Жэннэт энилэрнен аяк астында сочинение на татарском языке

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җәннәт — әниләрнең аяк астында.

Әйе,чыннан да бу шулай. Безгә көн саен мең төрле игелекләр кылып,ярдәм итеп,яратып,хөрмәтләп торучы әниләребезнең аяклары астында ул җәннәт.

Шатлыкларымны уртаклашучы,кайгыларымны таратучы,хәсрәтләремә дәва бирүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче,самими назлы карашларын бүләк итүче,күз карашлары белән иркәләүче, минем өчен вакытын һәм көчен кызганмаучы,усаллардан яклаучы, авырлыклардан саклаучы,тәмле ризыклар белән сыйлаучы,һәрчак кәефемне күтәрергә тырышучы,зур эшләргә канатландыручы,уңышларыма сөенүче, күңелемдә өмет уты кабызучы,бар җиһанны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче кешем ул – әнием.

Әйе,минем өчен иң якын кешем ул — минем әнием. Ул мине бөтен көчен, тырышлыгын куеп, тәрбияләп үстерде.Кечкенә чагымнан миңа бар назын,җылысын бирде. Минем беренче сулышымны тоючы, күкрәгенә кысып юатучы,елмаерга,кешеләрне танырга өйрәтүче, тәүге тапкыр тәпи китәргә өндәүче,һәр яңа сүземә һәм хәрәкәтемә куанучы кешем ул- әнием. Мине кеше итәр өчен, никадәр авырлыклар, мәшәкатъле юллар үтте. Минем авырган чакларымда, төн йокыларын калдырып, яннарымнан бер минутка да китмичә “ бары тик улым гына терелсен” диеп,авыртуны үзенә алырга да риза булып, төннәр буе теләкләр теләде.

Юкка гына “Ана җылысы – кояш җылысы”димәгәннәр бит.Әниемнең назлы карашы да җир йөзендә яшәүче меңнәрне җылытырлык.Әнием чәчкән нурдан,аның карашыннан,тәмле сүзләреннән,үрнәк гамәлләреннән җылы тоеп яшим мин.

Игелек китерүче,шушы барлык сыйфатларга да ия кешеләребез – әниләребез- җәннәткә керергә хаклы бит.Шуңа күрә дә, җәннәт – әниләребезнең аяклары астында.

Ул мине киләчәк көндә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Ул минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки мин аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә мин дә әниемнең ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит мине иң кадерле кешем!

Мин үземнең сөйкемле әниемне бик нык яратам һәм хөрмәт итәм.

Җәмгыять

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Кулларың иң җылысы,
Ашларың иң тәмлесе,
Сүзләрең иң татлысы
Үзең дә син бу дөньяның
Иң асылы, затлысы!
Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә.
Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау — һәркем…

Кулларың иң җылысы,

Ашларың иң тәмлесе,

Сүзләрең иң татлысы

Үзең дә син бу дөньяның

Иң асылы, затлысы!

Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә.

Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау — һәркем өчен дә иң зур бәхеттер. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше. Әнинең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Әни безнең иң яхшы кешебез һәм ул сөенеп елмайганда, күңелгә рәхәт була.

Әниләрне якларга һәм сакларга кирәк. Якларга — яман сүзләрдән, ә сакларга — борчулардан, кайгылардан. Безне үстергәндә алар күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр аша үткәннәр. Шулай итеп, алар безне җил-давыллардан саклаганнар. Үзләре ашыйсы ризыкны безгә биргәннәр. Әлеге чиксез яхшылыклары өчен рәхмәт әйтеп, саклыйк һәм яклыйк әниләребезне. Хәтта җәннәт тә әниләрнең аяк астында бит!

Ләйсән Сәмигуллина,

Кукмара 3нче урта мәктәбенең

8а сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

4CQwVszH9pSXqSEDanF

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

4CQwVszH9pSXqSEDanF

ҖӘННӘТ – ӘНИЛӘРНЕҢ АЯК АСТЫНДА

Халиуллин Адел, Әлмәт шәһәре

17нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

9нчы сыйныфы укучысы

Җитәкче: Кашипова Н.Җ.

   Күренекле педагог, мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә.  

   Әни, әнкәй, инәй… Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә  кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле,  барлык изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын, әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый,  киресенчә, еллар узган саен “әни” сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

  Әнкәйләр – безгә тормыш биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек,  миңа да үз әнием  кадерлеләрнең дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек,  минем дә телем “әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән,  көннәрен дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган.  Әнием – минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым.  Аллаһы Тәгалә тарафыннан әти булу бәхетенә ирешеп,  үз сабыйларымны кеше итәр,  күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып  мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең  яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән  бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

    Бүгенге көндә мәгънәсез сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып,  җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның газиз әниләренә сабырлыклар телим.  Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә.  Үз әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек аңлатыр икән?  Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек. Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта. Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен күз алдына да китермидер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр —  сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират күпере)

Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга йомшак сүзләр белән генә дәшсәк иде. Сәламәтлегебез, исәнлегебез булганда әти-әниләребезне карарга, алар янына кайтып йөрергә, хәлләрен белешеп торырга иренмәсәк иде. Ислам дине дә әни кешеләрне олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аңа хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Раббыбыз да аларга «уф!» дип тә әйтмәскә боера бит. Алар алдында тагын нинди бурычларыбыз бар? Шул турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сораштык.
— Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан. Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» — дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» — дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы — ана хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.
— Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый?
— Юк. Без алар алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Пәйгамбәр янына бер кеше килгән дә, әти-әнием дөньядан киттеләр, тик мин аларга хәзер дә бер изгелек эшли аламмы, дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, биш төрле изгелек кыла аласың, ди. Аның беренчесе — аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе — истигъфар кылу, ягъни әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе — әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе — әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе — әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.
— Гаиләдә берәр проблема килеп туганда, ир-ат кемнең фикерен тыңларга тиеш, әнисенме, әллә хатынынмы?
— Ислам дине буенча, ир кеше өчен иң беренче чиратта әни хакы беренче урында торырга тиешле. Ә хатын өчен — ир хакы. Үзе әни булган, ир бала тәрбияләгән хатын-кыз моны һичшиксез аңлый. Әниләргә изгелек кылу җәннәткә керергә дә бер сәбәп бит ул. Бер сәхабә үлем түшәгендә ята икән. Ул кайчандыр әнисен рәнҗеткән була. Үләр алдыннан сәхабә «лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд рәсүлуллаһ» дип иман кәлимәсен дә әйтә алмый. Аны әйтә алмаган кеше исә җәннәткә керми. Ул вакытта әнисе исән була әле. Әнисенә барып, бәлки гафу итәрсең дип кат-кат сорыйлар. Әни кеше, юк, ди. Шуннан Пәйгамбәр аңа, бер учак ясыйбыз да балаңны шул утка ташлыйбыз, ди. Нинди ана кеше баласының утка керүен тели инде. Ул шул сүзләрдән соң улын гафу итә. Сәхабә дә Аллаһ каршына иман кәлимәсе белән китә. Бу риваятьтән күренгәнчә, әти-әнине хөрмәт итәргә тиешбез. Аларның догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт — әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт — әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:
— Ул дөньяга мин ник киләм?
— Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.
— Ә мин аны ничек аңлармын соң?
— Ул сине үз теленә өйрәтер.
— Фәрештәмнең исеме ничек була?
— Син аңа Әни диячәксең
.

Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык — яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.

Әни хаты
«Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир — өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме — минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың… Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»

Әти-әниең өчен дога кыл
«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).
«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

Гыйбрәт өчен
Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.
Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», — ди.

метки: Жэннэт, Астында, Энилэрнен, Кальл, Ягымлы, Ырлар, Лекло, Ылысы

Максат: — Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам,

хөрмәт, көчле мәхәббәт тәрбияләү;

  • Укучыларда шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш

формалаштыру;

  • Эстетик зәвык формалаштыру;
  • Сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелләрен күрә, кәефләрен тоя

белергә өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар, мәкальләр, рәсемнәр, балалар язган сочинениеләр, рәшәткәгә кагылган кадаклар һәм рәшәткәдәге кадак эзләре төшкән рәсемнәр.

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.

1.Психологик уңай халәт тудыру.

  • Хәлләрегез ничек балалар?
  • Кояшлы иртә кебек!
  • Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез әле, иң элек алар белән исәнләшик!
  • Исәнмесез! Хәерле иртә!
  • Балалар исәнләшү нәрсә ул?
  • Ул кешегә сәламәтлек теләү, кешенең хәлен сорашу, игътибарлылык билгесе; ярдәм итәргә әзер булу.
  • Ә менә безнең татар халкы ике кулын биреп исәнләшә.

Бу кулымда корал юк, мин сина дусларча кул сузам дигәнне аңлата. Ә хәзер, әйдәгез, бер-берегез белән исәнләшегез.

-Балалар, әйдәгез әле, бераз сөйләшеп алыйк. Без сезнең белән бик күп бәйрәмнәр, истәлекле көннәр булуын беләбез инде. Күп кенә бәйрәмнәрне без үзебез дә үткәрәбез. Ә менә ноябрь аенда безгә иң якын булган нинди истәлекле көн бар икән, кайсыгыз әйтә ала?

  • Әниләр көне.
  • Әйе, бик дөрес. Әниләр көне. Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?
  • Яратабыз.

2.Тылсымлы сүзләр шәһәре.

Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсәләр кирәк.

  • Бәхетле булуны сез ничек аңлыйсыз? Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?
  • Әниләр кирәк.

Тылсымлы сүзләр шәһәренә килеп җиттек.

Ягымлы сүз әйткән саен

Бер адым алга атлап,

Килә алсаң миңа кадәр-

Алырбыз сине мактап.

  • Тәмле сүз-җан азыгы.

Җылы сүз җанны эретә, -диләр.

Тәмле сүзләр уенын уйнап алабыз. Бер линиягә басалар. Чиратлап матур сүзләр әйтәләр һәм 1 адым алга атлыйлар. Кем күбрәк атлый, шул җиңүче була.

3.Мәкаль-урынлы әйтелгән акыллы сүз, ата-баба сүзе. Мәкальләр өйрәтә, киңәш бирә. Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар-дигәннәр бит борынгылар. Мәкальләр Туган җирне, әти-әнине яратырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга өйрәтә.

4 стр., 1937 слов

Без бер ана балалары

… карашларыбыз янә очраша да инде. (6) Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. … здән Ханә Сөләйманова Сочинение №8** Оста кадере 1) Безнең Ямады … р, тәнкыйть мәкаләләре, балалар өчен тезмә әсәрләр … ан Гыйльманов (Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов) – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме. Аның “Тозлы яңгыр”, “Өзелгән чәчәк”, “Иң бәхетле … сә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, мо …

Уен: Мәкальнең башы минем тел очында, ахыры кемдә икән?

  • Ана җылысы … (кояш җылысы)
  • Ата һөнәрен тоткан-…

(бай)

Нинди оста әйткән безнең-халык. Барыбыз да әти-әни канатында үсик.

4.Без Шигъри дөнья тукталышына килеп җиттек.

Бу тукталышта якын кешеләребез турында шигырьләр сөйләрбез.

Шигырьләр сөйлиләр.

Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр-иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. Әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.

Интерактив уен. Сул кул белән әнием дип язабыз, уң кул белән әниебезнең башыннан иркәлибез.

5.Минем кадерлеләрем тукталышы.

Дөньяда гыйбрәтле хәлләр бик күп. Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйлим.

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?-ди. Әнисе: Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да ир уртасы булып битешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына беркөнне килә дә:Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем,-ди. Ә әнисе болай ди…(тактага кадак эзләре генә калган рәшәткә рәсеме эленә.)

  • (Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит)
  • Нәтиҗә.

Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әниеңнең хәтерен калдырырга ярамый.

6.Минем әни тукталышы.

Әйе, Гаиләдә иң кирәкләрнең кирәге-

Әниебез бигрәк,

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Әниләребез турындагы язмалар белән танышып китәбез.

Уен. Нинди сүз төшеп калган?

Көннәр якты булсын өчен …

Йокың татлы булсын өчен …

7.Җырлап ачыла күңел тукталышы.

Әниләр турында бик күп җырлар язылган.

Әниләр турында җырлар җырлау.

8.Табышмаклар биштәре тукталышы.

Акыллыга әйттем, —

Уйлады да белде,

Акылсызга әйттем, —

Тыңлады да көлде.

Ул нәрсә? (Табышмак)

Кем тапкыр, кем зирәк?

Безнең табышмакларга җавап табарга кирәк.

Табышмакларның җавапларын табу.

9.Ана йөрәге бала өчен дәрья тукталышы.

Риваять.

Бер егет бик гүзәл кызга гашыйк булган. Ә кыз аңа: Әгәр анаңның йөрәген алып килсәң, синеке булырмын-дип шарт куйган. Егетнең мәхәббәте бик көчле булган: әнисенең йөрәген тотып, сөйгәне янына ашыккан. Юлда барганда абынып егылган. Шунда ана йөрәге телгә килгән: Берәр җирең авыртмадымы, бала?-дип сораган.

10. Йомгаклау.

-Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе — ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлау.

4 стр., 1608 слов

Турында сочинение батырлык

… 2. Автор, текстның «…» фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни … тиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә) Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга … иде. (Резеда Вәлиева) Резеда Вәлиева 11.2. Батырлыкта матурлык . «Батырлык» Сочинениеның күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. …

Шигырь. Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик телә п катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Татарча сочинение “Әниемнең изге куллары|Эниемнен изге куллары”

Сочинение на татарском языке на тему “Әниемнең изге куллары”/”Эниемнен изге куллары”“Җәннәт − аналарның аяк астында” дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.
Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.
Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.
Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эниемнен изге куллары” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Җәннәт
– аналарның аяк астында…

Ризатдинова Алия, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта белем бирү
мәктәбе

( укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы)

Күренекле педагог,
мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан әйтелгән әлеге гыйбарә
күпләрне уйланырга мәҗбүр итәдер, минемчә. 

Әни, әнкәй, инәй…
Кеше өчен алтын – көмешләрдән дә  кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле,  барлык
изгелекләрдән дә изге сузләр шушыдыр. Үз гомерендә адәм баласына бу сүзләрне
ничәмә – ничә тапкыр кабатларга туры килә икән? Әмма күпме генә кабатламасын,
әлеге сүзләрдән ул һич кенә дә туймый,  киресенчә, еллар узган саен “әни”
сүзенең тәмен ныграк тоеп яши . Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр – безгә тормыш
биргән гүзәл затлар. Һәр кеше өчен үз әнисе кадерле кеше булган кебек,  миңа да
үз әнием- кадерлеләрдән дә кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек,  минем дә телем
“әннә” сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән,  көннәрен
дә, төннәрен дә миңа — газизенә багышлаган.  Әнием – минем җан юлдашым,
терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым.  Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу
бәхетенә ирешеп,  үз сабыйларымны кеше итәр,  күңел түремә әнием салган тәрбия
җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә
әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , “балакаем” дигән
татлы сүзен ишетәсем, “әнием – бәгырем” дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием
кулын алып  мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып
китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр
онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы
һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин
бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер
азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт
өзелсә дә, бу ике кешенең  яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен
кулдан килгән  бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән
шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга
язмасын иде.

Бүгенге көндә мәгънәсез
сугышларда, тәртипсезлекләргә корылган Армия сафларында вафат булган сөлектәй
ир – егетләребезнең , наркотик дигән афәттән котыла алмаганнарның, вәхши
яшьтәшләре тарафыннан мыскылланып,  җәберләнеп үтерелгән егет һәм кызларның
газиз әниләренә сабырлыклар телим.  Күпме сабый “әни” дигән кадерле сүзне әйтә
алмыйча чит кешеләр гаиләсендә, я булмаса, балалар йортларында тилмерә.  Үз
әнием янәшәсендә менә шундый “күке” аналарның күп булуы да борчый мине. Килер
бер көн, бу сабыйлар үсеп җитәрләр, үзләре тормыш корып җибәрерләр. Шул вакытта
аларның бусагасында кайчандыр ташлап калдырган аналары пәйда булыр. Бу аналар
балаларының күзләренә ничек карар да, үзләренең яшьлектәге гамәлләрен ничек
аңлатыр икән?  Бала күңеле ананы кичерерме?

Уйлансаң, уй җитәрлек.
Мәрхәмәтсезлек тулы дөньяда яшибез, илебездә картлар йортлары артканнан арта.
Гаиләдә 4-5 бала тәрбияләп үстергән аналарның да кайберләрен шушы йортта күреп
җан сыкрый.Төннәр буе бишек тирбәтеп, балам сәламәт, бәхетле булсын, җитеш
тормышта яшәсен дип җан аткан ана үзенең картлар йортыннан соңгы юлга китәсен
күз алдына да китермәгәндер , мөгаен. Каян килә бу гамьсезлек?Әллә соң
балаларының шундый булуында әниләр үзләре гаеплеме? Әллә үз балаларын бар
нәрсәдән дә өстен куеп яратканга аларны Ходай шулай сыныймы? Сорауларга җавап
табасы бар, дөньядагы ана хакы турында уйланасы бар. Инша исемендә китерелгән
“Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән юлларны һәр кешегә ишеттерәсе, аңына
җиткерәсе бар.

Әй, кешеләр! Дөнья
рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз
әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә
шушыдыр —  сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне,
игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен
татудан сакланыгыз!

Язмасын ялгыз калырга

Тормыш шаулап торганда.

Әйләнә – тирә ягыңда

Кешеләр кайнаганда.

Беркайчан да онытмагыз

Алда Сират күпере.

Әниләр безне кичерер,

Тик Ходай кичерерме?

(Р.Низамова “ Сират
күпере)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Жиры егэ химия теория
  • Жучок для экзаменов
  • Жучок в ухо на экзамен купить
  • Жиры белки углеводы химия егэ
  • Жуховицкий текст егэ спорт

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии