Туган нигез сочинение

Авыл­ның һа­ва­сы да баш­ка шул ин­де. Кай­тып ке­реш­кә үк га­ди­лек, кү­ңе­ле­мә ты­ныч­лык ке­реп оя­лый. Ты­ныч­лык­ны әл­лә ту­ган ни­гез, әл­лә ту­ган тел, әл­лә ту­ган­нар ба­ры­быз бер­гә җы­е­лу ту­ды­ра. Без кайт­кач, әби­ем­нең ни­чек шат­лан­га­нын күр­сә­гез…
Чәй­ләр эчеп, хәл-әх­вәл­ләр­не со­ра­шып, күп­ме­дер утыр­ган­нан соң, өс­тәл өс­тен­дә­ге аль­бом­га кү­зем төш­те. Тау­шал­ган­рак кы­на аль­бом иде ул. Фо­то­су­рәт­ләр, бил­ге­ле, төс­сез. Төс­сез бул­са­лар да, фо­то­лар­ның сый­фа­ты ях­шы икә­не кү­ре­неп то­ра. Бит­ләр­не ак­та­ра-ак­та­ра кү­ңе­лем бе­лән ерак­ка, та­рих­ка ба­рып кай­там.
Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ба­бам­ның фо­то­сы сак­лан­ма­ган. Әби­ем сөй­ли: ба­бам Фа­тыйх Га­ри­фул­ла улы Са­фиул­лин су­гыш бе­теп 3 ел үт­кәч, ар­ми­я­гә алы­на, Крас­но­ярск як­ла­рын­да, ан­на­ры Мәс­кәү янын­да 4 ел да 2 ай шо­фер бу­лып хез­мәт итә.
Ә ме­нә мо­ны­сы ин­де әти­ем­нең фо­то­ла­ры. Ка­ра, нин­ди яшь бул­ган. Фор­ма­сы биг­рәк ки­ле­шә үзе­нә. Аңа Мон­го­лия як­ла­рын­да 1982-1984 ел­лар­да хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә. Әти­ем Фәр­хәт шу­лай ук шо­фер бу­ла. Сол­дат фо­то­ла­рын ка­рый баш­ла­гач, сүз үзен­нән-үзе бү­ген ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән абы­е­ма ба­рып то­та­ша. Ме­нә абы­ем Рә­зил фо­то­ла­ры! Ул Чи­та шә­һә­рен­дә хез­мәт итә, Урал ма­ши­на­сын йөр­тә.
Го­рур­ла­ныр өчен сә­бәп­лә­рем күп икән ми­нем. Та­тар бу­лу­ым бе­лән го­рур­ла­нам. Та­тар­ча сөй­лә­шә бе­лү­ем бе­лән го­рур­ла­нам. Без­нең нә­сел­дә­ге ир-егет­ләр­нең кур­как бул­ма­вы бе­лән дә го­рур­ла­нам. Ту­ган илең­не яра­ту, га­и­лә­дән, ту­ган ни­гез­дән баш­ла­на, ди­ләр. Бу, һич­шик­сез, дө­рес­тер.

  • Комментариев (0)

thedyithola76

thedyithola76

Вопрос:

Минем нигез сочинение

Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?

Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!

Ответы и объяснения 1

reaingowie501

reaingowie501

Авыл­ның һа­ва­сы да баш­ка шул ин­де. Кай­тып ке­реш­кә үк га­ди­лек, кү­ңе­ле­мә ты­ныч­лык ке­реп оя­лый. Ты­ныч­лык­ны әл­лә ту­ган ни­гез, әл­лә ту­ган тел, әл­лә ту­ган­нар ба­ры­быз бер­гә җы­е­лу ту­ды­ра. Без кайт­кач, әби­ем­нең ни­чек шат­лан­га­нын күр­сә­гез…
Чәй­ләр эчеп, хәл-әх­вәл­ләр­не со­ра­шып, күп­ме­дер утыр­ган­нан соң, өс­тәл өс­тен­дә­ге аль­бом­га кү­зем төш­те. Тау­шал­ган­рак кы­на аль­бом иде ул. Фо­то­су­рәт­ләр, бил­ге­ле, төс­сез. Төс­сез бул­са­лар да, фо­то­лар­ның сый­фа­ты ях­шы икә­не кү­ре­неп то­ра. Бит­ләр­не ак­та­ра-ак­та­ра кү­ңе­лем бе­лән ерак­ка, та­рих­ка ба­рып кай­там.
Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ба­бам­ның фо­то­сы сак­лан­ма­ган. Әби­ем сөй­ли: ба­бам Фа­тыйх Га­ри­фул­ла улы Са­фиул­лин су­гыш бе­теп 3 ел үт­кәч, ар­ми­я­гә алы­на, Крас­но­ярск як­ла­рын­да, ан­на­ры Мәс­кәү янын­да 4 ел да 2 ай шо­фер бу­лып хез­мәт итә.
Ә ме­нә мо­ны­сы ин­де әти­ем­нең фо­то­ла­ры. Ка­ра, нин­ди яшь бул­ган. Фор­ма­сы биг­рәк ки­ле­шә үзе­нә. Аңа Мон­го­лия як­ла­рын­да 1982-1984 ел­лар­да хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә. Әти­ем Фәр­хәт шу­лай ук шо­фер бу­ла. Сол­дат фо­то­ла­рын ка­рый баш­ла­гач, сүз үзен­нән-үзе бү­ген ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән абы­е­ма ба­рып то­та­ша. Ме­нә абы­ем Рә­зил фо­то­ла­ры! Ул Чи­та шә­һә­рен­дә хез­мәт итә, Урал ма­ши­на­сын йөр­тә.
Го­рур­ла­ныр өчен сә­бәп­лә­рем күп икән ми­нем. Та­тар бу­лу­ым бе­лән го­рур­ла­нам. Та­тар­ча сөй­лә­шә бе­лү­ем бе­лән го­рур­ла­нам. Без­нең нә­сел­дә­ге ир-егет­ләр­нең кур­как бул­ма­вы бе­лән дә го­рур­ла­нам. Ту­ган илең­не яра­ту, га­и­лә­дән, ту­ган ни­гез­дән баш­ла­на, ди­ләр. Бу, һич­шик­сез, дө­рес­тер.

Знаете ответ? Поделитесь им!

Гость

Гость ?

Как написать хороший ответ?

Как написать хороший ответ?

Чтобы добавить хороший ответ необходимо:

  • Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете
    правильный ответ;
  • Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не
    побуждал на дополнительные вопросы к нему;
  • Писать без грамматических, орфографических и
    пунктуационных ошибок.

Этого делать не стоит:

  • Копировать ответы со сторонних ресурсов. Хорошо ценятся
    уникальные и личные объяснения;
  • Отвечать не по сути: «Подумай сам(а)», «Легкотня», «Не
    знаю» и так далее;
  • Использовать мат — это неуважительно по отношению к
    пользователям;
  • Писать в ВЕРХНЕМ РЕГИСТРЕ.

Есть сомнения?

Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует?
Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие
вопросы в разделе Другие предметы.

Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи —
смело задавайте вопросы!

В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.

Җәмгыять

Минем өчен Кече Ватаным — туган нигезем

Минем өчен кече Ватан үземнең туып үскән авылымнан, туган нигеземнән башлана. Авылым табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Аның бер ягында Ык елгасы боргаланып-боргаланып ятса, икенче ягында иксез-чиксез киң басулар җәелеп ята. Авылымда минем кендек каным тамган нигезем, ялан тәпи йогереп үскән чирәмле ишегалларым, бәбкә саклаганда алар белән куышып йөргән урамнарым, нигеземдә һәрчак мине ягымлы карашлары, матур сүзләре, тәмле чәйләре белән каршы алган әти-әнием, төп йортым көтеп тора. Төп йорт диләр, чөнки бу йортта ике яктан туган-тумача беркайчан өзелеп тормый. Ишегебез һәрчак ачык, әниемнең тәмле чәе кайнаган, тәбикмәге пешкән булыр. И җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган авылым! Кая китсәм дә, сине сагынып кайтам мин. Авылым Аллага шөкер яши, замана белән алга атлый. Зур-зур йортлар калкып чыга. Газы, суы кергән, юллары таш, иркен. Тик нигәдер мин авыл мичләрен сагынам. Шул мич янганда озак итеп ялкын телләренә карап утырырга яратам мин. Әнинең мичкә ягып 6 түгәрәк икмәк пешергәнен сагынам. Икмәкнең хуш исе… Өйгә генә түгел, бөтен урамга чыккан, аңлатып бетерерлек түгел… Без урам тутырып уйнап йөргән бала-чагаларга әни бер ипине алып чыга да, бүлгәләп бирә… Эх ул вакытлар…
Авылымның һәр урамы, һәр тыкрыгы таныш, якын миңа. Авылда гына буыннан-буынга күчкән традицияләр дәвам ителә. Сабантуйга әйбер җыю, каз өмәләре дисеңме? Бала-чага бигрәктә Сабантуйга әйбер җыюны ярата. Авылның барча балалары, өлкәннәр артыннан йөреп әйбер җыя. Колгада калыная, тула, кәефтә күтәрелә. Менә шулай традицияләрне саклап килгәндә генә авылым яшәр, димәк Ватанымның тылы нык булыр!❤️
#ТрадицияМоейМалойРодины
#сделановатм
#мыэтомир
#we_are_theworld
Гөлия Биктимерова, Минзәлә шәһәре, ММЦ «Веста»

«Нәрсә ул синең өчен Кече ватан һәм нинди аның традицияләре?» дигән сорауга мин үземнең туган телемдә җавап бирәмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Яңалыклар

Туган нигез утын саклаучы

Туганлыкның кадерен белеп, аны күз карасы кебек саклап яшәүчеләр бар. Ничек була ул дисезме? Минемчә, һәрдаим хәл-әхвәл белешеп, шалтыратышып, шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып, төп нигезне таратмыйча, аны нәсел җепләрен бәйләүче изге урын итеп яшәү ул. Мәгънәле яшәү, дөрес яшәү.

Туган нигез утын саклаучы

Әниемнәр ягы безнең барыбыз өчен дә үрнәк була алыр иде. Без кечкенәдән 4 туганның бер-берсенә ихтирам-хөрмәтен, кайгыртучанлыгын күреп үстек, аларның әбиебезгә булган мөнәсәбәтен күрдек. Соклангыч иде ул. Әбиебез үзе дә сокланырлык кеше иде. Күпләр кебек япь-яшь көе ирен сугышка озаткан, биш бала белән тол калган, шул газизләренең берсен гүргә иңдергән, балаларым, дип таң аттырган, балаларым, дип гомер кичергән. Хәзер инде үзләре чал чәчле әби-бабай булган балалары бүген дә әбинең гыйбрәтле сабакларын искә алалар, аның гадел тәрбиясе, чисталыгы, уңганлыгы, тырышлыгы турында сөйлиләр. Әби бервакытта да: “Болай итегез, тегеләй итегез”, — дип сөйләми иде. Авылдагы берәр гыйбрәтле вакыйганы, ачы язмышны мисалга китерә, ә син үзең нәтиҗә ясыйсың: болай эшләргә ярамый.
Әбинең бөтен сыйфатлары балаларында чагыла. Кечкенә генә Апач авылында туып, төрле җирләрдә яшәүче уллары һәм кызлары – аның йөз аклыгы. Олы улы Миргалим – океаннар иңләүче диңгезче, бүген үз һөнәрен яшьләргә өйрәтүче мөгаллим. Хатыйбы – бөтен дөньяга билгеле әдәбият белгече, зур галим, Гөлнур кызы – өч дистә елга якын намус белән авылдашларына почта хезмәте күрсәткән хезмәт ветераны, Хәнифәсе – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Дуслык Байрагы ордены кавалеры. Әбигә сокланмый мөмкинме соң?! Бу уңышларның нигезендә аның хезмәте, тәрбиясе, ышанычы, тырышлыгы ята. Гади генә, бәләкәй генә авылдан кузгалган балалар шаулы дөньяда үз эзләрен калдырганнар, күпләргә үрнәк булырлык итеп яши беләләр.
Апач авылындагы төп нигез аларны һаман үзенә җыя. Бу йортның утын Хәнифә апа сак-лый. Саклый гына да түгел, ул дистә еллар безнең барыбызны җыя, туплый, яшәтә. Аның янында һәрчак рәхәт. Өстәл тулы сые, якты йөзе, акыллы киңәшләре, эчкерсезлеге белән үзенә тартып тора ул. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәнифә апа яныннан кеше өзелми.  Авылга кайтучылар хәл белергә керә, укучылары котлап чыгып китәләр, туганнар җыела. Ә ул, якты елмаеп, һәркем күңеленә ачкыч таба.Җан җылысы, күңел матурлыгы бөтенебезгә дә җитәрлек аның.
Хәнифә апа  — матурлыкка мөкиббән кеше. Биолог булгангадыр инде, һәр үсемлек, һәр бөҗәк – бер сер дөньясы. Алар турында кызыклы итеп сөйли, аңлата ул. Урман, басу-кырлар, Ирнә елгасы – тагын бер могҗиза. Ул алар белән сокландыра белә. Элек дәресләрендә аңлаткан сабакларны мөгаллимә бүген шигырьләренә сала, шулар аша безгә тәрбия бирә, күңел дөньябызны баетырга омтыла.
Безнең күбебез өчен Хәнифә апа икенче әни кебек. Укытучы һөнәрен сайлаучыларга (андыйлар нәселебездә хәтсез) алар – остазлар. 25 сентябрьдә Хәнифә апаның матур гомер бәйрәме – юбилее. Салган тәрбия орлыкларың күңелләрдә шытып, сезнең үрнәктә, гел изгелеккә, яктылыкка, яхшылыкка омтылып яшәсәк иде.
Ландыш Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Туган нигез утын саклаучы

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Мәдәният

Туган нигез

Туган нигез, рәнҗисеңдер
Ташлап киткәнгә.
Сабый чагым, яшь чакларым
Калды үткәндә.
Кайтсак та без, китсәк тә без
Синдә тик кунак.
Сагынасыңдыр, көтәсеңдер,
Кайтыр дип уйлап.
Тәрәзләрең төбәлгәннәр
Кайтыр юлларга.
Чумасыңдыр без кайтмагач
Моңсу уйларга.
Вакыт җиткәч, кошлар да бит
Ташлый оясын.
Җан теләгән парың белән
Оя корасың.
Туган нигез, онытмадым,…

Туган нигез

Туган нигез, рәнҗисеңдер
Ташлап киткәнгә.
Сабый чагым, яшь чакларым
Калды үткәндә.

Кайтсак та без, китсәк тә без
Синдә тик кунак.
Сагынасыңдыр, көтәсеңдер,
Кайтыр дип уйлап.

Тәрәзләрең төбәлгәннәр
Кайтыр юлларга.
Чумасыңдыр без кайтмагач
Моңсу уйларга.

Вакыт җиткәч, кошлар да бит
Ташлый оясын.
Җан теләгән парың белән
Оя корасың.

Туган нигез, онытмадым,
Сагынам үзем дә.
Сары сагыш җанга сара,
Яшьләр күземдә.

Синдә үтте гомеремнең
Иң матур чагы.
Язсын шулай күрешергә
Күп еллар тагы.

Флера Габдуллина.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туган илем турында сочинение
  • Туган жир сочинение
  • Туган авылымда кыш сочинение
  • Туган авылым урамы сочинение
  • Туган авылым тарихы сочинение

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии