Туган якта кышкы табигать сочинение

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка килә ул. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый.

Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең, агачларны үтәкүренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый.

Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек. Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый. Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Ландыш Ибниева,

Арча районы Урта Пошалым төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Кышның үз матурлыгы

Ел
фасылларының һәрберсе үзенчә матур.
Салкын, буранлы, усал
кышның да үз өстенлекләре бар. Җылы
җәйнең кадерен аңларга ярдәм итә ул,
табигатьнең чәчәкле көннәрен сагынырга
өйрәтә.

Кышкы
каникулларда гына бу фасылның бөтен
матурлыгын күреп өлгереп буладыр, чөнки
син иртәдән кичкә кадәрге вакытыңны
үзең теләгәнчә файдалана аласың. Таң
тишегеннән торып укырга барасың да юк,
кара төнгә кадәр дәресләр хәзерләп тә
утырмыйсың.

Кышкы
ял көннәрендә йокым бигрәк тә тиз туя
минем. Кояшның беренче
нурлары бүлмәмә үтеп керү белән, сикереп
торам да тәрәзә җиллекләрен ачып җибәрәм,
тәнне сихәтләндерә торган саф һава
кертәм.

Ашагач-эчкәч,
чаңгыларымны алып, шәһәр кырыендагы
каенлык янына китәм. Анда чаңгычылар
салган шома юллар күп. Җилләр белән үк
ярышмасам да, шактый кызу элдерәм
чаңгыда! Сыйныфташларым
арасында минем белән «бил алышырга»
теләүчеләр әллә ни күп түгел.

Арсам,
туңсам, берәр агач төбенә утырам да,
биштәрдәге термосымны чыгарып, капкачына
кайнар чәй агызам. Шәһәргә моннан бик
үк якын түгел. Кайвакыт җил, буран чыгып,
һава торышы үзгәреп китә, көн салкынайтып
җибәрә. Төрле хәлләр булуы мөмкин, шуңа
күрә үзем белән һәрвакыт чәй-кофе йөртәм.

Агач
төбендә, тәмләп-тәмләп кенә, сөтле чәй
йотканда, тирә-як табигатьне күзәтәм.
Берәр адашкан куянкай килеп чыкмасмы,
дип өметләнәм, тик — бушка. Бу яклардан
алар күптән качып беткәндер инде.
Кайвакытларда каядыр ашыккан, кырыйлатып
кына чабып үткән этләр күренгәли. Бәлки,
алар моннан әллә ни ерак салынмаган
урман каравылчысы өенә җилдерәләрдер.
Урманда этләрсез хуҗалык итү куркыныч.
Алар — синең күршеләрең дә, дусларың
да, гаилә әгъзаларың да.

Кайбер
көннәрдә мине еш күрергә гадәтләнгән
кабарынкы йонлы бер эт яныма да килгәли.
Мин кесәмдә аның өчен күчтәнәчләр дә
йөртәм әле. Әнә шул дуслаштырды да инде
безне.

Кышкы
табигать бигрәк матур, дип уйлыйм мин,
күзләремне дә ала алмыйча, ак каеннарга,
ябалдашлы наратларга, киң итәкле яшел
чыршыларга караганда. Хәзер шуларның
берсенә әкрен генә кагылсаң да,
ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен
аклык тулаемы белән өстеңә ишелер
шикелле. Берәрсенә кош-мазар килеп
кунса, йомарлап, кар атам. Болай гына,
уйнап кына куркытам. Минем ерактан аткан
йомарламым әле аларга кадәр барып та
җитми, әмма кош сагая, колакларын шомарта,
күзләрен үткенәйтә.

Кайтырга
чыкканда, күкрәкләр киңәйгән, сулыш
юллары тәмам ачылган була. Кычкырып
җырлыйсы, урман-кырлар белән сөйләшәсе
килеп китә.

Соңгы
елларда машиналар күплектән пычранган
юлларга, аклыгының элекке җетелеге
кимегән карларга гына эч тә пошып
куймаса, бу хозурлык, бу матурлыктан
исергән бер хәлдә буласың.

Безнең
як табигате аеруча матур бит ул. Кояшы
— кояш, агачы — агач, тавы — тау урынында.
Чана шуыйм дисәң, кышы бар. Су коеныйм
дисәң, җәенең җылысы җитәрлек.

Кышкы
ялларым әнә шундый бер рәхәтлектә, саф
һавада сәламәтлегемне ныгытып уза
минем. Укуга да теләп тотынасың. Шул
арада дусларыңны да сагынып өлгерәсең.

Яз, яз, яз җитә

Яз
җитә. Тәрәзәләрне көндезләрен кояшка
ачалар. Өленгеләр тартып куелган. Якты
нурлар, кошлар сайраганы, чишмәнең
яңадан терелгән тавышы, борынын төртеп
килгән чирәм…

Яз
җитә — язгы яллар алып килә. Шәһәр
мәктәпләрендә алар бераз иртәрәк була.
Ә без зур елга буенда яшибез. Яз көннәрендә
ул тагын да киңәеп китә. Күтәрелгән
юллар да су астында кала. Кайбер елларны
асылмалы күперләр агып киткәли. Укуыбыз
күрше авылда булганга, каникулларны
бераз соңгарак калдыралар. Менә шушы
ташу вакытларына, пычрак көннәргә туры
китерергә тырышалар.

Пычрак,
ташулы, шау-шулы булса да, яз яз инде ул!
Табигатьнең яшәргән, күңелнең алгысыган
вакыты. Күрше кызлары да
матураеп киткән кебек. Әни дә йомшарып
куйган шикелле. Әбекәйнең
дә пешергән күмәчләре кабарыбрак
күренә. Яратып ашыйсың, тәмләп йоклыйсың,
уйнап туймыйсың. Әти-әни күзгә чалынып,
берәр эш кушканчы, урамга
ычкынырга гына торасың. Эш эшлисе
килмәгәннән түгел бу, язгы уеннар аеруча
күңелле. Тупыл төбендәге шәрәләнгән
җирдә көн саен пәке кадашлы уйныйбыз.
Ун, егерме, илле, йөз, мең, әллә нинди зур
саннарга барып җиткәнче, тәмам туйдырганчы.
Аннан елга буена төшеп китәбез. Су
күтәрелгәндә, болын өстенә кергән вак
маймычларны сөзеп өрибез, бәләкәйрәк
күлдәвекләрдә йөздергән булабыз, аннан
тагын, үссеннәр әле дип, елгага җибәрәбез.

Яз
көннәрендә елга тирәсендә олы кешеләр
дә күп кайнаша. Алар да
балык сөзә. Уылдык салырга күтәрелгән
балыкларның юкка чыгуы
күңелне әрнетә. Җәен без кармакка тотасы
кызылканатлар, чабаклар,
кыртышлар, хәтта чуртанчыклар бит ул,
дип уйлыйсың. Кайвакытта төнгә елгага
салып куйган ауларга эләккән
балыкларны тоткынлыктан ычкындырабыз
без. Йөзсеннәр, үрчесеннәр,
үссеннәр, аз булса да дөнья ямен күреп
калсыннар.

Язгы
ялларны бик кыска ясаганнар. Уйнап туеп
та өлгермисең, тагын
мәктәпкә китәсең. Тәнәфес вакытларында
җыелып аласың да мактанышырга
тотынган буласың. Кем нәрсә эшләгән,
ничек ял иткән. Арттырганнары сизелеп
торса да, иптәшләреңне кимсетмисең,
үзеңнең дә язгы яллар белән мактанасың,
горурланасың килә бит, тик бер нәрсә
ачык: безнең һәрберебез
шул бер атна эчендә дә матурланып,
олыгаеп, ныгып, яз кояшы астында каралып
киткән.

Яз,
яз, яз җитә. Тәрәзәләрне кояшка ачалар.
Өленгеләр тартылган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Туган якта кыш сочинение
  • Туган якка кыш килде сочинение
  • Туган ягыма кыш килде сочинение 5 класс
  • Туган ягым темасына сочинение
  • Туган туфрак сочинение ?мирхан еники

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии