Укучылар иҗаты
Кышның энҗе-мәрҗәннәре
Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.
Кышның энҗе-мәрҗәннәре
Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.
Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!
Бәдертдинова Зәринә
Кыш бик матур ул!
Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.
Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!
Галиева Иркә
Кышның мамык шәле бар…
Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.
Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.
Гәрәев Данис
Мөслимемә кыш килде
Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.
Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!
Гыйлметҗанова Эльвира
Ап-ак дөнья
Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.
Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.
Нафикова Регина.
Шыгыр-шыгыр кар таптап…
Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.
Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.
Нафикова Рената.
Кыш
Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.
Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!
Садыйкова Әминә
Кар өсте — үзе матурлык!
Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.
Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.
Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.
Мөхәммәтдинова Әминә
Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.
Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.
Кашапова Әминә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Табигать – тиңсез хәзинә
Туган ягыма кыш килде
Ниһаять! Аклыгын-сафлыгын, суыкларын, бураннарны төяп, туган ягыма кыш килде. Буш вакытны компьютер каршындаүткәргәнгәме икән, «разведчик» шикелле сиздерми генә килде бу гаҗәеп кыш. Күреп тә өлгермәдем, урамнарга, ишегалларына кар өемнәре тулды.
Бу шатлыклы хәбәр килүгә, ялга чыккан чана-чаңгыларыбызны, тимераяк-кәшәкәләребезне алып, урамга чыгып чаптык. Таудан шуулар, кардан Кыш бабай һәм Кар кызы ясаулар, шаярулар — безнең балачагыбызның иң сихри, гаҗәеп, кайгысыз вакыты.
Өр-яңа, беркемнең дә аягы басмаган беренче кардан атлавы да — үзе бер могҗиза, үзе бер шатлык. Ә кар бөртекләре! Алар ак чәчәкләрдәй салмак кына биеп, җиргә урнашалар. Нәкъ Такташ язган кебек:
Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела.
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела…
Кар яуганда, күзләрне тәрәзәдән алып булмый. Кар бөртекләре: «Әйдә, чык, бергә әйләник, бергә уйныйк!» — дия сыман. Тик чыгасы килми. Суык дип куркабыз. Бу гүзәл, сихри матурлыкка исебез китми. Компьютер дөньясында кызыграк, диябез.
Кар ява, буран, суык…
Бу — кышның билгеләре.
Күңел җылы язны көтә,
Өметләнә нигәдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Кышкы урмандагы табигатьнең гүзәллеген күзәтү, аны тасвирлау.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Сочинение. Иҗади хикәя.
Кышкы урман.
Карлары, бураннары белән салкын кыш килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. Ә кышын табигать бик матур була. Аеруча, кыш көне урман бик матур һәм якты. Куаклар ап-ак бүрек кияләр. Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябыналар. Алар, әйтерсең лә, моңсуланып, тирән уйга чумганнар.
Урман хуҗасы аю, тәмле төшләр күрә-күрә, рәхәтләнеп йоклый. Куянкайлар соры туннарын акка алыштырганнар. Урман тавыгы да кышның рәхәтен белә: әйбәтләп бөре, миләш, кипкән җиләкләр ашый да, карга чумып йоклый. Өстеннән чаңгы белән үтеп китсәң дә уянмас. Чукырлар салкыннан бер дә курыкмыйлар. Алар кыш көне дә бала чыгаралар. Сирәк кенә ата чукыр ояга очып килә дә, ана чукырны алыштыра. Үзе байтак кына утырып, нәни йомыркаларга тән җылысын бирә. Бу вакытта анасы куак, агачлар тирәсендә чыр-пыр очып йөри, тамагын туйдыра. Бу салкында утырып, чеби чыгарып кара! Чукырлар гына шулай итеп кыш көне бала чыгаралар. Бигрәк гаҗәеп бу табигать!
Урмандагы сихри тынлыкны тукран боза. Ул агачлардагы кортларны ашый. Менә бер ботактан көртлек очып төште. Шунда ук аның артыннан көлтә койрыклы төлке йөгерде. Бер мәлдә көрттә алар арасында көрәш башланды: кайсы җиңәр? Тирә – якка кар тузаны очты, пырылдап, көртлек төлке агайдан котылырга азапланды, ләкин җирәнкәй көчле иде. Төлке аны муеныннан тотып алган да, тыпырчынуына карамыйча, тирән кардан сөйрәп алып китте. Ул урында кошның йоннары , төлке эзләре генә калды. Әйе, кышын да урманда тормыш дәвам итә…
Менә кинәт җил чыкты. Җәяүле буран башланды. Моны күреп, агачлар башларын селкеп куйдылар. Тынлыкның бетүе кош –кортларга да ошамады. Кошлар я түбәнәйделәр, я күккә күтәрелделәр. Буран көчәйгәч, алар дә ояларына ашыктылар.
Мин, кардагы урман картасын укый – укый, чаңгыда сәяхәтемне дәвам иттем. Шулай да, бик матур һәм серле ул кышкы урман! Табигатьнең гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк.