“ Туган авылым”
Туган авыл… Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.
Минем Туган авылым Әлдермеш. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Әлдермеш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.
Авыл уртасыннан бик матур Сая елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Сидеркә чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында – иман йорты – “Әмир” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Әлдермеш халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.
Алар — авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка тарату өчен тырышалар.
Әйе, мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Аның саф һавасы, тәмле суы мине үстерә. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа — абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез! Хикәямне шигъри юлларым белән төгәллисем килә:
Туган җирем — син бөек илкәемнең
Җанга якын һәрбер почмагы.
Җылытып яшәр мине гомер буе
Туган авылымның кайнар учагы.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Туган
авыл турында.
Нинди
матур, иркен, саф һавалы,
Нинди
күркәм безнең ягыбыз.
Кайда
бар соң бездәгедәй яклар,
Гүзәл
дә соң туган ягыбыз.
Һичшиксез, һәрбер кешегә үз туган
ягы кадерле. Миңа үз туган җирем якын һәм сөйкемле. Үзем Уфа шәһәрендә туып,
әле анда яшәсәм дә, авыл табигатен мин күбрәк яратам. Шуңа да еш, бигрәк тә
җәйләрен, әниемнең туган авылына, дәү әнием һәм дәү әтием янына ашкынам. Анда
саф һава, бик матур кырлар, урманнар, болыннар, таулар, елга-күлләр бар.
Җәйге эссе көннәрдә иртән-иртүк,
елга буена балык тотарга төшеп утырырга рәхәт. Кичен болынга чыгып, дус-ишләр
белән уеннар оештырырга бик кызык.
Урманга барсаң, җир җиләге, каен
җиләге, гөмбәләр җыеп була.
Туган ягым табигате турында
никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп
булмый. Кыш көннәрендә аның әрем исе дә сагындырып куя бит хәтта.
Шулай ук изге күңелле халкы, бай
тарихы белән дә аерылып тора минем яраткан авылым.
Мәңге яшә син авылым!
9 нчы сыйныф укучысының иҗади эше
Скачать:
Предварительный просмотр:
Туган ягым табигате
Мин туган як табигатнең матурлыгына сокланам, аның матурлыгын Кама елгасы һәм әбием белән бабаем туып үскән, табигатьнең матур кочагына кереп урнашкан авылым белән берлектә тоям. Без Яр Чаллы шәһәреннән җәен, кышын, көзен, язын авылга кайтып йөрибез. Күп сулы Кама елгасы да безнең белән бергә кайта. Ул Тыныч таулар артыннан килеп чыгып, җәй көне ялтырап күренә. Көз айларында, күңелсезләнеп, Безенә болыннарыннан агып китә. Ниһаять, Ык тамагы култыгын яз көне шатланып басып ала. Кыш айлары, кар астында ял итә, балыкчыларга ризык бирә.
Бик күп хатирәләр авыл сабан туена барып тотама. Сабан туе тавында аллы-гөлле чәчәкләр, тау өстендә шаулап утырган чыршы, нарат урманы эссе кояшны күрергә дә, күләгәдә утырырга да мөмкинлек бирә. Урмандыгы кошлар сайравын тыңлап, җиләк-җимеш, гөмбәләр җыеп өйгә кайтабыз. Ә Кама елгасы безгә ияреп Ак Камага юл ала. Туган як табигате бигрәк матур ла…
Резитдинов Рифкат, Яр Чалллы шәһәре А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы – Сираева Р.Г.
метки: Татарск, Елабуга, Яклар, Кышны, Гомуми, Республикас, Матура, Челтер
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Башкаручы:
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Попова Гөлниса Гаян кызы
Сочинение “Туган ягым”
Минем туган ягым –Татарстан Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан. Туган ягым табигате күңелемә ятышлы. Табигатьнең җәйге вакытын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөтен җирдә күбәләкләр оча, кошлар сайрый, кызарып җиләк-җимешләр пешә, чәчәкләр ата. Аларның ниндиләре генә юк:кызыллары, зәңгәрләре, ап-аклары, сарылары…Кошларның сайравы, әйтерсең, моңлы көй кебек. Ә күбәләкләрнең канатларындагы рәсемнәрне күрсәң, шаккатырсың. Җиләк-җимешләрнең тәме генә ни тора… Әйтеп бетергесез тәмле һәм татлы.
Шундый бай җәйдән соң мул көз җитә. Агачлар алтынга киенә, җир өсте сап-сары хәтфә белән каплана. Менә шул вакытта кешеләр үзләре үстергән уңышларын җыя башлыйлар. Көзге урманга керсәң, аның матурлыгына кызыгырсың. Шуның хәтле төс байлыгын беркая да күрә алмассың.
Алтын көздән соң ап-ак кыш җитә. Ул үзенең килүен карлы бураннар белән белгертә, җир өстен ап-ак ашъяулык белән каплый.Шул вакытка инде агачларда үзләренең көзге күлмәкләрен салган булалар. Кыш аларны ак бәскә киендерә. Кызганычка каршы, кышын кояш җылытмый, җиләкләр дә пешми, кошлар да сайрамый. Алай да, кышның яхшы яклары да бар. Кыш көнендә туйганчы чанада, чаңгыда, тимераякта шуып була. Әгәр дә инде чаңгыда урманга китсәң, син дөньяда иң бәхетле кеше булырсың. Тынлык… Карда шуа торган чаңгы тавышы гына ишетелә. Шул минутларда шундый рәхәт булып китә. Шулай күңел ачканда кышның узып китүен сизми дә каласың.
Яз җиткәч, карлар эри, челтерәп- челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Табигать кышкы йокыдан уяна. Көздән җылы якларга киткән сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар, карлыгачлар кайталар. Ә иң беренчеләре булып, кара каргалар килеп җитәләр. Кара каргалар кайтса- яз җитткән дигән сүз. Яз көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр.
1 стр., 478 слов
Туган ягым — яшел бишек
… туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р _зара дус яшил‰р. Татарстан матур ш‰k‰рл‰рг‰, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел … кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан матур табигатьк‰ ген‰ … л‰н, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Г‰б‰ши, Салих Сайдашев. Ташсу авылында …
Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, кешеләр аны җәлләмичә зур зыян китерәләр. Табигатьне бер дә сакламыйлар. Ә бит табигать булмаса, без дә булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый матур булып калсын, һәрвакыт безнең күңелебезне шатландырып торсын. Мин ңир шарының иң иң ямьле урынында яшим, шуңа күрә туган җиремне бик яратам.
Мин туган як табигатнең матурлыгына сокланам, аның матурлыгын Кама елгасы һәм әбием белән бабаем туып үскән, табигатьнең матур кочагына кереп урнашкан авылым белән берлектә тоям. Без Яр Чаллы шәһәреннән җәен, кышын, көзен, язын авылга кайтып йөрибез. Күп сулы Кама елгасы да безнең белән бергә кайта. Ул Тыныч таулар артыннан килеп чыгып, җәй көне ялтырап күренә. Көз айларында, күңелсезләнеп, Безенә болыннарыннан агып китә. Ниһаять, Ык тамагы култыгын яз көне шатланып басып ала. Кыш айлары, кар астында ял итә, балыкчыларга ризык бирә.Бик күп хатирәләр авыл сабан туена барып тотама. Сабан туе тавында аллы-гөлле чәчәкләр, тау өстендә шаулап утырган чыршы, нарат урманы эссе кояшны күрергә дә, күләгәдә утырырга да мөмкинлек бирә. Урмандыгы кошлар сайравын тыңлап, җиләк-җимеш, гөмбәләр җыеп өйгә кайтабыз. Ә Кама елгасы безгә ияреп Ак Камага юл ала. Туган як табигате бигрәк матур ла…Резитдинов Рифкат, Яр Чалллы шәһәре А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы – Сираева Р.Г.
Оцени ответ
Гость:
Мин туган як табигатнең матурлыгына сокланам, аның матурлыгын Кама елгасы һәм әбием белән бабаем туып үскән, табигатьнең матур кочагына кереп урнашкан авылым белән берлектә тоям. Без Яр Чаллы шәһәреннән җәен, кышын, көзен, язын авылга кайтып йөрибез. Күп сулы Кама елгасы да безнең белән бергә кайта. Ул Тыныч таулар артыннан килеп чыгып, җәй көне ялтырап күренә. Көз айларында, күңелсезләнеп, Безенә болыннарыннан агып китә. Ниһаять, Ык тамагы култыгын яз көне шатланып басып ала. Кыш айлары, кар астында ял итә, балыкчыларга ризык бирә.Бик күп хатирәләр авыл сабан туена барып тотама. Сабан туе тавында аллы-гөлле чәчәкләр, тау өстендә шаулап утырган чыршы, нарат урманы эссе кояшны күрергә дә, күләгәдә утырырга да мөмкинлек бирә. Урмандыгы кошлар сайравын тыңлап, җиләк-җимеш, гөмбәләр җыеп өйгә кайтабыз. Ә Кама елгасы безгә ияреп Ак Камага юл ала. Туган як табигате бигрәк матур ла…Резитдинов Рифкат, Яр Чалллы шәһәре А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, укытучысы – Сираева Р.Г.
Татарча сочинение “Табигатьне саклагыз”
Сочинение на татарском языке на тему “Табигатьне саклагыз”“Табигатьне саклагыз!” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. “Миннән соң су басса да ярый” дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең “Сәяхәтнамә” поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Табигатьне саклагыз” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)