Туфан узе бер чор сочинение

                                           Туфан – үзе бер чор.

                                                                               Хатлар аласы килә.

                                                                               Әйтерсең лә, хат эчендә

                                                                               Казан һавасы килә.

                                                                                              Хәсән Туфан.

   Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында ярым крестьян, ярым эшче гаиләсендә туа.

  Үткән 20 нче гасырга1 әйләнеп карасак, катлаулы үзгәрешләргә, кискен  фаҗигаләргә, илләрне тетрәткән сәяси борылышларга гадәттән тыш мул булуын күреп таң калабыз.

  Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар кичерсә дә,  Х.Туфан – баштан ахырынача үзенә генә хас индивидуальлеген саклаган шагыйрь2.  Ул поэзиядәге классик төзек, халыкчан, искиткеч камил эшләнгән ширырьнең иң матур үрнәкләрен тудырды. Үз чорының хаталарын, трагик ялгышларын, шул хаталар нәтиҗәсендә туган олы фаҗигане чагылдырды.

  Күренекле әдипләребез3    “Мәскәүдән нур алдылар”, “Ленин белән сөйләштеләр” дип “бөек рус халкына дан” җырладылар.  Ә менә Х.Туфан исә, дөньяның ачысын – төчесен күп татыган шәхес буларак, болай дип язган иде.

  Алтын куллы халык булсаң да, син

  Бәхет йөзе күрә алмадың…

  Сан ягыннан байтак булсак та без,

  Сансыз халык идек Рәсәйдә.  

Бу юллар 1937 елда язылган!

  Х.Туфан фаҗигасе кайчан башлана соң? Аның гаепләнүенә сәбәпче булган “Ант” поэмасын  язган чакларданмы? Язучылар союзыннан чыгарылган 1937 нче елданмы? Казан төрмәсенә ябылган 40нчы елданмы?  Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем иткән 1942 елның 7 нче март көненнәндер?  Ләкин аның фаҗигасе  большевизмга алданып яшәгән чорда ук башлана. Мәсәлән,

  Җыр башланды.

Батыр, зур җыр

Корал тоткан килеш җырланды.

Чакырды җыр

Бөек көрәшләргә

Бөтен ачлар, коллар дөньсын.            1927.

   Бу шигьри юлларда ул матур киләчәккә ышануын күрсәтә. Шулай ук үзе исән чакта бастырылмаган икенче бер шигырендәге:

  Азмы тапкыр таланды бу җаным,

 Азмы минем гомерем киселде,

  Азмы тапкыр үлем карарлары

  Рамкалады минем исемне,-

юллары да шагыйрь трагедиясенең  зурлыгы, кичерешләренең тирәнлеге хакында сөйлиләр. Үлемгә хөкем ителгән кешенең газапларын, аның җәлладлары белән чагыштырганда, тиңсез рухи өстенлеген тоткынлыкта язылган  “Чәчәк сибелә җилдә”  шигыре күрсәтә. Бу менә шундый хаксыз үлемгә таба баручы кешенең соңгы кичерешләрен сурәтләүче шигырь. “Туган илен өзелеп сөйгән өчен “гаепле” ул фашист каршында”,- дигән юллар сталинизм вәхшилеген фаш итүгә корылган. Дөрес, “Чәчәк сибелә җилдә” шигыре фашизмга каршы гына язылганда да үзенең эчтәлеге һәм тәэсир көче  белән җитәрлек югарылыкта тора алырлык . Шигырь  җәллад һәм корбан каршылыгына корылган. Гадәттә кешене җәзага, бигрәк тә үлем җәзасына, моның өчен җитәрлек дәрәҗәдә гаебе булганда гына хөкем итәләр. Яисә сугыш шартларында дошманнар җәзаланырга мөмкин. Мондый чакларда хөкемдарлар хөкем ителүчегә караганда, һичшиксез, өстенрәк торалар. Бер гаепсез кеше җәзалаган очракта урыннар алышына, корбан үзенең рухи өстенлеге, керсез күңеле белән җиңелүчедән җиңүчегә әверелә, аның хәтта үлеме дә җиңү булып, тантана булып яңгырый башлый. Х.Туфан менә шундый драмматик тантананы нечкә лирик хисләргә төреп тасвирлый. Үлемгә хөкем ителгән персонажның айлы алан буйлап, кулларын “устав боерганча артка куеп” соңгы тапкыр атлап баруы,  бар табигатьнең, шагырь тарафыннан җанландырылып, бу гаделсез хөкемне моңсуланып һәм үксеп күзәтүе, хәтта пуляның да “протест бигргән күк”  читкә китүе әләге үлемнең гайре табигыйлеген, бернәрсә белән дә аклап булмаслык  җинаять икәнлеген искәртә. Корбан белән җәллад арасындагы кискен контраст – беренчесенең тиңсез рухи өстенлеге, икенчесенең үз җинаятен берничек тә аклый алмагач, аны яшерен үтәве, барча җанлы һәм җансыз табигатьнең моңа каршы булуы әнә шулай сүрәтләнә. Җинаятьнең иң соңгы мизгелендә автор хисләр киеренкелеген иң югары дәрәҗәгә күтәрә.

   Винтовкасын озак төзи җәллад:

   Йөрәк турысын эзли шикелле…

   … Әллә шунда

   Кошлар кычкырдылар,

   Әллә аңа шулай ишетелде:

   Бик еракта,

   Идел буйларында,

   Җавап көтеп,

                 үксеп,

                      тилмереп,

   Нәни бала кебек сабый бала:

   “Минем әти кайда?” – ди кебек.

  Шигырь юлындагы  балан – бала янәшәлеге очраклы түгел. Баштагы строфаларның берсендә автор үлемгә баручы  персонажның “юл буенда үскән баланны” иркәлисе килүен искәрткән, кәккүге дә “елап арыган олан күк” үксегән иде. Әлеге шигъри детальләр, бер яктан, үлемнең фаҗигаи асылын тирәнәйтсәләр, икенче яктан, җинаятьнең кансызлыгын, ерткычлык дәрәҗәсен үстерәләр. Шигырьне икегә бүлүче каршылык  алымы:

   Атты фашист…

   Урман үкереп куйды…

   Үтерәләр бит кешене, — дигән күк…

Дигән юлларда үзенең югары ноктасына җиткерелә. Моңа “кеше” сүзенең киң фәлсәфи мәгънәдә кулланылуы хезмәт итә, атучыларның кеше түгел, ике аяклы, ике куллы ерткычлар икәнлеге аңлашыла. Әсәрнең башында һәм ахырында кабатланучы “чәчәк” символы үтерелүченең һәр яктан хөрмәткә лаек, онытылмаслык шәхес булуын ассызыклый. Әлеге шигырь үзенең эмоциональ куәте, фәлсәфи егәре белән сталинизмның бөтен ил күләмендә җәелдерелгән, бернәрсә белән дә аклап булмаслык җинаятьләрен гаепләү  акты булып яңгырарга тиешле әсәрләрдән иде. Әмма  коммунистик томанлык4, фикер хөрлегенең богауланган чорында ул үзенең асыл функциясен үти алмады һәм үти алмый да иде.  15 строфадан торган шигырь юлларында бары тик ике тапкыр кулланылган фашист сүзе төп җинаятьчеләрне ышыклады, шуның белән бергә шигырьнең торгынлык елларында укучыга барып җитүен дә тәэмин итте.

     Уйлады ул:

  • Шулай яшерен үлгәч,

Кем белсен, — дип, — соңгы хәлемне…

…Үксеп үскән җилдә чәчәк сибелә,

Чәчәк күмә

Яңа каберне…                    (1947ел.) 3

Әйткәнебезчә,  иң авыр шартларда да Х.Туфан язуын дәвам итә. Алай гына да түгел, шагырь иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ менә тоткынлык елларына туры килә.Башта язылган шигырьләрен күңеленә беркетеп, исендә генә тота. Ләкин яңа әсәрләр җыела бару белән, хәтердә тоту авырлаша. Ә иң хәтәре: үзе үлсә, барлык язганнары да юкка чыгачак.      Шагыйрь шундый әмәлен таба4. Эшкә төнге сменага чыга. Иптәшләре ял иткән арада, 3-4 кат күзлек киеп, каты карандашны кыл сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза (ул аларны папиростан аерып ала), монда 300 юлга якын шигырь сыя. 20-30 бит җыелгач, ул аларны түгәрәкләп тыгызлап төрә дә, сохарины тишеп, шуның эченә яшерә. Тишекләрне исә ике яктан да ипи белән ябыштырып, мич алдында кыздырып киптерә. Шулай итеп ул, барысын булмаса да, иҗатының төп өлешен саклап, туган якларына алып кайта.

  Шагыйрьнең төрмә – лагерьлардагы михнәт – газапларын уртаклашучы кеше – хатыны була. Ирен  “халык дошманы” итеп кулга алгач, Луиза Салиаскарованы эшеннән чыгаралар, фатирын алалар. Ул судка мөрәҗәгать иткәч кенә урынына кайтаралар. Ләкин тиздән яңадан куалар. Кышкы салкында фатирдан фатирга , бүлмәдән бүлмәгә йөрү эзсез калмый. Салкын тиеп улы үлә. Олы йөрәкле хатын бер – бер артлы килгән кайгы – хәсрәттән бөгелеп төшми. Ул донор була. Канын сатып, иренә азык – төлек җибәрә. Шулай  итеп, ул Туфанда яшәүгә дәрт уята. Шагыйрьнең әсәрләрендә бу күренә.

   13 нче апрельдә5  үзеннән баш тартырга киңәш итеп, ул хатынына хат яза.

Калын диварлар, тимер рәшәткәле тәрәзәләр тормыштан аерган хәлдә шагыйрь күңеле җыр, моң булып уган ягына оча.

     Дөнья мине                                               Сугышлардан замана                            Үзгәртте:                                                    Туктап торган  арада,

    Еламаска өйрәтте.                                   Яраларны ямаштырып

  Күлмәк җиңен ертасымы? —                         Ята идем

 Бәйлисе бар                                                       Далада:

 Йөрәкне.  

  • Кайт!.. – дип хатлар килделәр …

Юллар … озын иделәр …

Кайттым.

  • Бусы алкалары,

Бусы – кабере … – диделәр.6 

Шигырьнең үзәгендә хәсрәт тора. Сәбәпләре:

  1. Дала – символ. Ул эзоп (яшерен) теленә әверелә. Үзенең төрмәдәге                 газаплары. Күлмәк җиңе үзен үзе юатуга юнәлгән.

  2. Хатынының үлеме. Лирик геройның “Вулканнарга керер идем, шундадыр ул … дисәләр”  дигән юллары хәсрәтнең югары дәрәҗәгә җитүен күрсәтә.

 Шигырьнең беренче өлеше – даими хәсрәт; икенче өлештә даими хәсрәткә яңасы өстәлә, ул – хатынының үлеме. Монда юану бар – яңа мәхәббәт көтү7 .

   Халык һәм шагыйрь иҗатының уртак җимеше булган бәхетле язмышлы әсәрләрдән Х.Туфанның “Ак каен”ына7  тукталып үтәсе килә.  1933 елда  иҗат иткән шигырь халык күңеленә үз җыры булып кереп урнаша. Аның тексты кайбер үзгәрешләр дә кичергән. Х.Туфандагы “Юл буеннан аклар килделәр” дигән юл халыкта киңрәк мәгънә алган: “Ял буеннан ятлар килделәр”.

  Шигырьнең икенче строфасындагы  конкрет Хәйбулланы халык җырда киңрәк мәгънәле авылдаш белән алыштырган. Әдәби яктан бу тулысынча аклана. Чөнки әсәрнең беренче юлларында да сүз “ак каенның ярлы авылдашы” турында бара бит.  

  Х.Туфан шигыре оптимистик юллар белән тәмамлана:

  Әйтегез лә шушы ак каенга:

  • Елама син, каен, аппагым,

  Киң кырларда үзе генә түгел,

  Эзе дә юк инде ятларның.

  Каенга аппагым дип дәшүнең халкыбызның бик борынгы карашларыннан

килә. Җырның халыклашкан вариантында бу юллар юк.  Халыкның гасырлар бу  тәрбияләнеп килгән шигъри сиземләве бер нәрсәне ачыклый: әле генә китерелгән өзек әсәрнең искиткеч тирән мәгънәсен беркадәр киметә кебек.  Шигырьнең баш өлешендәге кискен конфликт та бераз йомшара. Җыр халык телендә бераз башкачарак, әмма ышанычлырак юллар белән тәмамлана:

   Яфраклары коела ак каенның

   Яфраклары коела яшь кебек;

   Әле дә булса талпынадыр төсле

   Шул каенга аскан яшь егет.

Шигырьдә – тирбәләдер төсле, халык вариантында исә талпынадыр төсле. Моның да үз мәгънәсе бар. Җырда сүз үлем белән яшәү арасындагы коточкыч бер күренеш турында бара. Әсәрнең эмоциональ яңгырашын әнә шул билгели. Гомерлеккә күз алдында әнә шул күренеш кала. Әсәрнең эчтәлеге – фаҗига. Халыклашкан вариантның соңгы куплетында әнә шул трагик күренеш үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Һәм шунда өзелә. Димәк, ул үзенең төп мәгънәсен, эмоциональ яңгырашын тулысынча саклап кала.

   Күрүебезчә, халык телендә әсәр киңрәк мәгънә алган. Чөнки халык иҗатының иң җитди әсәрләре конкрет бер чорга гына багышланып иҗат ителмәгән. Халык иҗатының иң матур, иң гүзәл әсәрләре гасырлар, мең еллар буе яшиләр. Шуңа күрә аларның мәгънәсе дә, мәңгелек кебек, киң һәм тирән булырга тиеш.

   30 нчы еллар – Х.Туфан поэзиясенең халык иҗатына искиткеч якынайган, әйтергә мөмкин, бу ике иҗатның үзара укмашып яшәгән бер чоры. Шагыйрь халык иҗатыннан илһам ала. Шул нигездә үз әсәрләрен тагы да баетып, камилләштереп, яңадан халыкка кайтарып бирә.  Ул табигать тормышында тирән эчке мәгънә күрә8, тереклек күрке – су тамчысында, яфрак җилфердәвендә, ак каен зарында, йолдызлар җемелдәвендә, ком – буран шавында олы мәңгелекнең бер чагылышын таба.  Гомумән,Х. Туфанда “саф пейзаж” шигырьләре юк диярлек. Табигать, бер яктан, шәхеснең хис – тойгы дөньясын, фикерләү рәвешен, карашын “җисемләштереп” күрсәтү чарасы булса, икенчедән, ул кешелекнең үткәнен, иҗтимагый – тарихи үсеш этапларын аңларга ярдәм итә. Туган табигать – халык тарихының даими юлдашы, кешенең мәңгелек дусты, киңәшчесе, сердәше.

  Х.Туфан 50 елдан артык әнә шулай шигърият эчендә яши.  Луизаның мәхәббәте, йөрәк җылысы кара урманнар, биек таулар аша үтеп, халкыбызның Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрен милләтебезгә саклап калган.

        Әйтә җилләр күбәләккә

       Чәчәкләрнең кайдасын.

      Күбәләккә – җил хәбәрче,

     Миңа хәбәр кайда соң? – дип яза шагыйрь.  Сөйгән яры юк, ә кызы әтисен гафу итми. Аңа нишләргә ? Кая барырга? Гәепсезгә үткән елларны кем кайтарыр?  

                                                                                                                      Салахова Алсу

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Садриева Гөлнара  Миңнулла кызыБаек урта  гомуми белем бирү  мәктәбенең татар...

    1 слайд

    Садриева Гөлнара Миңнулла кызы
    Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  • Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәресе.
"Туфан- үзе бер...

    2 слайд

    Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәресе.

    «Туфан- үзе бер чор…»

  • Дәреснең планы1. Хәсән Туфан: “Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә...

    3 слайд

    Дәреснең планы
    1. Хәсән Туфан: “Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә, дип әйтә”. Мин дә — авылда туган шагыйрь”.
    2. Агыла да болыт агыла…
    3. И, якты Казан! Синең нурларың…
    4 …Бирде дөнья кирәкне,
    Еламаска өйрәтте…
    5. Кайсыгызның кулы җылы?-
    Бәйлисе бар йөрәкне…

  • Традицияләргә тугры калган әдипләрнең берсе - Х.Туфан   
  Яхшы ата, яхшы ана...

    4 слайд

    Традицияләргә тугры калган әдипләрнең берсе — Х.Туфан

    Яхшы ата, яхшы аналарның
    Яман түгел баласы идек,
    Яманлыкның күзенә баса-баса
    Уңышларга барасы идек.
    Х.Туфан

  • Кеше буларак, зур намуслы кеше, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән...

    5 слайд

    Кеше буларак, зур намуслы кеше, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән Туфан. Ул үз юлыннан беркайчан да тайпылмады. Аның кешелек батырлыгы Җәлилләр батырлыгы белән тиң.
    М.Шәймиев

    Туфан турында

  • Туфан Кармәт күңелендә әле дә яши    Аксубай районы Иске Кармәт авылында, 190...

    6 слайд

    Туфан Кармәт күңелендә әле дә яши
    Аксубай районы Иске Кармәт авылында, 1900 елның 9 декабрендә әнисенең соңгы – 10 нчы баласы булып, Хизбулла исемле бер малай дөньяга килгән…

  • Әни миндә:” Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яф...

    7 слайд

    Әни миндә:” Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды.
    Х.Туфан

    Иҗатка фатиха

  • Иҗатының чорларга бүленеше20-30 нчы еллар иҗаты (1924-1981):
Урал эшчеләре то...

    8 слайд

    Иҗатының чорларга бүленеше
    20-30 нчы еллар иҗаты (1924-1981):
    Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган һәм киләчәккә ышаныч рухы белән яшәүче итеп сурәтләү;
    Халык авыз иҗатыннан килә торган афористик фикерләүгә таяну;
    Шәрык традицияләрен дәвам итеп һәм киләчәк турында фәлсәфи уйланулары чагылыш табу;
    Тоткынлык чоры ( 1940-1956):
    Тоткынлыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыру;
    Сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ачу;
    Кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзаллау;
    60-70 нче еллар (1956-1981):
    Оптимизм, рухи хөрлек, тормышны ярату хисләре өстенлек итү;
    Публицистик эчтәлекле шигырьләрендә милләт һәм тел язмышы турында уйлану;
    Халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган олы шәхесләрнең якты образларын иҗат итү;

  • Аккошларга тиң мәхәббәт

    9 слайд

    Аккошларга тиң мәхәббәт

  • 16 елга сузылган “сәяхәт”

    10 слайд

    16 елга сузылган “сәяхәт”

  • Туган як күңелдә мәңгеИскә алып мине быел тагын,
Тиргиләрдер Кармәт гөлләре:...

    11 слайд

    Туган як күңелдә мәңге
    Искә алып мине быел тагын,
    Тиргиләрдер Кармәт гөлләре:
    Минем әле алар турында бит
    Ярты сүздә язган юк әле…
    Х.Туфан

  • Туфан турындаХ.Туфан – гаугалы, гыйсьянлы чорда, миллионнарның чәбәләнеп бетк...

    12 слайд

    Туфан турында
    Х.Туфан – гаугалы, гыйсьянлы чорда, миллионнарның чәбәләнеп беткән язмышларыннан үрелгән канлы вакыйгалар тезмәсе аша, кешелеклелеген саклап, исән-имин үтә алган сирәк шәхесләрнең берсе.
    Р.Фәтхерахманов

  • Туфан рухы мәңге яшиЮк, эзләмим сине җир астыннан,
кабердән, таштан,
 Рухың м...

    13 слайд

    Туфан рухы мәңге яши
    Юк, эзләмим сине җир астыннан,
    кабердән, таштан,
    Рухың мәңгелеккә тоташкан да күкләргә ашкан!
    И.Юзеев

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Баек урта гомуми белем бирү мәктәбе

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәрес.

11 нче сыйныф

Садриева Гөлнара Миңнулла кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: «Туфан — үзе бер чор».

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәрес.

Максат: Укучыларны Хәсән Туфанның гыйбрәтле тормыш юлы һәм шәхес культы фаҗигасе, чорга хас үзенчәлекләр белән таныштыру.

Шагыйрь иҗаты белән танышу барышында, әдәбият белеме буенча белемнәрен ныгыту.

Сөйләм телләрен һәм иҗади фикерләүләрен үстерү.

Материал. 11 нче сыйныфның татар әдәбияты дәреслеге; шагыйрьнең портреты, төрле елларда чыккан китапларыннан күргәзмә;

Җиһаз. Магнитофон һәм аудио кассета, экран.

Йөрисе бар әле җир йөзендә,

Кирз итекләр ун кат тузасы.

Матурлыгын аның күрә алган

Сизә алган төннәр узганчы

Х.Туфан.

Дәреснең планы тактага яки экранга төшә.

1. Хәсән Туфан: «Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә, дип әйтә». Мин дә — авылда туган шагыйрь».

2. Агыла да болыт агыла…

3.И, якты Казан! Синең нурларың…

4. …Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте…

5. Кайсыгызның кулы җылы?-

Бәйлисе бар йөрәкне…

Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар! Сезгә уңышлы эш минутлары телим.

II. Актуальләштерү.

20-30 нчы елларга хас булган сәяси, иҗтимагый үзенчәлекләрне искә төшерик.

Җаваплар:

— социализм төзүгә бәйле рәвештә илне индустриялләштерү һәм күмәк хуҗалыклар оештыру;

— ике тапкыр алфавит алыштыру;

— 1920 нче елда ТАССР төзелү;

— татар теленең дәүләт теле дип игълан итү;

— 1934 нче елда СССР Язучылар берлеге оеша;

— дингә һәм дин әһелләренә каршы көрәш алып барыла башлый;

— репрессияләр башлана, илнең барлык зыялы, укымышлы, талантлы кешеләре юк ителә башлый.

Бу чор әдәби хәрәкәткә хас үзенчәлекләрне искә төшереп үтик.

Яшь авторлар килә: Ш.Усманов, К.Нәҗми, М.Максуд, А.Шамов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ш.Мансур, Ә.Фәйзи, М.Әмир, Ф.Кәрим, Х.Туфан.

— әдәбиятны хакимият идеологиясенә буйсындыру омтылышы көчәя;

— тема төрлелеге ягыннан:

  • сыйнфый көрәш;

  • инкыйлаб һәм шәхес;

  • бөек төзелешләрне мактау;

  • мәхәббәт, гаилә кору;

  • яңа хакимияткә тәнкыйть белән карау.

Традицияләргә тугры калган әдипләрдән кемнәрне әйтеп була?

Җаваплар тыңлана.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

3нче слайд.

«Яхшы ата, яхшы аналарның

Яман түгел баласы идек,

Яманлыкның күзенә баса-баса

Уңышларга барасы идек», — дип яза Хәсән Туфан.

Сез инде аңлагансыздыр, безнең бүгенге дәресебез Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын күзәтүгә багышлна.

Ни өчен без 20-30 нчы еллар чорына һәм әдәбиятына бәя бирүдән башладык?

Җавап. Чөнки Х.Туфан нәкъ шул чорда әдәбиятка килә.

Укытучы.

Х.Туфан сүзләрен китерә:» Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә, дип әйтә. Мин дә — авылда туган шагыйрь». Шушы сүзләрне дәвам итегез.

Җавап. Хәсән Туфан 1900 нчы елның 27 нче ноябрендә (яңа стиль белән 9 нчы декабрендә) Казан губернасы Аксубай волостена кергән Иске Кармәт авылында игенче гаиләсендә 10 нчы бала булып дөньяга килә. Фәхрулла агай укый-яза белгән һәм тирә-як авылларга да дин сабаклары биргән. Бик оста кеше булган, балаларын төрле һөнәрләргә өйрәткән.

Укытучы.

Көннәр- айга,

Айлар елга күчте.

Еллар белән бергә атлап мин

Белдем:

Бояр җире- безнең җир икән ул,

Әти-әни, имеш, отпавший.

Хизбулла Гөлзизин исеме белән бу шигъри юлларда нинди бәйләнеш бар?

Җавап. 1740 нчы елларда Иске Кармәт авылында көчләп чукындыру була. 1830 нчы елларда чуалышлардан файдаланып, Кармәт кешеләре христиан диненнән баш тартканнар. Патша хөкүмәте алар белән хисаплашмаган, «отпавшийлар» дип аталган мондый катлауларга өстәмә чикләүләр кертелгән. Никахлар чиркәүдә рәсми теркәлмәгәнгә күрә, балалар атасыз туган исәпләнгән. Шуңа күрә, булачак шагыйрь әнисе ягыннан фамилия алып, Хизбулла Гөлзизин була.

Җавап. Бары тик 1906 нчы елда гына авылда мәктәп ачыла. Хизбулла башлангыч белемне әтисеннән ала. Күрше чуваш авылында русча,Чистайда, Адәмсу авылында укый.

Авыл халкының җире аз булганга күрә, күп кенә кешеләр ялланып читкә китеп эшләгәннәр. Бу хәл Хәзрәтовларга да кагыла. Агалары Уралда участок алып, бакыр рудасы чыгарырга уйлыйлар. Хизбулла да алар белән бергә Уралга чыгып китә.

Җавап. Бу аның туган авылы белән бик озакка- ярты гасырдан артык вакытка хушлашуы була. Агалары Хизбулланы Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Ул татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша, Ш.Бабич белән таныша. Күренекле әдип Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала.

Җавап. 1918 нче елда, казах далаларына балалар укытырга барырга була.Дуслары белән Омский шәһәрендә очрашырга сүз куешалар, ләкин аймыл булып, очрашалмыйлар. Хизбулла документларын югалта. 1919 нчы елга кадәрТюка дигән авылда балалар укыта. Хәсән Кусинов дигән казахның паспорты белән документ эшләтеп, Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына китә. Булачак шагыйрьгә Хәсән исеме мәңгегә берегеп кала.

Иҗат, тормыш, язмыш, Хәсән исеме янына Дуфан исемен Туфанга үзгәртә…

Укытучы.

1924 нче елда Казанга килә. Яшь булуына карамастан, дөнья гизгән Хәсән беренче көнне үк Казанны үз итә. Иҗатка иман тудыручы әнисе булса, үрнәк бирүче Тукай, остазыТакташ.

Хәзер экраннан шагыйрь иҗатының чорларга бүленешен карыйк.

«Аягүрә үлеп булыр микән ?» шигыре укыла.

Шигырьдә бирелгән сурәтлелек ачыклана.

Җаваплар. Халык авыз иҗатының афористик фикерләвенә якын тора. Хикмәтле сүзләргә бай, мәкаль-әйтемнәргә охшаш гыйбарәләр еш очрый.

Укытучы.

Шагыйрьнең иҗатында сурәтләр, символлар, метафоралар, чагыштырулар һәм символик мәгънәле образлар булу игътибарны җәлеп итә. Башлангыч чор иҗатына бу хас үзенчәлек. Мәсәлән: «Урал эскизлары», «Еллар итәгендә» шигъри әсәрләрен карап үтик.

«Ак каен » шигырендә шагыйрьнең гадилеккә, халыкчанлыкка омтылуы күренә.

Шигырьгә анализ ясала.

30 нчы еллар башына Хәсән Туфан күренекле шагыйрь булып җитешә.Үзенә генә хас шигъри теземнәре булган шагыйрьдән көнләшүчеләр күп була. 1935 нче елда шагыйрьнең язучылар союзыннан куылуына, «Ант» поэмасы сәбәп итеп куела. «Яшьлек килә яшәргә» («Ант» циклыннан) шигыре укыла.

16 елга сузылган «сәяхәт».

1942 нче елның 2 нче мартында хәрби трибунал Туфанны «Атарга!» дип хөкем чыгара. Мәскәү 10 ел төрмә һәм 6 ел сөрген белән алыштыра.

Бу вакытта хатыны 40 көн элек, ир бала, Идегәйне таба. Бала үлә, шуның белән бергә Туфан нәселен дәвам итүче дә үлә.

Луиза Салигаскарова һәм Х.Туфанга багышланган матбугат материаллары белән таныштыру өчен укучыларга сүз бирелә.

«Әйткән идең» җыры тыңлана.

«Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре яттан сөйләнә.

«Агыла да, болыт агыла», «Сиңа», «Чәчәк сибелә җиргә» шигырьләре анализлана.

«Кайсыгызның кулы җылы ?

Бәйлисе бар йөрәкне…»

«И Мостай» шигыре укыла. Магнитофон язмасында шагыйрьнең тавышы .

Х.Туфан Аллага ышанганмы, туган авылына мөнәсәбәте нинди булган?

Укучылар матбугаттан алынган чыганак белән таныштыралар.

Йомгаклау.

Туфан фаҗигасе кайчан башлана, 1937 нче елданмы?

Юк. Күпкә алданрак. Патша хакимиятенең ерткычлырча эзәрлекләүләре, көчләп чукындыру вакытыннан ук. Аның авылдашлары рухи һәм дини ныклык күрсәтәләр. Туфан — менә шул халык баласы.

Шагыйрьнең гыйбрәтле язмышын, гыйбрәтле иҗатын өйрәнгән саен үзеңә яңалык ачасың. Туфан иҗатын М.Җәлил иҗаты һәм батырлыгы белән чагыштырулар бар. Моның белән килешми мөмкин түгел. Гомеренең иң матур чагында, сөйгән хатыныннан, газиз балаларыннан аерган система корбаннарының берсе.

Дәресне күренекле драматург Туфан Миңнуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Хәтта Х.Туфанны урыслар да «святой» дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялыгын барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?»

Өй эше.

1. «Сөйли торган материя», «Кармәт истәлекләре» шигырьләрен укырга, анализларга.

2. Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы тест төзү.

3.Т.Миңнуллинның «Агала да болыт агыла» исемле драмасы белән таныша башлау.

Обновлено: 11.03.2023

Детство и юность

Хасан родился в Татарстане, в селе Старая Киреметь, зимой 1900 года, его точная национальность неизвестна. Образовательных учреждений там не было, а потому первым учителем в биографии мальчика стал его отец, который научил сына читать и писать. Когда в селе открылась школа, он пошел учиться туда.

Личная жизнь

Туфану удалось построить счастливую личную жизнь. Будучи человеком скромным и застенчивым (это видно и на его фото, где мужчина выглядит сдержанным и задумчивым), ему удалось познакомиться с Луизой Салиаскаровой, которая впоследствии стала его женой. Она подарила мужу двоих детей — дочь Гульгину и сына Идегая (он рано умер от болезни).

Луиза стала для Хасана музой в творчестве и опорой в трудные моменты жизни. Когда писателя отправили в ссылку, его жену выгнали с работы, лишив денег и карточек на продукты. В ту пору во многих казанских школах работали госпитали, куда завозили раненых. Им требовалось много крови для переливания, а тем, кто приходил ее сдавать, платили продуктами, чтобы восстановить организм. Несмотря на нужду, женщина отправляла их мужу, понимая, как ему тяжело. Как заключенному ему приходилось выполнять самые тяжелые и вредные работы. А когда после болезни Туфан не мог выполнять норму, паек сокращали вдвое, выдавая на день лишь небольшой кусок хлеба.

Каждый новый день, проведенный в лагере, делал его еще более худым. Мужчина терял желание жить, перестал испытывать хоть какие-то эмоции, кроме смертельной усталости. А вскоре Хасан стал замечать, что полнеет. Только это была голодная отечность, не предвещавшая ничего хорошего. Однажды его вызвали к лагерному коменданту — никаких хороших эмоций по этому поводу поэт не испытывал. Поэтому, когда человек в форме протянул передачу от жены, изумлению заключенного не было предела. Теперь он хоть немного мог утолить голод.

Несмотря на огромную любовь, супруга не дождалась Хасана: она умерла до его возвращения в родную Казань.

Книги

В 1930 году Туфан получил должность редактора в Татарской радиовещательной компании, и одновременно начался новый период и в творческой жизни автора. Он решает перейти от эпоса к лирике, впоследствии его стихи тех лет превратились в популярные народные песни, которые часто звучали у татарского народа во время гуляний и праздников.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Садриева Гөлнара Миңнулла кызы Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар т.

Описание презентации по отдельным слайдам:

Садриева Гөлнара Миңнулла кызы Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар т.

Садриева Гөлнара Миңнулла кызы Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәресе.

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәресе.

Дәреснең планы 1. Хәсән Туфан: “Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үс.

Дәреснең планы 1. Хәсән Туфан: “Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә, дип әйтә”. Мин дә — авылда туган шагыйрь”. 2. Агыла да болыт агыла. 3. И, якты Казан! Синең нурларың. 4 . Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте. 5. Кайсыгызның кулы җылы?- Бәйлисе бар йөрәкне.

Традицияләргә тугры калган әдипләрнең берсе - Х.Туфан Яхшы ата, яхшы аналарны.

Традицияләргә тугры калган әдипләрнең берсе — Х.Туфан Яхшы ата, яхшы аналарның Яман түгел баласы идек, Яманлыкның күзенә баса-баса Уңышларга барасы идек. Х.Туфан

Кеше буларак, зур намуслы кеше, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән.

Кеше буларак, зур намуслы кеше, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән Туфан. Ул үз юлыннан беркайчан да тайпылмады. Аның кешелек батырлыгы Җәлилләр батырлыгы белән тиң. М.Шәймиев Туфан турында

Туфан Кармәт күңелендә әле дә яши Аксубай районы Иске Кармәт авылында, 1900 е.

Туфан Кармәт күңелендә әле дә яши Аксубай районы Иске Кармәт авылында, 1900 елның 9 декабрендә әнисенең соңгы – 10 нчы баласы булып, Хизбулла исемле бер малай дөньяга килгән.

Әни миндә:” Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яф.

Әни миндә:” Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды. Х.Туфан Иҗатка фатиха

Иҗатының чорларга бүленеше 20-30 нчы еллар иҗаты (1924-1981): Урал эшчеләре т.

Иҗатының чорларга бүленеше 20-30 нчы еллар иҗаты (1924-1981): Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган һәм киләчәккә ышаныч рухы белән яшәүче итеп сурәтләү; Халык авыз иҗатыннан килә торган афористик фикерләүгә таяну; Шәрык традицияләрен дәвам итеп һәм киләчәк турында фәлсәфи уйланулары чагылыш табу; Тоткынлык чоры ( 1940-1956): Тоткынлыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыру; Сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ачу; Кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзаллау; 60-70 нче еллар (1956-1981): Оптимизм, рухи хөрлек, тормышны ярату хисләре өстенлек итү; Публицистик эчтәлекле шигырьләрендә милләт һәм тел язмышы турында уйлану; Халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган олы шәхесләрнең якты образларын иҗат итү;

Аккошларга тиң мәхәббәт

Аккошларга тиң мәхәббәт

16 елга сузылган “сәяхәт”

16 елга сузылган “сәяхәт”

Туган як күңелдә мәңге Искә алып мине быел тагын, Тиргиләрдер Кармәт гөлләре.

Туган як күңелдә мәңге Искә алып мине быел тагын, Тиргиләрдер Кармәт гөлләре: Минем әле алар турында бит Ярты сүздә язган юк әле. Х.Туфан

Туфан турында Х.Туфан – гаугалы, гыйсьянлы чорда, миллионнарның чәбәләнеп бет.

Туфан турында Х.Туфан – гаугалы, гыйсьянлы чорда, миллионнарның чәбәләнеп беткән язмышларыннан үрелгән канлы вакыйгалар тезмәсе аша, кешелеклелеген саклап, исән-имин үтә алган сирәк шәхесләрнең берсе. Р.Фәтхерахманов

Туфан рухы мәңге яши Юк, эзләмим сине җир астыннан, кабердән, таштан, Рухың м.

Туфан рухы мәңге яши Юк, эзләмим сине җир астыннан, кабердән, таштан, Рухың мәңгелеккә тоташкан да күкләргә ашкан! И.Юзеев

Оценить 1112 0

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информа ц ия.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Хасан Туфан – известный в Татарстане писатель, народный деятель, поэт. Один из немногих, кто удостоился премии имени Габдуллы Тукая, за произведения, написанные на родном языке.

Годы детства и юношества

Хасан Туфан родился девятого декабря 1900 года в небольшом селе под названием Старая Киреметь. Село находилось на территории советского Татарстана. Определить точную национальность поэта исследователям по ряду причин не удалось. В первые годы жизни поэта, на территории села в принципе не было каких-либо образовательных учреждений. По этой причине многие дети получали домашнее образование. Первым учителем для маленького Хасана стал его отец. Именно он учил читать и писать сына, и именно он стал тем, кто первым записал часть биографии мальчика, касающуюся его первых лет жизни. Позднее, когда стали появляться первые школы Хасан Туфан пошел учиться туда.

Хасан Туфан

Известный писатель издавался под псевдонимом, который у него появился, когда Хасан был достаточно взрослым. При рождении он получил фамилию матери – Гульзизин. И хотя фамилия вполне обычная, в Татарстане она встречается довольно редко, из-за чего мальчик всегда выделялся среди сверстников. Будучи уже взрослым Хасан рассказывал о том, что род матери берет свои истоки от беглых крестьян. В давние времена они прошли крещение и причисляли себя к истинным христианам. Однако новое вероисповедание ничего для повседневной жизни не изменило. Предки все равно не ходили в церковь, да и молиться не умели. Как следствие в храме, по церковным законам их не венчали, а детей не крестили. По всем законам веры дети были незаконнорожденными и им присваивалась фамилия, взятая от матери. Такая традиция сохранилась, а потому и Хасану дали материнскую фамилию.

Будучи четырнадцатилетним подросткам Туфан пошел работать. Для этого, он вместе с братьями отправился на Урал, где все они устроились рабочими на медный рудник. Спустя время, когда юноша вернулся к себе на родину, он нашел работу на заводе, связанном с металлургическим производством.

Писательские труды

Хасан Туфан

В тридцатые годы Туфан занимал должность в радиовещательной копании Татарстана. Будучи редактором он сталкивался с разнообразными темами волнующими народ. В это же время Хасан решается сменить основной литературный жанр, в котором он работал. Привычный эпос постепенно заменился на лирику. Стихи, которые появлялись из-под пера поэта со временем стали народными песнями, которые и сегодня звучат во время гуляний.

Хасан Туфан

В небольшом селе в Новосибирской области поэт не переставал писать. Его произведения того периода пронизаны философскими высказываниями и наполнены смыслом, зрелостью рассуждения и поэтичностью.

Читайте также:

      

  • Сочинение по фильму царь
  •   

  • Сочинение эссе на тему воспитание авторитарное свободное гуманистическое каким ему быть
  •   

  • Почему мне нравятся боевики сочинение
  •   

  • Встречал ли я благородных людей дубровский сочинение
  •   

  • Как то у нас зашел разговор о воспитании чувства прекрасного сочинение

1925 ел – Х.Туфан өчен Һади Такташ, Гадел Кутуйлар белән берлектә әдәбиятка, бигрәк тә шигырь төзелешенә, сәнгатьчә алымнар системасына яңалык кертү өлкәсендә киеренке эзләнүләр чоры. Тормыштагы яңалыкларга тәңгәл килерлек яңа сәнгатьчә формалар, яңа поэтик сюжетлар үзләштерү процессы активлашкан вакыт бу. Х.Туфан матбугатта 1924 елны басылып чыккан беренче “Эшче хәбәрчеләр” шигырен үк “көйләү” шигыренә алмашка килә торган сөйләү шигыре төзелешендә иҗат итә. 1925 елда басылып чыккан “Барабыз”, “Көрәш кызы”, Сун Ят-сен, Н.Нариманов үлеменә атап язылган “Сынган кошлар”, “Фәннәр ничек миңа төялделәр” шигырьләре аша без Х.Туфанның татар поэзиясе тарихында моңарчы күрелмәгән яңа образлар, яңа ритмик дулкын, яңа аһәң эзләвен, поэтик сөйләмне революция, яңа тормыш алып килгән егәр белән баетуын күрәбез.

Һәй, ничә кош сынган?
Ник көлү – табаннар астында?
Әйт, урам:
Йә әллә карасу мазутлар базына янганмы?
Тайфунмы? Тибетка Һималай ауганмы? (“Сынган кошлар”)

Игътибар итсәгез: шигырь юлларында ритмик буыннар саны күләме үзгәреп тора. Бу исә әсәрне трибуна шигыре итә.
Тагын бер шигырьне күзәтик.

Авылларны сагынып карый-карый,
Заводларда үтте малай чак.
Әгәр сиңа кайтсам, авыл,
Нигә ярыйм? –

Минем уйлар хәзер
Баш-аягы белән калача. (“Көндәлек дәфтәрдән”)
Биредә инде шигырь эчке кичерешләр, уйланулар белән белән өртелгән. Образлар, сүз-сурәт гади. Лирик герой конкрет һәм аңлаешлы булып күз алдына килә. Шагыйрь әнә шулай шигырьдән шигырьгә үсә, камилләшә бара.

Беренче шигыре басылып өч ел үтүгә, 1927 елга инде Х.Туфан танылган шагыйрь булып китә. Кыска вакыт эчендә Туфанның талантлы һәм өметле шагыйрь булып танылуының сере нәрсәдә икән соң?
Сернең иң мөһиме Хәсәннең бик яшьләй эшләп үсүендә, шәхес буларак иртә формалашуында. Ул әтисе кул астында хезмәткә өйрәнә, ундүрт яшендә – шахтер, уналтыда инде – Лысьва металлургия комбинатында токарь. Урал заводларының берсендә Октябрь революциясен каршылый. Димәк, эшчеләр темасы Х.Туфанның җанына, канына, бөтен барлыгына инде сеңгән була. Тик күңеле нәрсәдер эзләнә, тынгысызлана. Остазы Г.Ибраһимов киңәше буенча Х.Туфан ике ел рәттән берәр айга Уралга барып кайта һәм бер-бер артлы зур күләмле поэмалар иҗат итә: “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Иске Рәсәй үлде инде”, “Бибиевләр”. Бу әсәрләр бөтен татар поэзиясендә күренекле вакыйга була.

“Урал эскизлары” поэмасын анализлау өчен сораулар һәм биремнәр.
1. “Урал эскизлары” поэмасының нигезенә Х.Туфан нинди идея сала?
2. Поэманың тормыш материалы дип нәрсәләрне атарга мөмкин булыр иде?
3. Бу күренеш-вакыйгаларны нинди фонда тасвирлап булыр иде. Сүзләрдән сурәт ясагыз.
4. Поэманың төп герое дип кайсы образны санар идегез?
5. Әсәрдәге революцион көрәш романтикасын, азатлык идеалын җырлавын аеруча ачык чагылдырган өзекне дәфтәрегезгә язып алыгыз.
6. Поэманың сәнгатьчә үзенчәлеген билгеләгән нинди алымнарны күрсәтә аласыз?
Игътибар итегез: поэмада психологик дөрес һәм кабатланмас кеше образлары җанлы, кызыклы кешеләр булып күз алдына килеп баса. Мәсәлән, бунтарь табигатьле Хабул образында күпләр өчен типик гади татар эшчесенең тормышы сурәтләнә. Ул йөрәген акылына буйсындыра алмыйча, күп дуамаллыклар эшләп ташлый. Каторгага хөкем ителүенә дә үзе гаепле. Моннан соңгы поэмаларда без аны үсештә, рухи яңарышта күрәбез.
7. Әсәрдәге бер әйберне бөтенләй башка төрдәге әйберләр белән чагыштырыгыз. (Бу — поэмадагы сүз-сурәт тукымасының төп үзенчәлеге.) Мәсәлән,

Кичен
Кызыл чәчәк атты
Кабельләрдән
Аксыл бөреләр.
Лампочкалар – бөре, электр яктысы – кызыл чәчәкләр.
Сәер кебек тоелган шундый образларны тагын эзләгез.

Шушы рәвешле “Бибиевләр” поэмасын да анализлагыз.
Игътибар итегез: әсәрдә даими ритм юк. Ул “Урал эскизлары”ндагы кебек, үзгәрүчән. Сүз кайсы персонаж исеменнән һәм кем турында алып барылса, ритм үзенең агышы белән шул персонаж характерына туры килгән интонациягә буйсындырыла. Нәтиҗәдә бер төрле дулкынланып-дулкынланып торган интонация хасил була, сюжет-вакыйгаларның табигый үсешен күрергә, геройларны, аларның уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын ачыграк, тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Ике әсәр өчен дә уртак сәнгатьчә үзенчәлекләрне билгелик:
— әсәрләргә лирик монологлар белән аралашкан эпик хикәяләү хас;
— характерлар җанлы сурәтләнә;
— сюжет-вакыйгалар табигый һәм иркен үсешле, шигырь интонациясенең сулышын киңәйтә, энергиясен көчәйтә;
— индустрия дөньясын, аның кешеләрен, домна, мартен, тимер, металл, станокларны традицион табигать күренешләре аша җанландыра;
— машиналар янында эшче кешене олы, бөек, нык итеп бирә.
— “Урал эскизлары”, “Бибиевләр” һ.б. поэмаларында Х.Туфан үзен Уралны яхшы белгән яңа тойгылы, яңа фикерле талантлы лирик шагыйрь итеп тә, индустриаль Урал картиналарын һәм аерым эшчеләрнең портретларын,эшчеләр көнкүрешен оста сынландырган рәссам шагыйрь итеп тә күрсәтә.

“Ак каен” шигырен анализлыйк.
1. Темасы: гражданнар сугышы фаҗигасе.
2. Шигырьне өлешләргә бүләбез, һәрберсенең эчтәлеген ачыклыйбыз. Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Икенче өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның әлеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә. Димәк, шигырьнең эчтәлеге – егетнең вакытсыз һәм үкенечле үлеменә кайгыру һәм хәсрәт алып килүче сугышка нәфрәт хисе.
3. Лирик геройның хисе сәбәбен, дәрәҗәсен, юануын билгелибез. Сугышка, яшь кешенең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла. Егетнең җан ачысы белән әйткән сүзләрендә, каенның җавабында хисләр ташкыны укучы күңеленә үтеп керә. Соңгы строфада юану бирелә.
4. Нинди сурәтләү чараларының нинди максатта кулланылганын ачыклыйбыз:

— җанландыру (каенның сөйләшүе);
— чагыштыру (“яфраклары коела яшь кебек”);
— эндәш (“елама син, каен, аппагым”).
Алар лирик геройның хис дәрәҗәсен ачуга хезмәт итә.
Шулай итеп, шигырьдә гражданнар сугышының җан өшеткеч күренеше күз алдына килеп баса. Лирик герой күңелендәге хис сугыш афәтенә нәфрәт тудыра.

Х.Туфанның башлангыч чор иҗаты үзенчәлекләрен билгеләп чыгыйк:
— шагыйрь яңа җәмгыять белән рухланып, чор яңалыкларын әдәби сурәтләрдә чагылдыра (“Зәңгәр бүре”);
— Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган поэмаларында бунтарь холыклы геройларны тормышчан шартларда, яңа җәмгыять төзүче һәм киләчәккә ышаныч рухы белән яшәүчеләр итеп сурәтли (“Урал эскизлары”, “Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевләр”);
— афористик фикерләргә таяна, мәкаль-әйтемнәргә, символик сурәтләргә иркен мөрәҗәгать итә (“Аягүрә үлеп булыр микән?”, “Еллар итәгендә”);
— поэтик форма яңалыгына, шартлылык алымына омтыла, шул ук вакытта сәнгатьчә гадилеккә, халыкчан фикерләүгә, классик шигырь формасы традицияләренә таяна (“Ак каен”);
— Шәрык традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә үз чоры, үткән һәм киләчәк турындагы фәлсәфи уйлануларын чагылдыра.

(М.А.Мифтахова, Ә.Закирҗанов һәм Д.Ф.Заһидуллина буенча.)

ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Чыганак: Даутов, Р.Н., Нуруллина, Н.Б. Совет Татарстаны язучылары / Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — 639 б.

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән — 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстан АССРның, Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафури, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.

Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.

1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Анын бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән сон Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.

Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930—1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы| секретаре булып эшли. 1940—1956 елларда аңа кабат Себердә булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә[ X. Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә. дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә, бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Хәсән Туфан

(1900-1981)

Дата

Вакыйгалар

1900

27 ноябрь

Аксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.

1905

Авылындагы яңа мәктәпкә укырга керә, күрше чуваш авылында русча да укый.

1914

Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

1916

Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә, анда ул слесарь, токарь булып эшли.

1918-1923

Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта.

Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә, халык аваз иҗатын өйрәнә.

1924

Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

1926

Урал эскизлары” исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

1927

Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” исемле поэмалары чагарыла.

1928-1930

Сәяхәттә йөри. Кавказда һәм Урта Азия республикаларында була. “Узып барышлый” дигән шигырен яза.

1933

Ак каен”, “Озату” шигырьләрен яза.

1935

Ант” поэмасы

1937

Язучалар союзыннан чыгарыла.

1940

Кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.

1942

Үтерүгә хөкем ителә. Соңрак үлем карары ун еллык төрмә белән алыштырыла. Төрмәдә сугышка кирәк-яраклары эшләүче бригадада эшли. “Каеннар сары иде”, “ Авырган минутларда”, “Хәят” шигырьләре языла.

1950

Төрмәдән чыгу белән сөргенгә җибәрелә.

1953

Кырда ике ак канат ята”, “Алмаз” шигырьләре языла.

1956

Казанга кайтып төшә.

1957

май

Татарстан прокуратурасы аңа ташланган барлык гаепләренең нигезсез булуын раслый.

1981

Хәсән Туфан үлә.

Чыганак: материаллар кулланылды https://tt.wikipedia.org/wiki/Хәсән_Туфан

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла…

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән…
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен…
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?! 
…Агыла да болыт агыла…

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туфан миннуллин сочинение татарча
  • Тулгу таможенное дело вступительные экзамены
  • Туугъан жерим сочинение на балкарском языке
  • Тулгу расписание экзаменов преподавателей
  • Туториал подготовки к сдаче экзамена блэк раша 2022 категория b

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии