Тырышкан табар ташка кадак кагар турында сочинение

Кичкальнинская сельская библиотека

«Книжная сокровищница»

        27 мая страна отмечает Общероссийский День библиотек. Библиотека помогает лечить человеческие души, расширять кругозор, повышать профессионализм, она не знает границ и будет доступна, и востребована всегда. К этому дню для всех категорий читателей в Гайтанкинской сельской библиотеке оформлена книжная выставка «Книжная сокровищница». На выставке была представлена новинка литературы для всех возрастных категорий читателей.

sokrovischnica


  I.    Чынлап та, ул – бернинди авырлыкларга да бирешмиторган нык һәм озын гомерле агач. Үзе үлгәннән соң да, дәвамы яши аның.

      Кеше язмышы да имәннеке шикелле. Күпме генә авырлыклар күрсә дә, сынмый-сыгылмый яши адәм баласы. Үзеннән соң, дәвамчылары булып, балалары, оныклары, нәселе кала.

       Имән – нык агач.  Ул бернинди бәла-казалардан да курыкмый. “Үзен ник бер агач ышыкласын, үзе җил-давылга да бирешми. Җәй коры килсә дә, әллә ни исе китми…  Тугайны язын су баса, ә ул  суда утырып, кечерәеп калган кебек күренә. Ә инде су киткәч, бөтен горурлыгы белән калкып чыга”.

  Бу турыда 11-14, 25,26 нчы җөмләләрдә сөйләнелә. Имән бик озак яши: “…өч йөз яшькә кадәр чәчәк ата … меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра”. Ә бер яшь имәнне яшен суга, ул тере мәет булып кала.  Әмма аның төбендә йокыисырап яткан бөреләр булган икән.  Имәнгә хәвеф килгәч, алар яшь үрентеләр булып үсеп китә.

   Димәк, имәннең тормышы дәвам итә. Кешеләр дә нәкъ шулай бит. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәүчеләр күп әйләнә-тирәбездә. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдыручылар да җитәрлек. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.

II.“И туган тел, и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!”-дип юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь.

      Г.Тукайның ана теленә чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугарылган бу фикере белән килешми мөмкин түгел. Туган тел- һәркем өчен “Туган ил”, “әти-әни” сүзләре белән янәшә торучы изге төшенчә, иң кадерле һәм газиз сүзләрнең берс

    Туган тел- милләт сакчысы ул. Кайда гына яшәсә дә, кеше бөтен тамырлары белән  туган җиренә һәм туган теленә береккән килеш кала. Сагыну, җирсү милләттәшләрне бергә туплый. Мәскәү татарлары тикмәгә генә Измаил паркына җыела дисеңме! “Бу бакчада… авылны  сагыну, туып үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә.” Иң мөһиме: алар монда “…туган телдә сөйләшә”.

      Туган тел – яшәү көче бирүче дә ул. “Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле, татлы бер тылсым! Синең гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял – өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне җиңеп чыгарга көч өсти”. Кеше тормышының чишмә башында туган тел тора, аның ярдәмендә биек үрләр яулап, уңышларга ирешеп була.

       Туган телен югалткан кеше тамырсыз агач белән бер. Халкыннан, туып –үскән җиреннән дә аерыла ул. Шуңа күрә йорәкнең иң түрендә кадерләп саклыйк, яратыйк, балаларыбызга тапшырыйк аны. Киләчәк буыннар да “И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!” – дип горурланырлык булсын!

III.“…каенның гомере кыска. Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик.”

Чынлап та, безнең туган ягыбызда каенның файдасы, кадере күп.

  Каен – файдалы агач. 4-8 нче җөмләләрдә аның барлык уңай, яхшы,кеше өчен бик кирәкле файдаланышлары гына бирелгән.

  Каенның гомере бик кыска. Бу турыда 13,14 нче җөмләләрдә сөйләнелә. Калган агачлар белән чагыштырганда аның яшәү еллары бик аз.

  Димәк, каен-файдалы, нәфис, ләкин кыска гомерле агач. Элек-электән туган җиребездә үскән бу агачны кадерлик. Аны җәрәхәтләмик, күбрәк устерик. Ул яшьләрен түкмәсен, безнең күзләребезне иркәләп торсын.

IV.“Мин дөньяны ныграк таныйм хәзер…

Сукырайгач,күзем ачылды…”

Авторның бу фикере белән мин тулысынча килешәм.  Чынлап та, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дөньяны ныграк аңлап яшиләр.

   “Бераздан вагонга тырналып, кыршылып беткән гитара тоткан сукыр солдат килеп керде… Аның язмышы каһәрле,рәхимсез сугыш юллары, дәүләт чиновникларының пычрак сәясәтләре һәм әхлакый кануннар кисешкән урында нык кына гарипләнеп өлгергән.”  Чынлап та, сугышта шул кешеләрнең тынычлыгы өчен көрәшкән, үзенең гомерен чикләгән батырларга күңелне сискәндерә.

  Сугышта барсын да күргән егетнең  гаделсезлекләре аның язмышын,дөньяга карашын үзгәртә. Моны 30-34 җөмләләр раслый.

Сукыр солдатның гомере менә шулай үтә.  Аның батырлыгына,  сабырлыгына горурланырлык!

V . “Туган ягым, әткәй-әнкәй, мәктәп, кадерле укытучым Фәнүзә апа… Күңелемнең иң-иң матур хисләренә канат куючылар алар!”

 Туган як, әти-әни, мәктәп, укытучылар – барсы да, һәр кеше өчен иң кадерлеләр.

 Авторның укытучысы аның  күңел түрендә уелган. Ул аңа шатлыклы истәлекләр генә калдырган.  Моны 27-29 җөмләләрдә күреп була.

  Туган ягын , әткәй-әнкәсен кебек автор укытучысын да сөя. Ул аны беркайчан онытмаган:  “Фәнүзә апа үзенең җырлары, кешелеклеге, мөгаллимлек осталыгы белән беркайчан да истән чыкмады. Ул безнең өчен иртәнге нур булып балкыды!”

  Димәк,  бу фикер һичшиксез дөрес.  Күңел түренә үтеп керәләр, матур хисләр генә калдыралар алар .

VI .  “— Балалар, әниегезнең сүзен тыңлагыз! Әниегезгә булышыгыз!..  Әниегезнең кадерен белегез!..” Чынлап та, иң кадерле кеше ул – әни. Безнең өчен ул янып-көеп йөри, бар йөрәк җылысын биреп яши. Шуңа да, без аны тыңлап, булышып, кадерләргә тиешбез.

 Якыннарны, аеруча ата-анаңны вакытында тыңламау, каршы килү,соңыннан үкенү хисенә китерә. Хәтимәнең дә ялгышлыгы, озак еллар вакытында да  онытылмый. Бу  9,10 нчы җөмләләрдә  күрсәтелгән.

13-15 нче җөмләләрдә   онытылмый торган хатирәдән туйган инде олы кызның, үкенү хисләрен анасына ишеттерергә теләве язылган.

Исән-сау чакта әни кадерен белмәсәң, мәңге үкенү хисе белән яшәмәс өчен, беркайчан  аны рәнҗетмәскә, кадерен белеп яшәргә кирәк!

VII . “Гыйззәтуллин үзе җырлый белми, әмма күңеле тулы моң,йөрәгендә һәрвакыт җыр яши. Күңеле гел шуны җырлый”. Минемчә, моң ул – кеше күңеленең җырда чагылышы гына түгел, ә аның тирә-як матурлыгын танып белүе дә.

   Табигать, тирә-юньнең  торышы буенча, кешенең  холкын, сыйфатларын белеп була. Бу турыда 7, 11, 12 җөмләләрдә язылган.

   Гыйзатулла фикеренчә, чишмә, урман – моң чыганаклары. Һәм бу фикер тулысынча дөрес.  “…чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була.”  

   Димәк, һәрбер кеше үзенчә моңлана. Кемдер җырлый, кемдер картиналар ясый, төрле бизәкләр чигә.  Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде.  Ә моңны без тирә-яктан алабыз.

VIII .  “Караклыкның башы энә урлаудан башлана, диләр. Ялкаулыкның да башы менә шулай кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен”.Мин бу фикер белән килешәм. Чынлап та, кеше хезмәтеннән файдалана барган саен, кеше ялкаулана.

  Кешегә яхшылык эшләү – бик күркәм гадәт. Әмма гел ярдәм сорап тору бөтен яхшылыкны җимерә дә ташлый. 3,4 нче җөмләләрдә Шөһрәтнең бөтенләй ялкаулануы күрсәтелгән.

  Эшләгән яхшылыгың өчен “хак” сорап тору – бик яман гадәт. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә. Бу турыда 18,20нче җөмләләрдә сөйләнелә.

  Димәк, масаеп, кеше хезмәтеннән файдалану ялкаулыкка гына түгел, ә бәлки зур бәла-казаларга да китерергә мөмкин.  Монда да ике дусның язмышлары шулай аерылды.

IX .  “Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән  ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. Ниһаять, менә шушы Пушкин “Алтын әтәч”енең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!..” .  Белем алырга теләп, тырышып укыган кеше

   Тырышлык – иң яхшы сыйфатларның берсе.  “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль дә нәкъ шул турыда. 10, 11 җөмләләрдә дә Габдулланың тырышлыгы турында сөйләнелә.

   Белем —  яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.  Белемгә омтылу – зур мактауга лаек. Бу 18, 21 җөмләләрдә яхшы күрсәтелгән.

  Димәк, безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның  кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар.

X .  “Бу гүзәл җир Татарстан дип атала. Табигать биргән бу байлыкны бернинди уйсыз-хафасыз туздырырга мөмкин икән дип уйласаң, бик ялгышасың. Тыңла син, улым!” Чынлап та, безнең илнең байлыгы бик күп, ләкин алар мәңгелеккә җитмичәк.

    Татарстан – зур һәм бай территория. Йөзләрчә чакрымга сузылган җирләрдә күпме хәзинә бар.  “Аның өстендә, диңгездәй шаулап, иген үссә, ә астында – нефть океаны. … күпме гипс, күпме таш, ком, кызыл балчык, чуерташ, известь… Ә урманнары дисәң…”

    Бернәрсә дә мәңгелек түгел.  Шуның өчен булганның кадерен белеп, уйламыйча бу байлыкларны туздырырга ярамый. 17-20нче җөмләләрдә дә моның турында язылган.

    Ә бит туган як табигате ул – аның байлыгы. Әйдәгез, туган табигатебезне, аның хәзинәсен саклыйк!

XI Унҗиде яшь! Теләкләрең чын, тормышка ашардай булсын! Киләчәктә үзең булып калуыңны, зур максатларга омтылып яшәвеңне телим.

    Әйе, унҗиде яшь тормышның иң матур чагы. Хыялларга бирелә торган вакыт. Ләкин тормыш без уйлаганча гына түгел икән.

 Мәктәп безгә төрле фәннәр буенча да белем бирә. Әмма үзенең укучыларын беркайчан да Яши белү фәненә өйрәтми. Бу мәсьәлә мине күптәннән борчый. Бу турыда 5,6 нчы җөмләләрдә дә бирелә.

     Кеше бу дөньяда һәрвакыт хыял һәм теләк белән яшәргә тиеш. Ләкин хыялларың гына тормышка ашардай булсын. Күтәрә алмастай йөкне үз өстеңә алмаска кирәк. Бәлки сине гади кеше булып яшәү, генерал булуга караганда бәхетлерәк итәр. Бу турыда текстның 18,19,20 нче җөмләләрендә дә әйтелә.

    Кешегә үз-үзен һәм һөнәр сайлауда зур мөмкинлекләр бирелә. Бала вакытта кемгәдер соклану нәтиҗәсендә дә кеше һөнәр сайларга мөмкин. Ләкин сайлаган эшең үзеңнең сәләтеңә, осталыгыңа туры килергә тиеш.

   Киләчәктә зур максатларга омтылып яшик. Ә максатың була икән, ул сиңа яшәү көче, энергия бирә.

  XII  М.Мәһдиевнең «Сабантуй йоласы, аның җырлары, гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган»  дигән  фикере белән килешәм.Чөнки Сабантуй бәйрәме татар халкының иң олы һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе.

   Сабантуй язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме булган. Моңа дәлил итеп «Сабантуй атнасында тагын да тырышыбрак эшлисең, ул атнада искиткеч күңел күтәренкелеге, хезмәт омтылышы… Чөнки ул- хезмәт алдынгылары, булганнар, уңганнар бәйрәме» җөмләләрен китерәм.

   Сабантуйны элеккеге гадәтләр буенча оештырылар. Андагы уеннар, биюләр, җырлар безгә ата-бабаларыбыздан күчеп килгән. Фикерләремне дәлилләү өчен тексттан 17-20 нче җөмләләрне китерәм.

    Димәк, ул йолалар халкыбыз кебек көчле, матур, яшәүчән. Шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.Һәм алга таба да буыннан-буынга дәвам итәр, гореф-гадәтләр сакланыр дип ышанам.

Көн темасы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикабызда халыкның эш белән мәшгульлеген тәэмин итү, азык- төлек җитештерүне арттыру максатында гаилә фермаларын оештыруга финанс ярдәме күрсәтә.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Республика җитәкчелеге алып барган сәясәтне тормышка ашыру өчен районыбызда да мөмкинлекләр тудырыла. Әлеге юнәлештә үз эшләрен башлап җибәрүче беренче карлыгачлар да бар. Шундыйларның берсе — Кошман авылы егете Равил Җәләлиев. Белеме буенча укытучы ул. Казан шәһәрендәге педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында читтән торып югары белем алган.

Хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәргән егет соңрак «Сельхозтехника» район берләшмәсендә экспедитор, район кулланучылар җәмгыятендә сәүдә бүлеге мөдире, Югары Ослан районында кулланучылар җәм­гыяте рәисе, колхоз рәисе булып эшли. Заманга ияреп, үз кибетен ачып җибәрә.

Гаилә фермалары төзү буенча дәүләт программасы хакында ишеткәч, бу эштә дә үзен сынап карарга була.

— Без кечкенәдән терлекләр арасында кайнашып үскән. Шуңа да бизнесны да терлекчелек белән бәйләп алып барырга булдым. Район баш­карма комитетында нинди документлар кирәклеген аңлаттылар, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә план-смета төзергә ярдәм иттеләр. Кибетләремне саттым да, шул акчага төзелеш материаллары сатып алып, булачак сарык фермасына нигез салып, төзелеш эшләрен башладым. Фермага су керт­кән­дә махсус техника белән район башлыгы Җәүдәт Гаффаров ярдәм итте.

Максатымны тормышка ашырганда ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтлемен, — диде Равил.

Сарык фермасы төзү, чәчүлек җирләре өчен әти-әнисе, үзе­нең пай җирләрен берләштереп алган. Хәзер аның 19 гектар мәйданда сөрү җире бар. Сарык фермасы янындагы 6,3 гектар җирнең тирәсен сетка белән әйләндереп алган. Көз­дән туфракны эшкәртеп, люцерна чәчеп калдырган, кыш чыгарга җитәрлек күләмдә печән, салам, фураж запасы булдырган. Техника кирәк булганда, шәхси трактор хуҗаларына мөрәҗәгать иткән. «Садриев» җәмгыятенең дә ярдәмен тоя ул. Быел җәйге чорда Азнакай районыннан «Араевский» токымлы 30 баш сарык, «Гө­бе­нә» җәмгыятеннән 30 баш ана сарык сатып алган. Соңгы вакытта сарыклары бәрәнли баш­лаган. Сарык фермасында Кошман авылы егете Мөсәлим Сабиров гаиләсе белән эшли. Җәйге чорда аның улы Мөнир сарык көтүе көтә. Димәк, эш җайга салынган.

Гаилә фермаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы буенча Равил Җәләлиев дәүләттән 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алырга тиеш. Әлеге сумманың 250 меңен алган инде. Килә­чәккә планнары зурдан аның. Калган акчага ана сарыклар сатып алып, аларның баш санын бәрәннәре белән бергә 300гә җиткерергә уйлый.

Сарыкларын киләчәктә дини бәйрәмнәр вакытында сатырга уйлый. Шуңа күрә, тора бара махсус корбан чалу урыны булдырырга ниятли, мөрәҗәгать иткән кешеләргә шунда ук эш­кәртеп тә бирергә исәп тота. Үз фермасы, җире булгач, техникасыз да булмый. Республикада фермерлар өчен отышлы булган программалар аша техника сатып алырга ниятли. Хәзер боз урыныннан кузгалган инде, киләчәккә максатлар да куелган. Хыялларының тормышка ашасына шик юк. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», — дип Равил кебек эшсөяр­ләр турында әйтәләр­дер инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Сезнең яңалыклар

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар»

Мәктәбебезнең 5нче сыйныф укучылары менә нинди машиналар ясауга ирештеләр!


«Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр бит! Менә бу мәкальнең сүзләре Гали Акыш исемендәге лицей-интернатның 5нче сыйныф егетләренә бик туры килә. Алар хезмәт дәресләрен бик зур түземсезлек белән көтеп алалар. Көтмәслек тә түгел, менә нинди машиналар ясауга ирештеләр бит алар. Сокланып туймаслык! Бары тик укытучыларының кушканын тыңлап, дөрес үтәп, кулларның осталыгын эшкә җигәсе. Булдырасыз, егетләр! Сезнең өчен күңел сөенә!
Алия Вәлиева, Гали Акыш исемендәге лицей-интернатның 9А сыйныф укучысы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Презентация «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» классный час



Скачать материал

Исәнмесез диеп башлыйм әле,Танышу бит шулай башлана.  Сезнең белән очрашкан...



Скачать материал

  • Сейчас обучается 66 человек из 24 регионов

  • Сейчас обучается 434 человека из 68 регионов

  • Сейчас обучается 304 человека из 60 регионов

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Исәнмесез диеп башлыйм әле,Танышу бит шулай башлана.  Сезнең белән очрашкан...

    1 слайд

    Исәнмесез диеп башлыйм әле,
    Танышу бит шулай башлана.
    Сезнең белән очрашканга, дуслар,
    Күңелләрем шундый шатлана.

  • И сабыйлар! Эшләгез сез, иң
 мөкаддәс нәрсә — эш, 
Эш агачы һәрвакытта бик ю...

    2 слайд

    И сабыйлар! Эшләгез сез, иң
    мөкаддәс нәрсә — эш, 
    Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
    Габдулла Тукай

  • Балалар бакчасы

  • Уход за кожейМоясь каждый день водой и мылом, ты смываешь пыль, грязь и пот,...

    6 слайд

    Уход за кожей
    Моясь каждый день водой и мылом, ты смываешь пыль, грязь и пот, которые могут закрывать поры кожи и мешать ей дышать.
    Ухаживай за кожей: содержи её в чистоте, а если кожа пересыхает, смазывай её кремом.

  • Предметы гигиены

  • Повреждения кожиРанка
Ушиб
Ожог
Обморожение

    8 слайд

    Повреждения кожи
    Ранка
    Ушиб
    Ожог
    Обморожение

  • Домашнее заданиеРабочая тетрадь стр.60 №2,3
Учебник стр.136-139 читать

    9 слайд

    Домашнее задание
    Рабочая тетрадь стр.60 №2,3
    Учебник стр.136-139 читать

Краткое описание документа:

Тема классного часа «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» была выбрана не случайно. По новым госстандартам уже со школьной скамьи у детей должны прививаться трудовые навыки. Эта тема актуальна всегда, потому, что она связана с жизнью. Дети должны научиться уважать чужой труд, производить что-то своими руками. В этом нам помогают классные часы.

Я хотела показать пример производительного труда.

·         Цель классного часа:  чтобы дети научились дружно работать в коллективе, правильно распределять обязанности, уметь отвечать за свой труд и оценивать свою работу. И ещё одной из главной целью была взаимопомощь.

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 156 906 материалов в базе

  • Выберите категорию:

  • Выберите учебник и тему

  • Выберите класс:

  • Тип материала:

    • Все материалы

    • Статьи

    • Научные работы

    • Видеоуроки

    • Презентации

    • Конспекты

    • Тесты

    • Рабочие программы

    • Другие методич. материалы

Найти материалы

Другие материалы

  • 18.02.2015
  • 1385
  • 2
  • 18.02.2015
  • 580
  • 0

Рейтинг:
4 из 5

  • 18.02.2015
  • 5150
  • 57
  • 18.02.2015
  • 724
  • 2
  • 18.02.2015
  • 617
  • 0
  • 18.02.2015
  • 4627
  • 118
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миннегалиева Кадрия Миргарифановна. Инфоурок является
    информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте
    методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них
    сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с
    сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал

  • Миннегалиева Кадрия Миргарифановна

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14118
    • Всего материалов:

      5

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

– Елкы итенә халыкта сорау бар. Теләгебез – халыкка экологик яктан чиста, сыйфатлы продукция тәкъдим итү иде. Уйлаганнарыбыз тормышка ашты. Ат ите, казылык җитештердек, – ди Даутлар авылында елкычылык тармагын җәелдергән фермер Флорис Шакиров.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Әйе, моннан берничә ел элек җир эшкәртеп, уңыш алу нияте белән үз эшен башлаган Флорис Риф улы бүгенге көндә башкорт токымлы атлар үрчетү белән күпләргә таныш. Бер яклап фермер буларак танылу алса, икенче яктан район Советы депутаты һәм туган авылының игелекле улы да ул. Авылда нинди генә эш башкарылмасын, аны оештырып, матди ярдәм күрсәтүдә аның өлеше зур.
Бүгенге көндә хуҗалыгында 41 баш ат тота ул. Ел саен 13 баш тайны иткә җитештереп барган. Әлеге вакытта биредә кышлату чоры. Атлар утарда асрала, азыгы да җитәрлек. Утар янына китереп өелгән печән һәм салам рулоннары моңа ачык мисал. Елкычылык белән басучылык тармагын янәш алып барганда гына авыл хуҗалыгында уңышка ирешеп булуын ныклы аңлап эш итә фермер. 400 гектар мәйданда җир рәсмиләштергән, шуның 100 гектарында арыш чәчеп калдырган, ә 150 гектар мәйданы көздән эшкәртеп куйган. Җирне ашламасаң, аңардан югары уңыш алып булмавын аңлап, бу елдагы язгы чәчү кампаниясе өчен 15 тонна ашлама алган. Бәләкәй генә фермер хуҗалыгы булуына карамастан, техник базасын да ныгытып тора. Әле узган елда гына лизингка МТЗ-82 тракторын төягеч агрегаты белән алган.
– 2022 ел уңышны җәлләми бирүе белән башка еллардан аерылып торды. Ашлык күп булгач, әллә нинди планнар бар иде, әмма ләкин, ашлык хакы төшү бөтен уйларны читкә этәрде. Бүгенге көндә келәттә 90 тоннадан артык арыш бар сатарга. Шуны әйбәт кенә сатып бетерә алсам, яңа Т-150 тракторы алырга дигән уй бар. Язга чыгу белән 70 гектар мәйданда агач баскан басуны чистартып, чәчү җире әзерләргә уйлап торам. Моның өчен әлбәттә, куәтле техника кирәк. Шуңа күрә билбауны ныграк кысып, булганнына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшибез, – дип планнары белән уртаклашты Флорис Шакиров.

метки: Туган, Яктан, Гомер, Торган, Апастан, Булсын, Кабык, Дисезм

Мәкалә

Гөлбакча бул, туган ягым!

Гөлбакча бул, туган ягым!

Мин бәхетле…

Мин шундый бәхетле!

Бәхет кошы сайрый иңемдә.

Һәр туачак таңга ихлас сөенеп,

Тыныч яшим туган илемдә!

Энҗе Кадыйрова

Тәрәзәдән урамга карыйм… Әкрен генә көзге яңгыр пыскый. Күңелдә моңсулык, ләкин яратам мин табигатьнең бу мизгелен. Яфрак- күбәләкләр белән урам тулган. Тиздән, бик тиздән яфраклар урынына кар бөртекләре бөтерелер. Алар миңа: “Керфек очларыңа кунар идек, бергенә минутка чык әле”,- диярләр. Күңелләрне сафландырып яуган карны ничек яратмыйм ди мин. Шулай ук җәйге аяз көндә балкып кояш чыгуын, бөтерелә- бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч, гөрләвекләр агуын, өй түбәләреннән тып-тып тамчылар тамуын күреп, шатлык хисе кичерәм. Чөнки табигатьнең илаһи, искиткеч бу матур мизгелләрен мин – Фәния, туган ягым- Апас, аның матур бер авылы булган Кабык Күпердә күрәм.

Ватан кайдан башлана дисезме?

Кайдан булсын, туган өемнән.

Нәни чакта яткан бишегемнән

Әлли-бәлли иткән көемнән.

Ватан кайдан башлана дисезме?

Туган кырларымнан,урманнан.

Якты күгебездән, киң болыннан

Чал тарихы булган Апастан!

Әйе, Апас ягы- гүзәл як.Ул — минем торган җирем, гомер бишегем.Ул мине үстерә, укыта, белем бирә, хезмәткә өйрәтә, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Күренекле шагыйребез Ф.Яруллин да: Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсәң, сагыныр өчен, картайсаң, балалагыңа кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен…”, — дип язган. Апасымның бормаланып, үз-үзенә сокланып агучы Үләмә, Бола, Зөя елга- күлләре, төрледән- төрле риваятьләргә бай булган серле, борынгы тарихы һәм хәзерге яшәеше, кешеләре- һәркемнең күңелендә чиксез соклану һәм горурлану хисләре уята. Әйе, минем туган ягымның тарихы зур һәм ул Алтын Урда , Казан ханлыгы чорларына барып тоташа. Ә минем туган авылым –Кабык Күпер янында борынгы кешеләрнең ярымҗир өйләрдән торган кечкенә бистәләр корып, тормыш учагы кабызганнары, җәя, чакматаш очлы уклар, каек, сал һәм башка кирәк-яраклар ясаганнары билгеле. Бу урын хәзерге Татарстан җирендә халык яшәгән беренче төбәкләрдән санала. Горурланмаслыкмыни?

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

… _зеSне патриот дип й™рт‰ аласыS. Минем туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл … ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан … ул аныS тарихы, кешел‰ре бел‰н кызыксыну, туган Gирне белерг‰, ™йр‰нерг‰ тырышу. Туган телд‰ матур … Туган якка булган м‰х‰бб‰т kичшиксез туган тел, милли гореф-гад‰тл‰р, моS, туган …

Шулай ук, авылымда татар, рус, чуваш халкы үз гореф-гадәтләрен саклап, тату гомер итә.

Төрле милләт халыклары бергә

Тату яши безнең Апаста.

Килүчеләр мәңге үз итәләр,

Гомерлеккә кала бу якта.

Аларны дуслык кына түгел, уртак эш тә берләштерә. Төрле милләт халыкларының күп еллардан бирле Май чабу, Сабантуй, Нәүрүз, Пасха,Питрау бәйрәмнәрен бергә үткәрүе– моның ачык мисалы.Бер-беребезгә хөрмәтебез зур, шунлыктан безнең дуслык та ныграк. Нәкъ Тукайга ияреп: «Рус, удмурт, мари белән тормыш кичерәбез сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып», – дия алам.

Туган якның табигате белән беррәттән, биредә талантлы кешеләр дә күп булуы мине бик сокландыра. Апас ягы дисәң, Сара Садыйкова, Бану Вәлиева, Фәхри Насретдинов, Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Хуҗиев, Шәүкәт Галиев, Рәшит Кәлимуллин, Фердинанд Сәләхов, Илсур Сафин, Илдус Габдрахманов исемнәре күз алдына килеп баса. Бу сәнгать кешеләренең һәммәсенә, мөгаен, туган җиремнең челтерәп аккан чишмәләрнең суы, сандугачларның моңы, урманнары, таулары илһам биреп, олы иҗат юлына озаткандыр.

Бүгенге көндә дә, бигрәк тә, яшь талантларга, сәләтлеләргә хакимият башлыгы, җитәкчеләр тарафыннан зур игътибар бирелә. Чөнки уку елы барышында күп бәйгеләр оештырыла. Күбесендә мин дә катнашам. Шулай ук туган ягымның һәр сулышын ”Апас хәбәрләре” аша күзәтеп, “Йолдыз” газетасы аша укып барам. Җөмһүриятем җитәкчеләренең: “Апастан шатланып китәбез, киләчәктә сезгә ярдәм итәргә тырышачакбыз”, – дип мактап китүләре дә күп нәрсә турында сөйли.

Әйе, киләчәктә дә районымның горурлыгы- талантлы кеше булып үсү өчен минем бөтен мөмкинлекләрем бар: мине яратучы, кадерләп үстерүче әти-әнием, туганнарым, 100 еллык булуына карамастан, якты, җылы мәктәбем, һәр ярышта катнашу өчен әзерләүче, белем бирүче укытучыларым, төрле бәйгеләрне оештырып, миңа яшьтәшләрем белән аралашу мөмкинлеген тудыручы район җитәкчеләре. Барысы да минем үз кулымда.”Тырышкан- табар, ташка кадак кагар”, -дигән бит халкым да.

Бу дөньяда иң матур җир

Апас ягы- тау ягым!

Мәңге истә, онытылмас ул

Бәхетле чак-балачагым…

Бөтен яктан да килгән, бөтен яктан да булган, бөтен яктан да талантлы ул Апас халкы.

Апас- татулык һәм дуслык җире,

Халкың синең эшчән һәм тырыш.

Болыннарың чәчәкләргә күмелә,

Кырларыңда үсә мул уңыш.

Үсә, яңа үрләр яулый Апас,

Чынга аша халык уйлары.

Зөя буйларында, җәй башында

Гөрләп үтә Сабан туйлары!

Безнең халкыбыз шулай дустанә мөнәсәбәт, күмәк тырыш хезмәт нәтиҗәсендә рәхәтләнеп яши дияр идем мин. Үзара татулык, дуслык җир җимертә, диләр бит.Киләчәктә дә туган ягым тагын да матуррак булсын, тормыш учагы сүнмәсен, сүрелмәсен! Ә мин үз чиратымда Апасымның матурлыгын, күркәмлеген еракларга танытырга тырышырмын!

Кәримов Марсель, 9 сыйныф укучысы

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Турбо егэ литература личный кабинет
  • Турбо егэ куратор отзывы
  • Турбо егэ история отзывы
  • Турбо егэ интенсив по русскому
  • Турбо егэ записаться

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии