,-ди ул .

Туфанның “ Агыйдел” ,”Сандугач” дигән җыентыклары бар . Аларда халыкның шул исемнәр белән башланган кыска җырлары тупланган . Ничек итеп җыеп бетерде икән ул аларны ?! “ Тау” сүзе кергән кыска җырларны да туплаган ул ,ләкин чыгарырга өлгермәгән . “Тау һәм татар “ хикәятендә Туфан кызыклы ачышлар ясый . Татарлар гасырлар буе далада яшәгәннәр дип язалар ,минемчә , алар таулы төбәкләрдә дә гомер кичергәннәр , чөнки таулар турында борынгы җырларыбыз бик күп ,- ди ул .

Туфан юморы –хикмәтле юмор , анда шаянлык белән моңсулык бергә кушылган. “Пенсия кенәгәсе алгач” хикәяте мондый юмор белән башлана: “Бүген райсобестан пенсия кенәгәсе – картлык турында таныклык алып чыктым. Үзем урам буйлап атлыйм, үзем юлымның ахырын күрәм сыман. Юл читенә килеп төртелермен дә , дөньясына кул селтәп , мәңгелеккә ял итәргә утырырмын кебек. Пенсия билгеләделәр инде миңа – 243 сум. Алла Пугачева Әлмәткә килә икән . Концертына билет бәясе-250 сум , ди . Димәк мин татарның әзме – күпме күзгә күренерлек язучысы – ул концертка бер айлык пенсиямне түләп керә алмыйм”.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туугъан жерим сочинение на балкарском языке
  • Тулгу расписание экзаменов преподавателей
  • Туториал подготовки к сдаче экзамена блэк раша 2022 категория b
  • Тулгу расписание экзаменов 2022
  • Тутор онлайн математика егэ

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии