Туган авыл турында сочинение татарча

                                         Туган
авыл турында.

                                          
                   Нинди
матур, иркен, саф
һавалы,

                                                            Нинди
күркәм безнең ягыбыз.

                                                            Кайда
бар соң бездәгедәй яклар,

                                                            Гүзәл
дә соң туган ягыбыз.

      Һичшиксез, һәрбер кешегә үз туган
ягы кадерле. Миңа үз туган җирем якын һәм сөйкемле. Үзем Уфа шәһәрендә туып,
әле анда яшәсәм дә, авыл табигатен мин күбрәк яратам. Шуңа да еш, бигрәк тә
җәйләрен, әниемнең туган авылына, дәү әнием һәм дәү әтием янына ашкынам. Анда
саф һава, бик матур кырлар, урманнар, болыннар, таулар, елга-күлләр бар.

      Җәйге эссе көннәрдә иртән-иртүк,
елга буена балык тотарга төшеп утырырга рәхәт. Кичен болынга чыгып, дус-ишләр
белән уеннар оештырырга бик кызык.

       Урманга барсаң, җир җиләге, каен
җиләге, гөмбәләр җыеп була.

        Туган ягым табигате турында
никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп
булмый. Кыш көннәрендә аның әрем исе дә сагындырып куя бит хәтта.

         Шулай ук изге күңелле халкы, бай
тарихы белән дә аерылып тора минем яраткан авылым.

          Мәңге яшә син авылым!

Туган авылым”

Туган авыл… Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.

Минем Туган авылым Әлдермеш. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Әлдермеш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.

Авыл уртасыннан бик матур Сая елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Сидеркә чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында – иман йорты – “Әмир” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Әлдермеш халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.

Алар — авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка тарату өчен тырышалар.

Әйе, мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Аның саф һавасы, тәмле суы мине үстерә. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа — абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез! Хикәямне шигъри юлларым белән төгәллисем килә:

Туган җирем — син бөек илкәемнең
Җанга якын һәрбер почмагы.
Җылытып яшәр мине гомер буе
Туган авылымның кайнар учагы.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

МБОУ “СОШ №28”

Сочинение.

Туган авылым.

                 Эшләде:

    7 А сыйныф укучысы,

                            Хуҗина Ләйлә.

                                    Җитәкче:  Галимова

                                    Ләйсән Рәшит кызы.

Яр Чаллы, 2012 ел.

Сочинение.

Туган авылым.

   Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да “Кайту” шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

Туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым

Чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

Бала чак сукмакларын,

Искә төшереп, гомеремнең

Татлы төштәй чакларын…

   Мин дә күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

   Авылымны ике яктан бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган.

   Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшелеккә күмелә. Мин авылымны бик нык яратам!

Татарча сочинение “Безнең авыл | Безнен авыл”

3/28/2021

Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, “уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам” (“Шүрәле”). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның “күле” сүзе төшеп кала. “Мүклегә барам, Мүкледә коендым…” дип кенә сөйләшәләр. “Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар”, − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек! 

Туган авылым 

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да “Кайту” шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза: 

Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында! 

Кулларымны куеп тордым чишмәнең парларына. 

Рәхәтләнеп таптап йөрдем бала чак сукмакларын, 

искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын… 

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! 

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз. 

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Сиңа мәхәббәтем турында яздым, сөекле халкым…

                                       Кеше
булса, эшләр эше булсын,

                                       Тормышының
булсын мең яме.

                                       Изге
хисе булсын күңелендә,

                                       Ә
җанында һәрчак ил гаме.

         Туган як,
туган
җир, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле
ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә
генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре
була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.

       
Туган авыл, туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек
тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә
илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты
образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара.

        
Зурмы, кечкенәме — һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре
якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән.
Аларның йолалары, бәйрәмнәре буыннан буынга сакланып калган.

          Туган ягым — ул минем туып үскән
авылым. Аның турында күп сөйләргә була. Шулай да мин туган авылыбызның кыскача
тарихына тукталып үтәсем килә.

        
Авылымның исеме- Чичкан. Ул Кындырла елгасының уң ягына урнашкан. Аңа
моннан дүрт йөз ел элек нигез салына. Авылны «Тигәнәле” дип йөрткәннәр. Соңыннан
исемен «Чечкен” дип алмаштыралар. Безнең авыл кешеләре бик тырыш, уңган. Алар
терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнгән. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен,
Сабантуйларны
  көтеп алганнар.

        Елдан
– ел зураеп-матураеп бара авылым. Хәзер Чичканда ике йөздән артык йорт бар.
Йортлар
  ак һәм кызыл кирпечтән ясалган. Өйләргә
газ, электр, телефон да кергән.

        Һәр
авылның күренекле шәхесләре бар. Алар турында горурланып сөйлибез без. Безнең
Чичкан авылында да күренекле шәхесләр бар. Ә кемнәр белән горурлана алабыз соң
без? Менә алар: язучы, прозаик, драматург – Ркаил Зәйдулла, Буа районы башлыгы,
Татарстанның экология министры булып эшләгән Әгъләм Садретдинов, районыбызның
баш агрономы – Илдус Минатуллин, подполковник, хәзерге көндә лаеклы ялдагы Сәетзәдә
хәзрәт Гимаев һәм башкалар. Минем шуларның берсенә тукталып китәсем килә. Ул
якташыбыз,мәктәбебезнең элекке директоры,хәзерге көндә «Слава картофелю”
фирмасының җитәкчесе- Хасиятулла Сәмигулла улы Идиатуллин.

        
Хасият абый Чичкан авылында 1965 елны дөньяга килгән. Ул гаиләдә бишенче
бала. Мәктәптә укыганда ук бик сәләтле булган, якшы укыган, җәмәгать эшләрендә
актив катнашкан. Спорт белән шөгыльләнгән. Ул җиде ел үзебез авылда, ә калган
калган өч елны күрше Чурачык авылында укый. Чурачык урта мәктәбен тәмамлаганнан
соң Чуваш дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетына
укырга керә. Укуын Казанда дәвам итә һәм математика укытучысы дигән диплом алып
туган якларына кайта. Башта ул Тугай мәктәбендә эшли башлый. Ә 1990 елдан алып
2001 елга кадәр Чичкан мәктәбенең директоры һәм математика укытучысы. Ул үзен
укыту дәверендә дә талантлы педагог, акыллы киңәшче
  итеп танытты. Туган як өчен җан атып, барлык
көчен киләчәк буынны тәрбияләүгә биреп эшли ул мәктәптә. Хатыны Әльмира Хаяли
кызы белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларына да төпле белем, тәрбия
бирәләр.

          Мәктәптән китүенә карамастан, Хасият
абый һәрдаим мәктәбебез тормышы белән кызыксынып, акчалата ярдәм итеп тора. Мәктәбебез
спорт залына көрәш матраслары алуда дисеңме, авылыбыз өчен кое казыту эшендә
башлап йөрүче булсынмы, балалар өчен сәхнә күлмәкләре тектерүдәме, һәрдаим
милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә булышсынмы – һәммәсендә дә Хасият абыйның
фидакарьлеге, татар җанлылыгы сизелә.

        Шундый намуслы эшләрен күздә тотып һәр
елны үткәрелә торган «Шыгырдан укулары” конференциясендә 2008 елны Хасият
абыйга «Патриот села” дигән номинациядә Фәтхи Бурнаш
  исемендәге бүләк тапшырылды.

     
Татар балаларын әкренләп бер урынга туплап, аларга шәхес буларак камилләшергә
һәм үзләренең сәләтләрен ачарга мөмкинлек тудырган Хасият абыйның авылыбыз
халкына кылган гамәлләрен тиңсез батырлык дип бәяләргә мөмкиндер.
 

                                               Чичкан
мәктәбенең 4 сыйныф

                                               укучысы
Зилә Зәйдуллинаның

                                               конкурс
эше

Туган нигез, туган авыл, туган тел, туган як, туган ил… Болар — барысы да бердәй әһәмияткә ия төшенчәләр. Чөнки алар бер данәдә генә, чөнки аларның дубликатлары юк. Шуларның барысына да ия булган кешене мин дөньядагы иң бәхетле кеше дип саныйм.

Туган нигезем юклыгын исәпләмәгәндә, димәк, мин дә шул бәхетлеләрнең берсе булып чыгам. Минем район газетасында басылган тәүге шигырем дә “Авылым” дип атала.
Синнән китсәм дә, авылым,
Сагынып кайтам яңадан.
Сагынам мин авылымны,
Ни бар якын аңардан?!
Бер утыруда язган алты куплетлы шигырь шулай башлана. 1975 елның 23 августында “Дуслык байрагы” (хәзерге “Зәй офыклары”) газетасында дөнья күргән бу шигырем миңа чиксез шатлык китергән иде. Шул ук елның көзендә “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында басылган “Сандугачлар” исемлесе “Дөнья матур, дөнья киң” конкурсында җиңүгә лаек булды. Сагыну хисләре тулы бу шигырь туган авылым Имәнлебашта җәйләүче, аннары кышка җылы якларга китеп торырга мәҗбүр булган җырчы кошларга багышланган.
Сандугачларны сагынам,
Көн дә көтәм аларны.
Суык кыш та өзә алмас
Алар белән араны, — дип тәмамлаганмын мин аны.
Дөньяга аваз салган көннән башлап, язмыш безне кендек каныбыз тамган туган җиргә бәйләп куя. Чирәмле урамнарда уйнап, түмгәкле су буйларында каз бәбкәләре саклап, урманында җиләк, чикләвек җыеп үскәнлектән, без барыбыз да туган авылга ияләнгәнбез, аңа күңелебез белән береккәнбез. Туган җир безне ашаткан, эчерткән, тәрбияләгән.
Туган җирең – тәүге бишек,
Сине үстергән карап.
Моңлы җырларны көйлисең,
Туган ягыңа карап.
(“Туган як кадере”)
Минемчә, туган авылны, аның табигатен, кешеләрен сагыну аларга карата мәхәббәт хисеннән туа. Сабый чакта ук бөреләнгән ул хис сине гомер буе озатып бара, син гомер буе туган ягыңны сагынып яшисең. Туган авыл сине һәрвакыт магнит кебек үзенә тарта. Яши-яши кеше шуны аңлый: бу туган җирнең тарту көче икән!
Туган авылым Имәнлебашның тәэсир итү көче миңа да аз булмады. Минем иҗат юлым 16 яшьтә авылымны сагынып шигырь язудан башланды. Минем гомер юлым авылым һәм авылдашларым алдында үземдә җаваплылык хисе тоеп яшәүдән гыйбарәт булды.
Бер уч туфрак шаһитым ул:
Ышанычың акладым мин.
Туган авылым! Намусымны
Күз карамдай сакладым мин.
(“Хәтеремдә тотам сине”)
Әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре белән шигъри күңел тәрбияләгән туган авылыма гомерем буе бурычлы мин. Саф күңелле, җор телле, эшчән авылдашларым миңа һәрчак үрнәк булдылар, мин аларга охшарга тырышып яшәдем. Шуның нәтиҗәсендә без бер-беребезгә эталон булдык. Авылдашларым өчен кирәкле, кадерле кеше булуым белән мин, шөкер, бик бәхетле.
Имәнлебаш… Татарстанда мондый исемдәге бердәнбер авыл ул. Чал тарихлы авыл. Әдәбият дөньясына мәшһүр Таҗетдин Ялчыгол исеме белән билгеле авыл. Зәй елгасының сул кушылдыгы Имәнле суы буенда урнашкан авыл. Зәй шәһәреннән ерак булмаган авыл.
Авыл тарихына күз салсак, тарихчы-археолог Альфред Халиков раславынча, Имәнлебаш авылына XVIII гасыр башында Казан татарлары нигез салган. Галим бу мәгълүматны 1978 елда Казанда нәшер ителгән “Происхождение татар Поволжья и Приуралья” исемле китабында бирә. Безнең авыл биләмәсендә элек борынгы бабаларыбыз яшәвен дә археологлар фәнни яктан дәлилләгән. Пьянобор һәм Имәнкискә археологик культурасына, хәтта бронза гасырына караган керамик савыт-сабалар табылу — шуңа мисал. 1977 елда Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган экспедиция нәтиҗәләре безнең авыл тарихының сәхифәләрен тагын да тулыландырды.
Имәнлебаш… Авылымның исеме миңа һәрвакыт имән агачын хәтерләтә. Каты үзагачлы зур юан агач. Тармаклы тамырлары тирәнгә киткән. Яфраклары челтәр кырыйлы. Чын сәнгать әсәре. Чикләвекле агач. Чикләвеге – терлекләргә азык, кайрысы – кешеләргә дару. Имән агачыннан эшләнгән җиһазлар кыйбат йөри. Имән – дәрәҗәле агач!
Минем авылым ни өчен Имәнлебаш дип аталган? Хәзер шуны ачыклыйк. Авылның тирә-юне элек калын урман белән капланган булган. Урман, нигездә, мәһабәт имән агачларыннан торган. Шуның өчен имән агачларына мөнәсәбәтле рәвештә елга – Имәнле, авыл Имәнлебаш дигән атама йөртә. Уйлап карасак, авыл атамасы озын гомерле, таза имән агачына нисбәтле рәвештә барлыкка килгән икән.
Мин, шушы уртаклыкка
                              ишарәләп:
Дога итеп кабатлаган сүзем
Әйтерсең лә имән турында.
Имән ныклыклары
                          булган халкым
Мәңге яшәр иман нурында, — дип, “Ходай биргән гомер берәү генә” исемле шигыремне йом-гаклаганмын.
Һәр авыл, аның халкы аерым үзенчәлеккә ия. Безнең авыл җиләк-җимешле бай табигате, шифалы чишмәләре белән данлыклы. Авылыбыз халкы кунакчыл, юмарт. Бездә шигырь язучылар, җыр җырлаучылар күп. Авылыбызга багышланган җыр бар (авторлары: Нәкыя Шаһиева, Илгиз Закиров). Имәнлебашның “Җәүһәр” халык фольклор ансамблен Казанда да беләләр, чөнки ул ел саен югары иҗади уңышларга ирешә. Ансамбльгә минем элекке укучым, мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелек итә. Энҗе аерым конкурсларда да катнаша. Быел “Нечкәбил” бәйгесендә өченче урынны яулап, ял йортына юллама белән бүләкләнгән. Җырчы Энҗе һәм баянчы Илгиз Әхмәтҗановлар, иңгә-иң куеп, авылыбызның мәдәни тормышын алып баралар. Кызлары Ләйсәннең дә быел уңышлары күп булды. Зәйдә – “Сабантуй гүзәле”, Казанда “Татар кызы” бәйгесендә – “Иң серле кыз”, Түбән Камада “Чибәркәй” бәйгеләрендә – беренче урын: барысы да аныкы. Афәрин, Ләйсән!
Безнең авылда сәнгатьне нечкә тоемлаучы талантлы халык яши. Буыннан-буынга сакланып килгән гореф-гадәтләр, йолалар, уеннар һәм бәйрәмнәр, җыр-биюләр, традиция буларак, әле дә дәвам итә. Авылда мәдәният йорты гөрләп тора. Анда төрле түгәрәкләр эшли. Түбән Камадан килеп, хореограф балаларны биергә өйрәтә.  “Җәүһәр” халык фольклор ансамбленә балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр йөри.

Авылдашларымның гыйлемлелеге мәсьәләсенә махсус тукталам. Бездә укуга хирыслык электән үк килгән. Һәр йортта Коръән һәм башка дини китаплар сакланган. Имәнлебаш мәчетле, мәдрәсәле авыл булган. Авылыбызда Сәгъдетдин исемле атаклы хәттат (китап күчереп язучы) яшәгән. Мәгърифәтче, язучы, галим, шәрехче, дин галиме, педагог, табиб Таҗеддин Ялчыгол (1763 – 1838) аның янына Мәлем авылыннан кунакка килә торган булган. Тирән белемле, фикердәш дусларның сөйләшер сүзләре күп булуы табигый. Үләннәр белән дәвалаучы Таҗетдин авыру кешеләргә ярдәм дә иткән. Шундый килүләренең берсендә ул Габдессәлам исемле башка дустында тукталган һәм кунарга да калган. “Иртән намазга барып кайтканнан соң, алар чәй эчәргә утыралар. Шунда бер касә чәй эчеп, әллә нигә кәеф үзгәреп тора әле дип, ястыкка таянып тора һәм озак та тормый үлеп тә китә”. (Дамир Гарифуллин. “Чырагы нур сибә бүген дә…” Казан, “Сүз”, 2009. 16 б.) Язучы-тарихчы Таҗеддин Ялчыгол 26 июньдә вафат булып, безнең авылда җирләнгән.
Минем бер шигыремдә йөзьяшәр күрше Сөләйман бабайның без бала-чагага чал тарихны сөйләве сурәтләнә.
…Безнең авылда Ялчыгол
Мәңгелек йокыга талган.
Салкын чишмә изгелекне
Әйтерсең лә аннан алган,
Таллардагы моң-аһәңне
Мәңге тынмас җырга салган…
(“Сөләйман бабай хикәяте”)
Авылыбызның пароленә әйләнгән Таҗетдин Ялчыгол исеменә авылдашларым һәрчак игътибарлы булды. Зәй – Кама Аланы юлы буендагы Имәнлебаш авылы тукталышында 2007 елда манара төзелде, әдип каберенә яңа чардуган корылды, кабер ташы яңартылды. Бу эшләр элекке укучым Ленар Шаһиевның матди ярдәме белән башкарылды.
Ел саен август аенда авыл Мәдәният йортында Таҗетдин Ялчыгол укулары уза. Анда ТР Диния нәзарәтеннән һәм Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондыннан дин әһелләре, вәкилләр, галимнәр, язучылар катнаша. Фотолар һәм видео “Безнең мирас” журналы сайтында урнаштырыла.
Авыл тарихын барлауны дәвам итик. Һәр авылга хас булганча, бездә дә су тегермәне эшләгән. Тырыш бабаларыбыз, суны тегермән чарыкларын әйләндерерлек биеклеккә күтәрү өчен, буа буганнар. Авыл кырыеннан гына агып ятучы Имәнле елгасын алар шул рәвешле эшкә җиккәннәр. Авылның Югары очында калку җирдә урнашкан яңа тегермәнне без күреп үстек. Ул электр көче белән эшли иде.
Имәнлебашта кайчан ничә кеше яшәгәнен энциклопедиядән таптым. 1858 елда – 356 кеше, 1897 елда – ике мәртәбә артык, 1917 елда – 1054, 1989 елда – 350, 1993 елда – 319, 2000 елда 316 кеше исәпләнгән.
Безнең авыл халкы элек-электән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Балта осталары тирә-якта шөһрәт казанган. Алар ясаган чаналарны Зәйдә, Чаллыда һәм өяз үзәге булган Минзәләдә яратып сатып алганнар.
Осталар, артель оештырып, йортлар, күперләр, биналар төзегәннәр. Еракка китеп эшләүчеләр дә күзәтелгән. Минем Бәдретдин бабам да читтә эшләп кайта торган булган.
Авылыбыздагы йортлар барысы да, урман якын булганлыктан, яхшы бүрәнәдән салынган. Тәрәзә йөзлекләре бизәкләп эшләнгән. Ике катлы йортлар салу да практикада булган.
Илебез тарихындагы вакыйгаларның барысы да безнең авыл аркылы узган. 1921 елгы ачлык вакытында бездә дә халык кырылган.
Колхозлашу еллары корбаннарсыз гына үткән. Кичәге крестьян иртән йокысыннан колхозчы булып уянган. Бөек Ватан сугышында без 88 авылдашыбызны югалтканбыз. Алар арасында безнең Сәетнәсим абый да бар. Газизә җиңги гомере буе аны көтеп яшәде. Сугыштан кайта алмаганнар истәлегенә авыл үзәгендә обелиск тора. Батырлар – хәтеребездә.
Авыл яшәвен дәвам итә. Ачлык, сугыш, хәвеф-хәтәрләр булмаганда, халык тотрыклы тормыш алып барыр. Безнең авыл таркалмады. Авылны ямьләп, яңа йортлар үсеп чыкты. Өр-яңа урам пәйда булды. Авылда төпләнеп калучы яшьләр байтак. Күрше авылга яисә Зәй шәһәренә йөреп эшләсәләр эшлиләр, әмма авылны ташлап китмиләр. Читтә гомер итүчеләр дә, пенсия яшенә җиткәч, авылга кайтып төпләнәләр. Безнең авылда, бер хуҗалыкны санамаганда, бернинди ташландык йорт та юк. Йортлар төзек, караулы, чәчәкләргә күмелеп утыралар. Авыл урамнарына һәм олы юлга хәтле 1980 елларда ук асфальт юл түшәлгән иде. Ул яңартылып тора.
Тузанлы юл, безнең калдырган
                                    эзләр
Кая киткән? Әйтегезче,
                               кем белә?
Бүгенге көн балачагы –
                               туфлидән,
Асфальтланган тигез юлдан
                                     йөгерә.
(“Балачагым эзләп”)
Элек Зәй – Имәнлебаш маршруты көненә өч тапкыр йөри иде. Хәзер йорт саен капка төбендә җиңел машина.  Хөкүмәт автобусының хаҗәте калмады.
Авылда башлангыч мәктәпнең ябылуы гына күңелне тырнап тора. Монысына оптимизация җиле гаепле. Ил белән бергә күрәбез. Безнең укучыларны Югары Шепкә мәктәбенә махсус автобус йөртә.
Имәнлебаш авылында тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм. Өйләргә газ кергән, су кергән. Суны көянтәләп ташыйсы да, чиләкләп чыгарып түгәсе дә юк. Мунча, ванна, саунасы һәм башкасы өй эчендә көйләнгән йортлар да бар.
Озаграк кайтмый торсаң, авыл танымаслык булып үзгәрә.
Хәтеремдә тотам сине,
Каен-имән урманнарын.
Кайткан саен басып торам,
Танымыйча урамнарың.
(“Хәтеремдә тотам сине”)
Авылдашларым җиң сызганып эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә беләләр.Энҗе һәм Илгиз Әхмәтҗановларның уллары Илнар, элекке иске ферманы төзекләндереп, бройлер чебиләре, кызыл тавыклар үрчетә башлаган. Ул – районның иң яшь фермеры. Яшьләр белем алуны да онытмыйлар. Безнең авылда туып үскән атказанган төзүчеләр, табиб һәм укытучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Хәзерге яшьләр хәтта берничә дипломга ия.
Безнең авыл ут, су, юл, кибет мәсьәләләре буенча Президент программасына кертелгән. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү системасын, Республикада беренче тәҗрибә буларак, Имәнлебаш авылында башладылар. Август аенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авылыбызда махсус кибет һәм икмәк пешерү йорты ачылды.
Авылыбызда мәчет бар. Мәдәният йортында, китапханәдә тәрбияви чаралар, семинарлар, китап укучылар конференцияләре республика күләмендә үткәрелә. Китапханәче Нурфия Яхинаның өлеше дә зур. Авылда фельдшерлык пункты эшли.
Әби-бабайлар, әти-әниләр, бала-чагалар – өч буын – авылымның күрке. Димәк, минем авылымның киләчәге бар.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

                                                        Туган авылым — горурлыгым

Нәкъ Тукай абый язганча, тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар якын безнең авылга ул. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Авылымнын исеме Аксу.  Исеме дэ җисеменә туры килеп тора.   Якында гына куе урман.   Искиткеч минем авылымның табигате!    Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер төсле.

 Авыл уртасында – иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне.   Монда намаз укырга киләләр. Мәчетебез  зур бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.

Авылыбызда  ике кибет, күңел ачар өчен клуб бар. Ә быел безнең авыл халкы өчен күптән көткән сөенечле хәл булды. Авыл  урамнарынын юлларын тозеклэндерделэр. Юлсызлыктан халык бик интекте. Иртән торып, пычрак ерып мәктәпкә барулары безнең өчен авыр иде. Ә хәзер озын  резин итекләрне читкә алып куйдык. Батып ятучы машиналар да юк. Гомумән, безнең авыл халкын сөенеч басты.  

Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям!   Авылыбызны  бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа- абыйларга, әби – бабайларга, җитәкчеләргә  мең – мең рәхмәт!  

хэзерге вакытта авылымнын табигате.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туаты дауыт сидзаргас сочинение
  • Ттжт расписание экзаменов
  • Тсф экзамен по французскому
  • Тсп экзамен ответы
  • Трясучка перед экзаменом 7 букв сканворд

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии