Туган ягым темасына сочинение

Автор: 

Фархутдинова А. ученица 7 класса

Размышления на тему родного края

Скачать:

Предварительный просмотр:

Туган як.

Һәр кешенең туган ягы бар. Минем туган ягым, Башкортстан республикасының ямьле Агыйдел буенда урнашкан, Дүртөйле шәһәре. Шәһәребездә бик күп милләт кешеләре дуслыкта һәм бердәмлектә яши.

Туган шәһәремне мин бик яратам.Аның табигате дә яшел куе урманнарга, саф сулы елгаларга, чишмәләргә бай. Урманнарда төрле җиләк-җимеш, гөмбәләр үсә, елгаларда балыклар йөзә.

Нинди генә кеше булмасын һәм кайда гына тумасын, һәркемгә дә үзенең туган ягы кадерле дип уйлыйм. Чөнки мин үзем дә башка җиргә чыгып китсәм, үзебезнең Дүртөйлене сагынам.Анда кайчандыр бик искә алмаган гади  генә нәрсәләр  дә кадерле була башлый. Үзебезнең “Венеция” урманнарына чыгып җиләк җыю, үзе бер рәхәтлек. Мондагы табигатьнең матурлыгын сүз белән дә аңлатырлык түгел. Ә инде җәелеп аккан Агыйдел елгасы ничә буын шагырьләре өчен илһам чишмәсе булып тора.  Аларның өчен генә түгел, хәтта гади халык та җәй буе Агыйдел ярларында ял итә, аның матурлыгына соклана.

Туган ягымның шушы байлыкларын, матурлыгын, сафлыгын киләчәктә дә саклап яшәргә кирәк дип уйлыйм!

Дүртөйле шәһәренең 3 нче санлы гимназиясе укучысы

Фәрхутдинова Алсу, 7сыйныф.

Сочинение на тему «Татарстан — минем туган ягым»

      ??ркемг? д? ?з туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер к??еле бел?н ?зене? газиз туган авылына, туган ш???рен? ашкынып кайта. 

       Безне? чиксез ки? илебезд? матур ш???рл?р ??м авыллар бик к?п. Тик б?ек татар теленд? а?лашып, с?йл?шеп, татар халкыны? гореф-гад?тл?рен? буйсынып яш?г?н кешел?р, ?лб?тт?, Татарстан республикасында гомер кичер?. Татарстан республикасы экономик яктан ??м кеше саны буенча Русияне? и? зур республикаларыны? берсе. Шулай ук х?зерге Татарстан- й?зд?н артык милл?тк? туган йорт, туган як. Ул к?п милл?тле республика. Татарстан ?зене? бай тарихы ??м уникаль табигать ресурслары бел?н халкында горурлык хисе уята, шу?а к?р? д? бу табигать почмагы туристларны? игътибарын яулап алган. Зур у?ыш бир? торган ки? басулар, к?п миллионлы ш???рл?р з??г?р сулы Кама, Идел елгалары ??м яшел урманнар  бел?н алмаша. Республика ?ир асты байлыклары бел?н д? горурлана ала.

Просмотр содержимого документа

«Татарстан — минем туган ягым »

Туган ягым.

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.

Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.

Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны үз язмышым мисалында исбатлый алам. Мин, Түбән Кама шәһәрендә туып, балачагымның биш елын шунда яшәдем. Бу вакыт белән бәйле хатирәләр минем өчен бик томанлы булганга, минем хәзер ике туган ягым бар дип әйтә алам. Бу – дөньяга аяк баскан шәһәр һәм хәзерге яшәү урыным – Биклән авылы. Бикләнгә күченеп килгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Миңа, ул вакытта татарча юньләп сөйләшә белмәгән нәни кызчыкка, бөтен нәрсә яңа, чит иде. Башта авыл күренешенә, анда мине әйләндереп алган кешеләргә күнегү бик авыр булды. Ләкин вакытлар үтү белән, минем өчен бу авылдан да ямьлерәк җир юк иде. Авыл табигате, аның кешеләре минем күңелемә шулкадәр үтеп керде ки, мин бер дә тартынмый: “Минем туган ягым – Биклән авылы”,- дип әйтә алам. Әмма халык: “Җан тартмаса, кан тарта”, — дип дөрес әйтә. Минем беренче туган ягыма – Түбән Камага —  булган хөрмәт һәм мәхәббәт элеккечә үк калды.

Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Әдипләр кеше һәм туган җир арасындагы элемтәнең мөһимлеген аңлап, бу элемтәне тагын да көчәйтүне һәм туган якка карата булган битарафлыкны булдырмый калуны күздә тоталар. Язучылар, билгеле бер төбәкне һәрьяклап тасвирлап, укучыларны үзләренең шунда яшәгән вакытта кичергән хисләре белән генә түгел, ә табигатьне һәм тирә-юньне сурәтләп, яңа авыллар, шәһәрләр белән таныштыралар. Мондый әсәрләрне укыган кеше берничек тә тыныч күңел белән кала алмый. Әйтик, Н.Думави үзенең шигырендә туган яктан аерылып киткән кешеләр һәм аларның нинди кичерешләр кичерүен яза.

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Бакчалар бар анда, гөлләр бар.

Талга кунган сандугач та бар.

Анда юк минем телем, сүзләрем,

Мин сагышымны кемгә сөйләрмен?

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Гашыйкларга гашыйк тиңнәр бар.

Ә мин кемгә гашыйк булырмын?

Син дә юк анда, мин дә юк анда,

Безнең бәхетләр – туган Ватанда.

Язмыш җилләре кайчакта бик усал булып, кешеләрне үз төбәкләреннән аерылып китеп, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Мәсәлән, танылган язучы Гаяз Исхакыйга нахак ялалар ягыла, һәм ул туган җиреннән, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Шундый авыр язмышка дучар булган әдипкә күп кенә чит җирләрдә яшәргә, үзенең милләтеннән булмаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Мин үз тормышымда мондый катлаулы сынаулар булуын теләмәс идем. Чөнки мин туган авылымнан берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.

Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.

Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туган туфрак сочинение ?мирхан еники
  • Туган телем татар теле сочинение
  • Туган телем ирк? г?лем сочинение
  • Туган телем байлыгым сочинение
  • Туган тел турында сочинение татарча

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии